Эгей диңгезе

Эге́й диңгезе (грекча Αιγαίον πέλαγος, төр. Ege Denizi, болг. Бяло море — «Ак диңгез») — Балкан ярымутравы, Кече Азия һәм Крит утравы арасында урнашкан диңгез. Греция һәм Төркия ярларын юа.

Эгей диңгезе
Ege Denizi
Aegean Sea map
Урнашу Балкан ярымутравы һәм
Кече Азия арасында
Мәйдан 179 мең км2
Иң зур тирәнлек 2,529 м

Фотосурәтләр

Cliffs of Santorini
Location Aegean Sea
Aegean sea
Sunset Sounion Cape 2009-08-1
Борынгы Греция

Борынгы Юнанстан яки Борынгы Греция (Эллада; юнан. Αρχαία Ελλάδα) — тарихографиядә кабул ителгән Балкан ярымутравы, Эгей диңгезе утрауларында, Фракия ярында урнашкан иртә-сыйныфлы җәмгыятьләрнең уртак исеме.

Греция

Гре́ция яки Юнанстан, рәсми исем Греция Җөмһүрияте (юнанча Ελλάδα ή Ελλάς рәсми – юнанча Ελληνική Δημοκρατίαтарихи исем – юнанча Ελλάς), иске татар телендә — Көньяк Аурупада, Балкан ярымутравында урнашкан дәүләт.

2011 ел җан исәбе буенча Грецияның халкы 10,8 млн кеше булган. Башкаласы һәм иң зур шәһәре — Афина , аннан соң Фессалоники шәһәре бара.

Греция стратегик рәвештә Аурупа, Азия һәм Африка киселешендә урнашкан. Балкан ярымутравының көньяк очында урнашып, ул төньяк-көнбатышта Албания белән, төньякта Македония һәм Болгария җөмһүриятләре белән һәм төньяк-көнчыгышта Төркия белән чиктәш. Греция тугыз географик регионнан: Македония, Үзәк Греция, Пелопоннес, Фессали, Эпирус, Эгей Утраулары (Додеканес һәм Цикладаларны кертеп), Фракия, Крит һәм Ионик Утраулардан тора. Эгей Диңгезе материктан көнчыгышта ята, Ионик Диңгез көнбатышта һәм көньякта Урта Диңгез. Греция Урта Диңгез бассеинында иң озын яр буе сызыгына ия һәм дөньяда озынлык буенча 11-енче озынлыгы 13676 км (8498 миля) булган яр буе сызыгына ия, шулай ук аның күпсанлы утравы бар, шуларның 227-се кеше яши торган. Грецияның 80 проценты таулы, аның иң биек пигы Олимп Тавы, биеклеге 2918 м (9573 фут).

Юнан тарихы илләр арасында иң озынлардан берсе. Ил Көнбатыш мәдәниятнең бишеке буларак танылган, ул демократиянең туу урыны булган һәм шулай ук Көнбатыш фәлсәфә, Олимпик уеннар, Көнбатыш әдәбият, историография, сәяси фән, төп фәнни һәм математик принциплар һәм трагедия һәм комедияне кертеп Көнбатыш театрның туу урыны булып тора. Юнанлар беренче мәртәбә Филипп Македонлы тарафыннан безнең эрага кадәр дүртенче гасырда берләштерелгән. Аның улы Искәндәр Бөек тиз вакытта борынгы дөньяның күпчелеген яулап алып, грек мәдәниятен һәм фәнен көнчыгыш Урта Диңгездән Һинд Елгасына кадәр тараткан. Рум тарафыннан безнең эрага кадәр икенче гасырда аннексияләнеп, Греция Рум Империясенең һәм аның варисы Византиянең интеграль өлешенә әйләнгән. 15-енче гасыр уртасында Госманлы доминионы астына төшеп, хәзерге заман Греция дәүләте 1830-ынчы елда бәйсезлек сугышыннан соң барлыкка килә. Грецияның бай тарихи мирасы аның 17 ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Урыннарында чагыла.

Греция демократик һәм үсеше зур булган ил, аның икътисады алга киткән һәм югары керемле, яшәү сыйфаты югары һәм яшәү стандарты югары. Берләшкән Милләтләрнең нигезләүче әгъзасы Греция унынчы ил булып Европа Җәмгыятьләренә (Аурупа Берлегенең алдан килүчесе) кушылган һәм 2011 елдан бирле Еврозонаның өлеше булып торган. Ул шулай ук күпсанлы башка халыкара институтларның, шулар арасында Аурупа Шурасы, НАТО, Икътисад Хезмәттәшлек һәм Үсеш Оешмасы, Дөнья Сәүдә Оешмасы, ОБСЕ һәм OIF әгъзасы булып тора. Грецияның уникаль мәдәни мирасы, шуннан чыгып зур туризм сәнәгате һәм күренекле кораблар секторы аны урта куәтле дәүләт итеп классификацияләргә мөмкинлек бирә. Ул Балканнарда иң зур икътисад һәм анда әһәмиятле региональАурупа берлегенә керә.

Дарданеллар

Дарданел бугазы, Дарданеллар (грек. Δαρδανέλλια), Чанаккальга бугазы (төр. Çanakkale boğazı, искергән юнан исеме Һеллеспонт, Ελλήσποντος) — Аурупа (Балкан ярымутравы) белән Азия (Кече Азия ярымутравы) арасындагы бугазлардан берсе. Мәрмәр һәм Эгей дигезләрне бәйли.

