Кытай


Кытай Халык Җөмһүрияте яки Чин Халык Җөмһүрияте (кыт. 中華人民共和國, гади. кыт. 中华人民共和国, пиньинь Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó, кыскача КХҖ яки Кытайхалык саны буенча дөньяда беренче урында торучы Көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Русия һәм Канададан соң территория буенча өченче урында. 1949нчы елда Чин Халык Җөмһүриятен игълан иткәннән соң дәүләт белән Чин Коммунистик Фиркасе идарә итә.

Кытай 14 ил белән чиктәш: Әфганстан, Бутан, Мьянма (Бирма), Һиндстан, Казакстан, Кыргызстан, Лаос, Монголия, Непал, Пакистан (бәхәсле Кәшмир регионында), КХДҖ, Русия, Таҗикстан һәм Вьетнам.

Чин Конституциясе буенча Тайвань һәм аңа орынып торучы утраулар КХҖ составына керә. Чынлыкта бу территорияләр белән өлешчә танылган Чин Җөмһүрияте идарә итә.

Кытай
Flag of the People's Republic of China
Байрак
National Emblem of the People's Republic of China
Илтамга
Башкала Пекин
Сәгать кушагы UTC+08:00
Рәсми тел путуңхуа
География
Мәйдан 9,596,961 дүрткел киламитер
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Кытай Халык Җөмһүрияте рәисе
Дәүләт башлыгы Си Җинпиң
Башлык исеме КХҖ беренче министры
Хөкүмәт башлыгы Ли Көчәң
Нигезләүче Кытай камунислар фиркасе
Икътисад
Акча берәмлеге юән
Инфеләсә 2.1% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.562 (2014)[2]
КПҮИ 0.752 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 76.252 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 119 (янгын сакчылары)[5]
  • 110 (пүлисә)[6]
  • 120 (ашыгыч тыйб ярдәме)[6]
  • Электр аергычы төре NEMA 1-15,[7] Europlug,[7] AS/NZS 3112[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
    Телефон коды +86
    ISO 3166-1 коды CN
    ХОК коды CHN
    Интернет домены .cn, .中国, .中國

    Җәгърафи мәгълүмат

    Кытайның табигате гаҗәпләнерлек төрле. Аның төньяк-көнчыгышы — дала һәм калкулыклар, монда салкын кыш һәм корылыклы эссе җәй. Көнбатышка таба Бөек Кытай тигезлеге сузыла. Ул — халык иң күп яшәгән төбәк. Анда игенчелек нык үсешкән. Күп гасырлар элек булганча, иксез-чиксез далаларны иңләп көтү-көтү сарыклар, елкы өерләре, дөяләр йөри. Кытайның урта өлешендә бөек Янцзы елгасы хакимлек итә. Аннан көньякка табан йөзләрчә чакрым җирләрне дөге басулары били. Субтропик көньяк-көнчыгышта тау битләүләре ясалма сикәлтәләргә бүлгәләнгән һәм аларда чәй плантацияләре урнашкан. “Кытай камелиясе” дип аталган чәй хәзер бөтен дөньяда билгеле, ә илнең көньягында чәйне ике мең елдан күбрәк вакыт эчәләр. һәм, ниһаять, Кытайның көньяк-көнбатышы — ул мәһабәт Тибет таулары. Аларның биеклеге 5 мең метрга җитә. Борынгы заманнарда Такла-Макан чүле аша һәм Тарим елгасы буйлап Бөек ефәк юлы үткән.

    Илнең 88 процент мәйданын таулар һәм калкулыклар били. Тибетны төньяктан Кунь-лунь, көнбатыштан — Каракорым, көньяктан — Һималай, көнчыгыштан Хэндуаньшань таулары каплап тора. Һинд, Брахмапутра һәм Меконг кебек бөек елгалар да башлангычын Тибеттан ала. Гомумән, илдә 1,6 мең елга бар. 370 күлнең, урта гасырларда ук үткәрелгән 1,8 мең чакрым озынлыктагы Бөек Кытай каналының хуҗалык өчен әһәмияте бик зур.[18]

    Тарих

    Борынгы тарих

    Чин тарихнасәсе буенча, якынча б.э.к. 2070 елда барлыкка килгән Ся династиясе булды, ләкин аның барлыгы күп кенә белгечләр тарафыннан шик астына куела.

