Кызыл төс

Кызыл (#FE2712)

Кызыл (CMYK, басма кызылы)
— Төс координатлары —
HEX #ED1C24
RGB¹ (r, g, b) (237, 28, 36)
CMYK² (c, m, y, k) (0, 100, 100, 0)
HSV (h, s, v) (358°, 88%, 93%)

¹: Нормальләштерелгән [0–255]
²: Нормальләштерелгән [0–100]

Кызыл (NCS)
— Төс координатлары —
HEX #C40233
RGB¹ (r, g, b) (196, 2, 51)
HSV (h, s, v) (345°, 99%, 77%)

¹: Нормальләштерелгән [0–255]

Кызылтөсләр төркеменең исеме. Спектрда кызыл төс диапазоны — 630–760 нм.

Кызыл (RGB)
— Төс координатлары —
HEX #FF0000
RGB¹ (r, g, b) (255, 0, 0)
HSV (h, s, v) (0°, 100%, 100%)

¹: Нормальләштерелгән [0–255]

Символика

Тере дөньяда кызыл төс хәвефлек турында әйтә ала. Шулай ук сөемле төс булырга мөмкин.

  • Коммунизм билгесе.
  • Кайбер телләрдә, мәсәлән, славян телләрендә, «кызыл» сүзенең икенче мәгънәсе бар — «матур», «гүзәл» (рус. красный — красивый (кызыл — матур)). Элегерәк, китаплар язганда, яңа юлларны кызыл хәрефтән башлаганнар. Шуңа күрә «кызыл юл» (рус. красная строка) аңлатмасы барлыкка килгән. «Абзац» мәгънәсендә татар теленә дә кергән.
  • «Тукта!», «Стоп» төсе.
  • Психологиядә активлык, татулык белдерә, үтә күп кызыллык яманлык уята.
  • Кан, сугыш, яманлык төсе .
  • Шәфәкъ һәм кояш бату симолы.
  • Кызыл хач — медицина символы.
  • Кызыл китап — сирәк һәм юкка чыгарыла торган төрләр исемлекле китап.

Шәһәр һәм урыннар исемнәре

Шулай ук кара

Төс Сурәт
Кызыл-шәмәхә  
Кырмызы  
Кызыл  
Ал  
Кызыл-әфлисун  
Ал төс

Ал (ингл. scarlet, рус. алый/рдяный) — бераз әфлисун төсе катнаш ачык кызыл төс.

RYB моделендә дүртенчел төс буларак кызыл-әфлисун (vermilion) һәм кызыл төсләр арасында урнаша.

Алсу төс

Алсу төс (ингл. pink, рус. розовый) — аксыл кызыл яки бераз шәмәхә катнаш аксыл кызыл төс.

Борщ

Борщ —чөгендер нигезендәге ашның төре, ул аңа хас кызыл төс бирә. Көнчыгыш славяннарның традицион ашамлыгы, төп беренче ашамлык украин кухнясы ризыгы.

Әлеге ризык элеккеге Украин җирләренә, Россиядә, Польшада, Молдавия, Румыниядә, Чехословакиядә, төрле аш-су йолалары һәм зәвыклы Украин ашларын формалаштыруга йогынты ясый.

Күрше халыкларның милли кухняларында киң таралыш алган: бу ризыклар белорусларның (боршч), полякларның (barszcz «баршч»), литовецларның (barščiai «барщчәй»), Румыниянең (borş «борш») һәм молдаванның (борш, borş) ашлары бар.

Бөекбритания

Бөекбрита́ния (ингл. Great Britain), тулы исеме Бөекбрита́ния һәм Төнья́к Ирла́ндия Берләшкә́н Патшалыгы́ (ингл. United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland), еш кына Берләшкән Патшалык дип кыскартыла (ингл. United Kingdom) — Көнбатыш Аурупада урнашкан утрау-дәүләт. Бөекбритания һәм Ирландия утрауларында урнаша. Башкаласы — Лондон шәһәре.

Бөекбритания — Аурупаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза. Атом-төш коралына ия. XIX гасырда — XX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналган Британ империясе варисы. Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.

Бөекбританиянең дәүләт төзелеше — парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештән тора: Англия, Төньяк Ирландия, Шотландия һәм Велс. Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар. Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.

Георгий тасмасы

Георгий тасмасы — Изге Георгий орденына, Георгий тәресенә, Георгий медаленә ике төсле (кара һәм сары) тасма.

Рәсәй империясе вакытында рус император гвардиясе диңгезчеләре үз башлыгында (безкозыркада) георгий тасмасын тагып йөртәләр. Шулай ук Георгий байракларының элементы буларак та кулланыла.

2005 елда "Студент җәмгыяте" дигән хакимият яклы оешма һәм "РИА Новости" хәбәр агентлыгы Бөек Ватан сугышының кызыл төсле символларын алыштыру максатыннан "георгий тасмасы чарасын" тәкъдим итәләр. Георгий тасмасының төсләре Бөек Ватан сугышының байракларына катнашы бөтенләй юк, Совет Гаскәренең бар әләмнәре кызыл төстә була, Рейхстаг өстеннән дә кызыл байрак күтәрелә. Ләкин кызыл төс коммунистик идеология белән бәйле дип, "Наши", "Студент җәмгыяте" оешмалары Русия империясе символларының берсе булып торган - георгий тасмасын торгыза башлыйлар.

