Тел

Бу сүзнең башка мәгънәләре дә бар: Тел (мәгънәләр)

Телкешеләргә үзара аңлашу, фикерләү, уй-фикер казанышларын беркетү өчен хезмәт итә торган һәм, гадәттә, һәр халыкта үзгә, үзенчә була торган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы[1].

Бүтән аралашу формаларыннан аермалы буларак, тел хәрефләрне бер-берсе белән берләштереп, яңа мәгълүмат белдерергә мөмкин.

Кешеләрнең аралашу телендә хәрефләр буларак сүзләр һәм кул ишарәләре кулланыла. Шулай ук тел сакланып калу өчен язма рәвештә дә бирелергә һәм сакланырга мөмкин. Ишарәләр һәм интонациялар шулай ук мәгълүмат җиткерү өчен кулланыла, әмма аларны язма формага әйләндереп булмый. Кайбер ясалма, уйлап чыгарылган аралашу телләре тулысынча визуаль ишарәләрдән тора.

Дөньяда меңләгән тел бар, һәм шуларның күбесе уртак үзенчәлекләргә ия (Универсаль Грамматиканы кара).

Дөньяда барлыгы 3-6 мең тел бар дип исәпләнә. Татар теле - Төрки телләр гайләсенә керә. Үзенең 6,8 миллионлап сөйләшүчесе белән[2], 100 иң киң кулланылган телләр исемлегенә керә.

Телләр дөньясында, төрара яки төрэче биологик көндәшлек (ингл.) һәм дәүләтара мөнәсәбәтләр дөньясындагы империализм дип аталган феноменнары кебек үк, телләрара көндәшлек[3][4][5] һәм лингвистик империализм (ингл.) феноменнары күзәтелә.

Аралашу телләреннән тыш, кешеләр шулай ук эсперанто, идо, интерлингва, клингон, ложбан телләре, программалау телләре һәм төрле математик формаль телләр сыман ясалма телләрне дә кулланалар.

"Баланың берәр телне яхшы үзләштерүе фәкать еш һәм озак вакыт дәвамында башкалар аның белән бу телдә аралашкан һәм аның бу телдә җавап бирүе көтелгән вазгыятьләрдә һәм мохитләрдә булуы аркасында гына мөмкин".[6]

Cuneiform script2
Сызыклы язу - язу телнең иң борыңгы төрләрнең берсе, сөйләм теле исә язудан иң азыннан ун меңнәрчә ел алдан барлыкка килгән дип санала.
Human Language Families (wikicolors)
Телләр гаиләләренең Җир шары буенча таралышы харитасы

Искәрмәләр

  1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. - Казан "Матбугат йорты" нәшрияты, 2005. - 848 б.
  2. http://www.joshuaproject.net/peoples.php?rop3=109874
  3. Viability and Resilience of Languages in Competition(ингл.)
  4. Microscopic and Macroscopic Simulation of Competition between Languages(ингл.)
  5. [http://comm.soc.northwestern.edu/bilingualism-psycholinguistics/files/competing.pdf Competing activation in bilingual language processing: Within- and between-language competition](ингл.)
  6. (рус.) "Ребенок может достичь свободного владения каким-либо языком только в том случае, если он часто и помногу бывает в таких ситуациях и окружениях, где с ним говорят на этом языке и ожидают, что он будет на нем же и отвечать". Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть III. "Пути сохранения языков под угрозой исчезновения. Практические советы", Глава "Поддержка малых языков как общественная проблема", раздел "Каким образом язык передается и не передается", 145 бит.

Шулай ук карагыз

Тел өйрәнү
Тел төрләре һәм тел мөнәсәбәтләре
Сөйләнмәгән коммуникация төрләре
  • Укуны аңлау
  • Уку өчен уңайлылык
  • Сызгыру теле
  • Барабан (коммуникация) Барабан телләре
  • Сүзле булмаган коммуникация
  • Визуаль тел
Телнең эволюциясе
  • Эволюцион лингвистика
  • Биолингвистика
  • Борыңгы кеше теле
  • FOXP2 - тел коммуникацияләрен аңлау белән бәйле ген
Семиотика
  • Символик лингвистик билгеләү
  • Метакоммуникатив компетенция
  • Музивизуаль тел
Дин һәм мифология
Уку-укыту һәм җәмгыяви сәясәт
Исемлекләр
  • Төркем:Телләр исемлекләре
  • Ethnologue - телләрнең урыннар, халык һәм

