Равил Фәхретдинов

Равил Фәхретдинов (1937-2014) – мәшһүр татар тарихчысы-галиме, археолог, академик һәм язучы.

Равил Фәхретдинов
Fahretdinov
Туган телдә исем Равил Габдрахман улы Фәхретдинов
Туган 14 март 1937
Татарстан Республикасы, Балтач районы, Кариле авылы
Үлгән 10 март 2014 (76 яшь)
Яшәгән урын Четаев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тарихчы, галим
Балалар Раил Фәхретдинов (тарих фәннәре кандидаты)

Тормыш юлы

Равил Габдрахман улы Фәхретдинов 1937 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Балтач районының Кариле авылында туган. Балачагы, үсмер һәм егет чоры Балтач авылында үтә. Шушында урта мәктәп тәмамлый, район физкультура һәм спорт комитеты рәисе булып эшли. Балтач урта мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта. Балтач мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри, композитор Ифрат Хисамов җитәкләгән тынлы оркестр һәм хорда актив катнаша, шул хор составында 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. И.Хисамов Казанга киткәч тынлы оркестрның җитәкчесе була.

1958-1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Монда да үзешчән сәнгатьнең үзәгендә була – башта факультет, аннары институтның татар хорына җитәкчелек итә. Икенче курста Тукай, аннан соң Ленин стипендиаты була. Студентларның фәнни түгәрәгендә актив катнашып үзен фән юлына әзерли. Ел саен җәйге чорда СССР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология экспедициясендә әтрәт җитәкчесе булып катнаша, йөзләрчә яңа археологик истәлекләр табып өйрәнә. Шулар хакында студентлар түгәрәгендә, студентларның Бөтенсоюз археологик конференцияләрендә докладлар ясый, Мәскәү дәүләт университетының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.

Институтның татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген кызыл диплом белән тәмамлагач, 1963 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында археология буенча аспирантурада укый. Аның фәнни җитәкчесе күренекле археолог А.Х.Халиков була. Аспирантураны тәмамлап 1966-1996 еллар дәвамында шушы фәнни үзәктә кече, өлкән һәм төп гыйльми хезмәткәр булып эшли. Эзләнү әтрәде җитәкчесе булып ел саен археологик экспедицияләргә йөри, төрле тарихи чорларга, археологик культураларга караган меңнән артык истәлек табып өйрәнә, аларны фәнни әйләнешкә кертә. 1972-1992 елларда мөстәкыйль экспедиция җитәкчесе булып Иске Казан урынын казый, гаҗәеп бай матди культура калдыклары туплый. Мәскәү дәүләт университетында урта гасырлар археологиясе бенча 1968 елда кандидатлык, 1990 елда докторлык диссертацияләре яклый.

Р.Фәхретдинов – Татарстан, Идел буе, гомумән, Урта Евразия җирлегенең, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгеч, ул 200гә якын басма хезмәт, шул исәптән 30дан артык китап (фәнни монографияләр, фәнни-популяр китаплар), урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслек, уку һәм күргәзмә әсбаплар авторы, «Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы» дигән хезмәтне төзегән авторлар коллективының җитәкчесе. Ул Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының, шулай ук Алтын Урданың төньяк олысы археологик истәлекләренең тулы җыелмасын төзеп бастырып чыгарды. Бу ифрат кыйммәтле, бай академик басма фәндә беренче тапкыр эшләнде. Басманың авторы Р.Фәхретдинов ССРБ Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее уңае белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде. Галим институтның планына кертелгән бөтен татар халкының алтынчы-егерменче йөзләргә караган тарихи-мәдәни мирасы истәлекләренең академик Корпусын төзү белән мәшгуль булды (бу тарих һәм археология фәнендә беренче тапкыр башкарыла торган ифрат кирәкле эш).

Р.Фәхретдинов халкыбыз тарихын җентекләп тикшереп фәнни басмаларда дөньяга чыгаручы күренекле галим генә түгел, милләтебез өчен бик тә кирәкле фәнни-популяр китаплар язуны, фәнни публицистиканы яңадан аякка бастыручы да иде. Халкыбыз тарихы, җыр-моңы, гамәли сәнгате турында матур әдәби тел белән язылган аның китаплары – «Җырчы», «Ташлар моңы», «Кичке азан» бастырылды. Менә шушы өч китабы һәм әдәби публицистикасы өчен ул бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.

СССР Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее уңае белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде. һаман да актив җәмәгать эшендә булды. Инде узып киткән гасырның туксанынчы елларында милли хәрәкәттә кайнады, Сөембикә манарасына ай кую мәсьәләсен күтәрүчеләрнең иң беренчеләреннән булды. Сасна Пүчинкәсе авылында Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен тәгаенләүне һәм аңа таш куйдыруны оештырды. Ул Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы тарихи «Мирас» комиссиясенең рәисе булды.

