Әйбер

Әйбер — күпмәгънәле термин, фәннең күп юнәлешләрендә төп төшенчәләрнең берсе, шулай ук көндәлек тормышта киң куллана.

Әйбер — төп онтологик категорияләрнең берсе, матди дөньяның оерым объекты, барлыкның чагыштырма бәйсезлелеге, объективлыгы һәм тотрыклылыгы белән билгеләнә. Гади мәгънәдә әйбер матдәнең микъдари сыйфатын билгели.

Әдәбият

Сылтамалар

Акча

Акча — кыйммәте күпчелек мал һәм хезмәтнең кыйммәтенә тиңдәш булган универсаль үзенчәлекле мал. Башкача әйткәндә, акча аркылы малның бәясе үлчәнә.

Бичура

Бичура- ешрак хатын-кыз затыннан булган татар халкының мифик җан иясе.

Буе аршин ярым, иңе аршин була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда тора.

Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми. Бичура ияләшкән өйләрдә аңа үзенә аерым бүлмә калдырулар да булгалаган.

Миф буенча, Бичура төнлә өйгә кереп аш табакларын, юмый калдырылган ашлы савыт-сабаның барысын да ялап чыга. Кай чагында савыт-сабада күңеленә ошамаган бер нәрсә очраса кулына эләккән бер әйберне төрлесен төрле якка ыргыткалап, бәреп, ватып, сындырып чыгып китә.

Күңелен табар өчен бичурага үзенә аерым бер табак, берничә кашык алып, табакка калдык ашлар салып, кеше йөрми торган бүлмәгә кертеп, тирәсенә кашык¬лар тезеп төнгә куялар. Иртәгесен табак коп-коры булып, ашның барлыгын бичура ашаган, ялаган була. Шулай сыйласаң да кайбер чакта чирләп китеп, шушы үзенә куелган табак белән кашыкларны ыргытып бәреп чыгып китә икән. Андый чакта бигрәк котырып китеп, шундагы барлык әйберне дә кырып китә икән. Шуңа күрә Бичура ияләшкән өйдә бик сак торырга кирәк. Аның теләгәнен белеп кенә эш итәргә кирәк була.

Ышанулар буенча, Бичура өйдәге ир кешеләрне, бигрәк тә ялгыз тора торган егетләрне, тол ияләрне шаяртырга бик ярата: йә йоклаганда килеп муеныннан буа, йә аңсыздан төчкереп куркыта, йә тикмә тиккә өстенә утын агачы ыргыта, йә киез итек белән, йә кирпеч белән бәрә. Бичураның кайберсе шулай бик шаяручан булганга, өйдә торырлык чама калмагач, хуҗалары өйне бөтенләй дә ташлап китәләр.

Бичураның кайбер яхшылары да очраштыргалый . Алар барысы да йокыда булган кеше өстенә әйбер ыргытып, шаярып кына тормый икән. Бичура кайбер кешеләргә ияләшсә өй хуҗасы байый ди. Ни кирәк булса, Бичура барында табып китерә икән. Бичура бар чагында бай гына торган кешеләр, яхшы бичура китсә, бөтенләй ярлыланып китәләр икән.

Дөнья тарихы

Дөнья тарихы (бөтендөнья тарихы, ингл. history of the world) – кешелек җәмгыятенең тулаем үсеш процессы, аңа барлык халыкларның тарихында чагыла торган закончалыклар хас. Дөнья тарихы – кешелек тарихы ул. Бердәм дөньякүләм тарихи процесс җәмгыятьнең барлыкка килүе белән башлана һәм төрле аерып торучы үзенчәлекләргә карап, шартлы рәвештә аерым вакыт чорларына бүленә.

Кайвакыт дөнья тарихы астында аерым илләрнең тарихын яки үзенчәлекле һәм чагыштырмача йомык цивилизацияләрнең тарихларын күзәтү әйтелә. Леопольд фон Ранке бу хакта болай дигән: «Аерым халыклар тарихының тулы яки тулы булмаган җыелмасы да бернинди дә дөнья тарихын тәшкил итә алмас иде, чөнки ул әйберләрнең үзара бәйләнешен югалтыр иде. Ләкин дөнья тарихының фән буларак бурычы да нәкъ менә шул бәйләнешне табу, аңлау, барлык халыкларны берләштерә һәм алар белән идарә итә торган бөек вакыйгаларның үсеш барышын күрсәтүдә. Мондый гомумилекнең барлыгы ап-ачык күренә».

