Сөт

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Glass of milk on tablecloth
Сыер сөте

Сөт — имезүчеләрнең сөт бизләре тарафыннан бүленеп чыгарылучы туклыклы сыеклык. Сөт гади ризыкны эшкәртә алмаучы яңа туган хайван балалары өчен беренчел ризык буларак хезмәт итә. Кешенең рационында йорт хайваннары (сыер, кәҗә һ.б.) сөте яшенә карамыйча урына алган. Бүгенге көндә сөт күп ашамлыкның составына керә. Сөт җитештерү авыл хуҗалыгының зур тармагына әверелгән.

Сөт кеше рационында безнең эрага кадәр моннан 10 мең ел элек барлыкка килгән. Кешеләр хайваннарны кулга ияләштерә башлаганнан бирле сөт эчә. Алар үлән белән тукланучы кыргый кәҗә һәм сарыкларны ияләштереп, йорт хайваны иткән.

Сатудагы сөт

Яңа сауган сөтне шәһәрдә яшәүчеләр ала алмый, чөнки базарда — табигый сөт, кибетләрдә пастеризацияләнгән[1] яисә стерильләнгән сөт кенә сатыла. Табигый сөт — эшкәртелмәгән сөт.

  • Пастеризацияләнгән сөт — 8O°C ка кадәр җылытылган сөт. Мондый сөтнең сыйфаты бик аз үзгәрә.
  • Стерильләнгән сөт — 100 °C тан югары температурада эшкәртелгән сөт. Әлеге технология белән эшкәрткәндә, сөттәге барлык микроблар һәм аларның споралары үлә. Шуның белән бергә, кайнатканда һәм стерилизацияләгәндә, C витамины да бетә. Шунлыктан җитештерү шартларында стерильләнгән сөтне С витамины белән баеталар.
  • Нормальләштерелгән сөт — майлылыгы тиешле күрсәткечләргә җиткерелеп пастери-зацияләнгән сөт; сөткә сөт өсте кушып, майлылыгы арттырыла, майсызландырылган сөт өстәп, майлылыгы киметелә. Элекке хәленә кире кайтарылган сет — коры яки куертылган сөткә су кушып җитештерелгән сөт. Элекке хәленә кире кайтарылган сөтнең тәме үзгәрәк була.[2]

Әлеге вакытта ГОСТ буенча стандарт сөттә: су – 87,8%, май – 2,5%, аксым – 3,2%, лактоза (сөт шикәре) – 4,7%, минераль тозлар – 0,65% булырга тиеш.

Сөт шикәрен үзләштермәү

Әле неолит чорында кешелек организмы сыер сөтен үзләштерә алмаган. Сөт барлык кешеләргә дә ярап бетми. Организмнарында лактозаны (сөт шикәрен) эшкәртә торган фермент җитешмәүче кешеләр була. Андый кешеләрдә сөттән, эч китү (диарея) яки аллергия күзәтелә. Кытайлар, Көньяк-көнчыгыш Азия халыклары, Негроид раса вәкилләре һәм Американың төп халыклары тулысы белән диярлек сыер сөтен эчә алмый. Русиядә лактозаны үзләштерми торган кешеләр халыкның 16-18 % тәшкил итә.[3]

Сөт продуктлары

Искәрмәләр

  1. Азык-төлекне зарарлы микроорганизмнар үләрлек, ләкин тәме, туклыклылыгы бозылмаслык дәрәҗәдә җылыту
  2. Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит57
  3. Непереносимость лактозы у детей и взрослых
Ак төс

Ак (ингл. white, рус. белый) — кар, сөт, акбур төсендәге, иң якты төс. Киресе — кара.

Алтайлар

Алтайла́р — төрки халык. Нигездә Алтай Җөмһүриятендә яшиләр.

