Юнан теле

Грек теле яки Юнан теле (ελληνικά [ɛliniˈka], ελληνική γλώσσα [ɛliniˈci ˈɣlɔsa], гарәп.يونان yunan) — һинд-аурупа телләре арасында иң борынгыларыннан. Юнан телләре төркеменең бердәнбер вәкиле. Сөйләшүчеләр саны якынча 15 млн кеше. Роман, герман, славян халыкларында грек теле, ләкин төрки телләрдә, гарәп телендә һәм башка көнчыгыш телләрендә юнан теле дип йөртелә.

Greek alphabet alpha-omega
Грек әлифбасы
Αα Альфа Νν Ню
Ββ Бета Ξξ Кси
Γγ Гамма Οο Омикрон
Δδ Дельта Ππ Пи
Εε Эпсилон Ρρ Ро
Ζζ Дзета Σσς Сигма
Ηη Эта Ττ Тау
Θθ Тета Υυ Ипсилон
Ιι Йота Φφ Фи
Κκ Каппа Χχ Хи
Λλ Лямбда Ψψ Пси
Μμ Мю Ωω Омега
Тарих
Архаик локаль вариантлар
Greek Digamma normal.svg • Greek Nu 08.svg • Greek Eta tack.svg • Greek San straight.svg • Greek Koppa normal.svg • Greek Sampi Ionian.svg
Лигатуралар (ϛ, ϗ, ȣ) • Диакритикалар
Цифрлар: Greek letter Stigma.svg (6) • Greek Koppa lamedh-shaped.svg (90) • Sampi.svg (900)
Юнан теле
Грек теле
Үзисем:

Ελληνικά

Илләр:

Юнанстан, Кипр; Абхазиядә, Албаниядә, Әрмәнстанда, Гөрҗистанда, Төркиядә, Италиядә сөйләшүче җәмгыятьләр

Рәсми халәт:

Юнанстан, Кипр, Аурупа Берлеге

Сөйләшүчеләр саны:

15 млннан артык

Дәрәҗә:

50

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

юнан әлифбасы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

гре 157

ISO 639-1:

el

ISO 639-2:

gre

ISO 639-3:

ell

Шулай ук карагыз

Mac OS X

Mac OS Ⅹ ([mæk oʊ ɛs tɛn] — мак оу э́с тэн — дип укыла) —Apple корпорациясенең POSIX-ярашкан операцион системасы. Mac OS 9 дәвамчысы , «классик» Mac OS — 1984 елдан башлап Apple корпорациясенең төп ОСы булганны алмаштыра. Mac OS X Apple'ның OS X операцион системалары рәтенә керә, анда шулай ук кәрәзле телефоннар өчен булган ОС — Apple iOS'ны да кертәләр. Mac OS X та Darwin төше кулланыла, ул Mach микротөшенә нигезләнгән, анда Apple'ның үз коды, шулай ук NeXTSTEP һәм FreeBSD'дан да алынган кодлар бар.

Apple Mac OS Macintosh (Макинто́ш) санакларында PowerPC һәм Intel (10.6 юрамасыннан башлап, Mac OS Ⅹ Mac бары тик Intel процессорларында гына кулланыла) процессорлары нигезендә чыга. Mac OS — үзенең ышанычлылыгы нигезендә икенче урында торучы операцион система. Аның 2010 елның июненә карата базар өлеше (Mac OS X белән берлектә) — 6.8 %.

OneDrive

Microsoft OneDrive (кыскача — OneDrive; элеккеге исеме Windows Live SkyDrive; башта Windows Live Folders) 2007 елның август аенда болытта мәгълүмат саклау өчен ясалган интернет-сервис. Ул Microsoft компаниясе тарафыннан идарә ителә. Windows операцион системасының онлайн өлеше булып тора.

SkyDrive сервисы 7 ГБ'ка кадәр мәгълүмат сакларга ярдәм итә (яисә 25 ГБ, бу бушлай яңарту мөмкинлекләренә ия булган кулланучылар) в упорядоченном с помощью стандартных папок виде. Рәсемнәрне карау эскизлар һәм слайд-шоу формасында карарга мөмкин.

Бөтен файллар һәм папкалар өчен керү мөмкинлекләрен сайларга мөмкин — монда тулы мөмкинлекләрдән алып, тулысынча ябыкларга (шәхсигә) кадәр .

Android, iOS, Windows Phone, Windows (шулай ук Windows 8) һәм Mac OS X әчен кулланучы кушымталары чыгарылган.

Аурупа берлеге

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Аурупа берлеге (АБ) – Аурупа килешүен имзалаган 28 Аурупа дәүләтенең берлеге. АБ – үникәл халыкара оешма, ул формаль рәвештә дәүләт тә, оешма да түгел, ләкин икесенең дә сыйфатларына ия. Берлек халыкара хокукның субъекты түгел, ләкин аның халыкара мөнәсәбәтләрдә катнашырга хокукы бар, һәм ул аларда бик әһәмиятле роль уйный. 2012 елда Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була.

