Конфуций

Кун-Цы яки Конфу́ций (кыт. 孔子, сирә кенә кыт. 孔夫子, латинлаштырылуы — Confucius; тууы якынча б.э.к. 551 нче ел, Цюйфу — үлеме б.э.к. 479 елда) — Кытайның борынгы акыл иясе һәм фәлсәфәчесе. Аның өйрәтмәләре Кытай һәм Көнчыгыш Азия тормышына тирән йогынты ясый һәм конфуцийчылык исемле фәлсәфә системасына нигез сала.

Чын исеме — Кун Цү (孔丘 Kǒng Qiū), ләкин әдәбиятта еш кына Кун-цы, Кун Фу-Цы («укытучы Кун») яки Цы — «Укытучы» дип кенә әйтелә. Һәм бу очраклы түгел: 20 яшендә үк ул Кытайда иң беренче һөнәри мөгаллим буларак таныла.

Конфуций борынгы бабаларны олыларга, өлкәннәрнең сүзен тыңларга өйрәткән, иске гореф-гадәтләр һәм кануннар буенча яшәргә өндәгән. Ул һәрнәрсәдә борынгы Кытай культурасын сакларга омтылган. Аның тәгълиматы соңыннан бөтен Кытайга бик нык таралган.

Кун-Цы яки Кофуций
Konfuzius-1770
Туган телдә исем Кун Цю (кыт. 孔丘) (тугач)
кыт. 孔子 / 孔夫子
Туган 28 сентябрь БЭК 551
Цюйфу, Кытай
Үлгән БЭК 479
Цюйфу, Кытай
Һөнәре галим, фәлсәфәче

Сылтамалар

Lao-tszı

Lao-tszı yäki Laozı (Qart Sabıy, Ziräk Qart, qıtayça 老子, pinyin Lǎo Zǐ, VI b.e.q.) - VI-V b.e.q. ğasırda yäşägän borınğı Qıtay fälsäfäçese, ul klassik dao fälsäfä traktatı "Dao De Tszin"nı yazğan dip isäplänä.

Zamana fän anıñ tarixi şäxes buluın şik astına quya, läkin Lao-tszı fänni ädäbiättä daosizmğa nigez saluçı bulıp sanala.

Küpçelek Dao dini-fälsäfä täğlimatlarında Lao-tszı "Öç saf keşedän berse" - täñre bulıp olılana.

Дөнья тарихы

Дөнья тарихы (бөтендөнья тарихы, ингл. history of the world) – кешелек җәмгыятенең тулаем үсеш процессы, аңа барлык халыкларның тарихында чагыла торган закончалыклар хас. Дөнья тарихы – кешелек тарихы ул. Бердәм дөньякүләм тарихи процесс җәмгыятьнең барлыкка килүе белән башлана һәм төрле аерып торучы үзенчәлекләргә карап, шартлы рәвештә аерым вакыт чорларына бүленә.

Кайвакыт дөнья тарихы астында аерым илләрнең тарихын яки үзенчәлекле һәм чагыштырмача йомык цивилизацияләрнең тарихларын күзәтү әйтелә. Леопольд фон Ранке бу хакта болай дигән: «Аерым халыклар тарихының тулы яки тулы булмаган җыелмасы да бернинди дә дөнья тарихын тәшкил итә алмас иде, чөнки ул әйберләрнең үзара бәйләнешен югалтыр иде. Ләкин дөнья тарихының фән буларак бурычы да нәкъ менә шул бәйләнешне табу, аңлау, барлык халыкларны берләштерә һәм алар белән идарә итә торган бөек вакыйгаларның үсеш барышын күрсәтүдә. Мондый гомумилекнең барлыгы ап-ачык күренә».

Кешелекнең тарихи үсеше ике ысул: ачышларның һәм табышларның әкренләп үсә-арта баруы, һәм матди һәм рухи эволюциядә аерым чорларны тәшкил итүче сикерүләр яки инкыйлаблар – белән бара.