Имезүчеләр

Имезүчеләр (лат. Mammalia) — эволюцион яктан умырткалыларның иң югары төзелешле сыйныфы. Бу — югары нерв системасының, аеруча зур ярымшарлар кабыгы алгы ми бүлегендә көчле үсеш алуында, тереләй тудыруда һәм балаларын сөт белән туендыруда, газлар алмашы өчен иң зур өслеккә ия альвеолалы үпкәләр барлыкка килү, җылы канлы булуларында чагыла. Болар барысы да имезүчеләргә төрле яшәү тирәлекләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Имезүчеләрнең тышкы билгеләре аларны башка класс вәкилләреннән аерып тора. Мондый билгеләрнең иң мөһиме — йон капламы. Ул аз санлы вәкилләрендә генә (кит, морж һәм башка су хайваннарында, коры җирдә яшәүчеләрдән бегемотта гына) булмый. Имезүчеләрнең тиресендә күп төрле бизләр: май, тир, яшь, ис, сөт бизләре бар. Имезүчеләрнең теш төзелеше дә аларны башкалардан аерып тора. Беренчедән, аларның кискеч, казык һәм урт тешләре була, ә икенчедән, алар казналыктагы ояларда — альвеолаларда утыралар. Имезүче җәнлекләр төрле азык белән тукланалар. Теш системасының төзелеше һәм тешләрнең теге яки бу типларының үсеше туклану характерына бәйле. Мәсәлән, ерткыч имезүчеләрнең (бүре, юлбарыс, сусар һ. б.) казык тешләре яхшы үскән, кимерүчеләрнең (тиен, байбак, тычкан һ. б.) — кискеч тешләре, үлән белән тукланучыларның (кәҗә, антилопа, болан һ. б.) урт тешләре нык үсеш алган.Төрле исәпләүләр буенча дөньяда биш меңнән алып 5416 га кадәр имезүче төре бар дип санала. Имезүчеләрнең төрле ландшафтларга таралган төрләре табигатьтә мөһим роль уйный.

Имезүчеләрне териология фәне өйрәнә.

Имезүчеләр ике ассыйныфка бүленә: Беренчел җәнлекләр (Клоакалылар, яки Берьюллылар һәм Чын җәнлекләр (Сумкалылар һәм Плаценталылар).

Иске Ярмәк

Иске Ярмәк – Самар өлкәсенең Камышлы районында иң зур авылларның берсе. 1515 кеше яши, барысы диярлек татарлар.

Исмәгыйль Габдрәфыйков

Исмәгыйль Габдрәфыйков (Исмәгыйль Габделкадыйр улы Габдрәфыйков, 15 әприл 1912(1912-04-15), Казан, Русия империясе — 29 октябрь 1993(1993-10-29) (81 яшь), Казан, Татарстан) — административ-хуҗалык эшлеклесе, Казан стеарин заводы башлыгы (1935-1936), ТАССР азык-төлек товарлары сәнәгате министры (1953-1959), ТАССР Халык комиссарлары шурасы каршындагы ит һәм сөт сәнәгате идарәсенең баш мөһәндисе (1960-1964), «Татмясо» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры (1964-1970).

Киек Каз Юлы

Киек Каз Юлы галактикасы (шулай ук тик Галактика (баш хәрефтән)) — гаять зур йолдызлар системасы. Аның эченә Кояш системасы, гади күз белән күренүчән йолдызлар һәм күпсанлы башка йолдызлар керәләр.

Киек Каз Юлы Бөтен Галәмнең күпсанлы галактикаларыннан берсе. Ул Хаббл классификациясе буенча SBbc төре тоташтырмалы бормалы галактикасы дип санала, һәм Андромеда (M31), Өчпочмак (М33) галактикалары һәм берничә кечерәк иярчен-галактикалар белән Җирле төркемне тәшкил итә, бу төркем исә Сөмбелә үтә тупланышына керә.

Лаеш районы

Лаеш районы (рус. Лаишевский район) — Татарстандагы муниципаль район. Район 1965 елда төзелә. Район территориясе аша Казан–Саескан тавы–Чистай–Әлмәт автоюлы үтә, бер тармагы Лаешка борыла.

Район үзәге: Лаеш шәһәре.

Муниципаль район башлыгы: Илдус Зарипов.

Мамады

Мамады — Башкортстанның Борай районында урнашкан удмурт авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 339 кешенең яшәве мәгълүм.Мамады — Борай районында уртача зурлыктагы авыл. Монда мәктәп, филшер-акушерлык пункты, китапханә эшли. Авылда 99 йорт бар, йөзенчесе төзелеп килә. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айрат Мохаяров әйтүенчә, Мамадының киләчәге өметле — 330 кеше яшәүче бу авылда яшьләр күп. Аларның зур күпчелеге шушында төпләнеп, гаилә корып, йорт төзеп, авылын ямьләп яшәүгә өстенлек бирә. Авыл халкы, нигездә, урындагы “Дэмен” кооперативында иген үстерү, ит, сөт һәм башка төр продукция җитештерү белән мәшгуль. Шәхси хуҗалыкларда күпләп мал, кош-корт асрыйлар. Соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә арта бара. Хәзерге заманда авылда, бигрәк тә яшьләргә эш җитмәү яңалык түгел. Монда да вахта ысулы белән Себердә, башка төбәкләрдә эшләүчеләр байтак.