генетик үзенчәлекләре бәйлелеге исемлекләре

  • Лингвистика фәненә кыскача аңлату
  • Тел кагыйдәләрен белгеләүче оешмаларның исемлеге
  • Телләр исемлекләре
  • Рәсми телләр исемлеге
Төрлесе

Чыганаклар

Алман теле

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Алма́н теле́, немец теле (алм. Deutsch, deutsche Sprache) — алманнар, австриялеләр, лихтенштейнлылар һ. б. халыкларның теле. Алмания, Австрия, Лихтенштейн, Швейцария, Люксембург, Бельгия дәүләтләренең рәсми теле. Латин әлифбасы кулланыла.

Аурупа

Аурупа (ингл. Europe) — Көнбатыш Ауразия, Ауразия кыйтгасында урнашкан дөнья кисәге. Азия белән Ауразия кыйтгасын төзи. Аурупа мәйданы 10 млн км² һәм халык саны якынча 733 млн кеше.

Башкортлар

Башкортлар (баш. Башҡорттар) — төрки милләт, Башкортстанның һәм шул ук исемдәге тарихи-география өлкәнең төп халкы. Республикадан тыш башкортларның тарихи барлык төбәкләре Чиләбе, Ырынбур, Свердлау, Курган, Самар, Сарытау өлкәләрендә, Татарстанда һәм Пирем краенда бар.

Башкортларның Русия Федерациясендәге сан исәбе (2002) — 1 673 389 кеше, шул исәптән Башкортстан Республикасында — 1 221 302. Башкорт теле Алтай гаиләсе төрки төркеменең көнбатыш тармагына керә, тармакланган диалект структурасы бар. Башкорт әдәби теле 1921 елдан кулланыла. Дингә ышанган башкортлар — мөселман-сөнниләр.

Гарәп теле

Гарәп теле (гарәп. اللغة العربية‎‎, al-luġa al-ʿarabiyya) — Афразия макрогаиләсенең семит гаиләсенә кергән тел.

Инглиз теле

Инглиз теле (үзисем — English, the English language) — инглизләрнең (Англиянең рәсми теле), АКШ халкының (31 штатта рәсми тел) туган теле; Ирландия, Канада, Мальта, Аустралия, Яңа Зеландия дәүләтләрендә рәсми тел. Шулай ук, кайсы бер Азия дәүләтләрендә рәсми тел булып кулланыла (мәсәлән Һиндстан).

Инглиз теле туган тел булган кешеләрнең саны якынча 410 млн кеше, инглиз телендә сөйләшкәннәр саны — якынча 1,8 млрд кеше булып ул бүген төп халыкара аралашу теле ролен уйный. БМО алты рәсми телләр арасында тора.

Испан теле

Испа́н яки касти́лия теле (исп. español, castellano) – Кастилия урта гасырлар корольлегендә туган ибер-роман теле. Һинд-Аурупа телләре гаиләсенә керә (роман телләре төркеме). Язуы латин алфавитына нигезләнгән.

Канада

Канада (ингл. Canada [‘kʰænədə], фр. Canada [kana‘da]) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Дөньяда Рәсәйдән соң мәйданы буенча икенче урында тора. 3 океан белән юыла. Канаданың бары тик бер күршесе бар – АКШ.

Канаданың башкаласы – Оттава шәһәре.

Латин теле

Лати́н теле́ (lingua latina), яки латы́йн, – бүгенге көнгә бердәнбер кулланылган италий теле (үле тел булып санала).

Латин теле иң борынгы язулы һиндоаурупа телләренең берсе.

Бүгенге көнгә латин теле рәсми рәвештә Ватикан дәүләт теле.

Латин әлифбасы күп халыклар язуларының нигезе.

Вульгар латин теленнән (сөйләшү латин теленнән) роман телләре (француз, испан, румын, итальян һ.б. телләр кергән гаилә) чыкканнар.

