Муниципалитет

Муниципалитет (алман. Munizipalität, фр. municipalité, чыганагы лат. municipium) — үзидарәле административ-территориаль берәмлек, гадәттә эченә берничә торак пункт - шәһәр, шәһәр тибындагы бистә яки авылны ала.

Чынбарлыкта дөньяның илләрендә муниципалитетлар ике төрле була:

  • Шәһәр муниципалитетлары
  • шәһәрләрнең керүе-кермәвенә һәм аларның санына карамастан, илдәге икенчел яки өченчел дәрәҗә административ берәмлек. Бу очракларның күпчелегендә муниципалитет — халык тарафыннан турыдан-туры сайланган иң түбән дәрәҗә җитәкчегә буйсынучы административ берәмлек мәгънәсенә туры килә.

Русиядә муниципалитетлар юк, иң түбән дәрәҗә административ берәмлек муниципаль берәмлек дип атала.

2015 ел

2015 (ике мең унбишенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2015 елы, III меңьеллыкның 15 елы, XXI гасырның 15 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 5 елы, 2010 елларның 6 елы. 2015 елдан бирле 4 ел үтте.

Халыкара яктылык (ут) елы.

Халыкара туфрак елы.

Татарстанда — рәсми Парклар һәм скверлар елы.

Татарстанда — рәсми булмаган Гаяз Исхакый елы[чыганагы?].

Албания

Албания яки Арнавытлык (алб. Shqipёria, рәсми исеме – Албания (Арнавытлык) Җөмһүрияте, алб. Republika e Shqipёrisё [ɾɛpuˈblika ɛ ʃcipəˈɾiːs]) — Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Албаниядә 3 миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы һәм иң эре шәһәре — Тирана, аннан кала иң зур шәһәрләре — Дуррес һәм Влёра. Албания Балкан ярымутравының көнбатыш өлешендә, Әдрән һәм Ионик диңгезләрнең ярында урнашкан. Отранто бугазы Албанияне Италиядән аерып тора. Дәүләт төньяк-көнчыгышта Сербия, Косово һәм Метохия мохтариятле төбәге белән, төньяк-көнбатышта — Черногория белән, көнчыгышта — Македония, көньяк-көнчыгышта — Греция белән чиктәш.

Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең Далмация, Македония һәм Мёзия вилаятьләренә керәләр. 1190 елда Круя шәһәренең Прогон исемле идарәчесе Арбер кенәзлеген төзи, бу беренче албан дәүләте була. XVI гасырда хәзерге албан җирләрен Госманлы империясе яулап ала, төрекләр монда биш гасырга якын хакимлек итә. 1912 елда, Балкан сугышларыннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. 1939 елда Италия Албания патшалыгын басып ала һәм монда Бөек Албанияне төзи, ә 1943 елда ул Алмания протекторатына әверелә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Әнвәр Хуҗа җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. 1991 елда Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.

Албания — үсеп килүче демократик ил. Икътисадта хезмәт күрсәтүләр базары өстенлек итә, аннан соң сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы килә. Кеше үсеше потенциалы индексы югары дип санала. Дәүләт барлык ватандашларын сәламәтлек саклау системасы һәм бушлай башлангыч һәм урта белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итә.

Албания Берләшкән Милләтләр Оешмасы, НАТО, БСО, Бөтендөнья банкы, Аурупа шурасы, АИХО, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда Аурупа берлегенә керер өчен гариза язды.

Брюссель башкала төбәге

Брюссель башкала төбәге (рәсми Brussels Region яки Brussels-Capital Region (фр. Région de Bruxelles-Capitale, ʁe'ʒjɔ̃ də bʁy'sɛlkapi'tal , нид. Brussels Hoofdstedelijk Gewest, ˈbrʏsəɫs ɦoːft'steːdələk xəʋɛst , яки фр. Bruxelles, bʁysɛl ; нид. Brussel, ˈbrʏsəɫ ) — Бельгия федерациясенең өч субьекты кимәлендәге бер регионы (тагын да Фламанд регионы һәм Валлония).

Бельгиянең эре кала зонасы, 19 муниципалитеттан тора.

Һәрбер коммунада бургомистр, ратуша һ.б. бар.

Фактик алар шәһәрнең районы булып тора. Чигтәре урамның уртасыннан үтә. Формаль рәвештә Брюссель атамасын бер муниципалитет йөртә, ә практикада ул атама белән бар агломерация атап йөртелә. Башкала Брюссель муниципалиты Бельгиянең башкаласы булып тора.

Де-факто, шулай ук Брюсның башка муниципалитетлары өчен дә башкала статусын сайланды. Регион Бельгиянең башкаласы исәпләнә. Аурупа берләшмәсенең дә башкаласы булып тора.