    Шаң династиясе — Чин территориясендә беренче барлыгы археологик, нарратив һәм эпиграфик чыганаклары белән дәлилләнгән дәүләт берәмлеге. Озак еллар дәвамында күрше кабиләләр белән сугыш алып барганлыгы сәбәпле б.э.к. 11 гасырга таба аның территориясе шактый киңәйгән. Шаң династиясе дәверендә оракул сөяге язуы — хәзерге чин язуының элгәре барлыкка килгән. Шаң династиясе б.э.к.1046 – б.э.к. 256 елларда хакимлек иткән Дҗоу (Чжоу) династиясе тарафыннан басып алынган. Бу дәвердә колбиләүчелек янәдән үсеш алган. Дҗоу династиясе басып алган зур терртиориясе беренче Дҗоу ваннары тарафыннан үз туганнарына, якыннарына вә гаскәрбашларына бүлеп бирелгән булган. Шул сәбәпле соңрак бу җирләрдә бер-берсе белән көрәш алып барган берничә патшалык пәйда булган. Көрәш дәвамында аерым эре патшалыклар барлыкка килделәр. Бу патшалыклар Джоу ванннарының хакимиятен танымаганнар. Шуннан соң алар арасында ике ярым гасыр дәвамында сугышлар булганнар («Яз һәм Көз дәвере», б.э.к. 722481 еллар). «Сугышкан патшалыклар» (б.э.к. V гасыр — б.э.к. 223 ел) дәверендә үз кыйрал, министрлыклар һәм гаскәре булган җиде куәтле патшалык оешып беткән. Шуларның иң көчлесе — Чин (Цин) дәүләте б.э.к. 221 елда башкаларны буйсындыра һәм бердәм кытай дәүләтен төзи.

    Империяле Чин

    Чин императоры Чин Шихуаң (Цинь Шихуан) үзен Кыйтайның беренче императоры дип игълан иткән. Ул күп ислахлар үткәргән: бердәм юл челтәре, акча берәмлеге, үлчәү бермлекләре кертелгән, кытай язуының стандартлаштыру үткәрелгән, һуннардан саклану өчен төньяк чигендә Бөек Кытай дивары корылган. Шул ук вакытта Чин Шихуаңның үтә авторитар сәясәте төрле гыйсъяннарга китергән, һәм аның үлеменнән соң тиз арада Чин империясе юкка чыккан.

    Урта түрәләр катлмыннан чыккан Лю Баң б.э.к 206 елда Һән (Хань) исемле династиясенә һәм Һән империясенә нигез сала. Һән империясе дәверендә эре сәүдә мәркәзләре (Лояң, Чеңду, Һәндән, Линҗи) пәйда була, товар-акча мөнәсәбәтләре, эчке вә тышкы сәүдә үсеш алды. Көнчыгыш Төркистан арыклы көнбатыш — Урта Азиягә һәм Якын Көнчыгыш мәмләкәтләренә барган сәүдә юлы — Бөек ефәк юлы салынды. Басып алу яулары нәтиҗәсендә империягә Корея, Вьетнам, Монголия һәм Урта Азия кушылганнар. Гомумән, Һән династиясе дәвере Кытайның алтын гасыры булып санала, бу хәтта кытай халкының үзаталышында (кыт. трад. 漢族, гад. 汉族, пиньинь: hànzú, палл.: һәнзу) да чагылыш тапты.

    Һән империясе таркалуыннан соң Өч патшалылык дәвере булды. Хәрби башлыклар арасында хакимият өчен көрәш нәтиҗәсендә 265 елда яңа Җин (Цзинь) империясе барлыкка килә. Ләкин 316 елда күчмә халыклар Җин империясен тар-мар итеп бөтен Төньяк Кытайны басып алганнар. Нәтиҗәдә Төньяк Кытайда төрле дәверләрдә 16 кытай булмаган патшалык хөкем сөрде. Кытай аксөякләрнең күп өлеше көньякка качып китеп, Көнбатыш Җин династиясенә (317420) нигез салдылар. Кытай булмаган патшалыклар арасында 100 елдан артык дәвам иткән үзара сугышлар нәтиҗәсендә Тоба Вей (Төньяк Вей) дәүләте (386—534) җиңүче булып чыгып, бөтен Төньяк Кытайны үз кулы астында берләштерде.

    420581 елларда Көньяк һәм Төньяк династияләр хакимлек иткәннәр. Бу дәвердә Чинның көньякта Сун (420—479), Чи (479-502), Ляң (502-557), Чен (557—589), төньякта Төньяк Вей (386-534), Көнчыгыш Вей (534-550). Төньяк Чи (550-577), Көнбатыш Вей (535-557), Төньяк Дҗоу (550-581) кебек дәүләтләр пәйда булганнар. 581 елд суй династиясе Кыйтаны яңадан берләштерә. 618 елда хакимияткә Таң династиясе килә. Соң (Сун) династиясе (9601279) дөньяда иң беренче булып, кәгазь акчаларны чыгара башлый.

    Төньяк һәм төньяк-көнбатышта Кытай территориясенең шактый өлешен Ляо киданьнар дәүләте, Ся тангытлар дәүләте басып алды. Соң империясе бу дәүләтләргә көмеш вә ефәк белән түләп торган.