Мөгезле эре терлек

Мөгезле эре терлек — Үгезләр асгаиләлегенә (Bovinae) керүче авыл хуҗалыгы хайваннары. МЭТнең төп бурычы булып ит, сөт җитештерү һәм йөк тарту тора. Бүгенге көндә дөньяда 1,3млр ЭМТ бар дип санала.

Порецкое районы

Порецкое районы (чуаш. Пăрачкав районĕ) — Чуашстанның көньяк-көнбатышындагы муниципаль район.

Административ үзәге — Порецкое авылы.

Сыер

Сыер (лат. Bos taurus taurus) — тактояклы, күшәүче кыргый үгезнең (Bos taurus) кулга ияләштерелгән астөре. Ит, сөт һәм тиреләре өчен үрчетелә.

Сыерның бабалары зур мөгезле, эре гәүдәле кыргый турлар булган. Моннан 8 мең еллар элек аларны кулга ияләштерә башлаганнар. Кыргый үгезләрне Урта гасырларда ук үтереп бетергәннәр. Соңгысы 1627 елда Пүлшә территориясендә юк ителә.

Башта сыерларны итләре һәм тиреләре очен үрчеткәннәр. Аннан, үгезләрне җигеп, җир сөргәннәр һәм авыр йөкләрне ташыганнар. Аннары сыерларны савып, алардан туклыклы һәм тәмле сөт ала башлаганнар. Күбрәк ит һәм сөт алу максаты белән кеше, озак вакытлар дәвамында күп көч куеп, сыерларның төрле токымнарын чыгарган. Бүгенге көндә мөгезле эре терлекнең 800 гә кадәр токымы бар дип исәпләнә. Хәзерге вакытта, кайсы продуктны күбрәк бирүенә карап, аларны сөт, ит-сөт һәм ит токымнарына бүлеп йөртәләр.Татарстанда сөт өчен үрчетелә төрган сыерларның күбесе Холмогор һәм аклы-каралы чуар токымлы. Бу сыерлар бер елга 3–5 мең литр сөт бирә. Хәзер елына 20 мең литр сөт бирә төрган рекордсмен сыерлар да бар. Сөтнең күплеге һәм сыйфаты сыерның нәрсә ашаганына һәм күпме ашаганына бәйле. Азыкның тәмле булуы да, сыерның күп су эчүе дә бик мөһим. Сыер яратып ашый төрган үлән азык авыр эшкәртелә. Сыер, ашаган азыгын кире чыгарып, аны өзаклап чәйни, ваклый, икенче төрле итеп әйткәндә, күши. Шуңа күрә аны күшәүче хайван дип йөртәләр дә.Индуслар күп гасырлар буена аларны изге хайван дип саный. Бу илдә сыер анага тиңләнә, байлык һәм изгелек символы булып санала, муллык һәм чисталыкны чагылдыра. Кайчандыр бу илдә сыер үтергән кешене хәтта үлем җәзасына тарттырганнар. Бүгенге заманда кануннар ул кадәр катгый түгел-түгеллеккә, ләкин бу малга зыян салган өчен төрмәгә эләгергә мөмкин.

Сыерлар, транспорт хәрәкәтенә бик нык комачаулап, кала урамнары буйлап үзләре теләгәнчә иркенләп йөри, һәм аларга бөтен җирдә аерым зур хөрмәт күрсәтелә. Һиндстанда иртәнге ашка кадәр сыер малын сыйлый алсаң, көнең уңышлы булачак дип ышаналар. Кызларга күзләрең сыерныкы кебек дип әйтү иң зур мактау сүзләре дип санала.

Терлекчелек

Терлечелек — авыл хуҗалыгы хайваннары үрчетү белән шөгельләнүче авыл хуҗалыгы тармагы.

Терлекчелек кешелек тарихында аучылык, җыючылык һәм балыкчылыктан соң җир эшкәртү белән бергә неолит чорында барлыкка килгән. Төп бурычы булы ит, сөт, йон, мамык, тире җитештерү һәм авыр йөк тарту торган.

Терлекчелек өчен яраклы хайваннар булып сыерлар, кәҗәләр, сарыклар, атлар, дөяләр , боланнар һ.б. торган. Бу күпчелек хайваннарның яшәү ареалы булып Якын Көнчыгыштагы Уңдырышлы ярым ай җирләре торган. Терлекләрне беренче үрчетүчеләр булып Борынгы Мисырда, Финикиядә, Вавилонда яшәүчеләр торган.