Афина

Афина (грек. Αθήνα ή Αθήναι) — Юнанстанның башкаласы һәм иң зур шәһәре.

Халык саны — 655 780 кеше (2011).

Үзәк Юнанстанда урнаша, ил икътисади, мәдәни, идарә үзәге булып тора.

Афина алиһәсенә истәлегенә аталган, ул шәһәрне яклаучы булып саналган.

Афина шәһәре бай тарихка ия була. Афина каласы тарихы Аурупа мәдәниятенә зур йогынты ясаган.

Шәһәр белән бөек фәлсәфәчеләр - Сократ, Платон, Аристотель, борынгы язучылар - Эсхил, Софокл, Эврипид бәйле булганнар.

Борынгы Афина сәяси тәртибе - демократия булган.

Афина тулы халык саны Грециянең өчтән бер халык санына тигез.

Афина агломерациясе халык саны: 3 361 806 кеше (2001).

Борынгы юнан теле

Борынгы юнан теле яки Борынгы грек теле (үзисем — Ελληνικά [ɛliniˈka], Ελληνική γλώσσα [ɛliniˈci ˈɣlɔsa]) — һинд-аурупа телләре гаиләсенә керүче тел. Юнан теленә (Грек теленә) башлангыч биргән тел. Бүгенгесе көндә чиркәүләрдә һәм кәшишханәләрдә кулланыла.

Грек әлифбасы

Грек әлифбасы — грек теленең һәм башка грек группасы телләренең әлифбасы. Ул даими рәвештә б.э.к. IX гасыр соңыннан яки б.э.к. VIII гасыр башыннан кулланыла. Грек алфавиты тартык һәм сузык авазларны үз эченә алып, алар өчен аерым билгеләр кулланган башлангыч әлифба булып тора.

Алфавитта 24 хәреф бар, классик дәвергә кадәр кайбер диалектларда тагын да берничә хәреф — Ϝ, ϝ (дигамма), Ϛ, ϛ (стигма), Ͱ, ͱ (хета), Ϻ, ϻ (сан), Ϙ, ϙ (коппа), Ͳ, ͳ (сампи). Классик грек телендә быларның беренче өчесе саннарны язуда кулланылган.

Греция

Гре́ция яки Юнанстан, рәсми исем Греция Җөмһүрияте (юнанча Ελλάδα ή Ελλάς рәсми – юнанча Ελληνική Δημοκρατίαтарихи исем – юнанча Ελλάς), иске татар телендә — Көньяк Аурупада, Балкан ярымутравында урнашкан дәүләт.

2011 ел җан исәбе буенча Грецияның халкы 10,8 млн кеше булган. Башкаласы һәм иң зур шәһәре — Афина , аннан соң Фессалоники шәһәре бара.

Греция стратегик рәвештә Аурупа, Азия һәм Африка киселешендә урнашкан. Балкан ярымутравының көньяк очында урнашып, ул төньяк-көнбатышта Албания белән, төньякта Македония һәм Болгария җөмһүриятләре белән һәм төньяк-көнчыгышта Төркия белән чиктәш. Греция тугыз географик регионнан: Македония, Үзәк Греция, Пелопоннес, Фессали, Эпирус, Эгей Утраулары (Додеканес һәм Цикладаларны кертеп), Фракия, Крит һәм Ионик Утраулардан тора. Эгей Диңгезе материктан көнчыгышта ята, Ионик Диңгез көнбатышта һәм көньякта Урта Диңгез. Греция Урта Диңгез бассеинында иң озын яр буе сызыгына ия һәм дөньяда озынлык буенча 11-енче озынлыгы 13676 км (8498 миля) булган яр буе сызыгына ия, шулай ук аның күпсанлы утравы бар, шуларның 227-се кеше яши торган. Грецияның 80 проценты таулы, аның иң биек пигы Олимп Тавы, биеклеге 2918 м (9573 фут).

Юнан тарихы илләр арасында иң озынлардан берсе. Ил Көнбатыш мәдәниятнең бишеке буларак танылган, ул демократиянең туу урыны булган һәм шулай ук Көнбатыш фәлсәфә, Олимпик уеннар, Көнбатыш әдәбият, историография, сәяси фән, төп фәнни һәм математик принциплар һәм трагедия һәм комедияне кертеп Көнбатыш театрның туу урыны булып тора. Юнанлар беренче мәртәбә Филипп Македонлы тарафыннан безнең эрага кадәр дүртенче гасырда берләштерелгән. Аның улы Искәндәр Бөек тиз вакытта борынгы дөньяның күпчелеген яулап алып, грек мәдәниятен һәм фәнен көнчыгыш Урта Диңгездән Һинд Елгасына кадәр тараткан. Рум тарафыннан безнең эрага кадәр икенче гасырда аннексияләнеп, Греция Рум Империясенең һәм аның варисы Византиянең интеграль өлешенә әйләнгән. 15-енче гасыр уртасында Госманлы доминионы астына төшеп, хәзерге заман Греция дәүләте 1830-ынчы елда бәйсезлек сугышыннан соң барлыкка килә. Грецияның бай тарихи мирасы аның 17 ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Урыннарында чагыла.

