Монархия

Мона́рхия (лат. monarchia, бор. грек. μοναρχία — «хакимиятнең бер кулда булуы»: μόνος — «бер, бердәм» һәм ἀρχή — «идарә, хакимият») - дәүләтнең бөтен югары идарә итү хокукы бер кешедә - монархта (ханда, кыйралда, царьдә, императорда, герцогда, эрцгерцогда, солтанда, эмирда) булуы һәм ул хокук нәсел буенча бирелү хас булган дәүләт белән идарә итү формасы.

Тарихта, патшалык төрле шартлар аркасында барлыкка килергә мөмкин. Ул кабилә башыннан үсеп чыгарга мөмкин, бу очракта патшалар (монархлар) титулы нәселдән-нәселгә күчә. Нәтиҗәдә нәсел династияләре яки "өйләр" барлыкка килә, бигрәк тә җитәкче акыллы һәм кабилә белән идарә итәргә сәләтле булганда. Шулай ук патшалык җирле җәмәгатькә каршы үтеп керүче төркем тарафыннан көч акты кулланганнан соң һәм җәмәгатьнең хокукларың традицияләр өстеннән узурпациясе соң барлыкка килергә мөмкин. Узурпаторлар төркеменең җитәкчесе еш үзен патша дип игълан итә.

Концепция шулай ук үзгәртелешләргә дучар булып, конституцион монархиядә чагылыш тапкан. Бу очракта патша титулы күбесенчә церемониаль булып кала, аның сәяси көче я бөтенләй булмый, я бик чикләнгән була.

Хәзерге вакытта, дөньяның 44 дәүләтен монарх җитәкли. Абсолют монархлар Бруней, Оман, Катар, Согуд Гарәбстаны, Свазиленд һәм Ватикан белән идарә итә.

Идарә итү формалары
  • Деспотизм
  • Джамахирия
  • Диархия
  • Ноократия
  • Бер фиркале система
  • Олигархия
  • Охлократия
  • Патриархат
  • Плутократия
  • Социализм
  • Талассократия
  • Теократия
  • Технократия
  • Тимократия
  • Тирания
  • Хунта
  • Этнократия
Портал:Сәясәт ·

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.