Санак

Сана́к, яки Компью́тер (ингл. computer — «санап чыгаручы») — мәгълүматны саклау, җибәрү һәм туплау өчен эшләнгән санау машинасына карата кулланыла.

Санак — ул бик күп җиһазлар җыелмасы. Һәр җиһаз үз эшен башкара. Җиһазларның иң мөһимнәре система блогында урнашкан.

Персональ санак төзелешенә санаучы (үзәк эшкәрткеч җайланма) һәм хәтерләү җайланмалары тупланган система блогы, кертү җайланмалары (төймәсар, «тычкан», сканер), чыгу җайланмалары (принтер, тавыш динамиклары), операцион система, програм тәэминат керә. Персональ санакның төп техник сыйфатлары: эчке хәтернең күләме, микропроцессорның такт ешлыгы һәм микропроцессорның разрядлыгы керә.

Personal computer, exploded 4
Персональ санак схемасы:
1. Дисплей яки Экран
2. Ана платасы
3. Процессор
4. Порт ATA
5. Оператив хәтер
6. Киңәймәләр картасы (видео-, тавыш һәм челтәр карталары)
7. Санакның туклану блогы
8. Дискйөрткеч
9. Каты диск
10. Төймәсар, клавиатура
11. Санак тычканы

Санак тарихы

Мәгълүмат белән эшләү өчен кирәкле беренче ярдәмче җайланмалар беренче хезмәт коралларыннан күпкә соңрак барлыкка килгәннәр. Әлбәттә,бу җайланма рәтенә санаклар керә.

Санакның безнең заманга килеп җитү тарихы бик катлаулы. Бу зур хезмәткә үзләренең зур өлешен Чарльз Бэббидж, Н. И. Бессонов, Джон фон Нейман, С. А. Лебедев, И. С. Брук һәм Б. И. Рәмиев кертә.

1940-нче елларда Бэббидж машинасын электромеханик реле нигезендә төзергә тырышып карыйлар. Аларның берсе — немец инженеры Конрад Цузе 1941 елда икешәрле саннар белән гамәлләр башкара алучы берничә электромеханик реле нигезендә эшләүче универсаль компьютер төзүгә ирешә. Әмма Икенче Бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, Цузе үзенең хезмәтләрен бастырып чыгарырга өлгерми кала.

Беренче буын санаклар күләмнәре гаять зур һәм уңайсыз булулары белән беррәттән бик кыйммәт тә була. Андагы меңләгән электрон лампалар электр энергиясен бик күп кулланган, һәм андый зур чыгымнарны бары тик дәүләт яисә зур корпорацияләр генә каплый алган. Әмма шулай булуга карамастан, әлеге техника бу заман өчен аеруча катлаулы мәсьәләләрне (аеруча атом энергетикасында) берничә секунд эчендә чишәргә ярдәм иткән. Электрон лампаларга нигезләнгән чордагы (1950-1960) электрон машиналарны беренче буын электрон хисаплау машинаслары (ЭХМ) дип атыйлар.

Икенче буын компьютерлар транзисторларга нигезләнеп ясала (1950-1965). Икенче буын санаклар белән беррәттән программалау теориясенә нигез салына башлый., операцион система төшенчәсе барлыкка килә. Нәкъ менә икенче буын компьютерлар өчен 1957 елда — Фортран, ә 1959 елда Алгол программалау телләре дөнья күргән.

1958 елда Роберт Нойс электрон схемалар уйлап таба. Аларны соңрак интеграль схемалар (чиплар) дип атыйлар. Элемент базасы интеграль схемалардан (микросхемалардан) торган компьютерларны өченче буын компьютерлар дип атыйлар. Өченче буын машиналарга IBM фирмасы җитештергән IBM-360 компьютерларын кертергә мөмкин. Әлеге компьютерларда мультипрограммалау мөмкинлеге булдырыла, яъгни компьютер хәтерендә берьюлы берничә программа эшли алган.