Авыл хуҗалыгының неолит инкыйлабы цивилизацияләрнең күчмә яшәү рәвешеннән (терлекчелек һәм җыючылыктан) игенчелеккә күчкән җәмгыятьләр үсешенә китерә. Бу борынгы мәдәниятләрдә гыйлемне бер буыннан икенче буынга матди чыганаклар аша тапшырырга мөмкинлек биргән әйбер – язу – уйлап табыла. Бу исә төрледән-төрле кәсепләрнең үсешенә, хезмәтнең бүленүенә һәм җәмгыятьнең сыйныфларга аерылуына йогынты ясый.

Тормышны алып бару өчен кирәкле ресурс чыганаклары – уңдырышлы, табигый рәвештә сугарыла торган җирләр, сулар – елга һәм күлләр, терлек өчен көтүлекләр – тирәсендә барлыкка килгән таркау тораклыклар соңрак эрерәк берәмлекләргә берләшә. Моңа транспорт чараларының камилләшүе дә булыша. Бу борынгы җәмгыятьләрнең көндәшлек һәм каршылыклар белән бергә барган табигый үсеш процесслары, меңъеллыклар буенча камилләшеп, дәүләтләр һәм аннары суперкодрәтләр (империяләр) барлыкка килүгә китерә.

Аурупада антик чор ахырында Рим империясенең җимерелүе Урта гасырларның башы булып санала.

XV гасыр уртасында Иоһанн Гутенбергның заманча китап бастыру ысулын – агач тактадан көзгедәге сыман итеп килгән хәрефләрне буяп кәгазьдә эз калдыруны – ачу хәбәр-аралашулар өлкәсендә инкыйлаб ясый һәм Урта гасырларның тәмамлануына булыша, Яңа чорның, Яңарышның һәм фән-техника инкыйлабының киләчәге хакында оран сала.

XVIII гасырда белем һәм технологияләрнең җыелмасы критик авырлыкка җитә, нәтиҗәдә Сәнәгый инкыйлаб башлана. Меңъеллыкның чирек өлешендә фән, белемнәр, технологияләр, сәүдә һәм алар белән бергә килүче сугышлар геометрик прогрессия рәвешендә тизәя һәм планетада яшәүче кешелек җәмгыяте әле һаман да очраша торган уңайлы шартларны да, куркынычларын да тудыра.

Конфуцийчылык

Конфуцийчылык — Конфуций тәгълимате нигезендә барлыкка килгән көнчыгыш дин.

Кытай Җөмһүрияте

Кытай Республикасы (кыт. трад. 中華民國, гади. 中华民国, пиньинь Zhōnghuá Mínguó, палл. {{{4}}}; еш кына дәүләтнең төп территориясен тәшкил итүче Тайвань утравының исеме буенча Кытай Республикасын Тайва́нь дип атыйлар) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан өлешчә танылган дәүләт. Элек бер партияле системалы һәм хакимияте барлык Кытайга җәелгән дәүләт була, бүгенге көндә исә Тайвань утравын һәм аның тирәсендәге вак утрауларны үз кулында тотучы демократик дәүләт. БМОга нигез салучыларның берсе була.

Кытайлар

Хань (кыт. трад. 漢族 яки 漢人, гади. 汉族 яки 汉人, пиньинь hànzú яки hànrén) яки кытайлар (чинлылар) — Җирдәге халыкларның иң күпсанлысы (барлык кешелекнең 19%). Кытай Халык Республикасының иң эре этник төркеме (якынча 92%).

Фиджи

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Фи́джи Утраулары́ Җөмһүрияте́ (ингл. Republic of the Fiji Islands, фидж. Matanitu Tu-Vaka-i-koya ko Viti, фидж. хинди Fidźi Dwip-samuh Ganaradźja / फ़िजी द्वीप समूह गणराज्य) — Фиджи архипелагында урнашкан дәүләт. Тын Океанның көньяк өлешендә урнашкан дәүләт, Меланезиянең өлеше. 300 дән артык утрау һәм утраучыктан тора, шуларның 100-ендә кеше яши.

Этикет

Этикет (фр. étiquette — ябыштыргыч, ярлык) — үз-үзеңне тиешле рәвештә тоту кагыйдәләре җыелмасы. Бу кагыйдәләр француз кыйраллары, башлыча Людовик XIV сараенда кертелгән була. Алар дворяннарны кыйрал каршында тупас хаталардан саклый.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.