Виктор Нанейшвили

Виктор Нанейшвили (1878, Сачилао, Кутаис губернасы, Рәсәй империясе—22 март 1940, Мәскәү , ССРБ) — инкылабчы, совет дәүләт эшлеклесе.

РК(б)Ф Әстерхан губерна комитеты рәисе (1918), Азәрбайҗан коммунистик фиркасе ҮК җаваплы сәркәтибе (1920), РК(б)Ф Пермь губерна һәм бүлге комитетлары рәисе (1923-1924), РК(б)Ф Кыргыз (Казакъ) өлкә (төбәк) комитеты рәисе (1925-1926), Бөтенсоюз сәүдә академиясе башлыгы (1931-1939).

Кабо-Верде

Ка́бо-Ве́рде Җөмһүрияте (порт. República de Cabo Verde [ˈkabu ˈveɾdɨ], Калып:Lang-kea) — шул ук исемдәге Атлантик океанның утрауларында урнашкан дәүләт. Африканың көнбатыш ярыннан 620 км ераклыкта урнаша. Дәүләткә 10 зур һәм 8 кечкенә утрау керә. Утрауларның гомуми мәйданы — 4 033 км². Башкаласы — Прая шәһәре.

2006 елда үткәрелгән халык санын алу нәтиҗәсендә илдә 434 263 кешенең яшәгәне ачыкланды. 2008 елгы саннар — 426 998 кеше. Халыкның 70 %-ны — аурупалылар һәм африкан халыкларның кушылмасы булган креоллар, 28 %-ны — африканнар, 1 %-ны аурупалылар тәшкил итә. Халыкның яртысыннан артыграгы шәһәрләрдә яши.

Утрауларны 1460 елда ачканнар, дип санала. 1446 елда бирегә португал диңгезчеләре килгән. 1495 елны утрауларны рәсми төстә Португалия җирләре дип игълан иттеләр. 1581 елда алар Испания хакимиятенә күчә, 1640 елда янә Португалиягә кайта. 1963 елда утрауларда хәрби бәрелеш башлана. Аның нәтиҗәсендә Кабо-Верде бәйсезлеге игълан ителә.

Административ яктан Кабо-Вердега 22 муниципалитет керә. Илдә туризм чәчәк ата.

Казан

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Казан (тат.лат. Qazan, тат.гар. قزان, рус. Казань) — Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы, Русиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт.

Шәһәрнең теркәлгән «Русиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Русия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елда — су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Русиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.

Катар

Катар (гарәпчә قطر рәсми атамасы (гарәпчә دولة قطر, Дәүләт Катар) – көньяк-көнбатыш Азияда урнашкан дәүләт (әмирлек). Ул Гарәп ярымутравының төньяк-көнчыгышындагы Катар ярымутравын алып тора. Согуд Гарәбстаны белән көньякта чиктәш, башка бар яктан да Фарсы култыгы сулары белән юыла. Төньяк-көнбатышта Бәһрәйн утраулары белән, көньяк-көнчыгышта – БГӘ белән диңгез чиге бар. Башкаласы булып Доха шәһәре тора.

Катар – Русия һәм Ираннан соң дөньяда табигый газ экспорты буенча өченче урында тора, шулай ук бик күп нефть һәм нефтьтан эшләнгән әйберләр дә экспортлый. ОПЕК әгъзасы.

VII гасырдан башлап Гарәп хәлифәлегенә керә. 13-14 гасырларда Бәһрәйн әмирләре кулында; XVI г. башында – португаллар хакимлеге, аннары Госманлы Дәүләте идарәсе астында. 1916–71 елларда Бөекбритания протектораты астында.

Кытай Җөмһүрияте

Кытай Республикасы (кыт. трад. 中華民國, гади. 中华民国, пиньинь Zhōnghuá Mínguó, палл. {{{4}}}; еш кына дәүләтнең төп территориясен тәшкил итүче Тайвань утравының исеме буенча Кытай Республикасын Тайва́нь дип атыйлар) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан өлешчә танылган дәүләт. Элек бер партияле системалы һәм хакимияте барлык Кытайга җәелгән дәүләт була, бүгенге көндә исә Тайвань утравын һәм аның тирәсендәге вак утрауларны үз кулында тотучы демократик дәүләт. БМОга нигез салучыларның берсе була.