1971 елда Intel фирмасы тарафыннан микропроцессор уйлап табыла, һәм дүртенче буын компьютерларның элементлар базасы меңләгән, миллионлаган транзисторларны эченә алучы микропроцессордан гыйбарәт. Әлеге компьютерлар өчен кулланучы программалау телләре дә яхшыра төшә, 1970 елда Швейцария галиме Никлаус Вирт тарафыннан — Паскаль, 1971 елда француз галиме Алан Колмари тарафыннан — Пролог, 1972 елда америкалы Денис Ритчи тарафыннан Си программалау телләре эшләнелә.[1]

Башта ук санак төрле техник объектлар: лаборатория җиһазлары,транспорт чаралары белән идарә итү өчен җайлаштырылган. 1970-нче елларның икенче яртысында кечкенә машиналарны җитештерү зур машиналарны җитештерүдән күпкә алга киткән булган. 1971 елда АКШ-дагы Intel фирмасының микропроцессор уйлап табуы бик зур казаныш булган.[2]

Хәзерге вакытта бишенче буын санаклар ясау өстендә эш алып барыла. Бишенче буын санаклар интеллектуаль интерфейска ия булырга, кеше тавышын таный алырга, кулдан язганнарны аңларга, опто-электрон принципларга (голография, лазер һ. б.) нигезләнеп эшли алырга тиеш. Без куллана торган санаклар күп яктан караганда инде бишенче буын санакларга якын. Әлеге санаклар белән беррәттән квант-санаклар эшләү мөмкинлеге дә күздә тотыла.

Система блогы

Система блогы — компьютерның шакмаклы ябык әрҗә формасындагы бер өлеше. Ул вертикаль дә, горизонталь дә була. Аңа дисплей, клавиатура, тычкан, колонкалар, принтер, сканер һ. б. тоташа. Компьютерның тизлеген, «башлылыгын» билгеләүче җиһазлар аның система блогында урнашкан. Аны компьютерның мие дисәң дә була.

Әлегәчә оргтехника базарында виртуаль «миләр» җитештерүче ике зур фирма конкурентлык итә: AMD һәм Intel. Беренчеләре — Athlon һәм Duron, икенчеләре Celeron һәм Pentium үзәк эшкәрткеч җайланмалары (процессор) белән таныш, процессорны сайлаганда, аның эшләү ешлыгына игътибар итәргә кирәк. Хәзер, гадәттә, 2400—3200 МГц (мегагерц) ешлыклы компьютер «миләре» кулланыла. Бу сан югарырак булган саен, санау операцияләре дә шулкадәр тизрәк башкарылачак.

Ул шулай ук компьютерның яхшы эшләвен тәэмин итүче бер җиһаз. Оператив хәтер җитмәсә, компьютер еш кына «эленеп» һәрвакыт яңадан кабызуны таләп итә. Бугенге көндә иң күп таралганы — 512 Mb, 1, 2 Gb. Аны бүтәнчә каты диск дип тә атыйлар. Реферат, яраткан җыр, кино-фильм, иптәшегезнең фотосурәте, төрле уеннар — болар барысы да компьютерда билгеле бер урынны алып торалар. Алар винчестер хәтеренә языла. Винчестерны сайлаганда, иң элек аның күләменә игътибар итегез. Хәзерге көндә ….250,500,1000,2000 Gb (гигабайт) күләмле каты дисклар киң кулланыла. Аларга бик күп мәгълүмат сыя. Әйтик, 20 гигабайтлыга якынча 2 миллион битле текст кереп бетә ала. Музыка, фильмнар, яхшы сыйфатлы фотолар күләме күпкә зуррак. Димәк, алар винчестерда зур урын ала.

Система платасы

Система (ана) платасы — иң мөһим платаларның берсе булып санала. Икенче төрле аны «ана платасы» дип тә йөртәләр. Аның компонентлары: процессор өчен оя; кертү/чыгаруның нигез системасы (Rom Bios); шин оялары; бәтәрәй.

Видеокарта

Видеокарта система блогында барган процессларны дисплейга җибәреп, безгә аларны карарга ярдәм итә. Хәзерге базарда видеокарта сатучы ике зур көндәш бар — ATI һәм NVIDIA фирмалары. Иң кыйммәтлеләрен, гадәттә, катлаулы график уеннар яратучылар, төсләр белән эшләүче дизайнерлар, рәссамнар ала. Башкаларга гадирәкләре дә ярый.

