Канада

Канада (ингл. Canada [‘kʰænədə], фр. Canada [kana‘da]) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Дөньяда Рәсәйдән соң мәйданы буенча икенче урында тора. 3 океан белән юыла. Канаданың бары тик бер күршесе бар – АКШ.

Канаданың башкаласы – Оттава шәһәре.

Канада
Flag of Canada (Pantone)
Байрак
Coat of arms of Canada rendition
Илтамга
Башкала Оттава
Сәгать кушагы UTC−06:00
Рәсми тел инглиз теле, франсуз теле
Җәгърафия
Мәйдан 9,984,670 дүрткел киламитер
Сәясәт
Канун чыгару органы Канада парламенты
Дәүләт башлыгы исеме монарх
Дәүләт башлыгы Елизавета II
Башлык исеме Канаданың баш министры
Хөкүмәт башлыгы Җастин Трүдо
Икътисад
Акча берәмлеге Канада дуллыры
Инфеләсә 1.4% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 7% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.61 (2014)[2]
КПҮИ 0.926 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 82.30051 ел (2016)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-1-1
  • Электр аергычы төре NEMA 1-15,[5] NEMA 5-15[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 120 вольт[5]
    Телефон коды +1
    ISO 3166-1 коды CA
    ХОК коды CAN
    Интернет домены .ca

    Атаманың килеп чыгуы

    Канада сүзе XVI гасырда хәзерге Квебек территориясендә яшәгән лаврентиан ирокезларының үле лаврентиан теленнән тәрҗемә иткәндә авыл сүзен аңлата.

    География

    Канада территориясенең көнбатыш өлеше таулы, көнчыгыш өлеше тигезлек, төньяк һәм өлешчә төньяк-көнчыгыш ярлары — түбәнлек, көнчыгыш ярлары текә, көнбатышта ярлары исә бик биек. Кыйтганың урта өлеше һәм Канада Арктика архипелагының кыйтгага тоташкан урыны тигезлек һәм платолардан гыйбарәт. Гудзон култыгының әйләнә-тирәсе түбәнлек. Лаврентий калкулыгы, Үзәк тигезлекләр, Бөек тигезлекләр бар. Канаданың көнбатыш читендә Кордильер таулары, көньяк-көнчыгышта Аппалач таулары урнашкан. Уран, тимер, никел, бакыр, тутыя, кургашын, алтын һәм көмеш, ташкүмер, нефть, табигый газ чыганаклары бар.

    Климаты — Канаданың төньяк өлешендә арктик һәм субарктик, көньякта уртача континеталь. Гыйнварның уртача темпертурасы төньякта -30°…-35°С, көньякта -18°…-20°С, июльнең уртача темпертурасы төньякта +4…+7°С, көньякта +16…+18°С. Көнбатыш яр буенда еллык явым 2500 ммдан артык, көнчыгыш яр буенда 1250 ммгача, үзәк төбәкләрдә 400—250 мм, төньякта 150 ммдан азрак.

    Канадада елгалар күп, алар, нигездә, кар һәм яңгыр сулары белән туена. Ике йөздән артык эре күл бар.

    Канадада төньяк боланы, мускус үгезе, ак аю, котып тлкесе, лемминг, котып куяны, тундра кыртавыгы, ябалак, поши, бизон, дикобраз, бүре, кондыз һ.б. хайваннар яши. Елагалар һәм күлләр балыкка бай. Милли парклар: Банф, Вуд-Баффало, Глейшер, Җаспер, Йоһо һәм башкалар.

    Тарих

    Канаданың төп халкы — эскимослар һәм индейлар. 15 гасыр азагында Канадага аурупалылар килә башлаган. Французлар Пор-Руаял һәм Квебекка нигез салганнар (1600—08). Квебек Яңа Франция мөстәмләкәсенең (колониясенең) үзәге булып калды. 1620-елларда Канада территориясендә беренче Англия мөстәмләкәсе — Яңа Шотландия барлыкка килде. Җидееллык сугыш (1756—63) нәтиҗәсендә Бөекбритания Яңа Францияне басып алган. 1791 елда Квебек 2 вилаятькә (Югары һәм Түбән Канадалар) бүленгән.

