Мәгариф

Мәгариф (яки белем бирү) — оештырылган мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

Гади мәгънәдә, кешеләрнең бер буыннан башка буынга укыту, өйрәтү, тикшеренү юлы белән белем, сәләтләр һәм гадәтләрне тапшыру өчен белем алуны оештыру формасы һәм аны белдерүче термин.[1] Гадәттә, кешенең уйлау, хис яки кылануына тәэсир итүче барлык тәҗрибәләр аркылы урын ала.

Schoolgirls in Bamozai
Мәктәп балалары агач күләгәсендә дәрес ала, Бамозаи, Пактья провинциясе, Әфганстан байрагы Әфганстан.
Lab4 students1 65b 1000
Cофия техник университеты студентлары, BG Sofia coa.svg София, Болгария байрагы Болгария
One Laptop per Child at Kagugu Primary School, Kigali, Rwanda-19Sept2009
Кагугу башлангыч мәктәбе укучылары, Руанда байрагы Руанда.
US Navy 100305-N-7676W-182 Cmdr. Jim Grove, from the Office of Naval Research Navy Reserve Program 38, left, helps tudents from McKinley Technology High School make adjustments to their robot
FIRST робототехника ярышмасында катнашучы урта мәктәп укучылары, Seal-DC.png Вашингтон, АКШ байрагы АКШ

Системалар

Профессиональ белем бирү

Югары белем бирү системалары

Университет системалары

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. en:Education(ингл.)

Сылтамалар

Видеолар

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган акция. Гадәттә, төп чаралар апрель аенда уза. Акция оештыручылары — Үзебез яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Акциягә Татарстан Министрлар кабинеты, Казан мэриясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлек белдерә.

Акциянең төп максаты — шәһәр мохитендә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәниятын формалаштыру эшендә ярдәм итү. Беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» 2006 елда киләчәктә «Үзебез» хәрәкәтенә берләшәчәк яшь татар галимнәре, иҗади яшьләр тарафыннан уздырылган. Акция татар телнең кулланылышын популярлаштыруга юнәлгән иң үзенчәлекле һәм халыкта зур кызыксыну уяткан чараларның берсе. Әлегә ул бердәнбер гражданлык инициативасы күрсәткече булып тора.

Бәгәрәктамак

Бәгәрәктамак (рус. Усть-Багаряк) – Чиләбе өлкәсе, Коншак районының төньяк-көнчыгыш өлешендәге татар авылы. Сәнәр елгасына Бәгәрәк кушылган җирдә урнашкан. Авыл җирләре 50 мең һектар мәйданны били, үзәк урамы 7 километрга сузылган. Авыл җирлеге территориясендә 15 табигый күл бар.

Бәгәрәктамактан Чиләбегә кадәр 140 км, Екатиринбурга кадәр 125 км ара.

Бөгелмә

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Бөгелмә (лат. тат. Bögelmä, рус. Бугульма) — Татарстан Республикасының көньяк-кәнчыгышында Зәй елгасы башланган җирдә урнашкан шәһәр. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.

Казаннан 333 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 26,0 км². Халык саны 90630 кеше.

Бөгелмә – Татарстан республикасының зур нефть чыгару үзәге.

Иске Ярмәк

Иске Ярмәк – Самар өлкәсенең Камышлы районында иң зур авылларның берсе. 1515 кеше яши, барысы диярлек татарлар.

Ишембай

Ишембай шәһәре – Башкортстан республикасы буйсынуындагы шәһәр. Агыйдел елгасының уң як ярында, Стәрлетамакка каршы урнашкан. Башкортстан нефтен табучы һәм эшкәртүче промыселларның беренчесе.

Камышлы (Самар өлкәсе)

Камышлы (рус. Камышла) — РФ Самар өлкәсендәге авыл, Камышлы районының һәм Камышлы авыл җирлегенең административ үзәге (1939-1963 елларда, 1991 елның мартыннан). Райондагы 13 татар авылының иң зурысы (5 400 кеше, 2017).

Коншак

Коншак (рус. Кунашак) — Чиләбе өлкәсендәге татар авылы, район үзәге. Өлкә үзәгеннән 75 км еракта урнашкан. Халык саны 6 меңнән артык. 1989 сан алу мәгълүматлары буенча 78% яшәүче — татарлар, 11% башкортлар, 8% урыслар.

Күмертау

Күмертау — Башкортстанның Куергазы районында урнашкан шәһәр. Куйбышев тимер юлының әһәмиятле станциясе. Өфәдән 250 км ераклыкта урнаша.

Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы

ЮНЕСКО (UNESCO – United Nations Educational, Scientific and Cultural Organization) – Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы.

1945 елның 16 ноябрендә БМОның Сан-Францискодагы конференциясендә АКШ, Бөекбритания һәм ССРБ арасында мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү буенча халыкара махсус оешма булдыру турында карар кылына. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, ЮНЕСКО БМО оешмасы кысаларында тынычлыкны саклау фикерен алга сөрә.