Гөлчәчәк төсе

Гөлчәчәк (аллы-гөлле, ингл. rose) — кызыл һәм маҗента арасындагы төс .

RGB төсләр түгәрәгендә гөлчәчәк төсе кызыл һәм маҗента төсләр уртасында өченчел төс булып тора.

Дулкын озынлыгы

Дулкын озынлыгы — бертигез фазада тирбәнүче ике иң якын нокталар арасындагы ераклык, бу нокталарның тибәнешләр фазасы аермасы 2π тигез.

Гадәттә дулкын озынлыгы төшенчәсе гармоник һәм квазигармоник дулкыннар өчен кулланыла. Ләкин гармоник булмаган дулкыннар өчен дулкын озынлыгы да билгеләнә, ул иң түбән ешлыклы гармониканың дулкын озынлыгына тигез (төп гармоника).

Дулкын озынлыгы (тапшыру линиясендә) — таралу юнәлеше буенча электромагнитик дулкынның фазасы 2π үзгәргән ераклык.

Вакыт периоды T аналогиясе буенча дулкын озынлыгы λ - дулкын күренешенең фәза периоды булып тора. Вакыт әйләнүле ешлыгына ω = 2πf = 2π/T "фәза әйләнүле ешлыгы" - дулкын саны k = 2π/λ туры килә.

Дулкын озынлыгы ешлык ярдәмендә исәпләп була:

биредә: - сызыкча ешлык, - әйләнүле ешлык яки почмакча тизлек

Зур Бегичев

Зур Бегичев (рус. Большой Бегичев, сах. Бегичев Улахан арыыта) — Лаптевлар диңгезенең көньяк-көбатыш өлешендә, Хатанга култыгының керешендә урнашкан утрау. Кыйтгадан тар (9 км) Көнчыгыш бугаз белән аерылган.

Мәйданы якынча 1 800 км², озынлыгы 61 км, киңлеге 57 км. Иң биек ноктасы 198 м. Тундра үсемлекләре белән капланган.

1908 елга кадәр хариталарга ярымутрау сыйфатында төшерелгән булган. 1908 елда Николай Бегичев шул «ярымутрауның» утрау икәнлеген ачыкланган һәм аңа «Сизой» исемен кушкан. Шул ук елда утрауга кәшеф итүче исеме куышлган.

Инфракызыл нурланыш

Инфракызыл нурланыш — күзгә күренүче нурланышның кызыл очы (дулкын озынлыгы λ = 0,74 мкм) белән микродулкынлы нурланыш (λ ~ 1—2 мм) арасындагы өлкәне алып торучы нурланыш төре.

Инфракызыл нурланышның диапазоны өч өлкәгә аерыла:

кыска дулкынлы өлкә: λ = 0,74—2,5 мкм;

урта дулкынлы өлкә: λ = 2,5—50 мкм;

озын дулкынлы өлкә: λ = 50—2000 мкм;Инфракызыл нурланыш шулай ук «җылылык нурланышы» буларак билгеле, чөнки җылынган әйберләрнең инфракызыл нурланышы кеше тарафыннан җылылык буларак хис ителә. Җисемнән таралган нурларның дулкын озынлыгы җылыну температурасына бәйле: температура югарырак булган саен дулкын озынлыгы шулкадәр кыскарак һәм нурланышның интенсивлыгы югарырак.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО, рус. Организация исламского сотрудничества (ОИС ), ингл. Organisation of Islamic Cooperation (OIC), гарәп. منظمة التعاون الاسلامي‎ ‎‎) — ислам илләренең халыкара оешмасы.

2011 елга кадәрге исеме — Ислам конференциясе оешмасы (ИКО)(рус. Организация Исламская конференция (ОИК)).

57 илне (халкы 1,5 млрд кеше) берләштерүче иң эре һәм тәэсирле рәсми мөселман халыкара оешмасы булып исәпләнә.

Оешманың штаб-фатиры Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) урнашкан.

Кан

Кан – тәннең күзәнәкләрен кирәкле матдәләр белән тәэмин итүче һәм организмнан чүпләрне чыгаручы сыекча. Ул инфекцияләр белән көрәшә һәм зарар килгән кан күзәнәкләрен торгыза.

Тәндә кан артерияләр, веналар һәм капиллярлар буенча хәрәкәт итә. Ул күзәнәкләргә туклыклы матдәләр, әче тудыргыч китерә, метаболизм калдыкларын чыгара. Кан тәннең температурасын бер дәрәҗәдә тотып торырга ярдәм итә, инфекцияләр белән көрәшә һәм зарарланган кан тамырларын тазарта.

Кырмызы төс

Кырмызы (ингл. crimson) — бераз шәмәхә катнаш җете кызыл төс.

RYB төсләр түгәрәгендә кызыл һәм кызыл-шәмәхә (red-violet/magenta) төсләр уртасында дүртенчел төс булып тора.