Греция демократик һәм үсеше зур булган ил, аның икътисады алга киткән һәм югары керемле, яшәү сыйфаты югары һәм яшәү стандарты югары. Берләшкән Милләтләрнең нигезләүче әгъзасы Греция унынчы ил булып Европа Җәмгыятьләренә (Аурупа Берлегенең алдан килүчесе) кушылган һәм 2011 елдан бирле Еврозонаның өлеше булып торган. Ул шулай ук күпсанлы башка халыкара институтларның, шулар арасында Аурупа Шурасы, НАТО, Икътисад Хезмәттәшлек һәм Үсеш Оешмасы, Дөнья Сәүдә Оешмасы, ОБСЕ һәм OIF әгъзасы булып тора. Грецияның уникаль мәдәни мирасы, шуннан чыгып зур туризм сәнәгате һәм күренекле кораблар секторы аны урта куәтле дәүләт итеп классификацияләргә мөмкинлек бирә. Ул Балканнарда иң зур икътисад һәм анда әһәмиятле региональАурупа берлегенә керә.

Екатеринослав губернасы

Екатеринослав губернасы (рус. Екатеринославская губерния) — Рәсәй империясенең, УССРның һәм ССРБның административ берәмлеге.

Кара диңгез губернасы

Кара диңгез губернасы (рус. Черноморская губерния) — Рәсәй империясенең административ берәмлеге.

Карс өлкәсе

Карс өлкәсе (рус. Карская область) — Рәсәй империясенең административ берәмлеге.

Кипр Республикасы

Бу терминның башка аңламнары да бар, Кипр (мәгънәләр) битен карагыз.Кипр Җөмһүрияте – (грек. Κυπριακή Δημοκρατία төр. Kıbrıs Cumhuriyeti) - Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә урнашкан утрау-дәүләт. 2004 елның 1 маеннан Аурупа берлеге әгъзасы.

Рәсми рәвештә Кипр Җөмһүрияте территориясе үз эченә Кипр утравының 98% (калган 2%ында британ хәрби базалары – Акротири һәм Декелия) территориясен һәм якында урнашучы Агиос Георгиос, Гернисос, Глюкиотисса, Кила, Киедес, Кордилия һәм Мазаки утрауларын алып тора. Чынлыкта исә 1974 елдан соң утрау ике өлешкә бүленгән, 60% территория Кипр Җөмһүрияте идарәсе астында булса (күбесенчә греклар яши), калган өлеш Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятенә карый (ул якта күбесенчә төрекләр яши). Ул дәүләтне Төркия һәм Абхазия бәйсез дәүләт буларак таныйлар.

Илдә 793 963 кеше яши. Башкаласы: Никосия шәһәре.

Кубан өлкәсе

Кубан өлкәсе (рус. Кубанская область) — Рәсәй империясенең административ берәмлеге.

Кутаис губернасы

Кутаис губернасы (рус. Кутаисская губерния) — Рәсәй империясенең административ берәмлеге.

Менандр

Менандр яки комедиограф Менандр (борынгы юнан теле Μένανδρος, б. э. к. 343 — 291) — б. э. к. IV гасыр уртасы — III гасыр башында яшәгән һәм иҗат иткән борынгы юнан драматургы, шагыйрь, яңа Аттика комедиясе мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Рәсәй Федерациясе телләре

Рәсәй Федерациясе телләре — бу дәүләт территориясендә кулланылыш тапкан телләр. Алар 14 (һинд-аурупа, алтай, урал, юкагир-чуван, картвель, абхаз-адыг, нах-дагъстан, сино-тибет, семит, эскимос-алеут,чукотка-камчатка, янәсәй, австроазиат һәм айн) телләр гаиләләренә карый; нивх теле үксез (гаиләсе юк).

Һәрбер тел янында аны Рәсәйдә кулланучылар саны күрсәтелгән: йә 2010 елгы җанисәп, йә (аның нәтиҗәләре ышанычлы мәгълүмат була алмаган чакта) - 2002 елгы лингвистлар бәяләмәсе нигезендә. Соңгы очракта алар алдында тильда (~) билгесе куела.

Таврия губернасы

Таврия губернасы (рус. Таврическая губерния) — Рәсәй империясенең һәм РСФСРның административ берәмлеге.

Тифлис губернасы

Тифлис губернасы (рус. Тифлисская губерния) — Рәсәй империясенең административ берәмлеге.

Юнан Википедиясе

Юнан Википедиясе – Википедиянең юнан телендәге бүлеге.

Юнаннар

Юнаннар яки греклар (юнанча Έλληνες - эллинес) — һинд-аурупа телләре гаиләсе палеобалкан тел астөркеменә кергән борынгы халык, Греция һәм Кипрның төп халкы.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.