Лагуна

Лагуна (итал. laguna, лат. lacus«күл» сүзеннән) — океанның, диңгезнең яр буе сайлыгы, сай су яткылыгы. Юылган комборын яки мәрҗән рифлары белән диңгездән аерылып торучы, океанның (диңгезнең) тар бугаз аша ачык су белән тоташкан сай сулы өлеше. Атолл эчендә еш очрый.

Kara-Bogaz Gol from space, September 1995
Кара-Богаз-Гол лагунасы. Төрекмәнстан

Тасвирлама

Atafutrim
Тын океандагы Токелау дәүләтендәге Атафу атоллы

Башта лагуна дип Италиядәге Венеция лагунасын гына атасалар, соңрак барлык диңгез култыкларын лагуна дип атау кабул ителгән.

Лагунада үзенчәлекле табигый биотоп саклана. Лагуна күп төрле су кошлары, су җәнлекләре, балыкларның оясы булып тора. Экологик әһәмиятле лагуналар халыкара оешмалар күзәтүе астында тора.

Лагунага эре елга койса (суы белән төчеләндерсә), лагунаның да суы төче була. Лагунаның су өсте тигезлеге диңгез өсте тигезлегеннән югарырак булырга мөмкин. Курш комборыны, Калининград култыклары шундый. Бу очракта култык Лиман дип атала (мәсәлән, Кубан елгасы дельтасындагы лиман[1]). Кара һәм Азов диңгезләрендә аларга коючы елгалары булмаган лиманнар да бар.

Атолл лагунасы

Мәрҗән рифлары диңгез тигезлегеннән югарырак булып үсү шартларында атолл эчендә барлыкка килә. Артык тирән булмаган яр буе лагунасыннан аермалы буларак, атолл лагунасының тирәнлеге 20 м дан артып китәргә мөмкин.

Лагуналы яр

Сайлыклар ярдәмендә аерылып торучы лагуналар тезмәсе, яр сызыгының тигез булмаган урыннары (култыклар һ. б.) ачык диңгездән өскә чыгып торган очракта, лагуналы яр хасил итә.

Галерея

GlenrockLagoonFromLeichhardtLookout

Австралиядәге Glenrock лагунасы

Lagoa dos Patos PIA03444 lrg

Бразилиядәге Lagoa dos Patos лагунасы

Laguna de Apoyo

Никарагуадагы Apoyo лагунасы

Kiritimati-EO

Кирибатиның Киритимати атоллындагы лагуна

Blue lagoon

Төркиянең Үледиңгезендә Зәңгәр лагуна

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. Группа лиманов между рекой Кубань и рекой Протокой и Ахтарско-Гривенская система лиманов Восточного Приазовья(рус.)
Аурупадагы 100 иң күп кулланылган һава аланнары исемлеге

Астагысы 2011 ел эчендә тулаем хезмәт күргән пассажирлар (килү-китү һәм транзит) буенча Аурупадагы 100 иң күп кулланылган һава аланнары исемлеге.

Шулай ук 2010 һәм 2009 еллары өчен исемлекләр дә бар.

Таблицалар соңгы ел эчендә һәр күрсәтелгән һава аланын кулланган пассажирлар санында % үзгәрешләрне дә бирә. Мәгълүмат һәр һава аланы өчен аерым тутырыла һәм гадәттә милли авиация идарәсе яки һава аланы операторы статистикасыннан алынган.

Аурупа һава аланнары дип Аурупа Шурасы әгъзасы яки кандидат дәүләтләренең һава киңлеге чикләрендә урнашканнары билгеләнә.

Бухта

Бухта (алман. Bucht) — ачык сулыктан (океан, диңгез, күл, сусаклагычтан) берникадәр коры җиргә кереп торган, артык зур булмаган култык.

Венеция

Венеция (итал. Venezia) — Италиянең төньягындагы шәhәр. Халык саны якынча 270,4 мең кеше (2009 елда). Әдрән диңгезендә порт. Әhәмиятле туризм үзәге.

