Синагога

Синагога (грек. «җыелыш») - яһүдиләрдә җәмәгать мәсьәләләрен тикшерү, хәл итү җыелышлары уздыру һәм күмәк гыйбадәт кылу урыны.

Безнең эраның 70 елында Икенче гыйбадәтханәнең җимерелүе хакында алда әйтелгән иде инде. Һәм шул вакытлардан алып яһүдләр гыйбадәтханәсез яшәргә мәҗбүр булалар. Чөнки аны элеккеге «изге» урынында — Иерусалимдагы Гыйбадәтханә тавында гына торгызырга мөмкин була. Хәзер анда мөселманнарның иң изге урыны саналган Гомәр мәчете урнашкан. Элеккеге гыйбадәтханәдән бары дивар — Егълау-сыктау дивары сакланып калган. Хәзерге вакытта яһүдиләрнең дини тормышы гыйбадәтханә булып торган синагогаларда тупланган. Күрәсең, синагогалар б.э.га кадәр VI гасырда ук, Вавилон әсирлеге чорында, сөргендә барлыкка килгән. Башта ул диаспора учреждениесе була, чөнки Исраил җиреннән тыш башка урында гыйбадәтханә төзергә рөхсәт ителми — аннан читтәге бөтен җирләр нәҗес дип санала. Икенче гыйбадәтханә чорында синагогалар Исраилдән читтә дә — яһүдләр җәмәгатьләре булган башка җирләрдә дә барлыкка киләләр. «Синагога» сүзе грек чыгышлы һәм «җыелыш» дигән мәгънәгә ия. Димәк, синагога — җәмәгать эшләрен тикшерү, хәл итү җыелышлары уздыру һәм күмәк гыйбадәт кылу урыны. Биредә Тәүратны укыйлар, өйрәнәләр. Укыганда ук аңлатмалар да биреп барыла. Синагогада ирләр һәм хатын-кызлар аерым гыйбадәт кыла, бүлмә тактасы — мехица хәзер дә ортодоксаль синагоганың аерылгысыз өлеше булып тора. Синагоганы көнчыгышкаИерусалимга һәм гыйбадәтханәгә каратып төзиләр. «Изге көймәдә» — махсус шкафта Тәүратның төргәкләре саклана, аларны гыйбади вакытында гына алалар. Традиция буенча синагогада укыла торган Тәүрат тексты кулдан язылган булырга тиеш. Тәүратны күчерү белән софер (яһүд телендәге сефер (китап) тамырыннан) шөгыльләнә. Ул күп санлы кагыйдәләрне үтәргә тиеш була: хәрефләр аерым билгеләнгән зурлыкта булып, кәгазь урынына ритуаль яктан чиста хайванның тиресе — пергамент файдаланыла. Һәр елны синагогада Тәүратны башыннан ахырына кадәр укып чыгалар, шуңа күрә уңайлылык өчен текст 54 өзеккә (бу сан ай тәкъвимының кайбер үзенчәлекләре белән бәйләнгән) бүленгән, алар, үз чиратында, җиде өлештән торалар. Һәр гыйбадәт вакытында раввин бер атналык өзекнең шигырьләрен аңлата. Тәүратны укып бетерүгә үк синагогада гафтара — шул ук темага пәйгамбәрләр китапларыннан аерым өзекләр укыла. Гыйбадәт вакытында ирләр башка һәм кулга тфилин беркетәләр. Ул эченә кулдан язылган Тәүрат текстлары урнаштырылган күн каешлы ике тартмадан гыйбарәт. Бу традиция түбәндәге Илаһи күрсәтмә]не төгәл үтәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән: «Тыңла, Исраил: Тәңре, Ходаебыз безнең, Тәңре бер генә. Ярат Тәңрене, синең Ходаеңны, бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең белән. Бу синең кулыңдагы билге, күзләрең арасындагы искә төшерү булып торсын, Тәңре кануны авызыңда булсын өчен». (Кара: Чыгыш 13:1 —16; Кабатлау 6:4—9, 11:13—21.)

Тфилиннан аермалы буларак, Инҗил кануннары тукымадан тегелгән зур булмаган баш киеме — кипа кияргә мәҗбүр итми, бу традиция Ходай ихтыярын тануны һәм аңа буйсынуны белдерә. Гыйбадәт вакытында дин тотучылар башларына талит — зур намазлык ябыналар. Аның дүрт почмагына да чуклар — цицит беркетелгән. Цицит турында канун Инҗилнең Саннар китабына кертелгән, анда «аларга карап, сез Ходайның барлык дини кануннарын искә төшерсен һәм үтәсен өчен...» (15:39) диелә.

