Лондон

Лондон, Лундын[3][4] (ингл. London) — Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Патшалыгы башкаласы, Британ утрауларының иң зур шәһәре. Халык саны — 7 556 900 кеше, метрополияне исәпләгәндә — 12 300 000—13 945 000. Халык саны буенча дөньяда шәһәр 21 нче урында урнаша. Мегаполис мәйданы 1706,8 км² тәшкил итә. Шәһәр башлыгы — Борис Джонсон, 2016 елның 6 маеннанСадыйк Хан[5].

Лондон Бөекбританиянең сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышында алдынгы позицияне били. Шәһәрдә Хитроу халыкара һава аланы урнаша. Шәһәр аша гринвич меридианы үтә.

London Lead Image
LondonSmog
Лондонда смог

Лондонда куп спектрлы милләтләр яшәгән шәһәре. Зур Лондонда 300 телләрдә сөйләшәләр. Милли статистика офисы мәгълүматы буенча 2014 елда Лондоннын халкы - 8,538,689, Аурупа Берләшмәсенең халык саны буенча иң эре муниципалитет, һәм Бөек Британиянең 12.5 % халкы. Лондон каласы халык саны буенча Аурупа Белешмәсендә икенче урында тора, Париждан соң (конвертация 9,787,426 кеше). Зур Лондон 13,879,757 халкы белән Аурупа Берләшмәсендә иң эре конвертация. 1831 - 1925 елларда Лондон халык саны буенча дөньяда иң эре шәһәр булды.

Лондон
Ил Бөекбритания
Регион Зур Лондон
Координатлар 51°30'26"N, 0°7'39"W
Эчке бүленеш 33 округ
Мэр Садыйк Хан
Нигезләнгән 43
Беренче телгә алу 43
Элеккеге исемнәр Лондиниум, Люнденбург
Мәйдан 1706,8 км²
Рәсми тел Инглиз теле
Халык саны 7 556 900 кеше
Халык тыгызлыгы 4 761 кеше/км²
Милли состав инглизләр (58 %),
ирландлар (2,5 %)
Дини состав христианнар (58,2 %),
атеистлар (15,8 %),
мөселманнар (8,5 %)
Сәгать кушагы UTC0, җәен UTC+1
Телефон коды +44 20
Рәсми сайт london.gov.uk

Тарихы

Лондон тарихы б.э.к. 43 елда римлылар тарафыннан Londinium исемле колония төзүеннән башлана. Хәзерге вакытта Лондонның тарихи һәм административ үзәге Вестминстер дип атала. Эш мәркәзе исә Сити дип йөртелә. Темза елгасы ярында, римляннар белән якынча 43 елда Ондим дип нигезләнгән, ике гасыр вакытында ул эре туплавык пункты. Лондоннын борынгы ядросы Лондон Сити 2,9 км2 мәйданында урнашкан һәм 2011 елда анда 7,375 кеше яшәгән. 19 гасырдан бирле Лондон термины - борынгы үзәк уратып алган метрополияләр исеме. Бу конкуренциянең зур өлеше Зур Лондон (мәйданы - 1572 км2), Англиянең регионы; Лондон мэры һәм Лондон Ассамблеясы белән идарә ителә.

Лондонда туган күренекле шәхесләр

Истәлекле урыннар

Лондонда дүрт бөтендөнья мирасы объектлары бар: "Тауэр;

  1. Патшабикә ботаник бакчалары;
  2. Вестминистр графлыгы: Вестминстер сарае, Вестминстер аббатлыгы һәм Изге Маргарита чиркәве индерә;
  3. Гринвич (Гринвич Патшабикә Обсерваториясе беренче 0° Гринвич меридианы үткән урын).

Башка истәлекле урыннар Букингем Сарае, Лондон күзе, Пикадилли мәйданы, Изге Павел Соборы, Тауэр күпере, Трафальгар мәйданы, Шар биек йорты,Британ Музее, Милли Галлерея, Вест Энд театрлары, Тит Модерн һәм Британ китапханәсе.[45] Лондон метрополитен дөньяның беренче булып төзелде.

