Каргалы бистәсе

Каргалы бистәсеЫрынбур өлкәсенең Сакмар районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 3870 кеше яши (2010). Ырынбурдан 20 чакырым ераклыкта урынлашкан, авылга 15 минут саен маршрут автобуслары йөреп тора.

Каргалы авылының бер ягыннан Сакмар суы, икенче ягыннан Урта Каргалы елгасы ага. Сакмар суы буендагы җирне Сакмар очы, Каргалы суы буендагыларны Каргалы очы, ә соңрак оешкан – төзелгән якны Дунай очы, дип атаганнар.

Каргалы бистәсе, Татар Каргалысы
Ил Русия
Өлкә Ырынбур өлкәсе
Район Сакмар районы
Координатлар 51°56'56"N, 55°10'50"E, 51°56'58"N, 55°10'23"E
Авыл советы рәисе Насыйхов Наил
Нигезләнгән 1744
Беренче телгә алу 1744
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg3870[1] кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 35331
Почта индексы 461431
Рәсми сайт tat-kargala.narod.ru
Урысча атамасы Татарская Каргала, Сеидова слобода

Тарихи белешмә

Татар Каргалысының тарихы 1743 елга барып тоташа. Ул елны корыла гына башлаган Ырынбурның губернаторы Неплюев татарларны Урта Азия белән сәүдә элемтәсен тергезергә чакыра. 1744 елны Сәгыйт Хәялингә Елизавета Петровна Сакмар елгасы буеннан 64 мең дисәтинә җир бүлеп бирә. Сәгыйт Хәялин туган авылы Байлар Сабасы һәм Казан өязенең башка авылларыннан үзе белән 173 гаиләне ияртеп, Сакмар елгасы буена барып утыра.

1956 елда Советлар Союзына Һиндстан хөкүмәте җитәкчесе Җаваһарлал Неру килә, һәм ул Татар Каргалысын күреп килергә теләвен әйтә. Эш шунда ки, Каргалы сәүдәгәрләре Көнбатыш кешеләреннән беренчеләрдән булып Һиндстанга Тянь-Шань таулары аша, яшерен тау сукмаклары белән барып җитәләр.[3]

Авыл үзәгендә зур Гостиный двор (күмәртә сәүдә үзәге) була. Урта Азиядән кәрваннар Ырынбурны узып, туры бирегә сату итәргә киләләр.

1897 елда Каргалыда 13 мең кеше яши. Халык күбесенчә һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Авылда 20 җитештерү, 20 тегермән була. 1917 елда халык саны 17 меңгә җитә.

Каргалы кешеләре Көньяк Уралда 38 татар авылына нигез сала. Үрге һәм Түбән Чебенле, Стәрлебаш районында Яшергән, Айдарали һәм Түбән Ибрай.

Мәгариф

Каргалы мәдрәсәсендә 3 мөфти белем алган. 1896-1901 елларда Гани Хөсәенов оештырган укытучылар курслары эшләгән.

Дини тормыш

Заманында Сәгыйт бистәсендә 11 мәчет булган. Совет еллары аша узып аларның берсе генә исән калган – Куш Манара мәчете (1749).

Orenburg oblast Kargala Double-minaret mosque

Куш манара мәчете

Orenburg oblast Kargala White mosque

Ак мәчет

Orenburg oblast Kargala Old cemetery

Борынгы зират

Танылган шәхесләр

Демография

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр
Гомуми халык саны 2002—2010 елларда халык саны үзгәреше
2002 2010 кеше %
3497 3800 +303 +8,7%

Искәрмәләр

  1. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений
  2. GEOnet Names Server — 2018.
  3. Татар Каргалысы авылы тарихы

Сылтамалар

Бөрбаш

Бөрбаш — Татарстан Республикасының Балтач районындагы авыл.

Халык саны — 895 тирәсендә[чыганагы?]. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422255.

Габделрәүф Ниязбаев

Габделрәүф Ниязбаев – ХХ гасыр башында иҗат иткән татар драматургы.

Исхак бине Габделкәрим

Исхак бине Габделкәрим (1730, Адай, Малмыж өязе, Нократ губернасы, Русия империясе — 1802, Каргалы бистәсе, Ырынбур губернасы, Русия империясе) — таш кисүче, хаттат. Каргалы бистәсендә имамлык иткән, көмеш бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнгән. Исхак бине Габделкәрим ясаган кабер ташлары Олы Казаклар, Бәрәскә авылларында һәм Каргалы бистәсендә сакланган.

Ишнияз бине Ширнияз

Ишнияз бине Ширнияз бине Ярмөхәммәд Харәзми (1720-еллар, Үргәнеч, Хивә ханлыгы — 1790, Каргалы бистәсе, Ырынбур өязе[d], Өфә калгайлыгы, Русия империясе) — дин эшлеклесе, илаһиятче. 1770-еллардан Идел буенда. Кышкар, Олы Казаклар авыллары мәдрәсәләрендә укыткан. 1776 елдан Каргалы (Сәгыйть) бистәсендә мөдәррислек иткән. «Гакаиде Болгария» (1790) кулъязма дини-фәлсәфи әсәре, хрестоматияләр авторы.

Кәрим Хәкимов

Кәрим Габдрәүф улы Хәкимов, яки «Кызыл паша» (рус. Кари́м Абдрау́фович Хаки́мов («Красный паша́»), کریم حاكم) — күренекле совет дипломаты һәм ижтимагый-сәяси эшлеклесе.

Кәрим Хәкимов - Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле. Советлар Союзы белән гарәп-фарсы дәүләтләре арасында җылы мөнәсәбәт урнаштыруда әһәмиятле урын алып тора.

Кәрим Хәкимов репрессияләнеп үтерелгәннән соң, Согуд Гарәбстаны ССРБ белән дипломатик мөнәсәбәтләрен туктата.

Равил Имангалиев

Равил Имангалиев (Равил Нәүрүзгали улы Имангалиев, 29 синтәбер 1948(1948-09-29) (71 яшь), Каргалы бистәсе, Сакмар районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСҖ, ССҖБ — , ) — тарихчы, тарих фәннәре докторы (2002), профессор. Алманиядәге сәяси консерватизм тарихына багышланган фәнни хезмәтләр авторы.

Сабантуй 2015

Сабантуй 2015, Сабан туе 2015 (Sabantuy 2015, Saban tuyı 2015; баш. Һабантуй 2015) - 2015 елда татар һәм башкорт Сабантуй милли бәйрәмен дөнья буйлап үткәрү буенча чаралар. Татарстанда һәм Башкортстанда Сабантуй дәүләт дәрәҗәсендә уздырыла, аңа карата республикаларның хөкүмәтләре тарафыннан махсус боерыклар чыгарыла. Шулай ук Рәсәй күләмендә үткәрелә торган Федераль һәм Авыл Сабантуйлары хакында тиешле төбәкләрнең хөкүмәтләре карарлар кабул итә.

Әхмәт Хөсәенов

Әхмәт Гали улы Хөсәенов — татар сәүдәгәре, хәйрияче, мәшһүр «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салган Хөсәенов кардәшләренең берсе.

Әхмәтсафа Дәүләтьяров

Әхмәтсафа Дәүләтьяров, Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтьяров, рус. Давлетьяров Ахметсафа Мустафович (1905-1938) — ТАССР ХКШ рәисе (1937). ВКП (б) әгъзасы (1924 елдан).

Татар авыллары

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.