Тимер гасыр

ТИМЕР ГАСЫР, кешелек тарихының тимер металлургиясен беренчел үзләштерүгә бәйле этабы. Таш гасырга һәм бронза гасырга алмашка килә. «Тимер гасыр» атамасын фәнни әйләнешкә 1830–1850 елларда археолог К.Ю.Томсен кертә. Бер төркем галимнәр тимер гасыры башлануны теге яки бу төбәктә беренче тимер эшләнмәләр барлыкка килү белән, икенчеләре – даими рәвештә тимер җитештерелә башлау белән, өченчеләре – бронза хезмәт һәм сугыш коралларының тимердән эшләнгәннәре белән кысрыклап чыгарылуына бәйләп карыйлар. Тимер гасыры ахырын археологларның күпчелеге Халыкларның бөек күчеше чорына (II–VI йөзләр) нисбәт итә.

Борынгы кеше башта саф килеш табылган металл һәм метеорит тимер белән таныш була. Соңрак тимер алу өчен төп материал булып тимер рудалары: карбонатлы (тимер шпаты), гематитлы (кызыл тимер рудасы), магнетитлы (магнитлы тимер рудасы), лимонитлы (көрән тимер рудасы) яисә башка металлурглар тарафыннан барысыннан да ешрак кулланылган сазлык рудалары хезмәт итә башлый.

Баштарак тимер сугыш һәм хезмәт кораллары бронзадан эшләнгәннәреннән кайтышрак була, шуңа күрә тимер эшләнмәләрнең сыйфатын яхшырту максатында махсус алымнар кулланыла башлый: цементлау (углерод белән туендыру), пакетлау (тимер калай кисәкләрен беркетү, эретеп ябыштыру). Эретелгән тимер өеме яңадан чүкеп ясау юлы белән күчереп йөртү, алмашу, сату өчен уңайлы (очлы башлы дүрт кырлы кисәкле) бер формага китерелә. Бронза гасырында башланган тимер үзләштерү процессы шактый озакка сузыла. Металлургиянең иң борынгы чыганаклары Шәрекъ илләрендә урнашкан була. Урта Идел буенда тимер гасыр культурасы фин-угор кабиләләренә бәйләп карала.

Тимер куллана башлау игенчелек һәм терлекчелекнең роле күтәрелүгә китерә. Ә ит ризыклары җитештерү чыганагы буларак, аучылыкның роле кими, тик урман зонасына кергән кайбер урыннарда кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулау үсеш ала.

Безнең эраның I меңьеллыгында тимер һәм корычның Урта Идел буенда киң таралыш алуы кискен техник үзгәрешләргә китерә: шактый зур урман мәйданнарын чәчүлек җирләр өчен әзерләүгә, туфрак эшкәртүне яхшыртуга мөмкинлекләр туа; һөнәрчелек үсеше, аерым алганда тимерчелек һәм кораллар җитештерү, тизләнә төшә. Торак төзелеше, транспорт чаралары (суднолар, зур экипаж) җитештерү, төрле кирәк-яраклар ясау өчен агач эшкәртү камилләшә. Юллар төзү активлаша, товар алмашу киңәя.

Нияз Мәҗитов

Нияз Мәҗитов (20 аугыс 1933(1933-08-20), Тугай, Сәетбаба авыл шурасы[d], Гафури районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, РСФСҖ, ССҖБ — 11 октябрь 2015, Уфа, Русия) — совет һәм Рәсәй археологы, Башкортстан ФА академиге, Башкортстан ФА вице-приезиденты (2006-2012), Башкорт дәүләт университеты профессоры, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе (1995-2002). Салават Юлаев ордены кавалеры. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше — Көньяк Уралдагы тимер гасыр һәм урта гасыр проблемнарын тикшерү. 300 гә якын фәнни хезмәт, 12 монография авторы.

Таганрог

Таганрог (рус. Таганрог) — Русия Федерациясенең Ростов өлкәсендә урнашкан шәһәр.

Халык саны — 253 587 кеше (2014).

Эстоннар

Эстоннар (эст. eestlased) — нигездә Эстониядә яшәүче Балтыйк буе фин халкы. Гомуми саны якынча 1,1 млн кеше. Төп тел — эстон теле.

XVIII—XIX гасырларга кадәр эстоннар үзләрен maarahvas дип атап йөрткәннәр. Эстон теленнән тәрҗемәдә бу «җир халкы» дигәнне, ягъни игенчелек белән шөгыльләнгән халык дигәнне аңлата.

eestlane термины латин теленнән килә (Aesti). Шулай итеп Тацит үзенең «Германия» әсәрендә Балтыйк диңгезенең ерак ярында яшәүче халыкны атый. Урта гасырларда Русьта эстоннарның бабаларын чудь дип атап йөрткәннәр.

Һеродот

Һеродо́т Галикарнаслы́ (Ἡρόδοτος Ἁλικαρνᾱσσεύς, б. э. к. 484 – б. э. к. 425) – борынгы грек тарихчысы, беренче тарихи "Тарих" трактаты авторы. Һеродотның китаплары антик мәдәниятны өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Цицерон аны «тарих атасы» дип атаган. Бөек Скифия тарихы буенча эше бик мөһим булып санала.

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.