Көнбатыш Аурупа

Көнбатыш Аурупа илләре: Австрия, Алмания, Андорра, Бөекбритания, Бельгия, Ватикан, Греция, Дания, Ирландия, Исландия, Испания, Италия, Лихтенштейн, Люксембург, Мальта, Монако, Нидерландлар, Норвегия, Португалия, Сан-Марино, Финләндия, Швейцария, Швеция. Бүгенге көндә бу термин еш кына Аурупа берлеге һәм НАТОның әгъза-дәүләтләре өчен дә кулланыла. Территориясе – 3,7 млн км². Халкы – 390 млн кеше.

Western Europe map
Көнбатыш Аурупа харитада[1].

Искәрмәләр

  1. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Official information sources on education: Western Europe (English). UNESCO. IBE.UNESCO.ORG (Oct 29, 2007). 2009 елның 18 апрель көнендә тикшерелгән. 2007 елның 29 октябрь көнендә төп чыганагыннан архивланган. (ингл.)
1 гыйнвар

1 гыйнвар — Милади тәкъвимендә беренче айның беренче көне.

Дөнья тарихында бу көн:

Урта гасырлар дәвамында, Христиан чиркәвенең тәэсире астында күп илләрдә ел башын теге яки бу Христиан бәйрәмнәренә күчергәннәр иде – 25 декабрь (Гайсә тууы), 1 март, 25 март (Мәрьямга Гайсә белән йөкле булуын шатлыклы хәбәр киләгәне көн), яки Пасха заманына. Күбесе ортодокс чиркәвенә караган Көнчыгыш Аурупа илләрендә 988 ел тирәсеннән яңа ел 1 сентябрьдан башланган иде.

Британияда, 1 гыйнвар Яңа ел бәйрәме буларак кабул ителсә дә, XII гасырдан башлап 1752 елга кадәр ел 25 Март (Шатлыклы хәбәр) көне билгеләнгән иде. Көнбатыш Аурупа илләренең күбесе Милади тәкъвименә күчер алдыннан яңа елны 1 гыйнвардан санарга башлаганнар иде. Мәсәлән, Шотландия яңа елны 1 гыйварга 1600 елдан билгеләгән иде. Британия, Ирландия, һәм Британ колонияләр яңа ел башлавын 1 гыйнварга 1752 елда билгеләгәннәр иде. Шул ук елны Милади тәкъвиме Британия һәм анарга караган колонияләрдә кертелгән иде. Бу ике реформа 1750 елның Яңа Стиль Тәкъвим кануны белән кертелгән иде. Шулай да, 1 гыйнвар рәсми яңа ел башлануы буларак кабул ителү шулай барган:

1522 Венеция

1544 Изге Рим Империясе (Алмания)

1556 Испания, Португалия

1559 Пруссия, Швеция

1564 Франция

1576 Көньяк Нидерландлар

1579 Лотарингия

1583 Нидерландиянең берләшкән провинцияләре (төньяк)

1600 Шотландия

1700 Русия

1721 Тоскания

1752 БөекБритания һәм аның колонияләре

C

C (c) (tat. lat. C xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында дүртенче. C хәрефе кирилл әлифбасының Җ хәрефенә туры килә. Язылышта C кулланып була.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

F

F (f) (tat. lat. F xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында сигезенче. F хәрефе кирилл әлифбасының Ф хәрефенә туры килә. Язылышта F кулланып була.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

H

H (h) (tat. lat. H xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында ун беренче. H хәрефе татар кирилл әлифбасының Һ хәрефенә туры килә. Язылышта H кулланып була.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

J

J (j) (tat. lat. J xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында ун икенче. J хәрефе татар кирилл әлифбасының Ж хәрефенә туры килә. Язылышта J кулланып була.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Ç

Ç (ç) (tat. lat. Ç xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында бишенче. Ç хәрефе кирилл әлифбасының Ч хәрефенә туры килә.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Ö

Ö (ö) (tat. lat. Ö xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында егерме икенче. Ö хәрефе кирилл әлифбасының Ө хәрефенә туры килә. Язылышта Ө кулланып була.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Ş

Ş хәрефе

'Ş ş («эс-сидил») (tat. lat. Ş xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында егерме алтынчы. Ş хәрефе кирилл әлифбасының Ш хәрефенә, [ʃ] авазына туры килә.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Архангил өлкәсе

Арха́нгельск өлкәсе — Русиянең төньяк Аурупа өлешендә урнашкан өлкә. Өлкә составына Ненец автономияле округы керә.

Өлкә үзәге – Архангельск каласы.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы

Берләшкән Милләтләр Оешмасы, БМО (ингл. United Nations, рус. Организация Объединённых Наций, гарәп. الأمم المتحدة‎) — үз максаты итеп дөньяда тынычлык һәм иминлекне саклау куйган халыкара оешма. Шулай ук дәүләтләр арасында элемтәләрне үстерүгә көч куя. БМО карарлары Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасының күп санлы махсус максатчан агентлыклары, бәйле оешмалар, шуралар һәм әгъза илләренең структуралары аркылы үтәлә.

Брюссель

Брюссе́ль (нид. Brussel [ˈbrʏsəl], фр. Bruxelles [bʁyˈsɛl]) – Бельгия һәм Брюссель башкала төбәгенең башкаласы. Брюссельдә Француз һәм җәмгыятьләре һәм Фландриянең, Аурупа берлеге штаб-фатиры, НАТО офисы, Бенилюкс илләре һәм Көнбатыш Аурупа берлегенең сәркатиплеге урнашкан.

