Таш дәвере

Таш дәвере яки Таш гасыры — кешелек тарихында иң борынгы мәдәни-тарихи чор. Бу дәвердә төп хезмәт кораллары таштан ясалган (агач һәм сөяк шулай ук кулланылган). Таш дәвере барышында физик яктан хәзерге заман тибындагы кеше формалаша. Борынгы кешеләрнең баштагы ватаннары — Африка һәм Көньяк Азиядән Аурупа һәм Төньяк Азия киңлекләренә таралу процессы актив бара.

Таш дәверендә кеше ут табарга, кием-салым тегәргә, торак төзергә өйрәнә. Дәвер ахырына таба кеше җәнлек аулаудан, балык тотудан, азыкка яраклы нәрсәләр җыюдан игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүгә күчә.

Галимнәр тарафыннан Таш дәвере 3 чорга бүленә:

Шулай ук кайберәүләр энеолитны (бакыр дәвере) аерып чыгалар.

National park stone tools
Төрле таш кораллары

Чыганаклар

  • Солтанбәков Б.Ф. «Татарстан тарихы». Казан: ТаРИХ, 2001.
Мезолит

Мезоли́т (грек. μέσος — урта һәм грек. λίθος — таш) яки урта таш дәвере — палеолит һәм неолит арасында булган тарихи дәвер. Безнең эрага кадәр VIII-V меңенче елларга туры килә. Әлеге дәвер климат үзгәрү нәтиҗәсендә уңай табигать шартлары туу белән характерлана: кешеләргә яңа җирләргә күченү мөмкинлеге туа.

Мамонтлар һәм йөнтәс мөгезборыннар үлеп бетә. Элек бозлыклар булган җирләр ылыслы һәм катнаш урманнар белән каплана.

Бу дәвердә Җирдә яшәүче кешеләр саны 10 млн тирәсе була. Үзләштерүгә корылган хуҗалык төре (аучылык, балык тоту, җыючылык) даими рәвештә күченүләргә китергән. Көчсезрәк кабиләләр яши торган урыннардан кысрыклап чыгарылган. Мезолитта кыяга рәсем ясау сәнгате барлыкка килеп киң тарала.

Таш эшкәртү техникасы даими рәвештә камилләшә, яңа хезмәт кораллары уйлап табыла. Пычакка охшаш яссы ташлар, кыргычлар, тишкечләр киң кулланыла.

Хәзерге Татарстан җирендә дә мезолит дәверенә караган берничә торак пункты табылган. Кабы-Копры, Усть-Кама, Сюкеево, Татар Әҗибәе торак урыннарында археологлар күп кораллар тапканнар.

Палеозоология

Палеозоология (гр. palaios борынгы + ζδοη хайван+logos тәгълимат) — үлгән хайваннар, аларның төзелеше, таралуы, үзара һәм хәзерге формалары белән бәйләнешләре турындагы фән.

Палеозоология — палеонтологиянең (борынгы (геологик) чорларда яшәгән организмнар турындагы фәннең) бер бүлеге. Ул биология һәм геология белән аерылгысыз бәйләнгән. Органик формаларның үсү сәбәпләрен һәм шартларын, бер формалардан икенчеләренең килеп чыгуын, аларның үлүен, төрле геологик чорларда (таш дәвере һәм язылган тарих булмаган иртәрәк чорларда) яшәгән организмнар арасындагы үзара ырудашлык мөнәсәбәтләрен һ.б. тулы һәм һәрьяклы танып белү палеонтологик тикшеренүләрдән башка мөмкин түгел.

Палеолит

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Палеоли́т (грек. παλαιός — борынгы һәм грек. λίθος — таш) яки борынгы таш дәвере — таш дәверенең беренче тарихи чоры. Гоминидлар тарафыннан таш коралларын куллануы белән башлап (як. 2,6 млн ел элек), кешеләрнең игенчелек белән шөгыльләнүе белән тәмамлана (як. 10- мең ел б.э.к.). 1865 елда Джон Леббок тарафыннан әйтелә.

Урта Идел буе җирләрендә кешеләр нәкъ палеолит чорында пәйда булалар. Алар яшәгән иң борынгы урын — хәзерге Тәтеш районының Бессоново авылыннан ерак түгел урнашкан «Красная Глинка» торулыгы.

Палеолитны 3 дәвергә бүләләр:

Иртәнге палеолит

Урта палеолит

Соңгы палеолит

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.