Сүзтезмә

Сүзтезмә́ (ингл. Phrase, рус. Словосочета́ние) – мәгънәсе һәм грамматик төзелеше буенча бергә торган ике яки берничә сүз. Сүзтезмә бер әйберне (затны, эшне, хәлне һ. б.) башка аңа охшаш әйбердән аерып, төгәлрәк итеп атый.

2011 ел

2011 (ике мең унберенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 2011 елы, III меңьеллыкның 11 елы, XXI гасырның 11 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 1 елы, 2010 елларның 2 елы. 2011 елдан бирле 8 ел үтте.

ТЮРКСОЙ илләрендә һәм Татарстанда — Габдулла Тукай елы.

Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Шүрәле» елы .

TIME журналы 2011 елның «Ел кешесе» дип «протест белдерүчене» атады.

Аббревиатура

Аббревиатура - кыскартылма сүзләр. Сүзтезмә составындагы сүзләрнең баш хәрефләреннән (АДПУ, АКШ; США, НАТО) яки берәр иҗегеннән (профорг, колхоз) ясалган исемнәр. Аббревиатураның соңгы компоненты бөтен килеш тә калырга мөмкин (таттелерадио, госдума, роддом).

Кыскартылма сүзләр ясалуны Аббревиация диләр.

Алтын Урда (мәгънәләр)

Алтын Урда — күп мәгънәле сүзтезмә. Бер караш буенча Урда - Урта (Үзәк) дигән борынгы төрки сүз, Алтын Урда дәүләте бик үзәкләштерелгән ил булган һәм бөтен салым-алтын дәүләт үзәгенә - уртасына тупланган булган, шуңа күрә Алтын Урда - Алтын Үзәк дәүләте дигән сүзтезмә дип фаразы бар, икенче караш буенча Урда борынгы төрки телләргә монгол теленнән кергән «орду»/«ордо» («хан сарае», «зур тирмә») сүзеннән ясалган. «Алтын Урда» сүзе Батый ханның алтынланган зур тирмәсе булуыннан дип фаразлана.

Татарча Википедиядә әлеге сүзтезмәне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган:

Алтын Урда — Ауразиянең иң зур дәүләте (1224-1483).

«Алтын Урда» — 2013 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган балет.

Амһара теле

Амһара теле, амхар теле (үзатамалары አማርኛ «Amarəñña») — Афразия телләре макрогаиләсенең семит телләренә керүче тел. Амһара халкының туган теле. Хәбәшстанның дәүләт теле (Федераль Хөкүмәтнең эшче теле булып тора). Көнкүрештә аралашу теле буларак, АКШта, Суданда, Сомалида, Эритреяда, Джибути, Мисыр, Норвегия, Алмания, Италияда амһара диаспорасында кулланыла. Хәбәшстанда сөйләшүчеләр ~23—25 млн кеше (2003, бәяләмә).

Буш ара

Буш ара, бушлык (ингл. space — бушлык, рус. пробел) — язу системаларының күбесендә сүзләр чиген билгели торган ике сүз арасындагы буш ара. Буш ара тыныш билгеләренә кагыла.

Идиома

Идиома (гр. idioma) — сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм үзенчәлекле мәгънәле тотрыклы сүзтезмә.

Г. Ахунҗанов, татар тел белемендә идиомаларны тикшереп, алар составына фразеологик берәмлекләрне, мәкаль, әйтем, афоризмнарны, канатлы сүзләрне дә кертеп, «фразеология» термины урынына «идиоматика» терминын тәкъдим итә.

Аларның 12 төрен аера:

әйтем (эт-баш, сыер-аяк)

афористик идиома буларак мәкаль (үзе юкның күзе юк)

әйтем һәм мәкаль арасында йөри торган арадаш төрләр (болганчык суда балык тотмыйлар)

«фигыль+фигыль» калыбындагы идиомалар (үлә яздым)

аналитик идиома (ак өй, җан ачуы)

«мөстәкыйль+ярдәмлек сүз» калыбындагы идиома (күңел өчен)

ярдәмлек сүзләрдән генә төзелгән идиомалар (әмма ләкин, иллә мәгәр)

лексик-грамматик идиома (ат чабышы)

кинетик идиома (аяк чалу, койрык болгау)

термин идиома (сару кайнау, көн тәртибе)

канатлы әйтелмә (чебеннән фил ясау)

образсыз идиома (искә төшү, аңга килү)

Кызыл байрак (мәгънәләр)

Кызыл байрак — күп мәгънәле сүзтезмә.

Газета

«Кызыл байрак» — газета, Казан МСК органы.

«Кызыл байрак» — газета, Әстерхан өлкәсе Нариман районында 1931-1959 елларда чыга.Орден

Кызыл Байрак — ССРБ ордены.Топоним

Кызыл Байрак — Зәй районындагы авыл.

Кызыл Байрак — Лаеш районындагы авыл.

Кызыл Байрак — Тукай районындагы авыл.