Кешелекнең тарихи үсеше ике ысул: ачышларның һәм табышларның әкренләп үсә-арта баруы, һәм матди һәм рухи эволюциядә аерым чорларны тәшкил итүче сикерүләр яки инкыйлаблар – белән бара.

Авыл хуҗалыгының неолит инкыйлабы цивилизацияләрнең күчмә яшәү рәвешеннән (терлекчелек һәм җыючылыктан) игенчелеккә күчкән җәмгыятьләр үсешенә китерә. Бу борынгы мәдәниятләрдә гыйлемне бер буыннан икенче буынга матди чыганаклар аша тапшырырга мөмкинлек биргән әйбер – язу – уйлап табыла. Бу исә төрледән-төрле кәсепләрнең үсешенә, хезмәтнең бүленүенә һәм җәмгыятьнең сыйныфларга аерылуына йогынты ясый.

Тормышны алып бару өчен кирәкле ресурс чыганаклары – уңдырышлы, табигый рәвештә сугарыла торган җирләр, сулар – елга һәм күлләр, терлек өчен көтүлекләр – тирәсендә барлыкка килгән таркау тораклыклар соңрак эрерәк берәмлекләргә берләшә. Моңа транспорт чараларының камилләшүе дә булыша. Бу борынгы җәмгыятьләрнең көндәшлек һәм каршылыклар белән бергә барган табигый үсеш процесслары, меңъеллыклар буенча камилләшеп, дәүләтләр һәм аннары суперкодрәтләр (империяләр) барлыкка килүгә китерә.

Аурупада антик чор ахырында Рим империясенең җимерелүе Урта гасырларның башы булып санала.

XV гасыр уртасында Иоһанн Гутенбергның заманча китап бастыру ысулын – агач тактадан көзгедәге сыман итеп килгән хәрефләрне буяп кәгазьдә эз калдыруны – ачу хәбәр-аралашулар өлкәсендә инкыйлаб ясый һәм Урта гасырларның тәмамлануына булыша, Яңа чорның, Яңарышның һәм фән-техника инкыйлабының киләчәге хакында оран сала.

XVIII гасырда белем һәм технологияләрнең җыелмасы критик авырлыкка җитә, нәтиҗәдә Сәнәгый инкыйлаб башлана. Меңъеллыкның чирек өлешендә фән, белемнәр, технологияләр, сәүдә һәм алар белән бергә килүче сугышлар геометрик прогрессия рәвешендә тизәя һәм планетада яшәүче кешелек җәмгыяте әле һаман да очраша торган уңайлы шартларны да, куркынычларын да тудыра.

Йорт иясе

Йорт иясе яки Өй иясе- өйләргә ияләшә торган, идән астын бик сөя торган, идән астындагы тормышны бик ярата торган, үзенең яраткан урыны булган идән астыннан төн урталарында гына чыга торган, өйне яратса, бик тырышып карый торган, карт төсле, озын чәчле, бик игелекле яранты (мәхлүкъ) ул.

Өй иясе өйне киләсе бәлаләрдән, киләсе казалардан саклый, йортка киләсе афәтне алдан белә, бәла киләсе булса, төннәрдә йокламый үткәрә, төн буе пошынып йөри, ут казасы буласы икән, ул бер дә тик тора алмый, аһ-ваһ килеп өй эчендә әле ары, әле бире чабып йөри; төнлә белән ут казасы булса шунда йоклаган кешеләрне ничек тә уятырга тырыша: әле аякларыннан тарта, әле бер-бер әйбер шакылдата, ди.

