Тунис

Туни́с (гарәпчә تونس‎‎, рәсми исеме — Туни́с Җөмһүрияте́Төньяк Африканың Урта диңгез ярында урнашкан дәүләт.

Төньяк һәм кынчыгыштан дәүләт Урта диңгез тарафыннан юыла, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта ил Алжир, көньяк-көнчыгышта Ливия белән чиктәш.

Тунис
Flag of Tunisia
Байрак
Coat of arms of Tunisia
Илтамга
Башкала Тунис
Сәгать кушагы UTC+01:00, Үзәк Аурупа вакыты, UTC+02:00
Рәсми тел гарәп теле
География
Мәйдан 163,610 дүрткел киламитер
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Мохаммед Эн-Насер
Хөкүмәт башлыгы Йосыф Шаһит
Икътисад
Акча берәмлеге Тунис динары
Инфеләсә 4.2% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 13% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.2 (2014)[2]
КПҮИ 0.735 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 75.731 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 190 (ашыгыч тыйб ярдәме)[5]
  • 198 (янгын сакчылары)[5]
  • 193 (Национальная гвардия)[6]
  • 197 (пүлисә)[6]
  • Электр аергычы төре Europlug,[7] CEE 7/5[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
    Телефон коды +216[9][10][11]
    ISO 3166-1 коды TN[12]
    ХОК коды TUN
    Интернет домены .tn

    Сылтамалар

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. 6,0 6,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 7,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. http://chartsbin.com/view/edr.
    9. http://www.lincmad.com/world.html.
    10. https://www.itu.int/dms_pub/itu-t/opb/sp/T-SP-E.164D-2016-PDF-E.pdf.
    11. http://www.wtng.info/wtng-216-tn.html.
    12. https://www.iso.org/obp/ui/#iso:code:3166:TN.
    .tn

    .tn — Тунисның югары дәрәҗәле милли домены.

    1938 ел

    1938 (бер мең тугыз йөз утыз сигезенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 1938 елы, II меңьеллыкның 938 елы, XX гасырның 38 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 8 елы, 1930 елларның 9 елы. 1938 елдан бирле 81 ел үтте.

    Африка Берлеге

    Африка Берлеге, АБ — Африканың 54 дәүләтен берләштерә торган халыкара, хөкүмәтара оешма. Африка берлеге оешмасы варисы. 2002 елның 9 июлендә нигезләнә. Ярты елга бер тапкыр җыелган оешманың төп органы Африка Берлеге Ассамблеясында бөтен мөһим карарлар кабул ителә.

    Оешманың штаб-фатиры, Африка Берлеге сәркатиплеге һәм Африка Берлеге комиссиясе Хәбәшстанның Аддис-Абеба каласында урнаша.

    Бенин

    Бени́н (фр. Bénin), Бени́н Җөмһүрияте́ (фр. République du Bénin, 1975 елга кадәр Дагоме́я) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Бенин култыгына чыга. Төньякта Буркина Фасо һәм Нигер, көнчыгышта Нигерия, көнбатышта Того белән чиктәш. Башкаласы Порто-Ново, ләкин хөкүмәт илнең иң зур шәһәре Котонуда урнаша.

    Габон

    Габон Җөмһүрияте – Үзәк Африкада урнашкан дәүләт, Атлантик океан тарафыннан юыла. Экваторда урнашып, Габон төньяк-көнбатышта Экваториаль Гвинея белән, төньякта Камерун, көнчыгышта һәм көньякта Конго Җөмһүрияте белән һәм көнбатышта Гвинея култыгы белән чиктәш. Аның мәйданы якынча 270000 квадрат километр һәм халкы якынча 1,5 миллион кеше. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Либревилль. Ил башлыгы – президент. Закон чыгаручы орган – Милли Җыен. Административ бүленеш – 9 төбәк. Валюта – франк.

    1960 елда Франциядән бәйсезлектән бирле Габонда өч президент булган. 1990-ынчы еллар башында Габонда күп фиркале система кертелгән һәм яңа демократик конституция үтә күренмәлеләк сайлау процессын тәэмин иткән һәм хөкүмәт учреждениеләрен реформалаган. Габон шулай ук 2010-2011 елларда Берләшкән Милләтләр Саклау Шурасының даими булмаган әгъзасы булган.

    Түбән халык тыгызлыгы, мул нефть һәм шәхси чит ил инвестицияләре Габонны суб-Сахара Африкасының иң бай илләренең берсе иткән, аның Кеше Үсеше Индексы 4-енче һәм Кеше Башына Тулаем Милли Продукты регионда Экватор Гвинеясы һәм Ботсванадан соң өченче булган. Кеше башына тулаем милли продукт 2010-ынчы елдан 2012 елга кадәр елына 6%-тан артыкка үскән. Шулай да, керемне өләшүдә тигезсезлек булу сәбәпле халыкның әһәмияткә ия өлеше ярлы булып кала.