Дисплей

Блокка тоташкан иң зур җиһаз — дисплей. Беренче карашка ул телевизорны хәтерләтә. Экранның диагоналенә карап аларны ... 15, 17, 19 ... дюймлыларга бүләләр (1 дюйм = 2,54 см). Төрле физик принципларга нигезләнгән дисплейлар бар. Иң киң таралганнарының төп өлеше булып электрон-нурлы трубка санала. Мондый дисплеиның экранында пиксель люминесцент матдәдән барлыкка килә. Ул дисплейның электрон пушкасыннан чыккан нур тәэсирендә яктыртыла. Нур пиксель челтәренең бөтен юлларын йөгереп чыга (сканерлый). Шуның өстенә ул модуляцияләнә: тиешле нокталарны яктырта, ә караңгы нокталарга җиткәч өзелә. Шулай ук дисплейлар сыек кристаллы булалар. Соңгылары күпкә юкарак һәм кыйммәтрәк. Белгечләр әйтүенчә, сыек кристаллы дисплейның күзгә зыяны кимрәк. Әмма начар ягы да юк түгел. Алар төсне төп-төгәл күрсәтә алмый. Ягъни графика белән эш итүче рәссамнар, дизайнерлар өчен сыек кристаллы мониторлар яраксыз.

Санак экранындагы нокталар тигез рәтләргә тезел­гәннәр. Нокталардан торган юллар җыелмасыннан графика челтә­ре, яки растр барлыкка килә. Бер нокта видеопиксель дип исемләнә (яки пиксель). «Пиксель» инглиз телендәге «picture element» сүзеннән алынган, рәсем элементы дигәнне аңлата. Экрандагы пиксельләр челтәре куе булган саен, сурәт яхшырак сыйфатта алына. Графика челтәренең үлчәме, гадәттә, мондый формада бирелә: горизонталь юлдагы нокталар саны юллар санының тапкырчыгышына тигез: . Хәзерге дисплейларда, мәсәлән:

, , һәм башка үлчәмдәге графика челтәре кулланыла.

Дисплей эше белән видеоконтроллер (адаптер) дигән җай­ланма идарә итә. Ул ике өлештән — видеохәтер һәм дисплей процессорыннан гыйбарәт.

Видеохәтер видеомәгълүматны, ягъни экранга чыгарылган сурәтләрнең икешәрле кодын саклый.

Видеохәтердә экрандагы һәр пиксельнең халәте турындагы мәгълүмат саклана.

Видеохәтер — энергиягә бәйле электрон истә калдыру җай­ланмасы ул. Хәзерге компьютерлардагы видеохәтернең үлчәме бер­ничә мегабайт тәшкил итә. Видеохәтердә бер үк вакыт эчендә югары сыйфатлы график сурәттән торган берничә бит сакланырга мөмкин.

Видеоадаптерның икенче өлеше — дисплей процессоры.

Дисплей процессоры видеохәтер эчендәге мәгълүматны укый һәм шуңа яраклы рәвештә дисплей эше белән идарә итә.

Шул рәвешле, видеохәтергә үзәк процессорның һәм дисплей процессорының керү мөмкинлеге бар. Үзәк процессор видео­мәгълүматны яза, дисплей процессоры, аны укып, дисплейга тапшыра. Нәкъ менә дисплей процессоры видеохәтергә салынган мәгълүматка ярашлы рәвештә электрон пушканың нурлары белән идарә итә. [3]

Төймәсар, Клавиатура

Компьютер белән идарә итүче тагын бер җиһаз — төймәсар, клавиатура. Ул бик күп төймәләрдән тора. Беренче карашка ул элеккеге басу машинкасын хәтерләтә. Әмма төймәгә басу күпкә җиңелрәк. Төрле хәрефләрне белдергән төймәләр зур урынны алып тора. Гадәттә, Русиядә чыгарылган клавиатуралар латин һәм рус шрифтлары өчен эшләнгән. Ягъни бер үк төймәдә латиница һәм кириллица хәрефләре була. Кириллица хәрефләре күп очракта кызыл төс белән языла.

