Энциклопедия

Фәнни белемнең бер яки барлык тармакларыннан җыелган мәгълүмат тупланмасы булган белешмә чыганагы төрен энциклопедия дип атыйлар.[1]

Энциклопедияләр мәкалә яки кертемнәрдән тора, гадәттә әлифба тәртибе буенча оештырыла.[2] Энциклопедия кертемнәре күпчелек сүзлекләрнекеннән озынрак һәм тирәнрәк.[2] Сүзләр турында тел белеме мәгълүматына басым ясаган сүзлек кертемнәреннән аермалы буларак, энциклопедия мәкаләләре тасвирлаган әйбер яки төшенчә турында фактик мәгълүматка юнәлгән.[3][4][5][6]

Беренче энциклопедияләр 2000 ел элек тирәсе барлыкка киләләр; сакланылган иң борынгысы Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан якынча 77 ел тирәсендә әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Заманча энциклопедияләр 17 гасыр тирәсендә сүзлекләрдән үсеп чыккан феномен.

Энциклопедия сүзе Койне грекча (ингл.) ἐγκυκλοπαιδεία,[7] грекча ἐγκύκλιος παιδεία[8] "гади мәгариф" мәгънәсенә туры килүче энкыклиос паидеиа сыман транслитерацияләнгән сүзтезмәсеннән чыга: энкыклиос (ἐγκύκλιος) мәгънәсе "капсаган, кабатланган, еш кирәк булган, гади"[9] + паидеиа (παιδεία) мәгънәсе "мәгариф, баланы үстерү",[10] ләкин латин манускриптларны күчерүчеләрнең хаталары сәбәпле бер сүз буларак кыскартылган[11]. Сүзтезмәне "тулы өйрәтү" яки "тулы белем" буларак тәрҗемә итеп була.

Brockhaus Lexikon
Брокгауз энциклопедиясе
Naturalishistoria
Табигый тарих энциклопедиясенең 1669 елгы басмасы, баш бит

Тарих

Энциклопедияләр тарихның иң борыңгы чакларыннан кулъязма килеш, урта гасырларда һәм якын заманаларда бастырылган килеш, һәм соңгы заманда мәгълүмат технологияләре ярдәмендә санак мониторында күрсәтелгән һәм санак челтәрләре буенча тапшырылган килеш яшәп киләләр.

Борыңгы заманнар

Бүгенге көнгә кадәр сакланган иң борыңгы энциклопедик хезмәт 1 гасырда яшәгән римлы дәүләт эшлеклесе Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Ул табигый тарих, архитектура, медицина, география, геология, һәм аның яшәгән дөньяның барлык яклары турында аңлатма бирүче 37 бүлектән торган хезмәт әзерләгән иде. Кереш сүзендә 200 авторның 2000 хезмәтеннән 20000 факт туплаганын һәм өстәмә буларак үз тәҗрибәсеннән дә өстәгәнен турында яза. Бу хезмәтнең 77-79 еллар тирәсендә дөнья күргәне билгеле, ләкин авторның 79 елгы Везувий янартавының шартлавында үлүе сәбәпле аның тулысынча тикшерелгән ышанычлы фәнни хезмәт дип атап булмый дип уйланыла.[12]

Ренессанс чоры

Margarita Philosopica by Reisch 2
Margarita Philosophica исемле 1565 елгы энциклопедиядәге анатомияга багышланган мәкалә

18–19 гасырлар

20 нче гасыр

EncycBrit1913
Иң борыңгы инглиз телле Энциклопедия Британника (ингл.) исемле басманың 1913 елгы чыгарылышның реклама белдерүе.