Калмык теле

Калмык теле, ойрат-калмык теле (үз атамасы Хальм́г кел́н) — калмыкларның теле. Калмыкия Республикасының дәүләт телләренең берсе. Калмык телендә сөйләшүчеләр РФ төбәкләрендә (Әстерхан, Ростов өлкәләрендә), Кыргызстанда (Ыссык Күл өлкәсендә) тупланып яшиләр. Шулай ук Көнбатыш Аурупа илләрендә (Алмания, Франция), АКШта (Җерси штаты, Филадельфия) аз санлы калмык телен кулланучылар төркемнәре бар. Барлык илләрдәге калмыкларның гомуми саны 360 800. РФ төбәкләрендә 183 000 калмык яши (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык телендә сөйләшүчеләр 80 500 (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык теленә урта дәрәҗәдә юкка чыгу куркынчы яный.

Калмык теле монгол телләренең көнбатыш төркеменә карый. 3 сөйләше бар: дэрбэт сөйләше, торгут сөйләше, бузау (дон) сөйләше.

Көнчыгыш Аурупа

Көнчыгыш Аурупа — бер регион Аурупа һәм Урта Авразиядә. Көнчыгыш Аурупа илләре — Русия, Эстония, Украина, Литва, Латвия, Молдавия, Белорусия.[чыганагы?]

Медицина

Медицина (лат. medicina) — диагностика, дәвалау терапиясе, авыруларны профилактикалау, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, кешенең хезмәткә яраклылыгын, гомерен озынайту, шулай ук физик, психик чирләр вакытында хәлне җиңеләйтү максатын берләштергән фәнни белем һәм практик чаралар системасы.

"Медицина" сүзе латын теленнән, ars medicina — дәвалау сәнгате.

Ненец автономияле округы

Не́нец автоно́мияле о́кругы (рус. Ненецкий автонмный округ, нен. Ненёцие автономной ӈокрук) — Русия Федерациясенең төньяк-көнбатышта урнашкан субъекты (Архангил өлкәсе составында).

Административ үзәге — Нарьян-Мар.

Поезд

Тимер юлы буенча файдалы йөкне яки пассажирларны аерым кепчәкле арбаларда ташучы тимер юл транспорт чарасы поезд дип атала.

Хәрәкәт итү өчен көч локомотив яки аерым үзйөрешле арбаларда урнашкан моторлар тарафыннан тудырыла.

Поездланың тарихы пар көченндә эшләүче локомотивларыннан башланса да, бүгенге алдынгы төрләре - дизель һәм электр көчендә эшләүче локомотивлар. Соңгылары өчен көч тимер юл өстендә асылынган чыбыклар яки янында урнаштырылган өстәмә рельс аркылы тапшырыла. Башка кулланыла алган көч чыганаклары арасына җигүле атлар, тартыла торган кабельләр системалары, гравитация, пневматика, батареяләр, һәм газ турбиналары.

Поезд юллары гадәттә 2, 3 яки 4 рельстан, сирәгрәк монорельс һәм магнитик левитация юлларыннан тора. 'Поезд' сүзе татар теленә / Русия империясе заманында, ул аңлаткан феномены белән бергә Көнбатыш Аурупа илләреннән теле аркылы кереп килде.

Әлегә Русия Федерациясенең Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Нижгар шәһәрләрен бәйләүче тиз йөрешле "Сапсан" поезды (фоторәсемдә шәһәрбуе һәм еракара пассажир поездары арасында) 2018 елга Казан аркылы Екатеринбурка да җитә башлар, Казан-Мәскәү арасын 3,5 сәгать эчендә каплап булачак дип көтелә.

ТР дәүләт сынлы сәнгать музее

ТР дәүләт сынлы сәнгать музее - Татарстанның сынлы сәнгать музее – Татарстанның, Русиянең, Көнбатыш Аурупа рәссамнарының сынлы сәнгать әсәрләрен күрсәтү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы. Русиядә иң зур универсаль музейларның берсе. Казанның үзәгендә, Карл Маркс урамында, 64 йортта урнашкан. 1958 елда РСФСР мәдәният министрлыгы карары белән оештырыла. Бинасы – 1906 елда Казан хәрби округы сәргаскәре генерал А.Г. Сандецкий өчен салынган особняк.

Бүлекчәләре – «Хәзинә» милли сәнгать галереясе (Казан Кремле), хәзерге заман сәнгате галереясе (Карл Маркс урамы), борынгы урыс сәнгате күргәзмә залы (Бауман урамы, 76 - Богоявление чиркәве).

Тамбу өлкәсе

Тамбу (Тамбов) өлкәсе (рус. Тамбовская область) — Русия Федерациясенең субъекты.

Өлкә мәркәз — Тамбу шәһәре.

Дөнья төбәкләре
LocationAmericas.png Америка Төньяк · Кариблар · Латин · Үзәк · Көньяк
LocationEurope.png Аурупа Төньяк · Көнбатыш · Үзәк · Көнчыгыш · Көньяк
LocationAsia.png Азия Төньяк · Көнбатыш · Үзәк · Көнчыгыш · Көньяк · Көньяк-Көнчыгыш
Якын Көнчыгыш · Урта Көнчыгыш · Ерак Көнчыгыш
LocationAfrica.png Африка Төньяк · Көнбатыш · Үзәк · Көнчыгыш · Көньяк
LocationOceania.png Океанлык Австралия · Яңа Зеландия · Меланезия · Микронезия · Полинезия
LocationPolarRegions.png Поляр төбәкләр Арктика · Антарктика
LocationOceans.png Океаннар Атлантик · Һинд · Төньяк Боз · Тын  · Көньяк (Рәсми рәвештә танылмаган)

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.