Яһүдиләр кагыйдәләре буенча, һәр көнне өч тапкыр гыйбадәт кылынырга тиеш: иртән — Шахарит, көндез — Минха һәм кич белән — Маарив. Күмәк гыйбадәт кылу балигълык яшендәге ун ир-ат катнашканда гына рөхсәт ителә. Бу төркем миньян дип атала. Яһүд малае унөч яшьтә Бар Мицва булып, ягъни кануннар улы булып өлгергәннән соң аны миньянга кертергә мөмкин. Шушы минуттан дини кануннарны үтәү аның бурычы санала. Синагогада һәр иртәнге һәм кичке гыйбадәт вакытында “Шма, Исраэль” («Тыңла, Исраил»), Амида һәм Браханы укыйлар. Браха гыйбадәтне башлап җибәрә, Амида көнгә өч мәртәбә һәм өстәмә бәйрәм гыйбадәтләрендә укыла. Һәм ниһаять, бераллалыкның декларациясе булып торган Шма догасын көнгә дүрт тапкыр уку мәҗбүри.

Praha Staronova Synagoga
Праһада урнашкан Старонова синагогасы, 1270 ел. Дөньяның иң иске синагогаларының берсе.

Чыганаклар

  • Дөнькүләм таралган диннәр: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11нче с-флары өчен д-лек/ Л.Г.Жукова, А.В. Журавский, А.В. Пименов, Н.В. Шабуров. Русчадан Л.Г. Шәрифуллина тәрҗ. - Казан: Мәгариф, 2002. - 240 б.: рәс. б-н. ISBN 5-7761-0631-1

Шулай ук карагыз

1 нче пүлисә бүлеге (Казан)

1 нче пүлисә бүлеге (рус. 1-я полицейская часть) — инкыйлабкача Казанның бер районы.

Бүлек идарәсе Терелү һәм Аркылы-Терелү урамнары чатында урнашкан булган (хәзер бу урында КФУның физика факультеты бинасы алдындагы мәйданчык урнаша).

Халык саны — 47 686 кеше (христианнар — 97,7%, мөселманнар — 1,4%, яһүдиләр — 0,7%, иске йолачылар — 0,2%, 1900), 44 091 кеше (1906).

Бүлек территориясендә 31 праваслау чиркәү, 1 праваслау булмаган чиркәү, синагога, 604 (439 таш һәм 165 агач) торак бина, 478 (248 таш һәм 230 агач) торак булмаган бина урнашкан булган (1900).

1918 елда бүлек территориясендә Шәһәр районы оештырыла.

Bällür tön

Bällür tön (almança (Reichs-)Kristallnacht) - natsist Almaniädä häm Avstriä öleşendä 1938 yılnıñ 9-10 noyäberendä yähüdlärgä qarşı SA qorallı törkemnäre häm alman watandaşları tarafınnan oyıştırılğan höcümnär.

Höcümnär näticäsendä uramnar yähüdlär kibetläreneñ (sinagoga, binalar) watılğan täräzäläreneñ qaypılçıqları belän qaplanğan bulğan (watılğan bällür kebek).

Natsistlar Bällür tön säbäplären 9 noyäberdä Polşa yähüde alman diplomatı Ernst Grinşpan'nı Parijda ütergäne belän añlatqannar.

Bällür tönnän soñ natsist xakimiäte tarafınnan yähüdlärgä qarşı aldağı cäberlär, ezärläwlär başlanalar.

Bällür töne natsist Almaniä rasaçıl säyäsäteneñ häm Holokost başı bulıp sanala.

Hitler üze yähüdlärgä qarşı höcümnär turında ämerne birgän. Bällür tönne oyıştıruçılar şulay uq Göbels, Heydrix, Himmler bulğannar.

Алмания

Алмания (шулай ук: Германия, алман. Deutschland), рәсми исеме белән Алмания Федератив Җөмһүрияте (алман. Bundesrepublik Deutschland, тыңлау ) — Үзәк һәм Көнбатыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. Төньякта Төньяк диңгез, Балтыйк диңгезе һәм Дания белән, көнчыгышта Польша һәм Чехия республикалары белән, көньяк-көнчыгышта Австрия һәм көньякта Швейцария белән, көнбатышта Франция, Люксембург белән, төньяк-көнбатышта Бельгия һәм Нидерланд белән чиктәш. Җирнең уртача климатлы өлкәсендә урнашкан.

Алмания — федератив парламент җөмһүрияте, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы — 357 386 км², су өлеше — 2,42 %. Якынча 82 миллион халкы белән Аурупа берлегендә халык саны буенча беренче урында. Башкаласы һәм иң эре шәһәре — Берлин. Иң эре конурбациясе исә (берничә үзәкле шәһәр агломерациясе) — мәркәзләре Дортмунд һәм Эссен шәһәрләре булган Рур өлкәсе. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: Һамбург, Мюнхен, Кёльн, Майндагы Франкфурт, Штутгарт, Дүссельдорф, Лейпциг, Бремен, Дрезден, Һанновер һәм Нүрнберг.

