XVII гасыр

XVII (унҗиденче) гасыр — 1601 елдан 1700 елга кадәр дәвам иткән гасыр.

Азәрбайҗан

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Бразилия

Брази́лия, рәсми атамасы Брази́лия Федерати́в Респу́бликасы (порт. República Federativa do Brasil) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләтләр арасында өслек мәйданы һәм халык саны буенча беренче урында торучы дәүләт. Кыйтганың көнчыгыш һәм үзәк өлешләрен алып тора.

Гамбия

Га́мбия (ингл. The Gambia, [ˈɡæmbiə]), Гамбия Җөмһүрияте (ингл. Republic of The Gambia) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Африканың кыйтга өлешендә иң кечкенә ил. Төньяк, көнчыгыш һәм көньякта Сенегал белән чиктәш, көнбатышта Атлантик океан белән юыла. 1965 елның 18 февралендә Бөекбританиядән бәйсезлек алып, Милләтләр Дуслыгына керә. Дәүләт башкаласы — Банжул.

Инкыйлаб

Инкыйлаб - кеше эшчәнлеге теләсә нинди тармагында тирән үзгәрешләр.

Йорт хезмәтчесе

Эш бирүченең өе эчендә эш эшләүче хезмәткәргә йорт хезмәтчесе диелә. Йорт хезмәтчеләре шәхес яки гаилә өчен күп төрле хезмәт күрсәтә - балаларны һәм өлкәннәр артыннан караудан башлап, чистарту, җыештыру һәм башка өй буенча хезмәтләр. Шулай ук җаваплылыгына ашарга пешерү, кер җуу һәм үтүкләү, ашамлыкларны сатып алу һәм башка кирәкле визитлар ясау керә ала. Кайбер йорт хезмәтчеләре эшләгән өйләрендә яши ала.

Калмык теле

Калмык теле, ойрат-калмык теле (үз атамасы Хальм́г кел́н) — калмыкларның теле. Калмыкия Республикасының дәүләт телләренең берсе. Калмык телендә сөйләшүчеләр РФ төбәкләрендә (Әстерхан, Ростов өлкәләрендә), Кыргызстанда (Ыссык Күл өлкәсендә) тупланып яшиләр. Шулай ук Көнбатыш Аурупа илләрендә (Алмания, Франция), АКШта (Җерси штаты, Филадельфия) аз санлы калмык телен кулланучылар төркемнәре бар. Барлык илләрдәге калмыкларның гомуми саны 360 800. РФ төбәкләрендә 183 000 калмык яши (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык телендә сөйләшүчеләр 80 500 (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык теленә урта дәрәҗәдә юкка чыгу куркынчы яный.

Калмык ханлыгы

Калмык ханлыгы (калм. Хальмг хана улус), шулай ук Торгут ханлыгы — калмыкларның 1630-1771 елларда Русия патшалыгы (1721 елдан Русия империясе) составындагы мохтар дәүләте.

Калмыклар

Калмыклар (калм. хальмг, хальмгуд, монг. халимаг) — Калмыкия Республикасының төп халкы. Гомуми саны — 200 мең кеше. Милли теле — монгол төркеменең калмык теле.

Латин теле

Лати́н теле́ (lingua latina), яки латы́йн, – бүгенге көнгә бердәнбер кулланылган италий теле (үле тел булып санала).

Малайзия

Мала́йзия (Malaysia) яки Мала́йзия Федерациясе – Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге, Көньяк Кытай диңгезе белән аерымланган, ике өлештән торучы дәүләт.

Милли тел

Милли тел — де факто яки деюре — берәр халык һәм алар яшәгән территория белән бернинди дәрәҗәдә бәйле булган тел (яки тел варианты, мәс. сөйләм). Термин төрле мәгънәләрдә кулланыла. Милли тел берәр милләтнең яки илнең милли кемлегенең төрәге була ала Шулай юк илнең кайбер территорияларында яшәгән халкы тарафыннан беренчел тел буларак кулланылган телләрне дә милли тел буларак атыйлар.

Русия империясе

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Башка телдә уку