Көнбатыш

Көнбатыш — көн-төн тигез булган көннәрне Кояш бата торган як. Төньякка таба караганда, көнбатыш сул яктан була.

Compass Rose English West
Җилләр розасындагы көнбатыш ягы.

Шулай ук кара

Алмания

Алмания (шулай ук: Германия, алман. Deutschland), рәсми исеме белән Алмания Федератив Җөмһүрияте (алман. Bundesrepublik Deutschland, тыңлау ) — Үзәк һәм Көнбатыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. Төньякта Төньяк диңгез, Балтыйк диңгезе һәм Дания белән, көнчыгышта Польша һәм Чехия республикалары белән, көньяк-көнчыгышта Австрия һәм көньякта Швейцария белән, көнбатышта Франция, Люксембург белән, төньяк-көнбатышта Бельгия һәм Нидерланд белән чиктәш. Җирнең уртача климатлы өлкәсендә урнашкан.

Алмания — федератив парламент җөмһүрияте, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы — 357 386 км², су өлеше — 2,42 %. Якынча 82 миллион халкы белән Аурупа берлегендә халык саны буенча беренче урында. Башкаласы һәм иң эре шәһәре — Берлин. Иң эре конурбациясе исә (берничә үзәкле шәһәр агломерациясе) — мәркәзләре Дортмунд һәм Эссен шәһәрләре булган Рур өлкәсе. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: Һамбург, Мюнхен, Кёльн, Майндагы Франкфурт, Штутгарт, Дүссельдорф, Лейпциг, Бремен, Дрезден, Һанновер һәм Нүрнберг.

Хәзерге Алманиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдә классик антик дәвердән, ягъни Борынгы Грек һәм Борынгы Рим дәүләтләре чорыннан башлап төрле алман (герман) кабиләләре яшәгәнлеге билгеле. Германия (лат. Germania) исемле өлкә б. э. к. 100 нче гасырдан әүвәл язылган чыганакта телгә алына. Халыкларның Бөек күченеше вакытында алман кабиләләре көньякка таба «киңәя». X гасырдан башлап, алман җирләре Изге Рим империясенең үзәк өлешен тәшкил итә. XVI гасырда төньяк алман өлкәләре протестант реформациясенең мәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң, 1815 елда Алман конфедерациясе оеша. 1848—1849 елгы Алман инкыйлабы нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булган Франкфурт парламенты сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.

1871 елда алман дәүләтләренең күпчелеге, Пруссия җитәкчелеге астында, бер милли дәүләткә — Алман империясенә берләшә. Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1918—1919 елларда булып узган инкыйлабтан соң империя парламентлы Веймар җөмһүрияте белән алышына. 1933 елда нацистларның хакимияткә килүе Алманиядә диктаторлык урнашуга, һолокостка һәм Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерә. Аурупада икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасына бүлә. Моңардан соң АКШ, Британия һәм Франция оккупацияләгән җирләрдә Көнбатыш Алмания, ә Советлар Берлеге контролендә булган өлкәләрдә Көнчыгыш Алмания исемле ике дәүләт төзелә. Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупада 1989 елда булып узган антикоммунистик инкыйлаблардан соң, 1990 елның 3 октябрендә Алмания янәдән берләшә.

XXI гасырда Алмания — көчле икътисадка ия кодрәтле дәүләт (ингл. great power). Тулаем милли продуктларның номиналына карасак, Алманиянең икътисады дөньяда дүртенче, сатып алу мөмкинлеге паритеты белән исәпләнгән милли продуктларга карасак, дөньядә бишенче урында тора. Алмания берничә сәнәгый һәм технологик секторда дөньякүләм лидер булып тора, һәм башка илләр белән актив сәүдә итә — тауарларны экспортлау буенча да, импортлау буенча да Алмания дөньяда өченче урында. Бик югары яшәү стандартына ия алга киткән ил; социаль иминиятләштерү, мәҗбүри иминиятләштерүле сәләмәтлек саклау, тирәлекне саклау һәм барча кешеләр өчен дә (шул исәптән чит ил гражданнары өчен дә) бушлай югары белем системаларын тота.

Алмания Федератив Җөмһүрияте 1957 елда Аурупа Икътисадый Берлегенә, 1993 елда Аурупа Берлегенә һәм 1999 елда еврозонага нигез салучы илләрнең берсе. Шенген зонасына керә. БМО, Аурупа берлеге, НАТО, G7, G20 һәм ИХҮО әгъзасы. Бай тарихлы мәдәнияткә ия Алманиядә бер-бер артлы дөньяда танылу алган һәм тирән эз калдырган рәссамнар, фәлсәфәчеләр, музыкантлар, спортчылар, эшмәкәрләр, галимнәр, мөһәндисләр һәм уйлап табучылар туган.

Архангил өлкәсе

Арха́нгельск өлкәсе — Русиянең төньяк Аурупа өлешендә урнашкан өлкә. Өлкә составына Ненец автономияле округы керә.

Өлкә үзәге – Архангельск каласы.

Аурупа

Аурупа (ингл. Europe) — Көнбатыш Ауразия, Ауразия кыйтгасында урнашкан дөнья кисәге. Азия белән Ауразия кыйтгасын төзи. Аурупа мәйданы 10 млн км² һәм халык саны якынча 733 млн кеше.

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышы (tat. lat. Böyek Watan suğışı)(1941—1945) — ССРБнең / Өченче рейхка (Алмания) һәм аның Аурупадагы союздаш илләренә (Болгария, Маҗарстан, Италия, Румыния, Словакия, Финляндия, Хорватия) каршы сугышы. Икенче бөтендөнья сугышының ССРБга кагылган өлешенә карата әйтелә.

1941 елның 22 июнендә Алмания Советлар Союзына һөҗүм итә.