Кызыл Байрак — Югары Ослан районындагы авыл.

Кызыл Байрак — БР Илеш районындагы авыл.Шигырь

«Кызыл байрак» — Мәҗит Гафури шигыре һәм җыентыгы (1917).

Мотоукчы гаскәрләре

Мотоукчы гаскәрләре (Механикалаштырылган җәяүле сугышчылар — Русиядән тыш, карагыз түбәнрәк Терминология кисәге) — Дәүләтнең Кораллы көчләр Коры җир гаскәрләрдә гаскәр төре, үз эченә ала торган гаскәр, артиллерия һәм ракета гаскәрләре, сугыш кораллары һәм сугыш кораллары белән тәэмин ителгән гаскәрләр, транспорт машиналары һәм механик тарту чаралары белән.Мотоукчы гаскәрләре корыда мөстәкыйль рәвештә һәм башка гаскәрләр белән бергә хәрби (сугыш) хәрәкәтләрне тулы масштаблы алып бару өчен билгеләнгән. Алар сугыш бурычларының төп өлешен теләсә кайсы зурлыкта башкаралар.

Совет чорында хәрби мәктәптә, махсус һәм нәфис әдәбиятта, хәрби эш башкаруда һәм массакүләм мәгълүмат чараларында «мотоукчы гаскәрләре» («мотострелковые войска») дигән сүзтезмә кабул ителде.

Су анасы (мәгънәләр)

Су анасы — күпмәгънәле сүзтезмә.

Татарча Википедиядә әлеге сүзтезмәне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган:

Су анасы — мифологик җан иясе.

«Су анасы» — Габдулла Тукай әкият-поэмасы (1908).

«Су анасы» — 1957 елда Әнвәр Бакиров язган 3 актлы балет.

«Су анасы» («Русалка») — А. Даргомыжский операсы (1856).

«Су анасы» — Казанның Бауман урамындагы һәйкәл, кече мигъмарият үрнәге.

«Су анасы» — халык мифларына һәм әкиятләренә нигезләнеп, фэнтези жанрындагы фильм.

Термин

Истилах (гарәп. إصْطِلاَحٌ اتٌ‎ — условность, общая договоренность) яки Те́рмин (лат. terminus — чик) — фән, техника, технология, сәнгать яки кешеләрнең башка эшчәнлек тармакларының берсендә очраган төшенчәне билгеләгән сүз, сүзтезмә яки башка символлар берлеге.Термин ролен уйнаучы сүзләр һәм сүзтезмәләрнең мәгънәләре кулланылыш контекстына карап шул ук сүзләрнең башка контекстта яки көндәлек тормышында ташыган мәгънәләреннән аерыла.

Тәхәллүс

Тәхәллүс яки псевдоним — язучы, артист, рәссам, һәм башка кайбер кешеләрнең үзенә үзе алган уйдырма исеме яки фамилиясе. Баштарак тәхәллүс исемдә туу җире атамасын күрсәтә иде, гадәттә "и" кушымча ярдәмендә билгеләнә, мәсәлән: Габдрәхим ибн Усман ибн Сармаки ибн Крым Утыз-Имәни, Луиза Батыр-Болгари, Сәйф Сараи һ.б., төп-төгәл әйткәнчә, псевдоним ул тәхәллүс генә түгел, ләкин хәзер тәхәллүс сүзе псевдоним мәгънәсендә кулланыла , еш кына географик урынга бәйле булмый .

Шулай ук тәхәллүс яки кушамат Интернетта киң таралыш алган.

Фразеологизм

Фразеологизм — күчерелмә мәгънәгә ия булган тотрыклы (таркалмый торган) сүзтезмә.

Фразеологизмнар ике яки берничә сүздән тора. Мәсәлән:

Куллары алтын

Эт белән мәче шикелле

Араларыннан су да үтми

Инә төшәр урын юкФразеологизмнарны башка бер сүз белән алыштыру мөмкин. Мәсәлән:

Кот очу – курку;

Авыз еру – көлү;

Кесәсе калын – бай;

Карт төлке – хәйләкәр.

Хыял

Хыял - яхшы теләк, артында бәхет торучы идеаллаштырылган максат, ният. Хыял кешенең хыял көченә бәйле була.

Хыял һәрбер кешедә дә, җәмгыять эчендәге төркемннәрендә дә була ала. Хыял романтик әсәрләрнең, киналарның төп нигезе булып тора. Гадәттә хыялыйлык яшьләргә хас дип санала.

Хыял, шулай ук, идеология максатында да кулланыла ала, мәсәлән «азатлык хыялы», «якты киләчәк хыялы», «имин тормыш хыялы» һ.б. АКШда «америка хыялы» дигән сүзтезмә популяр. Хыяллар, тагын, глобаль яки глобаль булмаган да була ала. Хыялларга, тагын да, кешеләрнең үтәлмәгән, әмма үтәлергә теләгән хыяллары да керә ала.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.