Мәдәният

Мәдәният (гарәп. مدنيات‎ — ватандашлык, цивилизация; مدني - шәһәрдә торучы ватандашлар сүзләреннән) яки культура (лат. cultura, colo, colere фигыленнән — эшкәртү, соңрак — тәрбия итү, белем бирү, үстерү, табыну/хөрмәт итү) — этнография һәм антропология фәннәренә нигез салучы галим Э. Тайлор сүзләре буенча, "кеше, берәр җәмгыять әгъзасы буларак, үз иткән белем, ышанулар, сәнгать, әхлак, хокук, гореф-гадәт һәм бар башка сәләтләр һәм гадәтләр җыелмасы".[1]

Hasht-Behesht Palace ney and Tar
Персияның Хашт-Бехешт сарае
Gobustan ancient Azerbaycan full
Азәрбайҗанның Гобустан дәүләт тыюлыгындагы сакланучы петроглифлар - б.г.э. 10 000 елларда анда чәчәк аткан мәдәнияткә шаһитлек итәләр

Бүгенге татар телендәге мәгънәсе эволюциясе

Мәдәнияттатар теленә гарәптән кергән сүз. Махсус сүзлектә ул «культура» дип тәрҗемә ителә (кара: Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.— Казан, 1965.— 299 б.). Ә «культура» сүзе русларга латин теленнән кергән: «лат. cultura — возделывание, воспитание, образование, развитие, почитание»[2][3] күпмәгънәле термин[4].

Шул ук вакытта «мәдәни» сүзе — «шәһәрдә торучы» дип тә тәрҗемә ителә. Гыйльми һәм укыту тәҗрибәсендә «культура» һәм «мәдәният» терминнары тигез хокуклы булып йөриләр. Шуннан чыгып, «мәдәният» терминының мәгънәсен «культура» термины мәгънәсеннән чыгып аңлатырга була.

Димәк, мәдәният ул — кешеләргә белем, тәрбия бирү вазифаларын үтәүне үз өстенә йөкләгән күренеш. Дөрес, «культура» терминының иң беренче мәгънәсен татарчага тәрҗемә иткәндә «җир эшкәртү» «дип бирергә туры килә (чыннан да, «культура» термины башта бакчада үстерелә торган яшелчә төрләрен күздә тоткан). Ләкин бу очракта безгә терминның тәүге мәгънәсенә ябышып яту һич тә мәҗбүри түгел (күп кенә терминнарның тәүге мәгънәләре онытылуга да дучар була). Ләкин «культура» терминының тагын бер өстәмә мәгънәсе калкып тора, ул да булса «эшкәртү», «эшләп чыгару», «кеше акылы һәм кулы тарафыннан эшләп чыгарылган кыйммәтләр».[5]

Материаль һәм рухи культура

«Материаль культура» белән «рухи культура» аерыла. Материаль культурага завод-фабрикалар, таш пулатлар, тимер юллар, транспорт чаралары, төрле җиһазлар һәм кешеләр тарафыннан кулланыла торган меңләгән төр хезмәт чаралары керә. Рухи культура кешеләр тарафыннан табылган белемнәрне, уку-укыту системасын, традицияләрне, фольклорны, халыкларның профессиональ сәнгатен, фәнне һ. б. шушындый рухи кыйммәтләрне үз эченә ала.

Мәдәният исә «культура» күренешенең фәкать рухи өлешен генә «үзенә сыйдыра». Ләкин рус телендә «культура» термины, үз структурасына һәм рухи, һәм материаль өлкәләрне сыйдыра торган булса да, практикада фәкать рухи өлкәне генә күздә тота. «Культура» дигәндә гамәлдә рухи культура, ягъни мәдәният күздә тотыла.[6]

Мәдәният ул — кешеләр тарафыннан тудырылган рухи кыйммәтләр җыелмасы; кешеләрнең рухи кыйммәтләр тудыру өлкәсендәге эшчәнлеге; кешеләрнең тудырылган рухи кыйммәтләрне куллану эшчәнлеге. Әгәр дә бу билгеләмә мәдәният күренешен тулы рәвештә характерлый ала икән, бер генә нәрсәне ачыклыйсы кала, ул да булса: без нәрсәләрне рухи кыйммәтләр дип атыйбыз, нинди рухи кыйммәтләр җыелмасы мәдәниятне тәшкил итә? Мәдәният, җәмгыятьнең рухи күренеше буларак, түбәндәге кыйммәтләрне үз эченә ала: кешеләрнең дөнья турында белемнәре; милли тел; җәмгыятьтә урнашкан мәгърифәт системасы; халыкның көнкүрешендә барлыкка килгән йолалар, традицияләр, ышанулар, риваятьләр; халыкның конкрет чынбарлык шартларында туган әхлакый принциплары, хокукый карашлар; халыкның сыйнфый һәм милли (этник) идеологиясе; халыкның дөньяга карашы, шул исәптән дине яисә атеистик карашлары; халыкның сәнгати фи- керләве һәм шуның иҗат җимешләре; фән, шул исәптән фәлсәфә һ.б.[7]

Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була.[8]

Төп мәгънәләре

Taiwanese aborigines
Биюче Тайвань аборигеннары
  1. Аеруча гыйлем эстәү һәм тәрбия юлы белән урын алган интеллектуаль һәм әхлакый сыйфатларның үсү акты.
  2. Интеллектуаль һәм эстетик өйрәнү юлы белән үcтерелгән зәвык мөкәммәллеге һәм мәгърифәт сыйфатлары.
  3. техник тәҗрибә һәм һөнәрләрдән аермалы буларак, сынлы сәнгать, мәдәни һәм гыйльми фәннәр белән кызыксыну һәм зәвык иясе булу.
  4. Өйрәнү һәм гыйлемне киләчәк буыннарга тапшыра алу сыйфатына бәйле кеше белеме, ышанулары һәм гамәлләре берлеге.
  5. расчыл, дини яки җәмгыяви үзәнчәлекләр нигезендә барлыкка килгән бер төркемнең гадәти ышанулары, җәмгыяви формалары һәм матди үзлекләре; шулай ук: билгеле заман периоды эчендә һәм/яки аерым бер урында яшәүче кешеләрнең көндәлек тормыш үзенчәлекләре.
  6. Оешманы билгеләүче уртак карашлар, кыйммәтләр, максатлар һәм практикалар берлеге.
  7. Аерым бер тармак, эшчәнлек яки җәмгыяви бер үзенчәлек белән бәйле кыйммәтләр, аңлаулар яки җәмгыяви практика берлеге.
  8. Кеше эшчәнлегенең күренекле нәтиҗәләре яисә буыннан буынга күчә торган социаль яктан мөһим мәгълүмат. Калып:Чыганак??

XVIII һәм XIX гасырда Аурупа халыклары культура [4][9][10][11] төшенчәсен бүгенге мәгънәдә куллана башлаганнар, ул авыл хуҗалыгында яки умартачылыктагы кебек үсемлек үстерү һәм камилләштерү мәгънәләренә туры килгән. XIX гасыр дәвамында ул башта шәхесне, аеруча уку юлы белән, үстерү яки камилләштерү, һәм соңрак милли ашкынуларны һәм идеалларны чынбарлыкка ашыру мәгънәләренә дә ия булды.

XX гасырда, "культура" кеше генетикасы билгеләмәгән барлык феноменнар мәгънәсендә антропологиянең төп төшенчәсе буларак алга чыкты. Аеруча, түбәндәге ике мәгънәдә:

  1. кешеләрнең үз тәҗрибәләрен символлар белән билгеләү мәсьәләсендә һәм хыял көчен кулланып башкарылган иҗади эшчәнлек мөмкинлекләре өлкәсендә үсә торган сәләте;
  2. дөньяның төрле җирләрендә яшәгән халыкларның үз тормыш тәҗрибәләрен билгеләү һәм классификацияләү ысулы һәм иҗади сәләтләрен куллану юллары.

Бүгенге көндә бу төшенчә җәмгыять тудырган физик артефактлар, ягъни матди мәдәният, һәм мәдәниятнең нигез тәшкил итүче терминнары буларак кулланылган һәм матди булмаган барлык башка яклары[12], ягъни тел, гадәт, һ.б. арасындагы аерма мәгънәсендә киң таралган.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. (ингл.)Tylor, E.B. (1974). Primitive culture: researches into the development of mythology, philosophy, religion, art, and custom. New York: Gordon Press. .
  2. Кара: БСЭ.— T. 13.— M., 1973.— С. 594
  3. Harper, Douglas (2001). Online Etymology Dictionary
  4. 4,0 4,1 Merriam-Webster сүзлекләре онлайн:culture.
  5. http://www.tatknigafund.ru/books/1778/read#page363 Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит363
  6. http://www.tatknigafund.ru/books/1778/read#page364 Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит364
  7. http://www.tatknigafund.ru/books/1778/read#page365 Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит365
  8. (рус.) "Парадокс сохранения культуры и языка заключается в том, что они сохраняются исключительно путем изменения. Только мертвые языки и культуры можно полностью обезопасить от перемен". Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Изменяющаяся роль языков", 35 бит.
  9. Оксфорд сүзлекләре онлайн:culture.
  10. Merriam-Webster кыска онлайн энциклопедия:culture.
  11. TheFreeDictionary.com сүзлеге:culture.
  12. Macionis, Gerber, John, Linda (2010). Sociology 7th Canadian Ed. Toronto, Ontario: Pearson Canada Inc.. pp. 53.