    13 гасырда Кытай әкренләп монголлар тарафыннан басып алынган. 1271 елда монголларның җитәкчесе Хубилай Юань династиясенә нигез салган. 1386 елда озак дәвам иткән көрәш нәтиҗәсендә Юань династиясе бәреп төшерелә һәм хакимияткә Миң династиясе килә.

    16 гасырда Кытайда аурупалылар пәйда булганнар. 1557 елда Португалия Чинның Аомынь территориясен иҗарәгә алынган.

    17 гасыр башында манҗур һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Кытай кризиска юлыкты. 16281645 еллардагы крәстиәннәр сугышы нәтиҗәсендә Миң династиясе урыныннан төшерелгән. Кытайны манҗур баскынчылары басып алдылар. Хакимият манҗурларның Чиң (Цин, 1644—1911) династиясе кулына үтте. 

    Яңа тарих

    1937 елда Япония Чинның күпчелек территорияләренә керә һәм япон-чин сугышын башлый.

    1937 елның 8 августны — Японнар Ханбалыкны басып ала.

    Моннан соң АКШ Япониягә икътисадый эмбаргоны белдерә[19].

    1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы игълан ителә, Кытай тарихи үсешнең яңа стадиясенә аяк баса.

    1982 елның 29 апрелендә Кытай халык саны бер миллиардны узды.

    Административ бүленеш

    Кытай 22 провинцияга бүленгән, Тайвань 23нче буларак санала. Шулай ук милли азчылыклар яшәүче 5 автоном район һәм үзәккә буйсынучы 4 шәһәр бар.

    Төбәк Пиньинь (кит.) Адм. үзәк Пиньинь Халык,[20]
    (2010) кеше
    Мәйдан,[21]
    км²
    Халык тыг.,
    кеше/км²
    Провинцияләр
    1 Әнхой Anhui 安徽 Хефей Hefei 59 500 510 140 455 423,63
    2 Фуҗән Fujian 福建 Фуҗу Fuzhou 36 894 216 122 919 300,15
    3 Гәнсу Gansu 甘肃 Ләнҗоу Lanzhou 25 575 254 459 233 55,69
    4 Гуаңдоң Guangdong 广东 Гуаңҗу Guangzhou 104 303 132 178 341 584,86
    5 Гуйҗоу Guizhou 贵州 Гуйяң Guiyang 34 746 468 174 976 198,58
    6 Хәйнән Hainan 海南 Хайкоу Haikou 8 671 518 34 438 251,80
    7 Хебей Hebei 河北 Шиҗаҗуаң Shijiazhuang 71 854 202 187 240 383,75
    8 Һейлоңҗаң Heilongjiang 黑龙江 Харбин Harbin 38 312 224 431 767 88,73
    9 Хенән Henan 河南 Җеңҗу Zhengzhou 94 023 567 166 310 565,35
    10 Хубей Hubei 湖北 Үһән Wuhan 57 237 740 185 673 308,27
    11 Хунән Hunan 湖南 Чаңша Changsha 65 683 722 211 231 310,96
    12 Җаңсу Jiangsu 江苏 Нанҗиң Nanjing 78 659 903 98 285 800,32
    13 Җаңши Jiangxi 江西 нәнчаң Nanchang 44 567 475 171 041 260,57
    14 Гирин Jilin 吉林 Чаңчүн Changchun 27 462 297 191 038 143,75
    15 Ләониң Liaoning 辽宁 Шеньяң Shenyang 43 746 323 147 451 296,68
    16 Чиңхәй Qinghai 青海 Синин Xining 5 626 722 720 459 7,81
    17 Шенши Shanxi 山西; Тәйюән Taiyuan 37 327 378 204 846 182,22
    18 Шәндуң Shandong 山东 Җинән Jinan 95 793 065 156 219 613,20
    19 Шәнши Shaanxi 陕西; Шиән Xi’an 35 712 111 149 708 238,55
    20 Сычуань Sichuan 四川 Чыңду Chengdu 80 418 200 491 146 163,74
    21 Юннән Yunnan 云南 Кунмиң Kunming 45 966 239 388 610 118,28
    22 Җеҗаң Zhejiang 浙江 Хаңжү Hangzhou 54 426 891 106 078 513,08
    Кытай Җөмһүрияте конторле астында булган провинция
    (сәяси халәте билгеләнмәгән)
    23 Тәйвән Taiwan 台湾 Тайбей Taipei 23 069 345[22] 36 178 637,66
    Автономияле районнар
    24 Гуаңши-Җуаң автономияле районы Guangxi 广西 Наньнин Nanning 46 026 629 235 001 195,86
    25 Эчке Монголия Inner Mongolia 内蒙古 Хух-Хото Hohhot 24 706 321 1 181 104 20,92
    26 Ниңша-Хуэй Ningxia 宁夏 Иньчуань Yinchuan 6 301 350 52 188 120,74
    27 Шеңҗаң-Уйгур Xinjiang 新疆 Өремче Urumqi 21 813 334 1 743 441 12,51
    28 Тибет Tibet 西藏 Лхаса Lhasa 3 002 166 1 178 441 2,55
    Үзәккә буйсынучы шәһәрләр
    29 Ханбалык Beijing 北京 19 612 368 16 808 1166,85
    30 Чуңчиң Chongqing 重庆 28 846 170 82 403 350,06
    31 Шаңхай Shanghai 上海 23 019 148 6 500 3541,41
    32 Тяньцзинь Tianjin 天津 12 938 224 11 943 1083,33
    Махсус административ районнар
    33 Һоңкоң Hong Kong (Xianggang) 香港 6 864 346[23] 1 095 6268,81
    34 Макао (Аомен) Macau (Àomén) 澳门 541 200[24] 27 20 044,44
    Барлыгы 1 363 249 758 9 662 593 141,09