Моны да кара

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 http://www.chinese-embassy.org.uk/eng/zygx/dfjl/t693273.htm
  2. http://delhi.gov.in/wps/wcm/connect/doit_udd/Urban+Development/Our+Services/International+Affairs+Cell+%28IC%29/Sisters+City+Agreements/
  3. «Jaꞑalif» журналы, 1928-1929
  4. https://kitap.tatar.ru/ru/dl/nbrt_tatarica_Inv_65833
  5. Садыйк Хан – яңа Ауропаның мөмкинлекләре(рус.)
1940 ел

1940 (бер мең тугыз йөз кыргынчы) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1940 елы, II меңьеллыкның 940 елы, XX гасырның 40 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 10 елы, 1940 елларның 1 елы. 1940 елдан бирле 79 ел үтте.

1970 ел

1970 (бер мең тугыз йөз җитмешенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1970 елы, II меңьеллыкның 970 елы, XX гасырның 70 елы, XX гасырның 7 унъеллыгының 10 елы, 1970 елларның 1 елы. 1970 елдан бирле 49 ел үтте.

Cek London

Cek London (inglizçä Jack London; tumışta Con Griffit Çeyni, ingl. John Griffith Chaney; 1876-1916) - AQŞ yazuçısı, sotsialist, cämäğät eşleklese, macaralı xikäyälär häm romannar belän mäşhür.

Cek Londonnıñ iñ tanılğan äsärläre: "Martin İden", "Aq qazıq teş" (White Fang, 1906), "Timer ükçä" (The Iron Heel), "Ay üzäne" (The Valley of the Moon), "Meksikalı", "Diñgez bürese" (The Sea-Wolf, 1904).

Амстердам

Амстерда́м (нидерл. Amsterdam) — Нидерландларның башкаласы. Төньяк Голландия провинциясендә урнашкан. Амстердам канал ярдәмендә Төньяк диңгез белән тоташа.

2009 елның 31 маена Амстердам халкы саны 761 395 кешене тәшкил итте. Амстердам биеклеге буенча Аурупада алтынчы булган Рандстад агломерациясе өлеше булып тора.

Шәһәр исеме ике сүздән барлыкка килде: Амстел һәм дам. Амстел шәһәр урнашкан елга исеме булса, дам сүзе тәрҗемәдә «дамба» дигәнне аңлата.

Англия

Еш кына Бөекбритания аңламында кулланыла.А́нглия (ингл. England [ˈɪŋɡlənd]) — Бөекбританиянең иң зур тарихи һәм административ өлеше. Британ утравының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Гадәттә, инглизчә mainland дип йөртелә. Англия халкы Бөекбритания халык санының 84 %-н тәшкил итә.

Англия элек көндәш булган графлыкларның 927 елда берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Исеме герман кабиләләренең берсе булган англар атамасына бәйле. Башкаласы — Бөекбританиядә һәм Аурупа Берлегендә иң зур булган Лондон шәһәре.

Англия — инглиз теле һәм Англикан чиркәве барлыкка килгән урын, монда нигезләнгән инглиз хокукы күп илләрнең юридик система нигезенә тәэсир иткән. Лондон — Британ империясенең башкаласы иде. Сәнәгать инкыйлабы нәкъ Англиядә барлыкка килде, ул — дөньяда иң беренче сәнәгати үсеш алган ил иде. Илнең парламент демократиясе, конституцион, хөкүмәт, юридик үзенчәлекләре күп башка илләрнең нигезенә ятты.

1707 елда Англия (аның эченә кергән Велс белән) Шотландия белән Бөекбританиягә берләшә. Административ яктан Англия 9 регион һәм 48 графлыктан тора.

Аурупа башкалалары

Аурупа башкалалары — Аурупада урнашкан дәүләтләрнең башкалалары.