Чыганаклар

en:Culture

Америка Кушма Штатлары

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.Америка Кушма Штатлары (ингл. United States of America), еш кына кыскача АКШ (ингл. USA), Кушма Штатлар (ингл. United States, U.S.) яки гади Америка (ингл. America) диелә — Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Мәйданы буенча дөньяда дүртенче урында тора (9 518 900 км²). Халык саны буенча дөньяда өченче урында тора (304 млн. кеше). Башкаласы — Вашингтон шәһәре. Дәүләт төзелеше буенча төркеме — федератив президент республикасы.

Америка Кушма Штатлары төньякта Канада белән, көньякта Мексика белән чиктәш. Көнбатыштан Тын океан белән, ә көнчыгыштан исә Атлантик океан белән юыла. Административ яктан ил 50 штатка һәм 1 федераль округка (Колумбия) бүленә.

Арслан (Нязепетровск районы)

Арыслан – Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск районындагы татар авылы. Шәмәхә авыл советына карый. Уфа (Караидел) елгасы ярында урнашкан. Авылдан 7 км көнбатыш тарафта Башкортстан башлана.

Район үзәге Нязепетровск шәһәренә 32 км, Шәмәхә авылына 5 км ара.

Баулы

Баулы (лат. тат. Bawlı, рус. Бавлы) — республика карамагындагы шәһәр, Баулы районы үзәге.

Татарстаннын, көньяк-көнчыгыш чигендә Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында (Казаннан 369 километр).

Ык елгасының сул кушылдыгы Баулы суы буенда, Сембер–Өфә тимер юлының Бөгелмә станциясеннән 35 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Баулы аркылы Казан–Ырынбург автомобиль юлы уза.

Халкы – 22 мең кеше.

Бөгелмә

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Бөгелмә (лат. тат. Bögelmä, рус. Бугульма) — Татарстан Республикасының көньяк-кәнчыгышында Зәй елгасы башланган җирдә урнашкан шәһәр. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.

Казаннан 333 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 26,0 км². Халык саны 90630 кеше.

Бөгелмә – Татарстан республикасының зур нефть чыгару үзәге.

Камышлы (Самар өлкәсе)

Камышлы (рус. Камышла) — РФ Самар өлкәсендәге авыл, Камышлы районының һәм Камышлы авыл җирлегенең административ үзәге (1939-1963 елларда, 1991 елның мартыннан). Райондагы 13 татар авылының иң зурысы (5 400 кеше, 2017).

Камышлы районы

Камышлы районы (чуаш. Хăмăшлă районĕ, рус. Камышлинский район) — Самар өлкәсендәге, күпчелекне татарлар алып торган муниципаль район. Төп милләтләр – татарлар – 81%, урыслар – 9,4%, чуашлар – 5,2%.

Район зур су юлы – Сук елгасы буенда урнашкан.

Канада

Канада (ингл. Canada [‘kʰænədə], фр. Canada [kana‘da]) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Дөньяда Рәсәйдән соң мәйданы буенча икенче урында тора. 3 океан белән юыла. Канаданың бары тик бер күршесе бар – АКШ.

Канаданың башкаласы – Оттава шәһәре.

Коми Республикасы

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Ко́ми Җөмһүрияте́ (коми Коми Республика) — Русия Федерациясе составында булган җөмһүрият (дәүләт), Русия Федерациясе субъекты.

Башкаласы – Сыктывкар шәһәре.

Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы

ЮНЕСКО (UNESCO – United Nations Educational, Scientific and Cultural Organization) – Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы.

1945 елның 16 ноябрендә БМОның Сан-Францискодагы конференциясендә АКШ, Бөекбритания һәм ССРБ арасында мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү буенча халыкара махсус оешма булдыру турында карар кылына. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, ЮНЕСКО БМО оешмасы кысаларында тынычлыкны саклау фикерен алга сөрә.