Р.Г.Фәхретдинов Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында баш гыйльми хезмәткәр булып эшләде. Ул берничә гыйльми совет әгъзасы булды, чын фидакарьлек күрсәтеп «Татар археологиясе» журналын чыгарды. Туган ягының чын патриоты буларак, ул «Балтач тарихы»н язу белән мәшгуль булды.

2014 елның 10 мартынында вафат, 11 март көнендә Казанның Константиновка бистәсендәге яңа зиратка җирләнде.

Бүләкләнү

Р.Г.Фәхретдинов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Һади Атласи исемендәге премиянең беренче лауреаты. СССР Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее уңае белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. https://jitely.info/kazan
1937 ел

1937 (бер мең тугыз йөз утыз җиденче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча җомга көнне башлана. Бу безнең эраның 1937 елы, II меңьеллыкның 937 елы, XX гасырның 37 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 7 елы, 1930 елларның 8 елы. 1937 елдан бирле 82 ел үтте.

Basqaq

Basqaq - buysınğan cirlärdä tatar xanı xärbi wäkile. Basqaq süze "basarğa" (basıp alu) tatar fiğelennän kilep çıqqan.

Kärimbirde

Kärimbirde xan (ﻛﻪﺭﻳﻣﺒﻳﺭﺩئ) - Altın Urda xanı (1413-1414).

Tuqtamış xan ulı, Cäläl äd-Din enese.

Vitawtas

Vitawtas yäki Vitovt (litovça Vytautas, belorusça Вітаўт, läxçä Witold, 1350-1430) - Litva böyek kenäze (1392-1430). Keystut ulı, Olgerd bertuğanınıñ ulı, Yagaylo ike tuğan enese.

Grodno kenäze (1370-1382), Lutsk kenäze (1387-1389), Trok kenäze (1382-1413). Gusitlar iğlan itkän patşa.

Öç tapqır çuqınğan: katolik yolası (1382, Vigand), pravoslav yolası (1384, Aleksandr), katolik yolası (1386).

Xan (titul)

Xan - tatar tarixi yuğarı xakimiät tutulı, törki-mongol xalıqlarında taralğan.

Borınğı törki däwlätlärdä qan, han, xan, qahan süze qullanılğan.

Altın Urdada Böek xan - xäkimiätneñ yuğarı titulı. Altın Uda tarqalğannan soñ xan - Qazan, Qırım, Ästerxan, Seber, Qasıym xanlıqlarında baş xakim ataması. Monarxik titul bulıp tora.

Berençe tapqır Qıtay qulyazmalarında telgä alına, hunnarda şänyüy titulı bulğan.

Yasaq

Yasaq - tarixi tatar xanlıqlarında naturalata salım. Soñraq İdel buyında, Seberdä häm Yıraq Könçığışta yäşäwçe qayber xalıqlar tüläp qalğan

naturalata salım.

Балтач районы (Татарстан)

Балтач районы – Татарстан Республикасының төньягында урнашкан район. Мари Иле һәм Киров өлкәсе белән чиктәш.

Бәрдибәк

Бәрдибәк яки Мөхәммәт Бәрдибәк (tat. lat. Bärdibäk, ﺒﻪﺭﺩﻳﺒﻪﻙ, 1359-1310) - Алтын Урда ханы (1357-1359). Җанибәкнең улы һәм дәвамчысы.

Миһербансыз бастыру сәясәтен үткәргән хан.

Казан ханлыгы

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Казан ханлыгы – 1438–1552нче елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга. Беренче ханы – Олуг Мөхәммәд хан.

Казан ханлыгының җирләре башлыча борынгы Идел буе Болгары җирләрен биләгән. Шулай ук ханлыкка үз ирекләре белән чирмеш халыклары кушыла. Казан ханлыгына рус гаскәрләре яу белән килгәндә чирмешләр татар ханлыгы ягында көрәшәләр. Бу исә ике халыкның борынгыдан ук килгән дуслыгын күрсәтә. 1552 елда рус дәүләте тарафыннан яулап алына.

Кариле

Кариле — Татарстан Республикасының Балтач районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Халык саны — 1290 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422253.

Көнбатыш төрки каһанлыгы

Көнбатыш төрки каһанлыгы - Урта Азия җирләрен биләгән һәм ун төрки кабиләне берләштергән дәүләт. Истәми каһанның улы Датоу каһан идарә иткәндә иң зур көч-куәткә ирешкән. Көнчыгыш Аурупа далаларында Хәзәр каһанлыгы үсеп чыкканнан соң, Төрки каһанлыгы үзенең Кырымга тикле Көнбатыш биләмәләрен югалткан, ләкин Алтайдагы чикләрен саклап калган.