Британия империясе

Британия империясе (ингл. British Empire) — кешелек тарихында иң зур дәүләт. Иң зур мәйданы XX гасырның 30нчы елларда булды (мәйданы 37 млн км², ягъни Җир шарының чиреге).

Бухарест

Бүкрәш яки Бухарест (рум. Bucureşti, төр. Bükreş) — Румыния башкаласы.

Халык саны — 1883425 кеше (2011).

Бөекбритания

Бөекбрита́ния (ингл. Great Britain), тулы исеме Бөекбрита́ния һәм Төнья́к Ирла́ндия Берләшкә́н Патшалыгы́ (ингл. United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland), еш кына Берләшкән Патшалык дип кыскартыла (ингл. United Kingdom) — Көнбатыш Аурупада урнашкан утрау-дәүләт. Бөекбритания һәм Ирландия утрауларында урнаша. Башкаласы — Лондон шәһәре.

Бөекбритания — Аурупаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза. Атом-төш коралына ия. XIX гасырда — XX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналган Британ империясе варисы. Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.

Бөекбританиянең дәүләт төзелеше — парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештән тора: Англия, Төньяк Ирландия, Шотландия һәм Велс. Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар. Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.

Лондон декларациясе (1915)

1915 елгы Лондон декларациясе — Антанта илләренең 1914-1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы барышындагы килешүе.

Лондон килешүе

Лондон килешүе — Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәрендә төрле илләр тарафыннан төрле елларда төзелгән килешүләр.

1831 елгы Лондон килешүе — Нидерландлар кыйраллыгын бүлү, Бельгия кыйраллыгының статусы һәм чикләре, Бөек Люксембург герцоглыгы статусы турында килешү.

1854 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Госманлы империясе һәм Франциянең Россия империясенә каршы һөҗүм итү һәм саклану берлеге төзү турында килешүе.

1867 елгы Лондон килешүе — Люксембург мәсьәләсен дипломатик юл белән чишүгә юнәлтелгән килешү.

1895 елгы Лондон килешүе — Үзәк Азиядә (Памир өлкәсендә) йогынты сфераларын бүлешү турында Бөекбритания һәм Россия империясе арасында төзелгән килешү.

1915 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең Италияне Антанта ягыннан Беренче бөтендөнья сугышына катнаштыру турында яшерен килешүе.

Лондон конвенциясе

Лондон конвенциясе — Бөекбритания башкаласы Лондонда төрле елларда төрле илләр вәкилләре тарафыннан имзаланган халыкара килешүләр.

1793 елгы Лондон конвенциясе — Бөекбритания белән Россия империясенең инкыйлаби Франциягә каршы бергәләп хәрәкәт итү турында килешүе.

1827 елгы Лондон конвенциясе — Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең Госманлы империясе һәм греклар арасында арадашчы булу турында килешүе.

1831 елгы Лондон килешүе — Нидерландлар кыйраллыгын бүлү, Бельгия кыйраллыгының статусы һәм чикләре, Бөек Люксембург герцоглыгы статусы турында килешү.

1840 елгы Лондон конвенциясе — Госманлы империясе, Россия империясе, Аурупа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче килешү.

1841 елгы Лондон конвенциясе — Госманлы империясе, Россия империясе, Аурупа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче килешү.

1854 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Госманлы империясе һәм Франциянең Россия империясенә каршы һөҗүм итү һәм саклану берлеге төзү турында килешүе.

1867 елгы Лондон килешүе — Люксембург мәсьәләсен дипломатик юл белән чишүгә юнәлтелгән килешү.

1871 елгы Лондон конвенциясе — Госманлы империясе, Россия империясе, Аурупа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче килешү.

1885 елгы Лондон беркетмәсе — Бөекбритания белән Россия империясе арасында Әфганстанның төньяк чикләрен билгеләү буенча килешү.

1895 елгы Лондон килешүе — Үзәк Азиядә (Памир өлкәсендә) йогынты сфераларын бүлешү турында Бөекбритания һәм Россия империясе арасында төзелгән килешү.