    Сәясәт

    Канада – конституцион монархия.

    Административ бүленү

    Канада 11 провинциягә һәм 3 территориягә бүленә:

    Провинцияләр:

    • Альберта
    • Британ Колумбиясе
    • Квебек
    • Манитоба
    • Яңа Шотландия
    • Нью-Брансуик
    • Ньюфаундленд һәм Лабрадор
    • Онтарио
    • Эдуард шаһзадә утравы
    • Саскачеван

    Территорияләр:

    • Нунавут
    • Төньяк-Көнбатыш территорияләр
    • Юкон

    Халык

    Тел

    Канадада икетеллелек бар. Инглиз һәм француз телләрен дәүләт телләре итеп кабул иттеләр.

    Дин

    Канада татарлары

    Канадада яшәүче татарларның төгәл саны билгеле түгел. Иҗтимагый чараларда актив рәвештә йөзгә якын кеше катнаша[6]. Монреальда ел саен Сабан туе үткәрелә.

    Илдә яшәүче татарлар арасында өлкән буын вәкилләре нигездә Кытай, Урта Азия, Төркия илләреннән күченеп килгән. Яшь буын исә — соңгы елларда уку белән Канадага килеп, монда төпләнеп калган татарлар.

    Кызык фактлар

    Искәрмәләр

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. Переводчик - самая татарская профессия! (рус.)
    7. Әтиләр көне
    .ca

    .ca — Канаданың югары дәрәҗәле милли домены.

    Алтын

    Алты́н (лат. Aurum), 1) химик элемент (Au); 2) алтын һәм кушылмалардан - көмеш, бакыр һ.б. торган минерал. 40 лап минерал билгеле. Алтын ачык сары, тонык сары, кызгылт-сары, яшькелт төстә. Бөртекләр, тәңкә, тоташ массалар һ.б. хасил итә. Катылыгы 2-3, тыгызлыгы 15,6-18,3 г/см³. Азот һәм тоз кислотасы катнашмасында, шулай ук цианид кислотасында эри. Тузансыман (5-50 мкм), вак (0,05-2 мм) һәм эре (2 мм дан артыграк, шул исәптән самородок) төрләре бар. Төп чыганакларда (кварцлы, полиметаллы, комплекслы һ.б.) һәм чәчелмәләрдә очрый. Төп рудаларда алтынның күләме 1-50 г/т һәм артыграк, чәчелмәләрдә 0,05-2 г/m³ һәм артыграк. 2006 елда дөнья күләмендәге запасы 87,1 мең т чамасы, табыш (т/ел) - 2500, шул исәптән КАРда - 279, АКШта - 257, БДБда - 250 (Русия Федерациясендә - 173).

    Алтын металлар арасында иң беренче булып якынча моннан 10000 ел элек табыла, узенең ялтырап торган төсе ярдәмендә ул кешенең игътибарын бик тиз үзенә җәлеп иткән.

    Татарстан Республикасында чәчелмә алтын (вак, 0,25 мм га кадәр) 1993-94 елларда Тәтеш, Актаныш, Мөслим һ.б. районнарда дүртенчел системаның комлы-вак ташлы аллювиаль утырмаларында табыла (алтынның күләме 0,03 г/м3); полиметаллы алтын төньяк-көнчыгыш районнарда Пирем системасының бакыр утырмаларында (4 г/т га кадәр), түбән акбур системасы карбонат утырмаларындагы Fe һәм Cu сульфидларында (0,25 г/т дан артык), Уфа ярусының битумлы утырмаларында (0,2 г/т дан артык), кристаллик фундамент токымнарында (14 г/т га кадәр), бакыр рудалары өемнәрендә (4 г/т га кадәр) табыла. Татарстан Респуликасының территориясендә алтынның (полиметаллы) фаразланган ресурслары - 60 т дан артык.