    Икътисад

    Кытай Халык Республикасының үзенчәлеге шунда: алар сәнәгать җитештерүе, фермер һәм шәхси хуҗалыкларны техник яктан тәэмин итүдә авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентарьларны поставкалауда алга киткән. Узган гасырның 70нче елларында Кытай, җиргә дәүләт хуҗа булган шартларда һәм хөкүмәт ярдәме күрсә­телгәндә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәле­шендә зур казанышка иреште.

    Янцзы елгасыннан төньяктарак бодай игәләр. Төньяк-көнчыгышта — кытай борчагы, шулай ук тарының бер төре — гаолян үстерәләр. Аның орлыгын азык буларак кулланалар. Әлеге вакытта Кытайда 500 миллион тонна ашлык җи­тештерелә. Ашлык культу­раларының уңышын күтәрүдә яңа технологияләр яхшы нәтиҗә бирә. Дәүләт ярдәмен тоеп, җирдә хезмәт итүче Кытай крестьяннары илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итә алды.

    Кытайның куәтле сәнәгать потенциалы товарларны күп­ләп чит илләргә сату мөм­кинлеге бирә. Кытай товарларын АКШка экспортлау күләме — 398 миллиард, ә БРИКС илләренә нибары 141 миллиард доллар тәшкил итә. Һәм, әлбәттә, БРИКСтагы илләрнең “Зур җиде”гә берләшкән илләргә экспорт күләме елдан-ел артуы да игътибарга лаек. Бу сумма 1,1 триллион доллар тәшкил итсә, эчке әйлә­нештәгесе 596 миллиард доллардан артмый.[25]

    Халык

    Иң зур шәһәрләре – Чунцин, Шаңхай, Чыңду, Харбин, Тяньцзинь, Шиндзяджуан, Ухань, Чиңдау, Гуанджоу.

    Кытай – күпмилләтле ил. Анда 56 милләт яши: хань, монгол, татар, хуэй, тибет, уйгыр, мяо, ийц, джуан, буитя, корея, маньджур, дунц, яотян, салар һ.б. милләтләр. Хань (кытай) милләте – 92 процент. Барлык милләтләр дә, саннары күпме булуга карамастан, тигез хокуклы итеп санала.

    Диннәрнең иң таралганнары – буддачылык, даосистлык, ислам, католиклык. Диннәр Конституция һәм закон ярдәмендә саклана.

    Дәүләт корылышы

    Чин — халык җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1988 елның 4 декабрендә кабул ителгән; 1988, 1993, 1999 елларда аерым төзәтүләр кертелгән. Конституциягә күрә, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе (БХВМ) — дәүләт хакимиятенең иң югары органы. БХВМ дәүләт башлыгын — КХҖ рәисен һәм аның урынбасарларны сайлый. Канун чыгаручы хакимиятне БХВМ гамәлгә ашыра. БХВМ провинция, автоном район, үзәккә буйсынучы шәһәрләр һәм кораллы көчләр тарафыннан сайланган депутатлардан гыйбарәт. БХВМның даими эшләүче органы — Даими кәмитит. БХВМ вәкаләт мөддәте 5 ел. Башкарма хакимиятне Дәүләт шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра. Ул БХВМ һәм аның даими кәмитите алдында хисәп тота. Дәүләт шурасының вәкаләт мөддәте — 5 ел.

    Кораллы көчләр

    ForbiddenCity MaoZedongPortrait (pixinn.net)
    Кытай солдаты

    .

    Кытайның кораллы көчләре дөньяда сан ягыннан иң зурлардан дип санала. Ул атом-төш һәм ракета державасы булып тора.

    Кытайның халык-азатлык армиясендә (КХАА) 2,5 млн кеше исәпләнә.