Татар халык мифы буенча, өй иясе төнлә торып йә башын тараса, йә иләк белән идәнгә он иләсә яхшылыкка була: бу өйгә байлык килә; җыласа, бакырса — яманлыкка була: моннан соң бу өйгә афәт ирешә, ярлылык баса. Өй иясе кай чагында җеп җерли, тик үзен бер дә күреп булмый. Өй иясе кабада җерләп бетерелмә¬гән түтәм калса гына җерли, ди. Өй иясе җерләп киткән кабада аннан калган түтәмне берәү җерләсә, аңа авыру йога, ди. Шуңа күрә дә түтәм калдырмаска кирәк икән, ди. Кичкә бетерми калдырсаң, кабаның аркасына әйләндереп салырга кирәк, ди. Ул чагында өй иясе килеп ябышмый, ди.

Ышанулар буенча, өй иясен баксаң, яхшы асрасаң, ул күп игелек китерә, кайбер чакта аның күңелен табу бик файдалы да була. Өй иясенең күңелен табар өчен якшәмбе сәдакасы бирергә кирәк. Ул шуннан күп хезмәт итә.

Аның күңелен калдырырга бер дә ярамый, ди: аның күңеленә ошамаган бер эш эшләнсә, өйдә торучы кешеләргә кычу, чир, төрле авырулар йога, ди, өйдә тора торган хайваннар мәче шикелле үлә башлый, ди. Идән астына шакшы су түккәнне өй иясе бер дә яратмый, ди. Бик күңеле кала, ди. Шакшы су түккән кеше шеш авыруына мобтәля була икән, ди. Мондый чакта өй иясенең күңелен табар өчен ботка пешерергә кирәк, ди, шунсыз авырудан котыла алмыйсың икән, ди.

Өй иясе үзенә каршы килгәнне бер дә яратмый. Ул берәүнең йә чәчен, йә сакалын үрсә үзе сүтелгәнгәчә сүтмәскә кирәк, әгәр сүтсәң, кыркып ташласаң, йә үләсең, йә зәгыйфь булып каласың, йә бүтән бер бәлагә юлыгасың, ди.

Башка чыга башласаң (аерыла башласаң) да, өй иясен хәтердән чыгармаска кирәк, аның күңелен табып китәргә кирәк. Башка чыккан угыл яңа өйгә чыккач игелек күрим дисә, бер дә ансыз ярамый. Башка чыккан угыл яңа өйдән икмәк алып, атасыннан ризалык сорап, иске өйгә кереп идән астына төшәргә тиеш; анда өч шәм яндырып өй иясеннән яңа йортка тынычлык, байлык, бәхет сорап, бер уч туфрак алырга кирәк. Аннан чыгып яңа йортка җиткәнче юлда кешедер, хайвандыр затына очрамастан кайтып җитәргә кирәк.

Кече Игумный бистәсе

Кече Игумный бистәсе (рус. Малая Игумнова слобода) — Казандагы бистә. XVII йөздә Казанның көнбатыш тарафында, Казансуның уң ярында нигез салынган. Елантау ирләр монастыре (рус. Зилантов (Успенский) монастырь) янәшәсендә барлыкка килгән. Бистәдә яшәүчеләр күннән әйбер ясау кәсебе белән шөгыльләнгән, шулай ук П.К. Ушковның (1839-1897) химия заводларында («Товарищество химических заводов П.К.Ушкова») җилем җитештерүдә эшләгән. XX йөздән шәһәр эчендә исәпләнә.

Бистәнең баш урамы — Иске Мәскәү тракты (1920-елларның икенче яртысыннан Бәрелеш урамы).

Корал

Корал - максатка ирешү өчен куллана алучы теләсә нинди әйбер.

Кыйммәт

Кыйммәт — нәрсә булсаның әһәммиятлелеге, мөһимлеге, файдасы, файдалылыгы. Кыйммәт, беренчедән караганда, әйбер яки вакыйганың сыйфаты дип күренә.

Кәгазь

Кәгазь (фар. kagad, гарәп. kagad-un‎, диал. кагыт, кыягаз) — целлюлозадан (үсемлекләр, чүпрәк-чапрак яки макулатура рәвешендә) җитештерелгән, аерым битләр, яки рулонлап ясалган, язу-сызу, рәсем ясау, әйбер төрү максатлары өчен, минераль катнашмалы җепселле материал. 1803 елдан башлап кәгазь машиналар ярдәмендә ясала.