    Иң күп алтын чыгара торган илләр (2014 ел, тонналарда): Кытай (450), Австралия (274), Рәсәй (247), АКШ (210), Канада, КАҖ (икесе дә - 152), Перу (140), Мексика (118), Үзбәкстан (100), Гана (91).Иң күп алтын экспортлаучы илләр (2014 ел, млн $ларда): Эсвичрә (66,6), Һоңкоң (47,2), Бөекбритания (37,4), АКШ (20,2), Австралия (16,3), БГӘ (13,1), КАҖ (11,9), Кытай (11,7), Перу (5,9), Алмания (5,6). Иң күп алтын импортлаучы илләр (2014 ел, млн $ларда): Эсвичрә (73,1), Кытай (63,9), Һоңкоң (53,5), Һиндстан (31,1), АКШ (13,1), Бөекбритания (11,9), БГӘ (9,9), Канада (8), Төркия (7,5), Таиланд (6,1).

    Америка Кушма Штатлары

    Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.Америка Кушма Штатлары (ингл. United States of America), еш кына кыскача АКШ (ингл. USA), Кушма Штатлар (ингл. United States, U.S.) яки гади Америка (ингл. America) диелә — Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Мәйданы буенча дөньяда дүртенче урында тора (9 518 900 км²). Халык саны буенча дөньяда өченче урында тора (304 млн. кеше). Башкаласы — Вашингтон шәһәре. Дәүләт төзелеше буенча төркеме — федератив президент республикасы.

    Америка Кушма Штатлары төньякта Канада белән, көньякта Мексика белән чиктәш. Көнбатыштан Тын океан белән, ә көнчыгыштан исә Атлантик океан белән юыла. Административ яктан ил 50 штатка һәм 1 федераль округка (Колумбия) бүленә.

    Беларус теле

    Беларус теле (үзатамасы Белару́ская мо́ва) — беларусларның милли теле. Беларус җөмһүриятенең рәсми телләренең берсе (урыс теле белән беррәттән). Беларус телендә сөйләшүчеләр шулай ук РФ, Украина, Литва, Латвия, Эстония, Польша, Казакъстан, Канада, АКШ, Аргентина һ. б. илләрдә шактый киң таралган. Беларус телендә сөйләшүчеләрнең гомуми саны 3,842,710 кеше (2000, бәяләмә), ↓ 2,537,640 (2011, бәяләмә), шулардан Беларусиядә 2,230,000 кеше (ил халкының 37 % ы)

    Инглиз теле

    Инглиз теле (үзисем — English, the English language) — инглизләрнең (Англиянең рәсми теле), АКШ халкының (31 штатта рәсми тел) туган теле; Ирландия, Канада, Мальта, Аустралия, Яңа Зеландия дәүләтләрендә рәсми тел. Шулай ук, кайсы бер Азия дәүләтләрендә рәсми тел булып кулланыла (мәсәлән Һиндстан).

    Инглиз теле туган тел булган кешеләрнең саны якынча 410 млн кеше, инглиз телендә сөйләшкәннәр саны — якынча 1,8 млрд кеше булып ул бүген төп халыкара аралашу теле ролен уйный. БМО алты рәсми телләр арасында тора.

    Испан теле

    Испа́н яки касти́лия теле (исп. español, castellano) – Кастилия урта гасырлар корольлегендә туган ибер-роман теле. Һинд-Аурупа телләре гаиләсенә керә (роман телләре төркеме). Язуы латин алфавитына нигезләнгән.

    Канада Арктика архипелагы

    Канада арктика архипелагы (ингл. Canadian Arctic Archipelago, фр. Archipel arctique canadien) — Төньяк Боз океанындагы эре утраулар төркеме, Төньяк Американың иң төньяк яры янында, Канаданың Нунавут һәм Төньяк-Көнбатыш территорияләренә карый.

    Мәйданы — 1,3 млн. км².