    Соңгы еллардагы көчле модернизация нәтиҗәсендә Кытайның кораллы көчләре якын киләчәктә иң заманча корал булдырачак[26].

    Искәрмәләр

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. 6,0 6,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 7,2 7,3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. Си Цзиньпин занял высший государственный пост в Китае, возглавив "пятое поколение" руководителей
    9. В Китае завершился процесс передачи власти новому "пятому поколению" руководителей страны
    10. Ли Кэцян возглавил правительство КНР
    11. Тайваньны, Һонконгны һәм Макаоны исәпләмичә.
      Атлас мира, обзорно-географический, ИПУ РАН, ООО «УНИИНТЕХ», Москва, 2004.
      Атлас мира, ПКО «Картография» федеральной службы геодезии и картографии России, Москва, 2005.
    12. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce (2013). 2013 елның 9 май көнендә тикшерелгән. 2013 елның 9 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
    13. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. GDP. World Bank. 2012 елның 9 октябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 15 февраль көнендә төп чыганагыннан архивланган.
    14. 14,0 14,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. World Economic Outlook Database: China. International Monetary Fund (October 2012). 2013 елның 2 гыйнвар көнендә тикшерелгән. 2013 елның 15 февраль көнендә төп чыганагыннан архивланган.
    15. Data refer to the year 2013. IMF database, IMF.
    16. Шулай ук һонконг доллары (Һонконгта) һәм Макао патакасы (Макаода).
    17. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Human Development Report 2013(ингл.). United Nations Development Programme (2013). 2013 елның 13 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
    18. Бөек дәүләт, мәңгелек халык
    19. No Choice But War: the United States Embargo Against Japan and the Eruption of War in the Pacific. — McFarland, 1995. — ISBN 0-7864-0141-9
    20. City Population - Statistics & Maps of the Major Cities, Agglomerations & Administrative Divisions for all Countries of the World
    21. Provinces of China, Statoids.com
    22. Official National Statistics Taiwan estimate
    23. Һоңкоң
    24. Estimates of population
    25. Башкортстан — инвестицияләр мәйданы
    26. АКШ күзләве: Кытай тиздән кораллануда иң алдынгы ил булачак

    Чыганаклар

    .cn

    .cn — Кытайның югары дәрәҗәле милли домены.

    Азия

    Азия — халык иң күп яши торган дөнья кисәге, башлыча көнчыгыш һәм төньяк ярымшарларда урнашкан. Аурупа белән Ауразия кыйтгасын төзи. Азия- 44 579 000 чакрым (км²) мәйданны били, бу Җир планетасындагы барлык коры җирнең якынча 30%ын һәм гомуми планета өслегенең 8,7%ын тәшкил итә. Азия кешелекнең күпчелек өлеше өчен туган җир булган, монда беренче цивилизацияләр барлыкка килгән. Дөньяның бу кисәге тыгыз һәм зур шәһәрләре һәм халык бик күп булып яшәгән төбәкләре белән дә үзенчәлекле. Азиядә 4,5 миллиард кеше яши – бу дөнья халкының якынча 60% дигән сүз.

    Гомумән алганда, Азия көнчыгышта Тын океан, көньякта Һинд океаны, ә төньякта Төньяк Боз океаны белән чикләшә. Азия белән Аурупаның чиге исә тарихи һәм мәдәни бер конструкт булып тора, чөнки аларның икесе арасында ачык бер матди яки географик аерма-чик юк. Ике дөнья кисәгенең чиге бәхәсле мәсьәлә булып кала бирә; бүгенге чик классик антик чорда барлыкка килгән беренче концепциядән аерыла. Ауразиянең ике кисәккә бүленүе Көнчыгыш һәм Көнбатышның (Шәрекъ белән Мәгърибнең) мәдәни, лингвистик һәм этник аермалыкларын чагылдыра. Күпчелек тарафыннан кабул ителгән чикләргә күрә, Сүәеш муентыгы көнчыгыш ягыннан Азияне Африкадан аера; Төрек бугазлары, Урал таулары һәм Җаек елгасының көнчыгыш яклары, Кавказ тауларының көньягы, Хәзәр һәм Кара диңгезләр Азияне Аурупадан аера.