Бүгенге көндә шушы халыкара оешмада 194 дәүләт һәм 7 хезмәткәр әгъза бар. ЮНЕСКО-ның баш-фатиры Парижда урнашкан. Оешманың генераль мөдире — Ирина Бокова (Болгария), башкарма шурасы рәисе – Элеонора Митрофанова (Русия).

ЮНЕСКОның алты рәсми теле бар: инглиз, испан, рус, француз, кытай, гарәп.

Пирем крае

Пи́рем крае — Русия Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Крайның мәркәзе — Пирем шәһәре.

Салават (шәһәр)

Салават(баш. Салауат) – Башкортстан республикасындагы шәһәр. Башкортстанның мөһим сәнәгать үзәге.

Татарлар

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Татарлар (tatarlar) — күбесенчә Ауразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә.Татарларның күпчелеге — Русия Федерациясендә яши (соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ~5 310 649 кеше, халык саны буенча руслардан соң илнең икенче этнос). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан, Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.

Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-урал, себер, әстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була.

Татарстан

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Татарстан Республикасы (Татарстан, рус. Республика Татарстан) — Русия Федерациясе белән берләшкән һәм Русия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт, Татарстан Конституциясе, Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан арасындагы махсус шартнәмә нигезендә Рәсәй Федерациясе белән берләшкән республика. Татарстан Русиянең Идел буе федераль бүлгесенә керә. Республика башкаласы — Казан шәһәре.

Русиядә икътисадый яктан иң көчле төбәкләрнең берсе. 1920 елның 27 маенда төзелгән (ТАССР).

Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1965 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 1579 кеше (1997).Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан мәдәният өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче һәм аны үстерүдә зур казанышларга ия булган, мәдәният учреждениеләренең, оешмаларының һәм органнарының, мәдәни-агарту учреждениеләренең, кинематографиянең, телевидение һәм радиотапшыруларның, матбугатның, нәшриятның, полиграфия сәнәгатенең һәм китап сәүдәсенең, туристлык-экскурсия оешмаларының һәм учреждениеләренең югары квалификацияле хезмәткәрләренә, мәдәният һәм сәнгать уку йортлары хезмәткәрләренә, үзешчән иҗатта катнашучыларга һәм мәдәният оешмалары, учреждениеләре һәм органнары эшендә җәмәгатьчелек башлангычларында катнашучы затларга бирелә.

Чаллы

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, рус. На́бережные Челны́) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.

Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км.

Тукай районының (1930–1976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.

Чистай

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Чистай (лат. тат. Çistay, рус. Чистополь) — Татарстан Республикасының үзәк өлешендәге шәһәр, Кама елгасының сул ярында урнашкан. Норлат тимер юлы станциясеннән төньякка 125 км ераклыкта урнашкан (Сембер-Өфә юлы).

Казаннан 144 км. Автомобиль юллары үзәге. Аэропортлы шәһәр. Мәйданы 16,8 км². Халык саны 60 703 (2010).

Яңавыл

Яңавыл (баш. Яңауыл) — Башкортстандагы шәһәр (1991 елдан), район үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына халык саны 27457 кеше тәшкил иткән. Күпчелек халкы татарлар.

Әгерҗе районы

Әгерҗе районы (рус. Агрызский район, арча Огырчи ёрос) – Татарстан республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә Иж елгасы (Идел бассейны) яры буенда, Казаннан көнчыгышка таба 304 км ераклыкта урнашкан. Тимер юл узелы (юнәлешләре – Казан, Екатиринбур, Ижау).

Үзәге – Әгерҗе шәһәре.

Әлмәт

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Әлмәт (лат. тат. Əlmǝt, рус. Альметьевск) — Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге. Кама буе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы сөзәклектә, Зәй елгасының (Кама кушылдыгы) сул як ярында, Әлмәт тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 16 километрда, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 279 километр ераклыкта урнашкан. Автоюлларның эре төене. Шәһәрдән 10 километр читтә – Бөгелмә–Яр Чаллы–Әгерҗе тимер юлы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.

Халкы 159 000 кеше тәшкил итә.

Әлмәт – Татарстанның эре нефть сәнәгате үзәге (Ромашкино нефть һәм газ ятмалары чыганагы). Әлмәт – «Дуслык» магистраль нефтьүткәргеченең, Нижгар, Пирем, Самар һәм башка нефтьүткәргечләрнең башлангыч пункты.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.