1896 елгы Лондон конвенциясе — Бөекбритания белән Франция арасында Һинд-Кытайда йогынтыны бүлешү турында халыкара килешү.

1915 елгы Лондон декларациясе — Антанта илләренең 1914-1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы барышындагы килешүе.

1915 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең Италияне Антанта ягыннан Беренче бөтендөнья сугышына катнаштыру турында яшерен килешүе.

Метрополитен

Метрополите́н (фр. métropolitain, chemin de fer métropolitain — "метрополия эчендәге тимер юл" гыйбарәсенең кыскартылмасы). Гади сөйләмдә метро́ — рельс өстеннән тиз йөрешле иҗтимагый транспорт системасы, аның сызыклары гади җәяү яки машинада йөрү урамнарыннан тыш урнаштырыла. Метрополитен поездларының хәрәкәте регуляр, махсус җәдвәлгә килешеп йөри. Метрополитен сызыклары җир астындагы тоннельләрдә, җир өслегендә һәм җир өсте эстакадаларында урнаша ала.

Дөньяда беренче булган Лондон метрополитены 1863 елда халыкны ташый башлый. Иң зур дистанцияне каплаганы - Шанхай метрополитены (425 км). Сызыклар озынлыгы һәм станцияләр саны (421) буенча иң алдынгысы - Нью-Йорк метрополитены. Иң нәтиҗәле дип саналган боҗра-радиаль системалы Мәскәү метрополитены 1935 елда гамәлгә керә.

Дөньяның иң кыска метрополитеннары Перуджада, Хайфада, Катаньяда һәм Генуяда урнашкан.

Әлегә бер генә сызыклы Казан метрополитены 2005 елда гамәлгә керде.

Равил Бохараев

Равил Бохараев (тулы исеме Равил Рәис улы Бохараев) — татар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче.

Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда галим укытучылар гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1968-1974 елларда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетында укый һәм кибернетика белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый. Шулай да әдәбият-иҗат дөньясы аны күбрәк мавыктыра һәм ул, фән өлкәсендә алган белемен дә файдаланып, кыю-тәвәккәл рәвештә әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген башлап җибәрә: 1979-1980 елларда Равил Бохараев — Русия Язучылар оешмасынның Идел буе республикаларында консультант, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәби институтта татар теленнән тәрҗемәләр буенча семинар җитәкчесе (1980-1986). 1990 елдан Равил Бохараев Англиядә яши, төрле жанрларда иҗат итә һәм актив рәвештә тәрҗемә эше белән, әдәбиятка бәйле оештыру эшләре белән шөгыльләнә.

Равил Бохараев — шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче. Урыс, инглиз, венгр телләрендә татар әдәбияты, беренче чиратта аның шагыйрьләре, Татарстан турында сөйләп һәм язып торучы, күп мәсьәләләр белән кызыксынучы, киң эрудицияле шәхес.

Ул — 20 дән артык китап авторы, әдәби әсәрләре янәшәсендә тарих, политэкономия һәм ислам мәсьәләләренә багышланган әсәрләре дә зур кызыксыну уята: “Азан — Исламская поэзия поволжских татар” (Лондон, 1991), “Модель Татарстана: политэномическая монография” (Лондон – Нью-Йорк, 1999), “Ислам в России: историческая монография” (Лондон – Нью-Йорк, 2000), “Историческая антология татарской поэзии” (Лондон, 2000), “Казанский Кремль сквозь века” (Лондон, 2001).

Инглиз телендә басылган бу китаплар чит илләрдәге укучыларга Татарстан турында мәгълүмат-белем өстиләр.

Равил Бохараев Татарстан, татар әдәбияты һәм сәнгате белән даими бәйләнештә яши — язучылар, тәрҗемәчеләр белән аралаша; театрлар белән хезмәттәшлеге дә матур нәтиҗәләр бирә. Ул “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашып лауреат булды һәм “Тимер борчак” (“Железная горошина») пьесасы 2005 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды.