Поляк теле

Поляк теле яки ләх теле (język polski, polszczyzna) — һинд-аурупа телләренең көнбатыш славян төркеменең Лехит төркемчәсенә караган поляклар теле. Чех һәм словак телләренә якын.

Поляк теле якынча 40 миллион кешегә туган тел булып тора (1986). Тагын якынча 10 миллион кеше телне чит тел буларак белә.

Португал теле

Португал теле (порт. língua portuguesa) — Индоауруп телләр гаиләсенең Роман төркеменә кергән тел. Урта гасырлардагы галисий-португаль теленнән килеп чыккан. Язу латин әлифбасына нигезләнгән. Сөйләшүчеләр саны буенча Испан теленнән соң икенче роман теле, дөньяда күп таралган телләрнең берсе (6-8 урын). Португаль телендә сөйләшүчеләр гомумиләштереп лузофон (Лузитан рим провинциясе исеменнән) дип аталалар.

Португалия, Бразилия, Ангола, Мозамбик, Кабо-Верде, Гвинея-Бисау, Сан-Томе һәм Принсипи, Көнчыгыш Тимор һәм Макао илләренда рәсми тел булып тора.

Рус теле

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Урыс теле (шулай ук, урыс теле) (русский язык) — урысларның милли телләре, БМОның алты рәсми телнең берсе. Татарстанда татар теле белән бертигез дәүләт теле. Сөйләшүчеләр саны якынча 278 млн кеше. Шулардан 170 млн өчен урыс теле — ана телләре. Урыс теле шулай ук элеккеге ССРБ илләре халыклары арасында да таралган.

Рәсми тел

Рәсми тел ул ил, дәүләт яки башка җирләр кануннамәсендә махсус белдереп куелган тел. (Кануннамасыз илләрдә тел “рәсми” булып аталса да ул рәсми түгел.)

Дөньяда булган илләрнең яртысында рәсми телләре бар. Берәүләрдә бер генә рәсми тел бар, мәсәлән Албания, Франция, Алмания вә Литвада. Башкаларда берничә рәсми тел була: Беларусь, Бельгия, Канада, Финляндия, Әфганстан, Парагвай, Боливия, Һиндстан вә Көньяк Африка.

Гыйрак, Италия, Рәсәй вә Испания күк кайбер илләрдә бер генә тел рәсми итеп беркетелгән, әмма аларның аерым өлешләрендә башка өстәмә телләр дә рәсми булып йөриләр. Кушма Штатлар кебек берничә илләрдә рәсми телләр юк, аларның аерым төбәкләрендә булса да. һәм инде Австралия, Эритрея, Люксембург, Швейцария вә Тувалу күк берничә илдә рәсми телләр бөтенләй юк.

Колонизацияне күргән Филипин белән Африканың берничә илендә рәсми вә укыту теле итеп беркетелгән телләр җирле дә түгел, киң кулланыла торган да түгел. Капма каршы мисал итеп Ирландияне китерергә була, монда Ирланд телендә бик әз кеше сөйләшсә дә ул беренче рәсми тел булып аталган, Инглиз теле исә иң киң кулланыла торган булса да ул икенче рәсми тел булып кына аталган (Ирландия Кануннамасы, 8. мәтдә).

Татар теле

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Татар теле — татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, таралышы буенча Русиядә икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 иң коммуникатив тел исемлегенә керә.Лексика ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казакъ, балкар, үзбәк, уйгур һәм комык телләре бара.

Төрек теле

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Төрек теле (үзисем Türk dili (кыска: Türkçe [ˈt̪yɾktʃe]) – Алтай телләре гаиләсенең төрки өлешенә кергән тел, Төркиянең рәсми теле.

Украин теле

Украин теле (укр. українська мова) — көнчыгыш славян телләренең берсе. Сөйләшүчеләр саны 45 млн кеше. Шулардан 37 млн өчен украин теле — туган теле. Белорус һәм урыс телләренә якын.

Күбесенчә Украинада таралган, шулай ук Рәсәйдә, Беларустә, Казакъстанда, Ләхстанда, Словакиядә, Романиядә, Молдовада, Маҗарстанда, Сербиядә, Канадада, АКШта, Австралиядә зур украин җәмгыятьләре бар.