«Тычкан»

Бу җиһаз, чыннан да, тычкан кадәр генә. «Койрыгы» да бар. Ул система блогына тоташа. Гадәттә, тычканны өстәл буйлап уң кул белән шудырып йөртәләр. Ул өстәлдә кайсы гына якка юнәлсә дә, мониторда кечкенә генә ук аның артыннан калмый. Шул ук компьютерга нинди команда бирәсен сайлый да инде. Соңыннан, төймәгә басып, бу команданы җибәрергә дип әмер бирәбез. Гадәттә, тычканның ике төймәсе була. Әмма 1, 3, 4, 5 төймәлеләре дә очрый. Зур документлар карауны җиңеләйтү өчен, кайберләрендә кечкенә генә тәгәрмәч куелган. Аны «скроллинг» диләр. Күп кенә тычканнарның астында шарчык бар. Заманчарак төрләрендә аны лазерсыман ут алыштыра. Аларын «оптик тычкан» дип атыйлар.

Принтер, Басак

Принтер, Басак — компьютерда эшләгән документларны кәгазь битенә бастыручы җиһаз. Бүгенге компьютер базарында принтерлар бик киң урын алган. Иң еш очраганы — Epson һәм Hewlett-Packard компанияләренеке. Русия базарына беренче булып нәкъ шушы ике фирма кереп урнашты.

Сканер

Сканер — сурәтләрне кәгазь битеннән яисә слайдтан компьютерга кертү җайланмасы. Сканер графика адаптеры һәм дисплей башкарган эшләрнең капма-каршысын башкара кебек. Графика адаптеры икешәрле кодны дисплейда сурәткә үзгәртсә, сканер рәсемдәге, сызымдагы, фото­графиядәге сурәтне икешәрле кодка әйләндерә. Икешәрле код видеохәтергә яздырыла.

Операцион система

Операцион система санакның кулланучылары белән үзара бәйләнешен оештыра, төрле җайланмаларның эше белән идарә итә. Шуңа күрә яңа ОСның барлыкка килүе санакның аппарат өлеше үсешенә бәйле. Микропроцессорның яңа модельләрен, яңа тип бирелмәләр туплагычларын төзү операцион системаларның үсешенә ярдәм итә. Хәзерге көндә MicroSoft Windows операцион системалары гаиләсе яши дип әйтсәк тә була. 1998 елда Windows 95-нең дәвамчысы булган Windows 98 юрамасы барлыкка килә. Бу операцион система мультимедианың иң яңа стандартларына һәм чараларынa — санлы видеога (DVD — Digital Versatile Disk) һәм санлы TV-га ярдәм итә, Интернетка керү шактый дәрәҗәдә гадиләштерелде. 2000 елда Windows 2000 операцион системалар гаиләлеге уйлап табыла. ОС (Windows 2000 Professional) нигезендә өстәл санаклары һәм смартфоннар өчен билгеләнгән, ул ике процессорның эшенә ярдәм итә.

Windows XP, Windows Vista, Windows 7, Windows 8. 2015 елда Windows 10 операцион системалар гаиләлеге уйлап табыла.

Искәрмәләр

  1. Компьютер — ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе.
  2. 9 класс укучысы Сафиуллина Гөлназ эшләде
  3. И. Галиев. Санак графикасы

Чыганаклар

Enter (төймә)

Enter (ингл. Enter key — «Кертү төймәсе») — санак төймәсарының төймәсе. Чираттагы функцияларны башкару өчен билгеләнгән төймә:

сүз язган вакытта сүз юлын күчеру,

сайлак пунктын сайлау,

боерыкны башкарырга тапшыру,

нинди дә булса гамәлләр яки кулланучының әзерлеген раслау, һ. б.Гадәттәгечә, төймәсарның уң ягында урнашкан; заманча өстәл санак төймәсарларында ике ↵ Enter төймәсе була. Кагыйдә буларак, шактый зур төймә була ул — аңардан Буш ара һәм ⇧ Shift төймәләре генә киңрәк, ә биеклеккә ↵ Enter стандарт төймәсарда + төймәсе белән беррәттән иң зур төймә.

Кайбер системаларда (мәсәлән, Macintosh-та) кертү төймә — ↵ Enter — һәм яңа сүз юлына күчеру төймәсе — Return аерылып торалар.