Габдулла Тукайның иҗаты һәм шәхесе Равил Бохараевны даими кызыксындыра: ул аның шигырьләрен тәрҗемә итә, үзе төзегән антологиягә кертә һәм Тукай тормышы-язмышы турында “Тукай тирәсендә” дигән драматик повесть яза (1986). Курчак театры өчен язылган пьесасында — бу теманың матур бер гәүдәләнеше. Татар курчак театрында аның пьесалары зур уңыш белән куелып киләләр: “Йолдызчык ромашка” (1985), “Апушның тылсымлы тәшләре” (“Волшебные сны Апуша”, 1986), “Сказка о двух монетах” (2005).

Татарстан телевидениесендә, Мөхәммәт Гали пьесасын файдаланып, аны сценариендә ике серияле “Каюм Насыйри урамы” драмасы күрсәтелде (1989).

Равил Бохараевка 1986 елда Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай шигырьләренең тәрҗемәләре өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге бирелде. 2001 елда ул “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем алды. 2006 елда “Очсыз-кырыйсыз поезд” (“Бесконечный поезд”, Мәгариф, 2001), “Казан карлары” (“Казанские снега”, Мәгариф, 2004) китаплары өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

1979 елдан Равил Бохараев Русия язучылар берлеге әгъзасы.

Равил Бохараев 2012 елның 24 гыйнварында Лондонда вафат була.

Рим

Рим, Рум, Рома (итал. Roma) — Италия башкаласы, Рим провинциясенең һәм Лацио өлкәсенең административ үзәге. Тибр елгасында урнашкан. Халкы — 2,73 млн кеше.

Рим дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Рим империясенең борынгы башкаласы. Төрле сәяси шартларда кеше яши торган шәһәр булып калганлыгы аркасында Римны шулай ук "мәңгелек шәһәр" дип тә атыйлар. Аның шулай ук "җиде калкулыкта урнашкан шәһәр" дигән рәсми булмаган атамасы да бар.

Җәйге Олимпия уеннары 1908

Җәйге Олимпия уеннары 1908 (ингл. 1904 Summer Olympics , фр. Jeux Olympiques d'été de 1908) — 1908 елда 27 апрельдән 31 октябрьгә кадәр Лундын шәһәрендә (Бөек Британия) узган Олимпия уеннары. Рәсми атамасы - IV Олимпиада уеннары.

Әлеге уеннарда катнашкан спортчылар саны моңа кадәрге уеннарда катнашкан спортчыларның бергә алган саныннан да күбрәк. Барлыгы 22 команда катнаша. Австралия һәм Яңа Зеландия спортчылары бер команда булып катнашалар, командаларының исеме — Австралазия. Русия спортсменнары уеннарда беренче тапкыр катнашканнар. Команда 8 кешедән торган. Николай Панин-Коломенкин бозда фигуралы шууда Олимпия чемпионы булган.

Җәйге Олимпия уеннары 1948

Лундын 1948 (1948 Summer Olympics, Jeux olympiques d'été de 1948) — 1948 елның 29 июленнән 14 августына кадәр Бөек Британиянең Лундын шәһәрендә узган халыкара спорт чарасы.

Җәйге Олимпия уеннары 2012

Җәйге Олимпия уеннары 2012 (ингл. 2012 Summer Olympics, фр. Jeux Olympiques d'été de 2012) — утызынчы җәйге Олимпия уеннары. Алар Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәрендә 27 июльдән башлап 12 августка кадәр үтте. Лондон Олимпия уеннарын өченче тапкыр каршы алган беренче шәһәр (моңа кадәр биредә уеннар 1908 һәм 1948 елларда үткән).

Лондондагы Олимпия уеннарында ураза тоту өчен шартлар тудырылачак дип хәбәр ителде. Шулай ук әлеге Олимпия уеннарында беренче тапкыр Согуд Гарәбстанынан хатын-кыз спортчылары катнашты.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.