Фуат Халитов

Фуат ХалитовТатар академия театры артисты. ССРБ халык артисты (1975).

Фуат Халитов
Fuad Halitov
Туган телдә исем Фуат Ибраһим улы Халитов
Туган 9 февраль 1909
Казан
Үлгән 15 март 1981 (72 яшь)
Казан, Татарстан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Мәрзия Миңлебаева
Ата-ана
Бүләк һәм мөкәфәтләре ССРБ халык артисты (1975)
Халыклар дуслыгы ордены (1979)

Тәрҗемәи хәл

Фуат Халитов Казанның 4нче (Зәңгәр) мәчет имамы һәм Халидия мәдрәсәсесенең соңгы мөдәррисе Ибраһим Мөхәммәтзакир улы Халитов (1869-?) гаиләсендә туа. 1920 еллар башында төрле җирләрдә, шул исәптән Мәскәү татар театрында, 1927 елдан Казан мехкомбинатында эшли. Мехкомбинат мәдәният йорты каршындагы драма түгәрәгендә катнаша. 1932 елда Казан профессиональ «Эшче» театрына күчә. Шунда ук студия тәмамлый.

1937 елдан Татар академия театрында. Киң колачлы, төп образлар иҗат итүче атаклы артист. Образның эчке тойгыларын, психологик кичерешләрен ботен тирәнлеге белән тасвирлаучы талант. Халитовның геройлары искиткеч тормышчан, зирәк. Ул рольне психологик анализлый белүе белән аерылып тора. Шулай ук образның тышкы ягына, аның формасына, сойләмгә, тавышка, дикңиягә, сәхнә пластикасына да зур игътибар бирә.

Халитовның роль башкару манерасын ике төркемгә бүлергә мөмкин: психологик кичерешләре гаять нечкә өйрәнелгән, тышкы яктан төпле, тотнаклы, җитди, чын тормыш хакыйкате белән тутырылган тирән һәм күпкырлы драматик образлар. Икенче торкемдә исә, ачык, күзгә ташланып торган театральлек белән иҗат ителгән, кайвакытта карикатура, шарж дәрәҗәсенә җиткән фантазиягә бай комик образлар. Бер үк вакытта артистның үзен иркен тотуы һәрвакыт образның холкын хакыйкый итеп, төп асылын аңлап ачуга буйсындырылган.

Рольләре

Незнамов – "Гаепсездән гаеплеләр", Прибытков – "Соңгы корбан", Рисположенский – "Агай-эне ак мыек" (А. Островский); Ромео – "Ромео һәм Джульетта", Кент – "Король Лир" (У. Шекспир); Вәли – "Аршин мал алан" (Г. Хаҗибәков); Гыйльманов – "Миңлекамал" (М. әмир); Шадрин – "Мылтыклы кеше" (Н. Погодин); Скроботов – "Дошманнар" (М. Горький); Муса – "Муса Җәлил", Тимербай - «Мулланур Вахитов» (Н. Исәнбәт); Хуҗа, Бики – "Хуҗа Насретдин" (Н. Исәнбәт); Әбделхәмит – "Фатыйма Сабри" (С. Җамал); Сәгъдетдин – "Шамил Усманов" (А. Гыйләҗев, А. Яхин); Март Туйск – "Юлдан язган" (Э. Раннет); Әһлиулла – "Миләүшәнең туган көне", Әхтәм – "Ир-егетләр" (Т. Миңнуллин); Шәех мирза – "Американ", Миңлегали – "Зәңгәр шәл" (К. Тинчурин); Вано – "Борчылма, әнием" (Н. Думбадзе); Карлос Бланка – "Канлы күләгәләр" (Г. Боровик); Мәгънәви – "Синең урыныңа кайттым" (Р. Хәмид) һ.б.

Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре

ТАССРның атказанган артисты – 1948 ел. ТАССРның халык артисты – 1956 ел. РСФСРның халык артисты – 1957 ел. СССРның халык артисты – 1975 ел. Халыклар Дуслыгы ордены – 1979 ел.

Чыганак

1909 ел

1909 (бер мең тугыз йөз тугызынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча җомга көнне башлана. Бу безнең эраның 1909 елы, II меңьеллыкның 909 елы, XX гасырның 9 елы, XX гасырның 1 унъеллыгының 9 елы, 1900 елларның 10 елы. 1909 елдан бирле 110 ел үтте.

1981 ел

1981 (бер мең тугыз йөз сиксән беренче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1981 елы, II меңьеллыкның 981 елы, XX гасырның 81 елы, XX гасырның 9 унъеллыгының 1 елы, 1980 елларның 2 елы. 1981 елдан бирле 38 ел үтте.

БМО игълан иткән Халыкара гарип кешеләр елы.

Вәкил Закиров

Вәкил Закиров, Вәкил Закир улы Закиров, рус. Закиров Вакиль Закирович (1928 ел, ТАССР, Кызыл Йолдыз районы, Кече Сөлчә авылы — 1969 ел, Казан) — драма актеры, Мамадыш татар театры (1946-1949), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (1951-1969) артисты.

Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры — Казанда урнашкан татар театры.

Мулланур Вахитов (спектакль, 1948)

«Мулланур Вахитов» — Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» (беренче варианты «Нур Заһит») исемле пьесасы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган 5 пәрдә, 10 күренештән торучы спектакль. Премьерасы 1948 елның 1 февралендә була. Спектакльнең режиссеры — Хөсәен Ибраһим улы Уразиков (1894—1977). Композитор — Салих Сәйдәшев.

Спектакльнең төп каһарманы — күренекле татар сәясәт эшлеклесе, Үзәк мөселман комиссариаты рәисе Мулланур Муллаҗан улы Вахитов (1885—1918).

.

Мәскәү татар театры

Мәскәү татар театры, Мәскәү дәүләт үзәк татар эшче театры, рус. Московский государственный центральный профессиональный татарский рабочий театр — 1924-1933 елларда (1924 елдан үзешчән, 1926 елдан һөнәри дәүләт театры) Мәскәү шәһәрендә эшләгән татар театры. Әүвәл Мәскәүнең «Коммуналец» клубында, соңрак Мәскәүнең Кече татар тыкрыгы, 8 йорт адресы буенча Әсәдуллаев йортында урнаша.

Халитов

Халитов — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Халит» / «Хәлитъ» («Кушылу», «бергәлек») исеменнән ясалган.

Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган:

Нияз Халитов (19.12.1950), архитектура профессоры.

Яхъя Халитов (22.08.1929), әдәби тәрҗемәче.

Фуат Халитов (1909-1981), актер, ССРБ халык артисты (1975).

Гали Халит (Халитов) (1915-1992), әдәбият галиме.

Ринат Халитов (1957), музыкант, дирижер, Казан консерваториясе профессоры.

Рәгъде Халитов (1943), музыкант, КФУ профессоры.

Ибраһим Халитов, Казанның 4нче (Зәңгәр) мәчет имамы, Фуат Халитовның әтисе.

Рөстәм Халитов (1920-1981), Дан орденының тулы кавалеры

Шамил Халитов (13.09.1958), Нифтикам шәһәр округы хакимият башлыгының беренче урынбасары (2012).

Рим Халитов (03.02.1942), ТР төзүчеләр берлеге президенты (2005).

Айрат Халитов, рәссам, Казанның меңьеллыгы эмблемасы авторы.Зөмәррә Халитова (05.09.1926), тәрҗемәче, журналист, К. Тумашева кызы, Н. Халитовның әнисе.

Наилә Халитова

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.