RGB төсләр түгәрәгендә кызыл һәм гөлчәчәк (rose) төсләр уртасында шулай ук дүртенчел төс булып тора.

Көрәнсу кызыл төс

Көрәнсу кызыл (ингл. maroon, рус. тёмно-бордовый) — җете карасу кызыл төс.

Маҗарстан Совет Республикасы

Маҗарстан Совет Республикасы, Маҗарстан Шуралар Җөмһүрияте (венгр. Magyarországi Tanácsköztársaság) — Маҗарстан территориясендә 1919 елның 21 мартыннан 6 августына кадәр 4 ай (133 көн) яшәгән дәүләт.

Салават күпере

Салават күпере — югары дымлылык кырында күзәтелүче атмосфера, оптика һәм метеорология күренеше. Ул спектрның төрле төсләреннән торган дуга яки әйләнәне хәтерләтә.

Салават күпере белән тәңгәл килүче әйләнәнең үзәге күзәтүче һәм Кояш аша узучы турыда урнаша, Кояш күзәтүченең артында урнаша: көзге кулланмыйча бер үк вакытта салават күперен һәм Кояшны күреп булмый. Җирдәге күзәтүче өчен салават күпере гадәттә дуга, әйләнәнең бер өлеше буларак күренә, һәм күзәтүсенең карау ноктасы биегрәк булган саен, әйләнә тулырак(таудан яки очкычтан тулы әйләнәне дә күрергә мөмкин). Кояш офыктан 43 градустан биегрәк күтәрелгәндә, Җир өстеннән салават күпере күренми.

Санак

Сана́к, яки Компью́тер (ингл. computer — «санап чыгаручы») — мәгълүматны саклау, җибәрү һәм туплау өчен эшләнгән санау машинасына карата кулланыла.

Санак — ул бик күп җиһазлар җыелмасы. Һәр җиһаз үз эшен башкара. Җиһазларның иң мөһимнәре система блогында урнашкан.

Персональ санак төзелешенә санаучы (үзәк эшкәрткеч җайланма) һәм хәтерләү җайланмалары тупланган система блогы, кертү җайланмалары (төймәсар, «тычкан», сканер), чыгу җайланмалары (принтер, тавыш динамиклары), операцион система, програм тәэминат керә. Персональ санакның төп техник сыйфатлары: эчке хәтернең күләме, микропроцессорның такт ешлыгы һәм микропроцессорның разрядлыгы керә.

Стивен Спилберг

Сти́вен А́ллан Спи́лберг (ингл. Steven Allan Spielberg; 18 декабрь 1946 ел, Цинциннати, АКШ) — сценарист, продюсер һәм иң уңышлы американ режиссёрларның берсе.

Татарстан гербы

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гербы – Татарстан дәүләти символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан расланды. Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре "Татарстан Республикасының дәүләт символлары" канунында күрсәтелгән.

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов (башкаручы).

Транссебер магистрале

Транссебер тимер юл магистрале (Транссеб), Бөек Себер юлы (тарихи исем) — Мәскәү (көньяк юл) һәм Питырбурны (төньяк юл) Русиянең Көнбатыш Себердәге һәм Ерак Көнчыгышындагы иң эре сәнәгый үзәкләре белән тоташтыручы тимер юл. Юл озынлыгы 9298,2 километрны тәшкил итә — бу озынлык буенча дөньяда икенче тимер юл. Юлның иң биек ноктасы — Яблон үткеле (диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклеге 1019 метрны тәшкил итә). 2002 елда юл тулысынча электрлаштырылган.Тарихи яктан Транссеб булып Мияс—Владивосток өлеше санала, нәкъ бу өлеш 1891—1916 елларда төзелгән булган; аның озынлыгы — якынча 7 мең километр.

Транссеб Русиянең көнбатыш, төньяк һәм көньяк портларны, Аурупага тимер юл чыгуларны (Питырбур, Мурманск, Новороссийск) Тын океан портлары һәм Азиягә тимер юл чыгулары (Владивосток, Находка, Забайкальск) белән бәйли.

Кызыл төсмерләр
Кызыл Ализарин Burgundy Кардинал Кармин Cerise Кәстәнә Кырмызы Фалун кызыл
#FF0000 #E32636 #900020 #C41E3A #960018 #DE3163 #CD5C5C #DC143C #801818
Алкагөл Маҗента Коңгырт кызыл Аксыл шәмәхә Кызыл-шәмәхә Кызгылт көрән Көрән шәмәхә Sangria Ал
#FF00FF #FF0090 #800000 #E0B0FF #C71585 #B7410E #CC8899 #92000A #FF2400
Терракота Сыр Амарант Ачык алсу Алсу Шаңку алсу Мәрҗән Анар Бордо
#CC4E5C #E34234 #E52B50 #FF007F #FFCBDB #FC0FC0 #FF4040 #F34723 #B00000
Төп төсләр (исемлек)
Салават күпере
Соры төсмерләр
HTML
Шулай ук кара

Төп төсләр • Өстәмә төсләр • Спектр төсләре • Төсләр моделе

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.