Объект

Субъект үз тәэсирен юнәлткән әйбер, вакыйга яки процесска объект диелә.

Объе́кт (лат. objectum) — фәлсәфи категория, техник термин, еш субъект терминына каршылык буларак кулланыла. Кайбер аерым затның аңыннан бәйле булмаган чынбарлыкның бер өлеше. Зат үзе дә объект була ала. Субъект исә һәрвакыт бер зат - шәхес, социаль төркем яки бөтен җәмгыять.

Ризык

Ризык (гар. رزق) (азык яки ашамлык) — ашала алынган әйбер — тере тормыш затларының үз яшәүләрен тәэмин итүләре өчен зарур булган энергия һәм матдәләр алмашы химик реакцияләрнең нормаль агуы өчен кирәкле ингредиентлар (аксымнар, майлар, күмерсулар, витаминнар, минераллар һәм микроэлементлар) запасларны тутыру өчен ашау һәм эчүдә кулланыла алган бар матдәләр.

Рәвеш (сәнгать)

Рәвеш (сүз төркеме) белән бутамагыз.

Рәвеш, шулай ук Сурәт (лат. imago) - субъектка (гадәттә матди объект яки кеше) тышкы охшашлыгы булган артефакт (әйбер).

Мәсәлән - ике үлчәнешле фотография, экрандагы манзара, һәм өч үлчәнешле һәйкәл яки голограмма.

Субъект

Субъе́кт (лат. subjectum — аста ятучу, нигез) — фәлсәфәнең төп төшенчәләрдән берсе, ихтияр көче булган затны билгели. Техник термин, еш объект терминына каршылык буларак кулланыла. Субъект һәрвакыт бер зат - шәхес, социаль төркем яки бөтен җәмгыять. Әйбер, вакыйга яки процесска үз тәэсирен юнәлткән затка субъект диелә.

Тавар

Тавар яки туар, мал-туар — башка әйберләргә ирекле рәвештә алыштырыла ала торган теләсә нинди әйбер, кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала торган һәм алмаштыру өчен махсус эшләнгән хезмәт продукты.

Шәхси кирәк-яраклар өчен эшләнелгән әйберләр, икътисади яктан тавар булып тормыйлар.

Уй

Уй - уйлау, фикерләүдән барлыкка килгән нәтиҗә. Уй барлыкка китерү процессы - уйлау була.

Уй, шулай ук, визуаль образ, тавыш, тыю аркасында барлыкка килгән әйбер, фикер, аң.

Готлоб Фреге мантыйгында уй - хөкем, фикер белән бер үк әйбер булып тора.

Урта гасырлар

Урта́ гасырла́р (Урта гасыр, лат. medіum acvum) — Борынгы дөньядан соң һәм Яңа вакытка кадәр булган тарих чоры. Урта гасырларның башы V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелүе белән билгеләнә. Урта гасырларның ахыры турында исә тарихчыларның уртак фикере юк. Версияләр арасында Константинопольны алу (1453), Американы ачу (1492), Реформация башлануы (1517), Инглиз инкыйлабы башлану (1640) кебек вакыйгалар әйтелә. Шулай ук бу чорда яңа империя — Госманлы империясе (1299) барлыкка килә. Бу дәүләт куәтле чагында өч кыйтганы (Аурупа, Азия һәм Африка) иңләп алган.

Энциклопедия

Фәнни белемнең бер яки барлык тармакларыннан җыелган мәгълүмат тупланмасы булган белешмә чыганагы төрен энциклопедия дип атыйлар.Энциклопедияләр мәкалә яки кертемнәрдән тора, гадәттә әлифба тәртибе буенча оештырыла. Энциклопедия кертемнәре күпчелек сүзлекләрнекеннән озынрак һәм тирәнрәк. Сүзләр турында тел белеме мәгълүматына басым ясаган сүзлек кертемнәреннән аермалы буларак, энциклопедия мәкаләләре тасвирлаган әйбер яки төшенчә турында фактик мәгълүматка юнәлгән.Беренче энциклопедияләр 2000 ел элек тирәсе барлыкка киләләр; сакланылган иң борынгысы Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан якынча 77 ел тирәсендә әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Заманча энциклопедияләр 17 гасыр тирәсендә сүзлекләрдән үсеп чыккан феномен.