IBM PC’га ярашлы санак

IBM PC’га ярашлы (ингл. IBM PC compatible) — архитектура буенча IBM PC’га, XT’га һәм AT’га якын санак. Ул, IBM PC архитектураларына охшаган санакларның программ тəэминатларын, турыдан-туры (аппарат тəэминатларының эмуляторлары белəн, мәсәлән, QEMU белəн, кулланмыйча) эшлəтеп җибəрергə мөмкинлек бирә. Мондый санаклар күп итеп җир йөзендә таралгач (һәм алар шəхси санаклар базарында һичшиксез беренчелекне яулагач), IBM фирмасы исеме өзелеп калды, һәм аларны гади «шəхси санак» (ШС), яки ингл. Personal Computer (PC), дип атый башлаганнар.

IBM PC’ның беренче клонын Thomas Data Products чыгарган. Аңа функцияләр буенча төп нөсхә белән ярашлы BIOS’ны ясарга хокуклар чикләмәләре булмаулык булышты.

Microsoft

Microsoft Корпорациясе (Microsoft Corporation, «ма́йкрософт», шулай ук рәсми булмаган әйтелеше дә таралган «микросо́фт»; NASDAQ: MSFT) — программа белән тәэмин ителеш чыгаручы буенча дөньядагы иң зур трансмилли компания. Җитештерелгән продуктлары — шәхси санакларда, уен алкушымчаларында, КПКда, кәрәзле телефоннарда һәм башка бик күп тармакларны үз өченә ала. Уйлап табучының иң эре продукты — Windows операцион системалар гаиләсе.

Астрономия

Астрономия (нөҗүм гыйлеме, грек. αστρονομία, αστρον — йолдыз һәм νόμος — канун) — күк йөзендә урнашкан барлык системаларны өйрәнгән фәнне һәм белем өлкәсен белдергән термин.

Астрономия Кояшны, Кояш системасындагы планеталарны һәм аларның иярченнәрен, астероидларны, кометаларны, метеоритларны, планет-ара матдәне, Кояш системасынан тышындагы планеталарны, томанлыкларны, галактикаларны һ.б. өйрәнә.

Геология

Геология – Җир кабыгы һәм анда анда булган файдалы казылмаларның составы, төзелеше, үсеш тарихын өйрәнүче фәннәр комплексы, аны һәм бу өлкәдә урын алучы барлык процессларны белдерүче термин.

Геология термины 1657 елда норвегияле галим М. П. Эшолт тарафыннан кертелә.

Бу комплекска түбәндәге фәннәр керә:

Минералогия

Петрография

Геохимия

Тектоника

Гидрогеология

Геофизика

Геоморфология

Файдалы казылмалар турында фән

Гидрология

Гидроло́гия (грек. Yδρoλoγια, бор. грек. Yδωρ — су + бор. грек. λoγoς — өйрәнү сүзләреннән) — табигать суларын, аларның атмосфера һәм литосфера белән тәэсирен һәм шулай ук алардагы процессларны (парга әйләнү, туңу һ.б.) өйрәнүче фән.

Гизгеч

Гизгеч (браузер, шулай ук берәүзер ингл. Web browser, рус. браузер, веб-обозреватель) – веб-сайтларны карау өчен файдаланган программа.

Информатика

Информатика – электрон-исәпләү машиналарының мәгълүмат җыю методлары һәм кануннарын, тапшыру һәм эшкәртү турында белемне өйрәнүче фәнне белдергән термин. XIX гасырның 60нчы елларында фән буларак өйрәнелә башлый.

Мәгълүмат

Бүгенге татар телендә мәгълүмат сүзе астагы төшенчәләрне белдерер өчен кулланыла:

Берәр эшчәнлек өчен файдалы белем-хәбәр (en:Information, ru:Информация, tr:Enformasyon)

Берәр карар кабул итү өчен кулланылган белем-хәбәрнең берәмлеген аерым микъдир/сан яки сыйфат ягыннан билгеләүче күрсәткечләр. (en:Data, ru:Данные, tr:Veri)

Санак ярдәме белән төрлечә эшкәртелүче, электрик сигналлар рәвешендә сакланган яки тапшырылган һәм магнетик, оптик яки механик рәвештә язу ташучы мохитләрендә урнаштырыла алган саннар, тамгалар яки символлар. (en:Data (computing), ru:Данные (вычислительная техника), fr:Donnée (informatique))