    Гарәп Лигасы

    Гарәп Лигасы (гарәп. جامعة الدول العربية‎ Җәмгыять әд-Дувәл әл-Гарәбия; ГЛ) — гарәп дәүләтләрен һәм гарәп теле рәсми тел булган дәүләтләрне берләштергән халыкара оешма. 22 дәүләт-әгъзасы бар.

    Оешма 1945 елда нигезләнә. Оешманың төп органы — Лига Шурасы. Һәр илнең бу шурада бер тавышы бар. Оешма штаб-фатиры Каһирәдә урнаша.

    Гарәп теле

    Гарәп теле (гарәп. اللغة العربية‎‎, al-luġa al-ʿarabiyya) — Афразия макрогаиләсенең семит гаиләсенә кергән тел.

    Гвинея

    Гвине́я Респу́бликасы (фр. République de Guinée) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Сенегал белән, көньяк-көнчыгышта Мали белән, көнчыгышта Кот-д’Ивуар, көньякта Либерия белән, көньяк-көнбатышта Сьерра-Леоне белән, төньяк-көнбатышта исә Гвинея-Бисау белән чиктәш. Көнбатыштан Атлантик океан сулары белән юыла.

    Халык саны — 11,1 млн (2009 елның июленә фараз). Төп дин — Ислам (85 %). 8 %ка якын христианнар.

    Ливия

    Ли́вия (гарәпчә ليبيا‎‎) — Төньяк Африкада, Урта диңгез ярында урнашкан дәүләт, Мәгърибнең иң көнчыгыш иле.

    Мәйданы 1 759 540 км², шуның 90 % чүлләр алып тора. Ливия – мәйданы буенча Африкада дүртенче, дөньяда 17 нче ил. Башкалада, Триполида, 6, 3 миллион ливиялеләрнең 1,7 миллионы яши. Ливия традиция буенча, 3 өлешкә бүленә: Триполитания (көнбатыш), Киренаика (көнчыгыш) һәм Феззан (көньяк). Ливия байрагы —яшел төстә, бернинди сурәтсез.

    Тәкъвим — ислам тәкъвиме, җәйге һәм кышкы вакытка күчеш юк.

    Көнбатышта ил Алжир белән, төньяк-көнбатышта Тунис белән, көньякта Чад һәм Нигер, көньяк-көнчыгышта Судан, көнчыгышта Мисыр белән чиктәш. Ливиянең төнья чиген Урта диңгез юа.

    Яр линиясе – 1770 км, Урта диңгез Африка илләре арасында иң зурысы. Урта диңгезнең Ливиягә якын өлешен Ливия диңгезе дип атыйлар. Климат, гадәттә, коры чүл климаты, диңгез буйларында йомшак Урта диңгез климаты, ә Бенгази районында – илнең көнчыгышында – дымлы. Тузан бураннары- сирокко еш. 1922 елда Әл-Газизия шәһәрендә 57, 8 0С (136, 0 оF) температурасы — Җирдә иң зур температура теркәлә.

    Мисыр

    Мисы́р (гарәп. مصر‎‎‎ – Миср, мәсри مصر – Маср), рәсми атама Гарә́б Мисы́р Җөмһүрияте́ (гарәп. جمهورية مصر العربية‎‎‎ – Җүмһүрийәт Миср әл-Гарәбиййә, мәсри جمهورية مصر العربية – Гумхурийет Маср эль-Арабийя) – төньяк-көнчыгыш Африкада һәм Синай ярымутравында урнашкан дәүләт. Исраил, Фәлистыйн, Судан һәм Ливия белән чиктәш. Төньякта Урта диңгез белән, ә көнчыгышта Кызыл диңгез белән юыла.

    Судан

    Суда́н (гарәпчә السودان‎‎, ингл. Sudan), тулы исем — Судан Җөмһүрияте (гарәпчә جمهورية السودان‎‎ (Җөмһүриййат ас-Судан), ингл. Republic of Sudan) — Төньяк-көнчыгыш Африкада урнашкан Африканың иң зур дәүләте. Төньякта Мисыр белән, төньяк-көнбатышта Ливия белән, көнбатышта Чад белән, көньяк-көнбатышта Үзәк Африка Җөмһүрияте һәм Демократик Конго Җөмһүрияте белән, көньякта һәм көньяк-көнчыгышта Уганда һәм Кения белән, көнчыгышта исә Эритрея һәм Хәбәшстан белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Кызыл диңгез сулары белән юыла. Башкаласы — Хартум шәһәре.