    Кытай белән Һиндстан безнең чорның унсигез гасыры дәвамында дөньяның иң зур икътисадлары булып торган. Кытай, галәмәт зур икътисади көчкә ия дәүләт буларак, күпләрне Шәрекъкә юнәлергә ымсындырып торган, Һиндстан исә, үзенең риваятьләргә кергән байлыгы һәм борынгы чорлардагы чәчәк аткан цивилизациясе белән, бөтен Азияне гәүдәләндергән, Аурупа сәүдәсен һәм колониализмны кызыктырган . Христофор Колумбның очраклы рәвештә Аурупадан Америкага Атлантик океан аша юлны ачуы Һиндстанның аурупалылар аңында тоткан урынын күрсәтә, чөнки данлыклы сәяхәт нәкъ Һиндстанга яңа юл эзләүгә багышланган була. Бөек ефәк юлы Азиядә Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыра торган төп сәүдә юлына әйләнә, Малакка бугазы исә төп диңгез сәүдә юлы була. XX гасырда Азиядә ныклы икътисадый үсеш күзәтелә (аерым алганда, Көнчыгыш Азиядә), шул ук вакытта халык саны да нык арта. Азия планета халкы табына торган күпчелек диннең Ватаны – христианлык, ислам, яһүд дине, һинд дине, буддачылык, конфуцийчылык, даочылык, җәйничелек, сикхчылык, зәрдөштлек һәм тагын башка күп кенә диннәр Азия җирләрендә барлыкка килгән.

    Алтын

    Алты́н (лат. Aurum), 1) химик элемент (Au); 2) алтын һәм кушылмалардан - көмеш, бакыр һ.б. торган минерал. 40 лап минерал билгеле. Алтын ачык сары, тонык сары, кызгылт-сары, яшькелт төстә. Бөртекләр, тәңкә, тоташ массалар һ.б. хасил итә. Катылыгы 2-3, тыгызлыгы 15,6-18,3 г/см³. Азот һәм тоз кислотасы катнашмасында, шулай ук цианид кислотасында эри. Тузансыман (5-50 мкм), вак (0,05-2 мм) һәм эре (2 мм дан артыграк, шул исәптән самородок) төрләре бар. Төп чыганакларда (кварцлы, полиметаллы, комплекслы һ.б.) һәм чәчелмәләрдә очрый. Төп рудаларда алтынның күләме 1-50 г/т һәм артыграк, чәчелмәләрдә 0,05-2 г/m³ һәм артыграк. 2006 елда дөнья күләмендәге запасы 87,1 мең т чамасы, табыш (т/ел) - 2500, шул исәптән КАРда - 279, АКШта - 257, БДБда - 250 (Русия Федерациясендә - 173).

    Алтын металлар арасында иң беренче булып якынча моннан 10000 ел элек табыла, узенең ялтырап торган төсе ярдәмендә ул кешенең игътибарын бик тиз үзенә җәлеп иткән.

    Татарстан Республикасында чәчелмә алтын (вак, 0,25 мм га кадәр) 1993-94 елларда Тәтеш, Актаныш, Мөслим һ.б. районнарда дүртенчел системаның комлы-вак ташлы аллювиаль утырмаларында табыла (алтынның күләме 0,03 г/м3); полиметаллы алтын төньяк-көнчыгыш районнарда Пирем системасының бакыр утырмаларында (4 г/т га кадәр), түбән акбур системасы карбонат утырмаларындагы Fe һәм Cu сульфидларында (0,25 г/т дан артык), Уфа ярусының битумлы утырмаларында (0,2 г/т дан артык), кристаллик фундамент токымнарында (14 г/т га кадәр), бакыр рудалары өемнәрендә (4 г/т га кадәр) табыла. Татарстан Респуликасының территориясендә алтынның (полиметаллы) фаразланган ресурслары - 60 т дан артык.

    Иң күп алтын чыгара торган илләр (2014 ел, тонналарда): Кытай (450), Австралия (274), Рәсәй (247), АКШ (210), Канада, КАҖ (икесе дә - 152), Перу (140), Мексика (118), Үзбәкстан (100), Гана (91).Иң күп алтын экспортлаучы илләр (2014 ел, млн $ларда): Эсвичрә (66,6), Һоңкоң (47,2), Бөекбритания (37,4), АКШ (20,2), Австралия (16,3), БГӘ (13,1), КАҖ (11,9), Кытай (11,7), Перу (5,9), Алмания (5,6). Иң күп алтын импортлаучы илләр (2014 ел, млн $ларда): Эсвичрә (73,1), Кытай (63,9), Һоңкоң (53,5), Һиндстан (31,1), АКШ (13,1), Бөекбритания (11,9), БГӘ (9,9), Канада (8), Төркия (7,5), Таиланд (6,1).

    Вьетнам

    Вьетна́м (вьетн. Việt Nam, 越南), рәсми атама Вьетнам Социалистик Җөмһүрияте – Көньяк-көнчыгыш Азиядә, Индокитай ярымутравында урнашкан дәүләт. Көнбатышта Лаос һәм Камбоҗа, төньякта Кытай белән чиктәш. Көнчыгыштан һәм көньяктан Көньяк Кытай диңгезе белән юыла.

    Иртеш

    Иртеш (рус. Иртыш, каз. Ертіс, кыт. 额尔齐斯河 — É'ěrqísī hé, Себ. Эйәртеш) — Кытай, Казакъстан һәм Русия территориясеннән ага торган елга, Об елгасының сул кушылдыгы.