VII йөзнең 60 нчы еллары азагына Көнбатыш Төрки каһанлыгының төп чикләрен Кытай басып алган. Гәрчә VIII йөз башына каһанлык Кытайга буйсынудан котылса да, төньяктан яңа кабиләләрнең басып керүе 740 елда Көнбатыш каһанлыкның җимерелүенә китергән.

Себер ханлыгы

Себер ханлыгы (Seber xanlığı; Себер йорты, Seber yortı) — 1428-1598 елларда Көнбатыш Себердә урнашкан татар феодаль дәүләте. Төп халкы – себер татарлары.

Күрше дәүләтләр – Пермь кенәзлеге, Казан ханлыгы, Ногай Урдасы.

Себер ханлыгына Алтын Урда җучиләре династиясенең Шәйбанилар ыруыннан чыккан Хаҗимөхәммәтнең улы Мәхмүтәк заманында 1359 елда нигез салына.

Шәйбан Бату ханның энесе булган. Бату хан аңа Көнбатыш Себернең Урал белән Иртеш арасындагы улусын бүлеп биргән. Шушы җирләрдә Себер ханлыгы барлыкка килгән. Элек бу улус татарлары терлек асрау һәм төньяк тайга урманнарында сунарчылык белән шөгыльләнгән булсалар, ханлык дәверендә игенчелек һәм шәһәр культурасы да үскән.

Туктай

Туктай (tat. lat. Tuqtay, ﺗِوﻘﺗﺎﻲ) - Алтын Урда ханы (1291-1312). Мәнгүтимернең улы, Түлә-Буга дәвамчысы.

Фәхретдинов

Фәхретдинов — фамилия.

Әсгат Фәхретдинов (Әсгат Фәхри, 1901-1926), язучы.

Бәкер Фәхретдинов (1925-), спортчы (авыр атлетика), дөнья чемпионы (1954) (Мәскәү).

Габдерахман Фәхретдинов (1887-1937), публицист, тәрҗемәче.

Инсаф Фәхретдинов (1951), Чаллы дәүләт татар драма театры актеры. ТР халык артисты.

Ирек Фәхретдинов (1933), конструктор, фән докторы, ТР ФА академигы. ССРБ Дәүләт премиясе (1984).

Равил Фәхретдинов (1937-2014), тарихчы-галим, археолог. ТР Дәүләт премиясе (1994).

Ризаэтдин Фәхретдинов (Ризаэтдин Фәхретдин, 1859-1936), тарихчы галим, мөфти (1932-1936).

Тимерҗан Фәхретдинов (1919-1979), Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1945, 1946).

Харис Фәхретдинов (1935-), кинорежиссер, ТАССР (1974), РСФСР (1978) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Хәлил Фәхретдинов (1948), генерал-майор.Антонина Фәхретдинова (1937), физик, фән докторы.

Диләрә Фәхретдинова (1923-), сәнгать белгече, фән докторы (Ташкәнт).

Четаев урамы (Казан)

Четаев урамы (рус. улица Четаева) — Казанның Яңа Савин районында урнашкан урам. Механик һәм математик, ССРБ ФА мөхбир әгъзасы Николай Четаев (1902-1959) исемен йөртә.

Җанибәк

Җанибәк (tat. lat. Canibäk, ﺟﺎﻧﻳﺒﻪﻙ, үл.1357) - Алтын Урда ханы (1342-1357). Үзбәк ханның өченче улы.

Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең Үзбәк ханның сәясәтен дәвам иттерә. Шәрекъ тарихчыларының хезмәтләрендә һәм урыс елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына. Мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән.

Азәрбайҗанны Алтын Урда дәүләтенә кушкан. Җанибәк идарә итү чорында Алтын Урда иң зур биләмәләренә ирешкән: Алтын Урда дәүләте эчендә Идел буе Болгары Олысы, Себер Олысы, Урыс Олысы, Күк Урда (Тын, Кубань), Ак Урда (Казакъстан, Хорезм), Кырым Олысы, Кавказ Олысы булганнар.

Үзбәк хан

Үзбәк хан (tat. lat. Üzbäk xan, ﺋوﺯﺒﻪﻙ , як.1283-1342) - Алтын Урда ханы (1312-1342). Тогрыл улы, Мәнгүтимернең оныгы, Туктай дәвамчысы.

Үзбәк хан—иң озак идарә иткән (1312—1342) һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.