Дарданел бугазы элек елга үзәне булып, коры җирнең түбәнәю нәтиҗәсендә диңгез бугазына әйлнгән.

Озынлыгы 120,5 км, киңлеге 1,3—27 км, тирәнлеге 29—153 м. Ярлары комташ, известьташлардан гыйбарәт булгач, сирәк үсемлек белән капланган. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка аккан өске агым Мәрмәр диңгезеннән төчерәк (тозлылыгы 25,5‰) су алып килә, тизлеге 2-6 км/сәгать. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгыштан аккан су асты агымы Эгей диңгезеннән тозлы (тозлылыгы 38,‰ ка кадәр) су китерә. Дарданел бугазының Аурупа яр буенда Гәлиболу, Азия яр буенда Чанаккальга портлары урнашкан.

Дарданел бугазы икътисади һәм стратегик ягыннан мөһим әһәмияткә ия.

Диңгез

Диңге́з – коры җир белән чикләнгән Дөнья океаны өлеше. Кайсыбер диңгезләр башка диңгез өлеше була алалар (мәсәлән, Эгей диңгезе — Урта диңгезнең өлеше). Бу термин шулай ук кайбер зур күлләр өчен (Каспий, Арал диңгезләре) һәм табигый булмаган сусаклагычлар өчен (Мәскәү диңгезе) кулланыла, ләкин соңгы очракта диңгез сүзе рәсми түгел һәм географик хариталарда күрсәтелми.

Измир

Изми́р (төр. İzmir) — халык саны буенча Төркиянең өченче шәһәре, илнең зурлыгы буенча икенче порты (Истанбулдан соң). Шәһәр илнең көнбатышында, Эгей диңгезенең көнчыгыш ярында урнашкан.

Измир — Урта диңгез җирләрендә урнашкан иң борынгы шәһәрләрнең берсе. 1922 елдан шәһәрдә төрекләр саны арта, ул илнең сәүдә, сәнәгать һәм мәдәни үзәгенә әверелә.

Тугызынчы Сентябрь Университеты эшли.

Илиада

«Илиа́да» (бор. грек. Ἰλιάς) — Борынгы Греция әдәбияты истәлекләренең иң борынгысы, Һомерга нисбәтләнә торган эпик поэма. Троя сугышы вакыйгаларын тасвирлый.

Грекларның иң атаклы легендалары “Илиада” – “Одиссея“ поэмаларында бәян ителгән. Боларның авторы, борынгы әкиятләргә караганда, бер сукыр җырчы, Кече Азия кешесе Һомер булган.

Грекларның җиде шәһәре Һомерның туган шәһәре булып исәпләнү хөрмәте өчен үзара бәхәс алып барганнар, ләкин аларның берсе дә Һомерның анда торуын исбат итә алмаган. „Илиада“ Троя сугышының соңгы, унынчы, елы вакыйгаларын тасвир итә. Бу елга кадәре булган вакыйгалар турында грекларның башка мифларында сөйләнелә.

Троя – кешелек тарихында үз эзен калдырган кала-дәүләт. Аның турында борынгы греклар һәм римлеләр язмаларында кызыклы мәгълүматлар сакланган. Хәзерге вакытта Трояның хәрабәләре генә калган. Ул Кече Азиянең төньяк-көнбатышында, Эгей диңгезе буенда, Дарданелл бугазыннан көньяктарак җирдә урнашкан булган. Һомер аны тасвирлаганда «изге», «бөек», «бай», «якты», «бәхетле», «иркен» һәм башка эпитетлар куллана. Бу шәһәрне төзүдә Посейдон һәм Апон кебек аллалар үзләре катнашкан, имеш. Яңа эрага кадәр 1260 еллар тирәсендә ул дошманнар камавында калып, һәлакәткә дучар ителгән.

Родос

Ро́дос (грек. Ρόδος, лат. Rhodus) — Грециянең көньяк-көнчыгышында, Эгей диңгезендә урнашкан утрау. Додеканес утраулар төркеменә керә. Гомуми мәйданы — 1398 км². Административ үзәге — утрауның төньяк-көнчыгышында урнашкан Родос шәһәре.

Утрау озынлыгы — 77 км, киңлеге — 37 км.

Төркия

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Төркия (төр. Türkiye), рәсми атамасы Төркия Җөмһүрияте (төр. Türkiye Cumhuriyeti) — Аурупа һәм Азиядә урнашкан дәүләт. 1920-еллар башында, Госман империясе таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Төркиянең күпчелек территориясе Кече Азия ярымутравына туры килә, Аурупада исә кечкенә өлеш урнаша.

Көнчыгышта Төркия Гөрҗистан, Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Иран; көньякта — Гыйрак һәм Сүрия; көнбатышта Греция һәм Болгария дәүләтләре белән чиктәш. Төркия дүрт диңгез тарафыннан юыла: Кара диңгез, Урта диңгез, Эгей диңгезе һәм Мәрмәр диңгезе.

Төркия — борынгы һәм тарихи мәдәниятле демократик, унитар, конституцион җөмһүрият. Ул Аурупа шурасы, НАТО, OECD, ОБСЕ кебек оешмаларның әгъзасы.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.