    Озынлыгы 4248 км, бассейнының мәйданы 1643 мең км².

    Монголия Алтае тауларыннан (Кытай) башлап, Зәйсән күленә койганга кадәр Кара Иртеш дип атала. Иртеш югары агымында тигезләрдән һәм таулар арасыннан ага. Үскәмән (Уст-Каменогорск) ГЭС вә Бухтарма ГЭС төзелеше сәбәпле елга Үскәмән шәһәренә кадәр Иртеш эре сусаклагычына әйләндерелгән; Бухтарма сусаклагычы составына Зәйсән күле керә. Үскәмәннән түбәнрәк Иртеш үзәне киңәя. Шул өлештә Иртешкә һәм аның сусаклагычларына Калжир, Курчум, Нарим, Бухтарма, Өлбе, Уба елгалары (уңнан), Кызылсу, Чар елгалары (сулдан) коялар. Симәйдән түбәнрәк Иртеш даладан ага. Бу җирдә ўңнан Ом, сулдан Ишем, Тубыл кушылалар.

    Иртеш кар, боз һәм яңгыр сулардан туена. Уртача су чыгымы Тубылда 2150 м³/сек. Югары агымында ноябрь азагында, кою җирендә ноябрь башында боз белән каплана, апрельдә боз китә. Иртешдан Караганда шәһәргә кадәр озынлыгы 451 км канал төзелгән. Иртештә балык күп. Кою урыныннан 3784 км аралыгында көймәләр йөрешле. Иртеш буенда Үскәмән, Симәй, Павлодар, Омск, Тубыл, Ханты-Мансийск шәһәрләре урнашкан.

    Казакъстан

    Казакъстан Республикасы (Казакъстан, шулай ук Казахстан, tat.lat. Qazaqstan,; каз. Qazaqstan Respýblıkasy, Қазақстан Республикасы; [qɑzɑqˈstɑn]) — күбесенчә Азиядә урнашкан дәүләт. Русия, Кытай, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан илләре белән чиктәш.

    1997 елда Казакъстан башкаласы илнең көньягында урнашылган Алматыдан, исемен Астанага үзгәртелгән, үзәгендәге Акмола шәһәренә күчте. Башкала күчерүенең сәбәпләре арасында киләчәктә Алматыда җир тетрәү көтелүе иде. Моннан тыш, Нурсолтанда күбрәк казакълар яшәсә, Алматыда исә урысларның өлеше зур.

    Камбоҗа

    Камбоҗа кыйраллыгы (кхмер. ព្រះរាជាណាចក្រកម្ពុជា Preăh Réachéanachâkr Kâmpŭchea) — Көньяк-көнчыгыш Азиядә Һинд-Кытай ярымутравының көньягында урнашкан дәүләт. Мәйданы — 181 мең км². Халкы — 14,8 млн кеше (2010 елда), шуларның якынча 90%ын илнең төп халкы - кхмерлар тәшкил итә.

    Идарә итү рәвеше - конституцион монархия. Илнең башлыгы - кыйрал.

    Көнчыгышта Вьетнам белән, төньяк-көнбатышта Таиланд белән чиктәш.

    Илнең азчылык төркемнәренә Вьетнамнар, Кытайлар, Чамнар һәм 30 калкулык кабиләсе керә.

    Кыргызстан

    Кыргызстан (кырг. Кыргыз Республикасы), рәсми атамасы Кыргыз Республикасы – Урта Азияның төньяк-көнчыгышындагы, нигездә Тянь-Шаньның көнбатыш һәм үзәк өлешендә урнашкан дәүләт.

    Төньякта Казакстан, көнбатышта Үзбәкстан, көньяк-көнбатышта Таҗикстан, көньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта Кытай белән чиктәш.

    Кытай Википедиясе

    Кытай Википедиясе – Википедиянең кытай телендәге бүлеге.

    Кытай теле

    Кытай теле яки чин теле (үзатамасы 中文, 汉语) — туган тел буларак иң күп сөйләшүчеләр саны булган тел. Син-тибет телләр гаиләсенә карый. Кытайдан тыш, Кытай Җөмһүриятендә һәм Сингапурда дәүләт теле статучын йөртә, БМОның 6 рәсми эш телләре хисабына керә.

    Бөтен дөньяда гомуми сөйләшүчеләр саны — 1,3 млрд кеше.

    Кытай Җөмһүрияте

    Кытай Республикасы (кыт. трад. 中華民國, гади. 中华民国, пиньинь Zhōnghuá Mínguó, палл. {{{4}}}; еш кына дәүләтнең төп территориясен тәшкил итүче Тайвань утравының исеме буенча Кытай Республикасын Тайва́нь дип атыйлар) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан өлешчә танылган дәүләт. Элек бер партияле системалы һәм хакимияте барлык Кытайга җәелгән дәүләт була, бүгенге көндә исә Тайвань утравын һәм аның тирәсендәге вак утрауларны үз кулында тотучы демократик дәүләт. БМОга нигез салучыларның берсе була.

