Җәүза йолдызлыгы

Җәүза йолдызлыгы (гарәп. جوزا‎ — «бәйле»[1]; шулай ук Игезәкләр йолдызлыгы; лат. Gemini) — күк йөзенең төньяк ярымшарындагы зодиак йолдызлыгы. Аның иң якты йолдызлары: Поллукс (β) һәм Кастор (α) +1,16m һәм +1,59m күренмә йолдызча зурлыктагы.

Гадәттә, Кояш 20 июньнән 20 июльгә кадәр Җәүзә йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары декабрьгыйнвар айларында. Русиянең бөтен территориясендә күренә.

Җәүза
Җәүза

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Gemini
(иял. к.: Geminorum)
Кыскартма Gem
Нигез игезәкләр
Туры калкулык 5h 53m тан
8h 00m кача
Авышлык +10° тан
+35° 30′ кача
Мәйдан 514 кв. градус
(30 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
  • Поллукс (β) — 1,16m
  • Кастор (α) — 1,59m
  • Әлһәнга (γ) — 1,93m
  • μ Gem — 2,87m
  • Мәбсута (ε) — 2,98m
Метеор агымнары
  • Геминилар
  • Ро-Геминилар
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −54° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — декабрьгыйнвар.

Тарих һәм исемнәр

Constellation Gemeaux - al-Sufi
Җәүза йолдызлыгы. Әл-Суфинең Кузгалмас йолдызлар китабыннан рәсем. Нью-Йорк халык китапханәсе
Gemini constellation map visualization 1
Җәүза йолдызларын тоташтыру Г.А. Рейның башка юлы

Җәүза исеме белән Орион йолдызлыгыны да атадылар.

Искәрмәләр

  1. Җәүза — игезәкләр (зодиак тамгасы, май ае тамгасы). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 778.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара

Калып:Җәүза йолдызлары

Зодиак билгеләре

Зодиак билгеләре — астрологиядә эклиптикадагы 12 утыз градуслы сектор. Зодиак билгеләре тәбе буларак язгы көн белән төн тигезлеге ноктасы куллана.

Зодиак йолдызлыклары

Зодиак йолдызлыклары (лат. ζωδιακός — «җәнлек …») — Кояшның йолдызлар арасында күренмә бер еллык хәрәкәте (эклиптика) буйлап урнашкан 12 йолдызлык.

Зодиак йолдызлыкларының хәзерге чикләре эклиптиканың 12 тигез өлешләргә бүлүенә тәңгәл килмиләр. Аларны 1928 елда Халыкара астрономия берлегенең Өченче генераль ассамблеясендә расландылар. Шуңа күрә хәзерге вакытта эклиптика Еланлы йолдызлыгыны кисеп үтә (шулай булса да, гадәттә бу йолдызлык зодиак йолдызлыклары исәбенә керми), ә Кояшның йолдызлыкны үтү вакыты җиде көннән (Гакрәп йолдызлыгы) бер ай ун алты көнгәчә (Сөмбелә йолдызлыгы) була.

Гакрәп һәм Кавәс йолдызлыклары тулысынча Русиянең көньяк өлкәләрендә генә күренә, калганнар — бөтен территориясендә.

Кастор (йолдыз)

Кастор (Җәүза α, Җәүза альфасы, α Gem) — Җәүза йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдызы. Ул Җирдәң 49,8 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Җәүза

Җәүза (гарәп. جوزاء‎ җәўза’ — «бәйле») — кояш тәкъвимендә 22 майдан 21 июньгәчә дәвам итүче 3 нче ай. Исем тиешле йолдызлык исеменнән.

Хәзерге 88 йолдызлык
21 төньяк
12 зодиак
15 көньяк

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.