Энциклопедия сүзе Койне грекча (ингл.) ἐγκυκλοπαιδεία, грекча ἐγκύκλιος παιδεία "гади мәгариф" мәгънәсенә туры килүче энкыклиос паидеиа сыман транслитерацияләнгән сүзтезмәсеннән чыга: энкыклиос (ἐγκύκλιος) мәгънәсе "капсаган, кабатланган, еш кирәк булган, гади" + паидеиа (παιδεία) мәгънәсе "мәгариф, баланы үстерү", ләкин латин манускриптларны күчерүчеләрнең хаталары сәбәпле бер сүз буларак кыскартылган. Сүзтезмәне "тулы өйрәтү" яки "тулы белем" буларак тәрҗемә итеп була.

Язу системасы

Язу, язу системасы — ул теге яки бу мәгълүматне формальләштерү, саклау, вакыт сыйфаты бирү һәм тапшыру өчен кулланылган тамгалар системасы. Язу — төрле телләр яшәп килүнең бер формасы.

Авазларның чак кына да аермаларын күрсәтә торган тамгалар - графемалар дип атала.

Язу барлыкка килгәнче кешеләр төрле әйбер җибәрү юлы белән мәгълүмат тапшырырга тырышканнар. Мәсәлән, вампум (ирокезларның төрле кабырчыклар ярдәмендә тапшырылган мәгълүмате); кипу (перу язмасы - җептәге төеннәр һәм төсләр белән хәбәр белдерү). Финикия язуында сузык авазлар булмаган. Греклар бу авазлар өчен хәрефләр уйлап таба һәм язма тагын да уңайлырак төс ала. Әлифба язуы уңайлы булуы белән дөнья йөзендә киң таралып китә.

Татарлар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица.

Яшәеш

Яшәеш (искечә булмыш) — иң киң мәгънәсендә - яшәү дигәнне аңлата.

Яшәеш — онтология фәне тарафыннан өйрәнелә. Мартин Хайдеггер фундаменталь онтологиясендә яшәеш - асылдан аермалы буларак, бар булган әйбер дигән төшенчәгә туры килә. Әгәр асыл «Нәрсә ул булу?» дигән сорауга җавап бирсә, яшәеш исә «барның булуы нәрсә?» дигәнгә.

Җан

Җан (фарсычадан күңел, рух) — төп дини төшенчәләрнең берсе, дин һәм идеалистик фәлсәфәдә җан, күңел — матди дөньяга капма-каршы булган үзенчәлекле җисемсез әйбер. Җан, кеше тәненә кереп, аны җанландыра, актив башлангыч булып тора; аның табигатькә бәйләнешсез, ирекле яши алуын, сизү һәм фикерләү сәләтен, төп индивидуаль үзенчәлекләрен тәэмин итә; шуның белән бергә, җан — мәңгелек әйбер.

Барлык халыкларда да диндә җан, күңел төшенчәләре "ахирәт" турындагы өйрәтүләр белән бәйләнгән. Анда әйтелгәнчә, Ходай кешегә җан индерә, аннан соң аны, теге дөньяда һәрвакыт яшәтү өчен кире ала. Ислам динендә кешенең жанын Газраил фәрештә ала. Җан авыздан, тын юлы әгъзаларыннан, тән ярасыннан кан белән бергә чыгып чигенергә мөмкин. Җан тәннән вакытлыча чыгып, очып йөрергә дә мөмкин. Кеше бу вакытта төш күрә. Җан турындагы мондый төшенчә фән әле кеше организмының төзелешен белмәгән, психик күренешләрне аңлатырлык дәрәҗәдә үсмәгән чорда барлыкка килгән.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.