    Тунис милли футбол җыелмасы

    Тунис милли футбол җыелмасы (гарәп. منتخب تونس لكرة القدم‎‎) — халыкара футбол ярышларында Тунис вәкиле булып торучы милли такым.

    Уганда

    Уганда — Көнчыгыш Африкада урнашкан дәүләт.

    Төньякта Судан, көнбатышта Конго Демократик Җөмһүрияте, көньякта Руанда һәм Танзания белән, көнчыгышта исә Кения белән чиктәш. Илнең көньяк-көнчыгышында Виктория күле урнаша.

    Чад

    Чад — Үзәк Африкада урнашкан дәүләт. Башкаласы — Нджамена. Диңгезгә чыгу юлы юк. Төньякта Ливия белән, Көнчыгышта Судан белән, Көньякта Үзәк Африка Җөмһүрияте белән, Көньяк-көнбатышта Нигерия һәм Кәмирун белән, Көнбатышта Нигер белән чиктәш. Мәйдан буенча бу Африкада бишенче ил.

    Чад төрле табигый зоналарга бүленгән: төньякта сахра, үзәктә коры Сахель кушагы һәм көньякта мул Судан саваннасы өлкәсе. Башкала Нджамена илдә иң зур шәһәр. Чад 200 дән артык этник төркем өчен өй булып тора. Илнең рәсми телләре француз теле һәм гарәп теле. Ислам һәм христианлык диннәре киң таралган. Безнең эрага кадәр 7-нче меңьеллыкта халык күпләп Чад территориясенә күченә. Безнең эрага кадәр 1-ече меңьеллыкта Сахара территориясе аша сәүдәне кулда тотучы дәүләтләр һәм империяләр үсеп чыга. 1920 елга Франция территорияне били һәм Франция Экваториаль Африка өлеше итә. 1960-ынчы елда Томбалай хакимлеге астында бәйсезлек яулана. 1979-ычны елда фетнәчеләр башкаланы ала һәм көньякта хөкемдарлыкка ахыр куя. 2003 елда Дарфурда кризис булган һәм чик аша Суданнан көнчыгыш Чадка качаклар күп килгән. Чад дөньяда иң ярлы һәм корумпирланган илләрнең берсе, халыкның күпчелеге ярлы көтүчеләр яки фермерлар. 2003 елдан чи нефть экспортта мамыкны уза.

    Җибути

    Җибу́ти (Җибу́ти Җөмһүрияте, гарәп. جمهورية جيبوتي‎) — Африканың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Эритрея, Сомали, Хәбәшстан белән чиктәш.

    Әлҗәзаир

    Әлҗәзаи́р (гарәп. الجزائر‎‎‎ әл-җәза’ир, фр. Algérie), рәсми атама Әлҗәзаи́р Халы́к Демократи́к Җөмһүрия́те (гарәп. الجمهورية الجزائرية الديمقراطية الشعبية‎‎‎ әл-җөмһүриййә әл-җәза’ириййә әд-димуқратиййә әш-шә‘биййә, фр. République Algérienne Démocratique et Populaire) — Төньяк Африкада, Урта диңгез бассейнының көнбатыш өлешендә урнашкан дәүләт, Африканың иң зур иле. Әлҗәзаир көнбатышта Марокко, көньяк-көнбатышта Мавритания һәм Мали, көньяк-көнчыгышта Нигер һәм көнчыгышта Либия һәм Тунис белән чиктәш. Дәүләт җирләренең шактый зур өлеше Сахра чүлендә ята. Башкаласы – Әлҗәзаир шәһәре.

    XVI гасырдан XVIII гасыргача Әлҗәзаир Госманлы империясенә керә. XIX гасыр башында француз колонизациясе башлана. 1954 елда Әлҗәзаирдә Милли азатлык фронты оештырыла. Француз колониаль гаскәрләренә каршы бик күп кан коелган сугыш нәтиҗәләре буенча Әлҗәзаир 1962 елда бәйсез социалистик дәүләт буларак төзелә. 1980-еллар ахырында дөньяви хакимият һәм исламчылар арасында каршылыклар гражданнар сугышына әйләнә. Сугыш ислам кадимчеләрен тар-мар итеп тәмамлана.

    ИХО әгъзалары
    ИХО күзәтүче-илләре
    ИХО күзәтүче-оешмалары

    Башка телләрдә

    This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
    Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
    Images, videos and audio are available under their respective licenses.