Лондон

Лондон, Лундын (ингл. London) — Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Патшалыгы башкаласы, Британ утрауларының иң зур шәһәре. Халык саны — 7 556 900 кеше, метрополияне исәпләгәндә — 12 300 000—13 945 000. Халык саны буенча дөньяда шәһәр 21 нче урында урнаша. Мегаполис мәйданы 1706,8 км² тәшкил итә. Шәһәр башлыгы — Борис Джонсон, 2016 елның 6 маеннан — Садыйк Хан.

Лондон Бөекбританиянең сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышында алдынгы позицияне били. Шәһәрдә Хитроу халыкара һава аланы урнаша. Шәһәр аша гринвич меридианы үтә.

Лондонда куп спектрлы милләтләр яшәгән шәһәре. Зур Лондонда 300 телләрдә сөйләшәләр. Милли статистика офисы мәгълүматы буенча 2014 елда Лондоннын халкы - 8,538,689, Аурупа Берләшмәсенең халык саны буенча иң эре муниципалитет, һәм Бөек Британиянең 12.5 % халкы. Лондон каласы халык саны буенча Аурупа Белешмәсендә икенче урында тора, Париждан соң (конвертация 9,787,426 кеше). Зур Лондон 13,879,757 халкы белән Аурупа Берләшмәсендә иң эре конвертация. 1831 - 1925 елларда Лондон халык саны буенча дөньяда иң эре шәһәр булды.

Муниципаль берәмлек

Муниципаль берәмлек — дәүләт идарәсе белән бер үк вакытта, җирле үзидарәне халык турыдан-туры һәм (яки) сайлау һәм башка җирле үзидарә органнары аша башкару белән яши торган территория.

Җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен шундый җирле үзидарә халык тарафыннан сайланган һәм башка җирле үзидарә органнары тарафыннан һәм/яки турыдан-туры башкарыла ала.

Теш (Франция)

Теш (фр. Têche) — Франциядәге коммуна, Рона — Альп төбәгендә урнашкан. Коммунаның департаменты — Изер. Кантона Сюд-Грезиводан составына керә. Коммунаның тирәсе — Гренобль.

INSEE коммунаның коды — 38500. 2012 елда коммунаның халкы 581 кеше тәшкил иткән. Торак пункт биеклеге диңгез тигезлегеннән 162 дән 411 метрга кадәр урнашкан. Муниципалитет Париждан якынча 470 км көньяк-көнчыгышка таба, Лионнан 80 км көньяк-көнчыгышка таба, Гренобльдән 27 км көнбатыштарак урнашкан . Коммунаның мэры — M. Denis Falque, мандат 2014-2020 еллар дәвамында эшли.

Халык театры

Халык театры — даими труппалы һәм тулыканлы репертуарлы үзешчән театр.

"Халык театры" исеме иң көчле профессиональ булмаган коллективларга бирелә, әгәрдә аларның спектакльләр һәм чыгышлар ясарга шартлары булса.

Халык театрлары Рәсәйдә XIX гасыр уртасында пәйда булалар. СССРда 1959 елдан башлап рәсми статус һәм финанслау алалар.

1974 елда СССРда ике меңнән артык халык театры исәпләнгән, шул исәптән иллесе - музыкаль халык театры.

Татарстанда халык театры исеменә лаек йөздән артык үзешчән коллектив бар. Соңгы елларда иң яхшы коллективларның һөнәри театр, дәүләт яки муниципалитет тәэминатында торучы стационар театрларга әйләнү тенденциясе күзәтелә.Татарстанда Халык театрлары өчен даими “Идел-йорт” республика халык театрлары фестивале уздырыла.

Шипраге

Шипраге (Боснасарай, серб. Шипраге, босн. Šiprage) – Босна һәм Һерцеговинада бистә һәм муниципалитет. Диңгез биеклеге белән чагыштырганда 507-520 метр биеклегендә урнашкан.

Эл Серрито

Эл Серрито (ингл. El Cerrito) — Колумбиянең Валье-дель-Каука вилаятендә урнашкан муниципалитет-шәһәр. Ул вилаятнең 42 муниципалитетларының берсе.

Муниципалитет һәм шәһәр исеме чыгышы белән испан теленнән. Татар телендә мәгънәсе — «кече тау».

1797 елда әлеге вилаять территориясендә урнашкан авылга нигез салына.

Әнкара Бөекшәһәр муниципалитеты

|Тандоган мәйданыннан муниципалитет бинасы]]

Әнкара Бөекшәһәр муниципалитеты (төр. Ankara Büyükşehir Belediyesi)— Әнкара иле чикләрендә муниципаль биремнәр учреждениесе. Бөекшәһәр муниципалитетлар арасында беренчеләрдән, Истанбул һәм Измир Бөекшәһәр муниципалитетлар белән берлектә, 1984 елда оеша.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.