Украин теле Украинада һәм Кырым Җөмһүриятендә ( Русия Федерациясе) рәсми тел хәләтенә ия.

Украин теленең сүзлеге нигезендә борынгы славяннар лексик фонды тора, Киев Русе һәм соңрактагы чорларында килеп чыккан сүзләр: гарний «матур», «яхшы»; мрія «хыял»; щоденний «көн саен», діяти «эшләү» .

Украин теленең сөйләмнәре өч төркемгә бүленә: көньяк-көнбатыш (шул исәптән Волыния, Галиция, Карпатлар сөйләме), төньяк һәм бүгенге әдәби телнең нигезе - көньяк-көнчыгыш сөйләме.

XVIII гасыр ахырында заманча украин теле формалаша. Украин әдәби теленә нигез салучы - Иван Котляревский булып санала. Тарас Шевченконың иҗаты әдәби телнең кагыйдәләрен үстерүгә зур өлеш кертә.

Язуы кирил әлифбасы нигезендә.

Француз теле

Француз теле яки франсуз теле (le français, la langue française) – французлар теле (Франциядә рәсми рәвештә). Шулай ук, Бельгия, Швейцария, Канада дәүләтләрендә рәсми буларак кабул ителгән. Франсуз теле Африканың күп илләрендә, Кариб утрауларында (Һаити һ.б.), Француз Гвианасында рәсми теле буларак кулланыла.

Франсуз теле телләрнең һинд-аурупа гаиләлеге, роман төркеме, галло-роман астөркеменә карый.

Француз теле халык латин теленнән килеп чыккан һәм аннан бүтән роман телләренә караганда иң ерак киткән.

БМОның 6 рәсми һәм эш теленең берсе.

Француз теле күп кенә халыкара оешмаларның рәсми теле булып тора һәм чит тел буларак иң укытыла торган телләрнең берсе санала.

Франкофония оешмасы буенча француз телендә 274 миллион кеше сөйләшә ала.

1960-1970 елларга кадәр Себердә татар уку йортларында нәкъ француз теле чит тел буларак укытыла, чөнки француз һәм татар махсус авазлары арасында охшашлык бар (ә, ү, ң, ө). Мәсәлән: maison - мезоң (йорт), rue - рү (урам), coeur - көр (йөрәк), la situation - лә ситүәсьоң (хәл).

Французлар

Французлар (фр. les Français) — Франция күпчелеген тәшкил иткән халык. Шулай ук французлар дип бөтен Франция ватандашларын атыйлар. Бүген дөньяда 63 миллион француз яши.

Чуаш теле

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Чуа́ш теле́ (чуаш. Чӑваш чӗлхи) – чуаш халкының милли теле, Чуашия дәүләт теле. Телләр классификациясендә төрки телләрнең огур төркеменә керә.

Чуашиядан башка Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе кебек регионнарда кулланыла.

Сөйләшүчеләр саны – якынча 1,3 млн кеше (2002 ел җанисәбе).

Чуашлар

Чуашлар (tat.lat. Çuaşlar, үз исемнәре — чӑвашсем) — күбесенчә Чуашстанда яшәүче төрки халык. Гомуми халык саны — 1842,3 мең кеше. Русия Федерациясендә 1776,3 мең чуаш яши. Татарстанда — 132,4 мең.

Япон теле

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Япон теле (үзатамасы 日本語, ниһоңго) — японнарның теле, Япониянең де-факто дәүләт теле. 140 миллионга якын кеше япон телендә ирекле аралаша, 125 млн кеше өчен исә ул туган тел (дөньяда 9 нчы урын).

Башка телләр арасында япон теленең аналогы юк, иң якын булу сәбәпле аны Алтай телләренә кертәләр.

Япон теле — идеография һәм иҗек фонографиясен берләштергән оригиналь язулы агглютинатив тел.

Татар телендә япон сүзләре белән тәңгәл килә торган сүзләр бар. Мәсәлән, ки - кием, асай - сай, катай - каты, курой - кара (төс), шулай ук табэру - ашау сүзе татарча таба сүзенә охшаш.

Япон телендә хатын-кыз һәм ир кешеләрнең сөйләшүләре аерыла, шулай ук ихтирамлылык дәрәҗәләренә карата төрле сүзләр бар.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.