Түбән Новгород өлкәсе

Нижгар өлкәсе — Русия Федерациясенең Аурупа өлешендә урнашкан субъекты.

Мәйданы — 76 900 км².

Халкы — 3 324 114 кеше (2010). Шәһәр халкы өлеше 78,9% (2009), 21,1% – авыл халкы.

Өлкә үзәге – Нижгар шәһәре.

Төньяк Осетия

Төньяк Осетия — Алания Республикасы (Төньяк Осетия — Алания, рус. Республика Северная Осетия — Алания, осет. Республикæ Цæгат Ирыстон — Алани) — Русия Федерациясе әгъзасы булган җөмһүрият, Русия Федерациясе субъекты. 1924 елның 7 июлендә барлыкка килгән. Башкаласы — Владикавказ шәһәре.

Мәйданы — 8 мең км². Халык саны — 701 мең кеше (2010): осетиннар (60,7 %), урыслар (23,2 %), ингушлар (5 %), әрмәннәр (2,4 %), комыклар (1,8 %) һ.б. Шәһәрдә — 64,3 %. Төсле металлургия, машиналар төзү, химия, азык тәмлеткеч, җиңел, агач эшкәртү, пыяла сәнәгате үскән. Терек елгасында ГЭСлар каскады. Җирләр сугарулы. Сөт-ит юнәлешендәге терлекчелек алга киткән.

Урнар районы

Урнар районы районы (урыс. Вурнарский район, чуаш. Вăрнар районĕ) — Чуашиянең үзәгендә урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Урнар бистәсе.

Урта Шөн

Урта Шөн — Киров өлкәсе, Нократ Аланы районындагы татар авылы. Нократ кушылдыгы Аллавыкка Кәркәвеч суы койган җирдә урнашкан.

Киров өлкәсенең урманнары арасында, Нократ елгасы (мондагыча Идел) буенда, Татарстаннан ертылып калган өч татар авылы бар. Бер җирле хакимияткә кергән Түбән Шөн, Урта Шөн һәм Сасмакны бер яктан республика белән чик бүлеп торса, икенче яктан инде бетеп, нигезләре тузып баручы урыс авыллары әйләндереп алган. Түбән Шөн уң якта булса, Сасмак авылы Урта Шөннең сул ягында. Өлкәдә иң зур авыл җирлеге.

Борынгы бабалары бирегә, чирмешләр арасына моннан әле 450 ел элек үк, Иван Грозныйның чукындыру сәясәтеннән качып килгән икән. Өч татар авылы бер хуҗалыкка берләшкән. Бүген ул “Нократ” дип атала. Районда иң алдынгы, аягында ныклап басып кала алган бердәнбер хуҗалык.

Инвесторлар юк. Һәр кешенең үз җир биләмәләре бар, бер метр җир дә сатылмады. Үзләре җирне эшкәртмәгән кешеләр башкаларга яисә колхозга арендага бирә. Киресенчә, җир җитми, 6 мең һектар җирнең бер адымы да чәчелми калмый.

Халык печән әзерләп терлек асрый, суеп сата. Умартачылык, каз үстерү дә бар. Иң күбе яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр. Кешеләрдә тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары бик күп.

700 баш малы булган терлекчелек фермасы эшли. Сөтне эшкәртелә, кечкенә сөт заводы бар, пакетларга тутырып, якындагы шәһәр, авыл халкына сыйфатлы сөт саталар. Пилорама бар, төзелеш материалларын, бураларны ерак өлкәләрдән килеп алалар.

Урта Шөн авылындагысы урта мәктәп, Түбән Шөн авылындагысы тугыз еллык. Урта Шөн мәктәбендә 2010-11 елда 118 бала укыган.

Ике авылда да мәктәптә белем бирү татар телендә алып барыла. Бердәм дәүләт имтиханнары урыс телендә. Аларны балалар урыс авылларына барып бирәләр.

Чабаксар районы

Чабаксар районы (чуаш. Шупашкар районĕ) — Чуашстанның төньягындагы муниципаль район.

Административ үзәге — Күгеш бистәсе.

Чуел районы

Чуел районы (урыс. Цивильский район, чуаш. Çĕрпӳ районĕ) — Чуашиянең төньягында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Чуел каласы.

Яңавыл

Яңавыл (баш. Яңауыл) — Башкортстандагы шәһәр (1991 елдан), район үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына халык саны 27457 кеше тәшкил иткән. Күпчелек халкы татарлар.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.