    Монголия

    Монго́лия (монг. Монгол Улс) – Көнчыгыш-Үзәк Азиядәге, диңгезгә чыгышы булмаган, төньякта Русия, көньякта Кытай белән чиктәш дәүләт.

    Рәсми тел – монгол теле, язу – кирил әлифбасы. Монгол телендә халыкның 95 % сөйләшә. Урта мәктәпләрдә искемонгол язуын өйрәнәләр.

    Себер

    Географик координаталар: 60°0'Т 105°0'Кч

    Себер (рус. Сибирь; себ. Төнйак Асия) – бөтен Төньяк Азияне диярлек тәшкил итүче киң өлкәгә бирелгән атама, хәзерге вакытта күбесeнчә Русия Федерациясенең үзәк һәм көнчыгыш өлешләре булып хезмәт итә, шyлай ук С.С.Р.Б.ның (барлыкка килү вакытыннан) һәм Русия империясенeң (16 гаcырдан башлап) зур өлеше. Гeoгpaфик яктан, аңа Ауразия даласы киңлекләре керә һәм ул Урал тауларыннан Тын һәм Төньяк Боз елгa бaссейнары арасындагы субүләргә көнчыгышка таба, Төньяк Боз океаныннан төньяк-үзәк Казакъстанның һәм Монголия белән Кытай милли чикләренең калкулыкларына көньякка таба сузылган. Ул Рәсәйнең 77% территoриясен (13.1 миллиoн квaдрат килoмeтр), ә халыкның быры тик 30%-н гынa алып тора (42.2 миллиoн кeшe).

    Татарлар

    Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

    Татарлар (tatarlar) — күбесенчә Ауразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә.Татарларның күпчелеге — Русия Федерациясендә яши (соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ~5 310 649 кеше, халык саны буенча руслардан соң илнең икенче этнос). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан, Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.

    Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-урал, себер, әстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була.

    Таҗикстан

    Таҗикста́н (таҗ. Тоҷиқистон), рәсми Таҗикста́н Җөмһүрияте́ (таҗ. Ҷумҳурии Тоҷиқистон) — Үзәк Азиядә урнашкан дәүләт, элек Советлар Берлегендә эчендәге Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы.

    Таҗикстан Памир таулары алдында урнашкан һәм аның диңгезгә чыгышы юк. Бу Урта Азиянең мәйданы буенча иң кечкенә дәүләт. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатышта Үзбәкстан белән, төньякта Кыргызстан белән, көнчыгышта Кытай белән, көньякта Әфганстан белән чикләшә. Башкала Дүшәнбе шәһәрендә.

    Таҗикстан — элек советлар Урта Азиясендә фарсы телләре сөйләшә торган бердәнбер дәүләт. Таҗикстан халкының күпчелеге сөнни ислам динен тоталар.

    Ханбалык

    Ханбалык яки Пекин (кыт. 北京) — Кытай Халык Җөмһүриятенең башкаласы.

    Халык саны якынча 18 млн тирәсе. Төп халыклар - ханьнар — 96%, манджурлар — 2%, дуңганнар — 2%, монголлар — 0,3% һ.б.

    Югары дәрәҗәле милли домен

    Югары дәрәҗәле милли домен — Интернетта сайтларның нигезләре булган сүзтезмәләр.

    Үзбәкстан

    Үзбәкстан — Үзәк Азиянең урта өлешендә урнашкан дәүләт.

    Һиндстан

    Һиндстан Җөмһүрияте (һинди भारत गणराज्य, ингл. Republic of India) — Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт. Һиндстан мәйдан буенча дөньяда җиденче, халык саны буенча икенче урын алып тора. Һиндстан көнбатышта Пакъстан белән, төньяк-көнчыгышта Кытай, Непал һәм Бутан белән, көнчыгышта Бангладеш һәм Мьянма белән чиктәш. Моннан тыш Һиндстанның Мальдивалар белән көньяк-көнбатышта, Шри-Ланка белән көньякта һәм Индонезия белән көньяк-көнчыгышта диңгез чикләре бар. Җамму һәм Кәшмир бәхәсле штатлары Әфганстан белән чиктәш.

    Һиндстан Һинд елгасы үзәне цивилизациясенең ватаны булып тора. Үзенең озын тарихы дәвамында Һиндстан мөһим сәүдә юлларының үзәге булып тора, югары мәдәнияте һәм байлыклары белән дан тоткан була.

    Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.

    Башка телләрдә

    This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
    Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
    Images, videos and audio are available under their respective licenses.