Бүгенге көндә шушы халыкара оешмада 194 дәүләт һәм 7 хезмәткәр әгъза бар. ЮНЕСКО-ның баш-фатиры Парижда урнашкан. Оешманың генераль мөдире — Ирина Бокова (Болгария), башкарма шурасы рәисе – Элеонора Митрофанова (Русия).

ЮНЕСКОның алты рәсми теле бар: инглиз, испан, рус, француз, кытай, гарәп.

Мөслим (Чиләбе өлкәсе)

Мөслим (рус. Муслюмово) — Чиләбе өлкәсендәге татар авылы. Теча елгасының ике як ярында урнашкан. Бүгенге көндә Мөслим авылында яшәүчеләрне радиацион һәлакәт корбаннары буларак башка урыннарга күчерү бара.

Науруз (Ырынбур өлкәсе)

Нәүрүз — Ырынбур өлкәсенең Пономаревка районында урнашкан борынгы татар авылы. Дим елгасының сул як ярында, Казан — Ырынбур юлы (IP-239) өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 2 км читтә. 700 йортта 1900 якын кеше яши, татарлар. Урта мәктәп, 16 кибет, 4 тегермән эшли. 3 зур фермер хуҗалыгы («Каеш» һәм «Клин»).

Нязепетровск

Нязепетровск (рус. Нязепетровск) — Чиләбе өлкәсендәге кече шәһәр, Нязепетровск районының административ үзәге.

Халык саны — 12 452 кеше (2010).

Сарманай

Сарманай – Ырынбур өлкәсенең Шарлык районындагы татар авылы. Дим елгасы буенда урнашкан. Мишәр диалектының Шарлык сөйләше таралган.

Тукай (Александровка районы)

Тукай — Ырынбур өлкәсенең Александровка районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 236 йортта 736 кеше яши, татарлар. Урта мәктәп эшли. 3 зур фермер хуҗалыгы («Алтын башак», «Болгар» һәм «Виктория»).

Төмән

Төмән (рус. Тюмень) — Русиядәге шәһәр, Төмән өлкәсенең һәм шушы өлкәнең Төмән районының үзәге. XIII гасырда татарлар Чыңгы-Тура шәһәренә нигез сала, XVI гасырда кала - Алтын Урданың Төмән олысының башкаласы. Алтын Урдада Туктамыш хан идарә иткән чорда шәһәргә Төмән исеме бирелә. 1495 елда эчке низаг нәтиҗәсендә Чыңгы Тура башкала вазифасын югалта, Мөхәммәд Тайбуга үз ирәген Кашлык - Себер каласына күчерә. 1585 елда урыс илбасары Ермак Чыңгы Тура- Төмәнне яндырып басып ала һәм 1586 елда урыс ныгытмасына нигез сала.

20 гасырда борынгы татар шәһәре Чыңгы Тура урынында "Төмән" дигән стадион төзелгән, нәтиҗәдә мәдәни катлам кайтусыз югалган.

Халык саны — 581 758 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 604 665 кеше.

Эчкен

Эчкен – Курган өлкәсендә урнашкан татар авылы. Авыл Себергән авылы белән Шадрин районының аерым авыл советын тәшкил итә. Өлкә үзәгенә кадәр 100км артык, район үзәгенә кадәр 46 км юл узасы бар.

Яңавыл (Сорочинск районы)

Яңавыл (рус. Новобелогорка) — Ырынбур өлкәсенең Сорочинск районында бердәнбер татар авылы.

Авыл атамасы күршедәге Старая Белогорка, яки Искеавылга нисбәтле рәвештә барлыкка килгән. Утызынчы елларгача бу авыллар Самар губернасы, Бозаулык өязенә карыйлар.

Якындагы тимер юл станцияләре – Яңа Сергиевск һәм Сорочинск.

Үрге Чебенле

Үрге Чебенле — Ырынбур өлкәсенең Сакмар районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 870 кеше яши, татарлар. Сакмар елгасының сул як ярында урнашкан.

Лирон Хәмидуллин Чебенле авыллары атамасын щебенка (вак таш) сүзеннән күрә. Ырынбур каласы салынганда бу яктагы баз-чокырлардан (карьер) таш чыгаралар.

Әлмәт

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Әлмәт (лат. тат. Əlmǝt, рус. Альметьевск) — Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге. Кама буе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы сөзәклектә, Зәй елгасының (Кама кушылдыгы) сул як ярында, Әлмәт тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 16 километрда, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 279 километр ераклыкта урнашкан. Автоюлларның эре төене. Шәһәрдән 10 километр читтә – Бөгелмә–Яр Чаллы–Әгерҗе тимер юлы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.

Халкы 159 000 кеше тәшкил итә.

Әлмәт – Татарстанның эре нефть сәнәгате үзәге (Ромашкино нефть һәм газ ятмалары чыганагы). Әлмәт – «Дуслык» магистраль нефтьүткәргеченең, Нижгар, Пирем, Самар һәм башка нефтьүткәргечләрнең башлангыч пункты.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.