Хәзерге Алманиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдә классик антик дәвердән, ягъни Борынгы Грек һәм Борынгы Рим дәүләтләре чорыннан башлап төрле алман (герман) кабиләләре яшәгәнлеге билгеле. Германия (лат. Germania) исемле өлкә б. э. к. 100 нче гасырдан әүвәл язылган чыганакта телгә алына. Халыкларның Бөек күченеше вакытында алман кабиләләре көньякка таба «киңәя». X гасырдан башлап, алман җирләре Изге Рим империясенең үзәк өлешен тәшкил итә. XVI гасырда төньяк алман өлкәләре протестант реформациясенең мәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң, 1815 елда Алман конфедерациясе оеша. 1848—1849 елгы Алман инкыйлабы нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булган Франкфурт парламенты сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.

1871 елда алман дәүләтләренең күпчелеге, Пруссия җитәкчелеге астында, бер милли дәүләткә — Алман империясенә берләшә. Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1918—1919 елларда булып узган инкыйлабтан соң империя парламентлы Веймар җөмһүрияте белән алышына. 1933 елда нацистларның хакимияткә килүе Алманиядә диктаторлык урнашуга, һолокостка һәм Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерә. Аурупада икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасына бүлә. Моңардан соң АКШ, Британия һәм Франция оккупацияләгән җирләрдә Көнбатыш Алмания, ә Советлар Берлеге контролендә булган өлкәләрдә Көнчыгыш Алмания исемле ике дәүләт төзелә. Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупада 1989 елда булып узган антикоммунистик инкыйлаблардан соң, 1990 елның 3 октябрендә Алмания янәдән берләшә.

XXI гасырда Алмания — көчле икътисадка ия кодрәтле дәүләт (ингл. great power). Тулаем милли продуктларның номиналына карасак, Алманиянең икътисады дөньяда дүртенче, сатып алу мөмкинлеге паритеты белән исәпләнгән милли продуктларга карасак, дөньядә бишенче урында тора. Алмания берничә сәнәгый һәм технологик секторда дөньякүләм лидер булып тора, һәм башка илләр белән актив сәүдә итә — тауарларны экспортлау буенча да, импортлау буенча да Алмания дөньяда өченче урында. Бик югары яшәү стандартына ия алга киткән ил; социаль иминиятләштерү, мәҗбүри иминиятләштерүле сәләмәтлек саклау, тирәлекне саклау һәм барча кешеләр өчен дә (шул исәптән чит ил гражданнары өчен дә) бушлай югары белем системаларын тота.

Алмания Федератив Җөмһүрияте 1957 елда Аурупа Икътисадый Берлегенә, 1993 елда Аурупа Берлегенә һәм 1999 елда еврозонага нигез салучы илләрнең берсе. Шенген зонасына керә. БМО, Аурупа берлеге, НАТО, G7, G20 һәм ИХҮО әгъзасы. Бай тарихлы мәдәнияткә ия Алманиядә бер-бер артлы дөньяда танылу алган һәм тирән эз калдырган рәссамнар, фәлсәфәчеләр, музыкантлар, спортчылар, эшмәкәрләр, галимнәр, мөһәндисләр һәм уйлап табучылар туган.

Барлык диннәр гыйбәдәтханәсе

Барлык диннәр гыйбәдәтханәсе (Бөтен галәм гыйбәдәтханәсе, Халыкара рухи бердәмлекнең мәдәни үзәге) — Казанның Иске Уракчы бистәсендә урнашкан мигъмари корылма.

Төзелеш 1994 елда рәссам, мигъмар, скульптор һәм җәмәгать эшлеклесе Илдар Ханов тарафыннан башланган. Аның ниятенчә, ул диннәрнең, цивилизацияләрнең һәм мәдәниятләрнең мигъмари символы буларак корылган.

Ансамбльдә праваслау чиркәү, мәчет, синагога күршелек итәләр.

Иоанн Павел II

Изге Иоа́нн Па́вел II (лат. Ioannes Paulus PP. II, итал. Giovanni Paolo II; интронизациягә кадәр — Ка́роль Ю́зеф Войты́ла, пол. Karol Józef Wojtyła ләһчә әйтелеш ; 18 май 1920(19200518), Вадовице, ул чакта Краков воеводалыгы, хәзер Кече Польша воеводалыгы, Польша — 2 апрель 2005, Ватикан) — рим папасы, Рим католик чиркәвенең 1978 елның 16 октябреннән алып 2005 елның 2 апреленә кадәр җитәкчесе. 2011 елның 1 маенда Бенедикт XVI тарафыннан әүлияләр исемлегенә кертелгән, 2014 елның 27 апрелендә Франциск тарафыннан изгеләштерелгән.