Венеция йөз илледән артык канал белән бүлгәләнгән унсигез атауга урнашкан. Материктан һөҗүм итеп торган варварлардан сакланыр өчен аны махсус атау өстенә салганнар. Хәзер шәһәрне кыйтга белән Понте делла Либерта күпере тоташтыра, шуңа өстәп, каланың эчендә тагын дүрт йөз күпер бар.

Венециянең кыйтгадагы өлешен Местре диләр. Шундагы Кавалкавиа (ат юлы) дип аталган мәйданнан диңгез ягына автобуслар йөри.

Гавань

Гавань (нид. haven) — ачык сулык (океан, диңгез, күл) акваториясенең яр буйларында көчле дулкыннан, җилдән һәм агымнардан табигый рәвештә саклану өчен уңайлы урын. Кораблар тукталу урыны. Порт акваториясенең причалга якын, йөк төяү-бушату операцияләре башкарыла торган, корабларга пассажирлар утыра һәм чыга торган, суднолар тора тоган өлеше дә гавань дип атала.

Губа (култык)

Губа́, яки култыкча — Русия Федерациясенең төньягында һәм Ерак Көнчыгышта коры җиргә шактый эчкә кергән диңгез култыгы яки бухтаның урысча (помор) атамасы. Төньяк Боз океаны диңгезләрендә елның күп өлешендә губалар боз белән капланган була.

Дөнья АЭСлары исемлеге

Дөньяның 30 илендә 368 190 МВт элект куәтле 435 энергоблоклы 212 атом электр станциясе бар дип исәпләнә. 63 энергоблок төзелергә тиеш һәм 138 энергоблок инде ябык.

Исемлектә җирдәге барлык АЭСлар илләр буенча бирелгән, шулай ук кайчандыр энергетик реакторлар, өйрәнү, күзәтү үзәкләре урнашкан җирләр дә бар.Исемлектә төзелүче, ябык һәм эшләүче рекаторлар урнашкан.

Таблиөадан түбәндәге мәглуматны табып була: реактор төре (график) һәм моделе, статусы (график), төзелеш башланган, кулланышка җибәрү һәм туктату вакыты, брутто куәте, кулланучы хуҗасы яки компания, реакторлары..

Исемлек Халыкара атом энергиясе агентлыгы һәм Бөтендөнья атом-төш ассоциациясе(ингл.)тат. мәглумәтләре буенча эшләнде.

Култык

Култык — океанның, диңгезнең коры җиргә бик нык эчкә кереп торган өлеше. Суының үзлекләре, агымнарының үзенчәлекләре, организмнарының төре буенча култыклар гадәттә «үзләренең» океаннарыннан яисә диңгезләреннән артык аерылып тормыйлар.

Мәсәлән, Бискай һәм Бенгалия култыклары шундыйлардан.

Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Һинд дине

Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Һинд дине төбәкнең мәдәни үсешенә һәм тарихына зур йогынты ясаган. Һиндстаннан Брахмик язу кертелгәннән соң, Көньяк-Көнчыгыш Азия халкы безнең эраның 1-енче гасырдан 5-енче гасырга кадәр иң иртә язмаларын калдырып тарихка кергән. Хәзерге вакытта Һиндле чыгышлы гражданнардан башка Көньяк-Көнчыгыш Азиядә бердәнбер практикалаучы Һиндулар булып Индонезиядә Балилылар һәм Тенггерлар һәм көньяк Вьетнамда һәм Камбоджада Чамнар булып тора.