Бөек Ватан сугышы атамасы 1941 елның 3 июлендә, Сталинның мәгълүм радиомөрәҗәгатеннән соң кулланыла башлаган.

Вологда өлкәсе

Вологда өлкәсе – Русия Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә. 1937 елның 23 сентябрендә барлыкка килгән.

Өлкә үзәге – Вологда шәһәре.

Климат

Климат (грек. klima — авышлык) — билгеле бер урынга хас һава торышының күп еллык режимы, физик географик шартларның, атмосфера күренешләренең бер берсенә йогынты ясау нәтиҗәсе булып тора. Микро- һәм макроклиматка бүленә. Климатның төп күрсәткечләре: атмосфера басымы, һава дымлылыгы, җил тизлеге һәм юнәлеше, һава температурасы, явым-төшем күләме, яву режимы һ.б. Климатны барлыкка китерүче шартларга географик урын (географик киңлек, диңгез кимәлендәге биеклек, океаннар йогынтысы); җир өстенең үзенчәлеге (рельеф һәм җирнең өске катламы: үсемлек, кар катламы, ачык грунт һ.б.); кояш радиациясе (җир өсте белән атмосфера арасында җылылык алмашынуы, географик урынга һәм рельефка бәйле кояшлы вакытның дәвамлылыгы); атмосфера циркуляциясе керә. Төньяк ярымшарда 4 төп (экватор, тропик, уртача, арктик) һәм 3 күчү (субэкватор, субтропик, субарктик) климат бүлекләре аерыла. Географик урынга һәм атмосфера циркуляциясе үзенчәлекләренә карап К. океан, континенталь, көнбатыш һәм көнчыгыш яр буе төрләренә бүленә (Б.П.Алисов).

Коми Республикасы

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Ко́ми Җөмһүрияте́ (коми Коми Республика) — Русия Федерациясе составында булган җөмһүрият (дәүләт), Русия Федерациясе субъекты.

Башкаласы – Сыктывкар шәһәре.

Көнбатыш Пяк-Яха

Көнбатыш Пяк-Яха — Русия территориясеннән ага торган елга. Ямал-Ненец АО, Ненец АО биләмәләрендә ага. Елганың тамагы Пяк-Яха елгасының сул ярыннан 17 км ераклыкта урнашкан. Елга озынлыгы 22 км.

Новосибирск өлкәсе

Новосибирск өлкәсе (рус. Новосибирская область) – Рәсәй Федерациясенең субъекты.

Өлкә үзәге – Новосибирск шәһәре.

Об

Об (Уба), Үмәр (рус. Обь, хант. Ас, манс. Ас, нен. Саля-ям, сельк. Квай, Еме, Куай) — Көнбатыш Себердә урнашкан елга.

Омск өлкәсе

Омск өлкәсе (рус. Омская область) — Русия Федерациясенә кергән өлкә. Көньяк-көнбатыш Себердә урнаша. Мәйданы — 141 100 км². Халык саны — 2 014 135 (2009), халык тыгызлыгы — 14,3 кеше/км² (2009).

Өлкәнең административ үзәге — Омск шәһәре. Көньякта Казакъстан, көнбатышта һәм төньякта Төмән өлкәсе, көнчыгышта Новосибирск һәм Тум өлкәләре белән чиктәш. Себер федераль бүлгесена керә.

2002 ел мәгълүматларына караганда өлкәдә 47 796 татар яши.

Сафакүл районы

Сафакүл районы (рус. Сафакулевский район) — Курган өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан муниципаль район.

Үзәге — Сафакүл авылы (Курган шәһәреннән 210 км көньяк-көнбатыштарак).

Татар теле

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Татар теле — татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, таралышы буенча Русиядә икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 иң коммуникатив тел исемлегенә керә.Лексика ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казакъ, балкар, үзбәк, уйгур һәм комык телләре бара.

Татарлар

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Татарлар (tatarlar) — күбесенчә Ауразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә.Татарларның күпчелеге — Русия Федерациясендә яши (соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ~5 310 649 кеше, халык саны буенча руслардан соң илнең икенче этнос). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан, Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.

Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-урал, себер, әстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була.

Тум өлкәсе

Тум өлкәсе (рус. Томская область) — Русия Федерациясенең субъекты. Көнбатыш Себер районында урнашкан, Себер федераль бүлгесена керә. Үзәге — Тум шәһәре.

1944 елның 13 августында оештырылган.

Төмән өлкәсе

Төмән өлкәсе (рус. Тюменская область) — Русиянең субъекты, Көнбатыш Себер тигезлегендә урнашкан. Мәйданы - 1 435,2 мең км². Халык исәбе - 3 430 мең (2010). Шәһәрләрдә яшәүчеләр нисбәте - 91 %. Үзәге - Төмән шәһәре. Өлкәгә шулай ук Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары да керә.

Урал таулары

Ура́л таулары — Көнбатыш Себер һәм Көнчыгыш Аурупа үзәнлекләре арасында урнашкан таулык. Иң биек ноктасы – Народная тавы (1875 м). Русия һәм Казахстан территорияләрендә урнашкан. Шулай ук Аурупа белән Азия кыйтгаларын бүлүче табигый чик булып тора.

Җаек (елга)

Җаек елгасы (рус. Урал, (Яик, 1775 елга хәтле), баш. Яйыҡ, каз. Jaıyq, Жайық) – Рәсәй һәм Казакъстан территориясе буенча ага торган елга. Каспий диңгезенә коя. Ырынбург шәһәре аша уза.

Озынлыгы – 2428 км.

Әлмән районы

Әлмән районы (рус. Альменевский район) — Курган өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан муниципаль район.

Үзәге — Әлмән авылы (Курган шәһәреннән 178 км көньяк-көнбатыштарак).

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.