Мәгълүмат технологияләре

Мәгълүмат технологияләре яки Информацион технологияләр (МТ, инг. information technology, IT) – шул исәптән, исәпләү техникасын кулланып та бирелгән мәгълүматларны барлыкка китерү, саклау, алар белән идарә итү һәм аларны эшкәртү технологиясенә караган дисциплиналар һәм тармакларның киң сыйныфы. Соңгы вакытта мәгълүмат технологияләр атамасы астында санак технологияләрен аңлыйлар. Хосусый очракта, МТ санакларны һәм программ тәэминатын мәгълүматны барлыкка китерү, саклау, эшкәртү, тапшыруга һәм алуга чикләү белән эш итәләр. Санак техникасы һәм программалау буенча белгечләрне еш МТ-белгечләр дип атыйлар.

ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән билгеләмә буенча, МТ – ул мәгълүматны эшкәртү һәм кабул итү белән мәшгуль кешеләр хезмәтенең эффектив оештыру ысулларын; исәпләү техникасын һәм кешеләр һәм сәнәгать җиһазлары белән үзара хезмәттәшлекне, аларның гамәли кулланышларын, һәм шуңа бәйле иҗтимагый, икътисади һәм мәдәният проблемаларын өйрәнүче үзара бәйле фәнни, технологик һәм мөһәндис дисциплиналар комплексы. Мәгълүмат технологияләре үзләре катлаулы әзерлек, зур башлангыч сарыф итүләр һәм фәнни-сыйдырышлыклы техника таләп итәләр. Аларны эшкә кертү математик тәэмин ителеш, модельләр төзү, ара бирелгән мәгълүматлар һәм чишелешләр өчен мәгълүмат сакланышларын формалаштырудан башланырга тиеш.

Хәзерге МТ-нең төп үзлекләре:

Алгоритмнарның бирелгән мәгълүматлар белән санлы алмашу стандартларының структураланган булуы;

Санак саклавын киң куллану һәм мәгълүматны кирәк булган шәкелдә чагылдыру;

Мәгълүматны санлы технологияләр ярдәмендә чиксез диярлек араларга тапшыру;

Операцион система

Операцион система, кыска ОС (ингл. operating system, OS) — санакның җиһазы (hardware), програм (software) ресурслары белән идарә итүче һәм кулланучы белән үзара бәйләнешен оештыручы тәэмин ителеш (үзара бәйләнешле програмнар җыелмасы). Шуңа күрә яңа ОС-ның барлыкка килүе санакның аппарат өлеш үсеше белән бәйле. Микропроцессорның яңа модельләрен, яңа төр бирелмәләр туплагычларын төзү операцион системаларның үсешенә ярдәм итә.

Җиһазга тегелгән микропрограммалардан (рус. прошивка, ингл. firmware, fw) кала, барлык санак программалары башкарылышы өчен операцион система кирәк.

Вакыт-бүленешле операцион системалар системаны эффектив куллану өчен биремнәрне (tasks) тәртипкә (кирәкле җәдвәлгә) сала һәм шулай ук процессор вакыты, хәтер җайланмасы, басак (printing) һәм башка ресурсларны бүлеп бирү өчен махсус хисап программасын (accounting software) үз эченә алырга мөмкин.

ОС кулланучы белән үзара бәйләнешен оештыра, төрле җайланмаларның эше белән идарә итә.

Программалау теле

Программалау теле — санак өчен программалар язу өчен формаль тамгалар системасы. Программалау теле, программаның тышкы кыяфәтен һәм башкаручы (гадәттә санак) үтәргә тиеш гамәлләрне билгеләүче, лексика, синтаксис и семантика кагыйләләрен билгели. MKT (урысча ЯМК — язык машинных команд) программаларында бирелмәләр — санак хәтерендәге юлламаларны, үтәлүче ысулларны санлы кодлар аша тамгаланган. Программа биремнәренең һәм бирелмәләрнең ЭХМ хәтерендә ничек урнашуын программачы үзе кайгыртырга тиеш булган.