1978 елда 264 нче папа Иоанн Павел II соңгы 455 ел эчендә сайланган беренче италияле булмаган рим папасы, иң яшь понтификларның берсе һәм беренче славян канлы папа булды.

Идарә итү озынлыгы буенча Иоанн Павелдан Апостол Петр һәм Пий IX (1846—1878) гына алдарак. Аның варисы итеп алман кардиналы Йозеф Ратцингер сайланды, соңгысы исә Бенедикт XVI исеме белән идарә итте.

Казан яһүд җәмгыяте

Казан яһүд җәмгыяте (идиш. הכנסת קאזא) — Татарстан Республикасы башкаласы Казанда яшәүче яһүдиләрнең Казан шәһәрендә (Профсоюзлар урамы, 15 йортта) урнашкан иҗтимагый оешмасы, Казан яһүд җәмгыятенең (ингл. Kazan Jewish Community) идарә-офисы, федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты, бер үк вакытта Хабад-Любавич синагогасы, хорал синагога.

Кырымчаклар

Кырымчаклар (кырымч.кърымчахлар, 1917 елга кадәр үзләрен еудилер яки сраэл балалары дип йөрткәннәр) — кырымтатар теленә якын торган кырымчак телендә сөйләшүче яһүд динендәге аз санлы төрки халык.

Париж

Пари́ж (фр. Paris [paˈʁi] (пари́)) — Франциянең башкаласы, илнең әһәмиятле икътисади һәм мәдәни үзәге. Ул Франциянең үзәк өлешенең төньягында, Иль-де-Франс төбәкында, Сена елгасы ярында урнашкан. Париж халыкара әһәмияткә ия — монда ЮНЕСКО, Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы һәм Халыкара сәүдә палатасының штаб-фатирлары урнашкан.

Соломин-Смолин йорты

Соломин-Смолин йорты (икенче исеме: Укытучылар йорты) – Казан шәһәре үзәгендәге таш бина. Төп хуҗалары – В.Е. Соломин һәм В.Б. Смолин исеме белән аталып йөртә. Шәһәр мигъмарияты һәйкәле, Җөмһүрият күләмендәге әһәмияткә ия дәрәҗәле мәдәният мирасы ядкәре. ХIХ гасыр ахырында эклектика стилендә корылган. Бауман урамы, 62 йорт, Астрономия урамы, 9 йорт кисешкән урам почмагында урнашкан.

Холокост корбаннарына һәйкәл

Холокост корбаннарына һәйкәл (алман. Mahnmal für die 65 000 ermordeten österreichischen Juden und Jüdinnen der Shoah) — Венадагы мемориаль корылыш, шулай ук «Исемсез китапханә» исеме белән билгеле. 2000 елда ачылган һәйкәл Венаның беренче районында Judenplatz мәйданында урнашкан. Бу төп мемориал Холоко ярославль өлкәсе nowiki/өлкәсе ның Австрия корбаннары истәлегенә багышланган, британ рәссамы Рэйчел Уайлд тарафыннан эш.

Холокост мемориалы Judenplatz мәйданының тарихы белән бәйле. «Китапханә»ның квадраты 1420 елда яндырылган синагога урында тора, күрше йортның беренче катында «Dokumentationsarchiv des österreichischen Widerstandes» архивы урнашкан. Анда үтерелгән дистәләгән мең Австрия яһүдләренең исемнәрен белергә була. Музей-архивта даими рәвештә майданның һәм бозык синагоганың тарихына бәйле күргәзмәләр оештырыла.

Шри Сваминараян Мандир, Кардифф

Шри Сваминараян Мандир, Кардифф Уэльсның башкаласында, Кардиффның Грэйнджтаун даирәсендә урнашкан Сваминараян гыйбадәтханәсе. Ул Уэльста беренче һәм иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Сваминараян Сампрадайның НарНараян Дэв Гади астында булып тора.

Ярдәм мәчете (Мәскәү)

Ярдәм мәчете — Мәскәүдә «Яңы Иерусалим» комплесындагы мәчетләрнең берсе. Ярдәм мәчете 1997 елда Р. Ж. Баязитов акчасына төзелә.

Мәчет комплексында шигыйлар мәчете, праваслау храм һәм синагога урнашкан.

Яһүд дине агымнары

Ортодоксаль иудаизм белән янәшә иудаизмның башка агымнары, һәм шулай ук аның белән генетик яктан бәйләнгән юнәлешләр дә яши.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.