Егерме беренче гасыр

Бөтендөнья пәрәвезендәге энциклопедияләр динамизм өстенлеген ташый: яңа мәгълүмат табу өчен статик диск яки кәгазь форматында әзерләнгән яңа чыгарылышның чыгуын көтмичә чын вакытта диярлек күреп була.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Encyclopedia.. 2007 елның 3 август көнендә төп чыганагыннан архивланган. Glossary of Library Terms. Riverside City College, Digital Library/Learning Resource Center. Retrieved on: November 17, 2007.
  2. 2,0 2,1 Hartmann, R. R. K.; James, Gregory; Gregory James (1998). Dictionary of Lexicography. Routledge. p. 48. . http://books.google.com/?id=49NZ12icE-QC&pg=PA49&dq=%22encyclopedic+dictionary%22%2Bencyclopedia&q=%22encyclopedic%20dictionary%22%2Bencyclopedia. Retrieved July 27, 2010.
  3. Béjoint, Henri (2000). Modern Lexicography, pp. 30–31. Oxford University Press. ISBN 0-19-829951-6
  4. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Encyclopaedia. Encyclopædia Britannica. — «An English lexicographer, H.W. Fowler, wrote in the preface to the first edition (1911) of The Concise Oxford Dictionary of Current English that a dictionary is concerned with the uses of words and phrases and with giving information about the things for which they stand only so far as current use of the words depends upon knowledge of those things. The emphasis in an encyclopedia is much more on the nature of the things for which the words and phrases stand.»  2010 елның 27 июль көнендә тикшерелгән.
  5. Hartmann, R. R. K.; Gregory James (1998). Dictionary of Lexicography. Routledge. p. 49. . http://books.google.com/?id=49NZ12icE-QC&pg=PA49&dq=%22encyclopedic+dictionary%22%2Bencyclopedia&q=%22encyclopedic%20dictionary%22%2Bencyclopedia. Retrieved July 27, 2010. "In contrast with linguistic information, encyclopedia material is more concerned with the description of objective realities than the words or phrases that refer to them. In practice, however, there is no hard and fast boundary between factual and lexical knowledge."
  6. Cowie, Anthony Paul (2009). The Oxford History of English Lexicography, Volume I. Oxford University Press. p. 22. . http://books.google.com/?id=nhnVF9Or_wMC&printsec=frontcover&q. Retrieved August 17, 2010. "An 'encyclopedia' (encyclopaedia) usually gives more information than a dictionary; it explains not only the words but also the things and concepts referred to by the words."
  7. Ἐγκυκλοπαιδεία, Henry George Liddell, Robert Scott, A Greek–English Lexicon, at Perseus project
  8. Ἐγκύκλιος παιδεία, Quintilian, Institutio Oratoria, 1.10.1, at Perseus project
  9. Ἐγκύκλιος, Henry George Liddell, Robert Scott, A Greek–English Lexicon, at Perseus project
  10. Παιδεία, Henry George Liddell, Robert Scott, A Greek–English Lexicon, at Perseus project
  11. According to some accounts such as the American Heritage Dictionary copyists of Latin manuscripts took this phrase to be a single Greek word, enkuklopaedia,
  12. Naturalis Historia

Сылтамалар

Mäydan

Mäydan - geometrik ike ülçäneşle figura (yassı yä käkre) san sıyfatlaması, figuranıñ zurlığın kürsätä.

Tarixında mäydan xisaplaw kvadratura dip yörtelä.

Mäydanğa iä buluçı figura - kvadraturalı dip isemlänä.

İntegral' isäpläw geometrik figuralarnı ğomumi xisaplaw ısulın birä.

Tatar Entsiklopediä Süzlege

Bu mäqäläneñ kirill älifbasındağı igezäge bar.Tatar entsiklopediä süzlege (TES) - Tatar telendä tatar xalqı häm Tatarstannıñ borınğı zamannarınnan alıp bezneñ könnärgä qädärge tarixın häm yäşäyeşen yaqtırtqan berençe fänni universal basma. Süzlekkä 17 000-gä yaqın mäqälä kerde. Süzlek 2002 yılda kön kürde.

Baş möxärrire Mansur Xäsänov, cawaplı möxärrir Gömär Sabircanov.

Азәрбайҗанча Википедия

Азәрбайҗанча Википедия (әзери. Azərbaycanca Vikipediya; آزربایجانجا ویکی‌پئدییا) — Википедиянең азәрбайҗан телендәге бүлеге. Азәрбайҗанча Википедиядә мәкаләләр латин һәм гарәп графикаларында языла.

2002 елда ачылса да, 2004 елда гына эшли башлый.

2010 елда азәрбайҗан телендә Википедия турында энциклопедия чыга.

Атлар

Атлар (лат. Equus) — Атсыманнар гаиләлегенә керүче бердәнбер ыруг.

Башкорт теле

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.Башкорт теле (башҡорт теле [bɑʂ.ˌqʊ̞rt.tɪ̞ˈlɪ̞]) — башкортларның милли теле. Төрки телләрнең кыпчак төркемендәге кыпчак-болгар төркемчәсенә карый. Морфологик яктан агглютинатив телләр исәбенә керә. Башкорт теленең диалектлары: көнчыгыш, көньяк һәм көнбатыш.

Башкорт теле, урыс теле белән беррәттән, Башкортстан Җөмһүриятенең дәүләт теле булып тора. Башкорт теле дәүләт теле дәрәҗәсендә беренче тапкыр Башкорт ҮБК 1921 елның 6 июль карары белән билгеләнә.

Википедия

Википе́дия (ингл. Wikipedia, /ˌwɪkɪˈpiːdɪə/ буларак укыла) — эченә һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык мәкаләләре сайтка керә алучы бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия - интернет киңлектәге иң зур һәм иң популяр гомуми белешмәләр җыелмасына әйләнде,, веб-сәхифәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны индексын алып баручы Alexa (ингл.) агентлыгы мәгълүматлары буенча дөнья күләмендә 6 нчы урында басып тора, аудиториясе якынча 365 миллион укучыга тигез дигән юрама ясала.

Википедия проекты табышсыз Викимедиа Фонды карамагында яши һәм үсә бирә.

Гарәп Википедиясе

Гарәп Википедиясе – Википедия виртуаль энциклопедиясенең гарәп телендәге бүлеге. 2003 елда ачылган. Википедиянең иң зур бүлекләренең берсе.