Хәзерге чорда программачылар алай эшләмиләр. Бүгенге санакларда өчен программалау системалары (ПС) кулланыла. Санакның программа белән тәэмин ителеше өч кисәккә бүленә:

системалы программа белән тәэмин ителеш

гамәли программа белән тәэмин ителеш

программалау системаларыПрограммалау системасы санак белән идарә итү программаларын төзү өчен билгеләнгән.

Программалау теле санак командалары теленнән югарырак дәрәҗәдәге телләрдә язылган программаларны санакта башкарырга мөмкинлек бирә.

Программалау теленең дәрәҗәсе санак эшкәрткече (урысча процессор) теленнән арынып, кеше теленә, предмет өлкәсенең (бигрәк тә математиканың) формаль теленә якынлашу дәрәҗәсе белән бәйләнгән. Дәрәҗә югарырак булган саен, ул санактан ераграк, ә кешегә якынрак тора.

Иң түбән дәрәҗәдәге тел — Санак биремнәре теле. Санак биремнәре телләреннән аерылучы Автокодлар дип аталган тәүге программалау телләре беренче буын санакларда барлыкка килә.

Психология

Психоло́гия (песихалугия, бор. грек. ψυχή — җан; бор. грек. λόγος — белем) — кешеләрнең һәм хайваннарның психикасы һәм үз-үзләрен тотышы турындагы белемне өйрәнүче академик һәм гамәли фәнне, шулай да бу тармактагы процессларның бөтенлеген билгеләүче термин.

Тормыш – чынбарлыкны битараф төстә түгел, ә кеше күңеле аша үткәреп, аның сиземләве, тоюы аркылы гәүдәләндерү. Әдәби әсәрдә тасвирлау принцибы буларак психологизм автор тарафыннан махсус кулланылырга мөмкин.

Рәвеш (сәнгать)

Рәвеш (сүз төркеме) белән бутамагыз.

Рәвеш, шулай ук Сурәт (лат. imago) - субъектка (гадәттә матди объект яки кеше) тышкы охшашлыгы булган артефакт (әйбер).

Мәсәлән - ике үлчәнешле фотография, экрандагы манзара, һәм өч үлчәнешле һәйкәл яки голограмма.

Смартфон

Смартфо́н (ингл. smartphone — акыллы телефон) — кесә персональ компьютеры белән чагыштырырлык күп функцияле кәрәзле телефон.Шулай ук кәрәзле телефон һәм КПК функционаллеген берләштерүче кайбер корылмаларга коммуникатор дигән термин кулланыла.

Коммуникáтор - кәрәзле телефон функциялары өстәлгән кесә персональ компьютеры.Смартфоннарның һәм коммуникаторларның гади кәрәзле телефоннардан аермасы - үсешле, чит программалаучылар өчен ачык, операцион система (гади кәрәзле телефонның операцион системасы чит программалаучылар өчен ябык). Гади кәрәзле телефон белән чагыштыргагда, өстәмә кушымталар урнаштыруы смартфоннарның һәм коммуникатроларның функционаллеген шактый якшырта.

Тарих

Тарих – кеше, аның эшчәнлеген, карашларын, үткәнен өйрәнгән гуманитар белемнең бер сферасын өйрәнгән фәнне һәм шул өлкәгә караган процессларның берлеген билгеләгән термин.

Бу өлкәдә эшләгән галимнәрне тарихчылар дип атыйлар.

Филология

Филология – язу текстларын эчтәлек, стилистик анализ ярдәмендә өйрәнүче фәнне белдерүче термин. Бу фән Борынгы Һиндстан һәм Грециядә барлыкка килә. 17-18нче гасырларда борынгы мәдәниятне өйрәнүче фән булып, системалаштыра. Фәннәрне системалаштыру вакытында филологияне халыклар мәдәниятенең телдә, язуда әдәби иҗатын берләштереп өйрәнүче фән буларак аңлый башлыйлар.

Үрмәкүч-кеше

Үрмәкүч-кеше (ингл. Spider-Man), чын исеме Пи́тер Па́ркер (ингл. Peter Parker) — Marvel Comics нәшрияте комиксларының супербатыры, уйлап табылган персонаж. Аны Стэн Ли һәм Стив Дитко уйлап чыгарганнар.

Беренче тапкыр 1962 елның август аенда Amazing Fantasy комикслары битләрендә чыга, шул вакытта башлап популяр була.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.