Һинд дине цивилизациясе шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәк сәясәтенең дәүләт һәм иҗтимагый төзелеш сәясәтен үзгәрткән. Һиндулашкан патшалыклар барлыкка килү аша, асаба җитәкчеләр астындагы сәясәт дәүләт корылышы Һиндстанныкыларга охшаш Махараджа тарафыннан җитәкләнгән империяләргә әверелгән. Ул Үзәк Вьетнамның көньяк өлешләрендә билгеле элекке Чампа цивилизациясенә, Камбоджада Фунань Патшалыгына, Һиндо-Кытайда Кхмер Империясенә, Малайя Ярымутравында Лангкасука Патшалыгына һәм Кедах Патшалыгына, Явада Сингхасари һәм Маҗапаһит Империясенә, Балига һәм Филиппин архипелагының кайбер утрауларындагы урыннарда дәүләтләргә тормыш биргән. Һиндстанның мәдәнияте бу халыкларның һәм дәүләтләрнең телләренә, язмаларына, язу традициясенә, әдәбиятына, календарьларына, ышану системасына һәм сәнгать аспектларына зур йогынты ясаган.

Лас-Пальмас

Лас-Пальмас (исп. Las Palmas de Gran Canaria) — Испаниянең Канар утраулары автономияле төбәгендә урнашкан шәһәр.

Лиман

Лиман (грек. λιμένας) — диңгезгә койган кечкенә елганың сай тамагы. Кораблар, көймәләр һәм баржалар давыллы һава торышы шартларында сакланып торырга ышык җир.

Риас

Риас яки риа (исп. Ría — «елга тамагы») — рельеф формасы, таулы диңгез ярларындагы култык. Борынгыдан Испаниянең төньяк-көнбатышында , Ирландиянең көньяк-көнбатышындагы, Португалия, Австралия һ. б. илләрнең яр буйларына хас күренеш.

Сан-Кристобаль-де-ла-Лагуна

Сан-Кристобаль-де-ла-Лагуна (исп. San Cristóbal de La Laguna) — Испаниянең Канар утраулары автономияле төбәгендә урнашкан шәһәр.

Сан-Паулу

Сан-Паулу (порт. São Paulo) – Бразилиядә урнашкан шәһәр. Дөньяның иң зур мегаполисларының берсе.

Бразилиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан исемдәш штатының башкаласы.

Көньяк ярымшарында иң зур шәһәре.

Атлантик океанныннан 70 км аралыгында урнаша.

Шәһәр мәйданы - 1523 км².

Халык саны 11 037 593 кеше (2009).

Сор (Байкал култыгы)

Сор — Байкал күленең аннан комлы утраулар — комборыннар белән аерымланган сай сулы култыкларының җирле атамасы.

Филиппиннарда Һинд дине

Һинд диненең Филипинда озын тарихи тәэсире булган моны күптән түгел булган археологик һәм башка шәһадәтнамәләр күрсәтә. Болар арасында 1989 елда табылган Лагуна Бакыр Пластинкасы Язмасы, аны 1992 елда Санскрит сүзләре белән Кави әлифбасы (Паллава әлифбасы) язмасы икәнен ачыклаганнар. Филипиннарның башка өлешендә 1917 елда табылган алтын Агусан сыны шулай ук Һинд диненә карый.

Шулай да, хәзерге вакытта, бу дин беренче чиратта иммигрант Һинд дине җәмгыятенә карый, гәрчә илнең күпчелек өлешләрендә традицион дини ышануларда көчле Һинд дине һәм Буддист йогынтылары бар.

Фьорд

Фьорд, шулай ук фиорд (норв. fjord) — текә, биек кыялы ярлары коры җиргә унар-йөзәр км га эчкә кереп торган култык. Скорсби — дөньядагы иң озын фьорд (озынлыгы 204 — 350 км, иңе 1,5 — 6 км, тирәнлеге 1245 — 1450 м). Норвегиянең Гейрангер-фьорд ярында урнашкан Гейрангер бистәсендә Фьорд музее эшли.

Эстуарий

Эстуарий (лат. aestuarium — су басу нәтиҗәсендә су астында калучы елга тамагы) — формасы белән бүрәнкәгә охшаган, диңгезгә таба киңәюче бер тармаклы елга тамагы. Эстуарийга беренче аңлатманы 1951 елда Б. Х. Кетчам биргән.

Култык төрләре

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.