Кино жанрлары

Кино жанрлары — эчке корылмаларына охшаш чорлар нигезендә бүлеп бирелә торган уен киносы әсәрләренең төркеме.

Ленин ордены

Ленин ордены — Совет Социалистик Республикалар Берлегенең иң югары бүләге. 1930 елның 6 апрелендә СССР ҮБК Президиумы карары белән булдырылган.

Петербург

Санкт-Петербург (Питырбур, Питербур, рус. Санкт-Петербург, фин. Pietari, кар. Pietari/Пиетари) (1703—1914 елларда Санкт-Петербург, 1914—1924 елларда — Петроград, 1924—1991 елларда — Ленинград) — Рәсәй Федерациясенең федераль дәрәҗәле шәһәр, элек Рәсәй Империясе башкаласы булган. 1703 елда нигез салынган. Халык саны 4 953 219 кеше (2012 ел). Миллионлы шәһәрләр арасында Русиядә иң төньяк шәһәр. Тулысынча Аурупада урнашкан һәм башкала булмаган халык саны буенча иң зур шәһәр. Шәһәрдә Русия Федерациясе Конституция суды урнашкан.

Русия

Русия, шулай ук Рәсәй (рус. Россия), рәсми исеме Русия Федерациясе (рус. Российская Федерация, РФ) — Ауразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт; федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Русия Империясе җирлегендә барлыкка килгән җөмһүриятләрнең иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Русия Җөмһүрияте, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.

Русиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Русия империясе җимерелә һәм Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килә. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.

Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Русия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Аурупа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5% алып тора. Халык исәбе 142 914 мең кеше (2010). Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Русиядәге халык саны кими бара. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9% шәһәрләрдә торалар. Иң күп санлы халык — урыслар (79,8 %), башка күп санлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) (2002). Диннәре христиан (православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — урыс теле. Дәүләт башлыгы — президент.

Татар Википедиясе

Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла. Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Умырткалылар

Умырткалылар (лат. Vertebrata, русча Позвоночные) — хордалы хайваннарның бер төре. Үз эченә умырткалыгы һәм баш сөяге булган хайваннарны берләштерә. Югары төзелешле, функцияләре бүленгән органнар системасы булган хайваннар.

Түбәндәге өссыйныфларга бүленә:

Балыклар

Җир-су хайваннары

Сөйрәлүчеләр

Кошлар

Имезүчеләр

Урал таулары

Ура́л таулары — Көнбатыш Себер һәм Көнчыгыш Аурупа үзәнлекләре арасында урнашкан таулык. Иң биек ноктасы – Народная тавы (1875 м). Русия һәм Казахстан территорияләрендә урнашкан. Шулай ук Аурупа белән Азия кыйтгаларын бүлүче табигый чик булып тора.

Хордалылар

Хордалылар (лат. Chordata) — терәк хезмәтен үтәүче тыгыз үзәк скелеты (хорда) булган икенчел авызлы хайваннар. Хордалыларда үзәк нерв системасы тәннең арка ягында урнашкан нерв көпшәсеннән тора. Нерв системасы төзелеше буенча хордалылар — иң югары үсешле хайваннар төре. Кан әйләнеше йомык, йөрәк тәннең корсак ягында урнашкан була.

Хроник яктан хордалылар — иң яшь төр.

Барлыгы 51 000 төргә якын хордалылар билгеле.

Хордалылар төре өч зур төркемгә бүленә:

Башсөяксезләр

Личинка-хордалылар

Умырткалылар

Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре

Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре яки Эшче-крестьян Кызыл Армиясе, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия (tat. lat. Eşçe-krestian Qızıl Ğäskäre, рус. Рабоче-крестьянская Красная армия) — 1918—1922 елларда РСФСР коры җир гаскәрләре һәм 1922—1946 елларда Советлар Берлегенең коры җир кораллы көчләре.

1946 елдан 1992 елга кадәр Совет армиясе.

Совет Берлеге таркалганнан соң Совет армиясе дә таркала, Русия Федерациясе кораллы көчләре Совет армиясе бер өлеше була.

Мәгънәдәш сүзләр - ЭККГ, РККА, ЭККА, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия — 1918 елның 23 февраленнән 1946 елның 25 февраленә кадәр РСФСР/ССРБ кораллы көчләренең исеме.

Кызыл Армия рәсми туу датасы — 23.2.1918 ләкин чынында Кызыл Армия Казан шәһәре янында урнашкан Зөя шәһәрчелегендә 1918 елның август-сентябрендә барлыкка килгән.

Кызыл Армия 1918 елда төп булдыручысы — Лев Троцкий.

Кызыл Армия күренекле гаскәр башлыклары — Лев Троцкий, Георгий Жуков, Константин Рокоссовский, Василий Чуйков.

Әшә районы

Әшә районы (рус. Ашинский район) — Чиләбе өлкәсендә ураншкан административ-территориаль берәмлек.

Административ үзәге — Әшә шәһәре.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.