    Эре утраулары: Баффин Җире, Элсмир, Виктория. Кыйтга сайлыгында урнашкан. Рельефы, нигездә, тигезлекләрдән гыйбарәт, көнчыгыш өлешендәге тауларның иң биек ноктасы — 2926 м (Элсмир утравында). Нефть, табигый газ, тимер, бакыр рудасы чыганаклары бар.

    Гыйнварның уртача температурасы —23°…—35°, июльнең уртача температурасы +4…+7°. Температураның абсолют минимумы —50°. Еллык явымнар саны — 100 мм (төньякта)…400—450 мм (көньяк-көнчыгышта). Мәңгелек туңлык зонасында урнашкан, бозлыклар бар. Үсемлекләр дөньясы арктика чүле (төньякта) һәм мүк-мүкчә тундрасыннан (көньякта) гыйбарәт. Утрауларда төньяк боланы, ак аю, котып төлкесе яши. Җәен кошлар күп була. Утрауларның күбесендә кеше яшәми, торак пунктларнының күпчелеге — я эскимос авыллары, я хәрби базалар, я котып станцияләре. Төп торак пунктлары: Икалуит (Фробишер-Бей), Кембриҗ-Бей, Резольют.

    Кара диңгезе

    Кара диңгез белән бутамаска.

    Кара диңгезе (рус. Карское море) —Төньяк Боз океаны диңгезләренең берсе. Русия ярларын юа.

    Кытай теле

    Кытай теле яки чин теле (үзатамасы 中文, 汉语) — туган тел буларак иң күп сөйләшүчеләр саны булган тел. Син-тибет телләр гаиләсенә карый. Кытайдан тыш, Кытай Җөмһүриятендә һәм Сингапурда дәүләт теле статучын йөртә, БМОның 6 рәсми эш телләре хисабына керә.

    Бөтен дөньяда гомуми сөйләшүчеләр саны — 1,3 млрд кеше.

    Кышкы Олимпия уеннары 1988

    Кышкы олимпия уеннары 1988 (1988 Winter Olympics, Jeux olympiques d'hiver de 1988) — 1988 елның 13 февраленнән 28 февраленә кадәр Канаданың Калгари шәһәрендә узган халыкара спорт чарасы.

    ХV Кышкы Олимпия уеннары был юлы да ССРБ һәм элекке ГДР спортчылары арасында киеренке узды. Калгари шәһәрендә үткән ярышларда Союз вәкилләре 11 алтын, 9 көмеш һәм 9 бронза медаль яулап, команда беренчелегендә алдынгылыкны бирмәде. Тимераякта парлы шууда Екатерина Гордеева белән Сергей Гриньков, биюдә – Наталья Бестемьянова белән Андрей Букин, чаңгы шууда ике тапкыр Тамара Тихонова, Вида Венцене, Алексей Прокуроров һәм Михаил Девятьяров, шулай ук хатын-кызлар эстафетасы командасы, алтынчы тапкыр рәттән биатлон буенча СССР җыелма эстафета командасы, бобслейдан ССРБ тарихында беренче тапкыр Янис Кипурс белән Владимир Козлов ике урынлы бобта һәм тимераякта йөгерүдән Николай Гуляев Олимпия чемпионнары булып танылды. Калгарида өчәр тапкыр югары подиумга Голландиянең тимераякта йөгерүчесе Ивон Ван Генипп һәм Финляндиянең трамплиннан сикерүчесе Матти Нюкянен күтәрелде.

    Кышкы Олимпия уеннары 2010

    XXI кышкы олимпия уеннары 2010 (2010 Winter Olympics, Jeux olympiques d'hiver de 2010) — 2010 елның 12 февраленнән 28 февраленә кадәр Канаданың Ванкувер шәһәрендә узган халыкара спорт чарасы.

    Рус теле

    Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

    Урыс теле (шулай ук, урыс теле) (русский язык) — урысларның милли телләре, БМОның алты рәсми телнең берсе. Татарстанда татар теле белән бертигез дәүләт теле. Сөйләшүчеләр саны якынча 278 млн кеше. Шулардан 170 млн өчен урыс теле — ана телләре. Урыс теле шулай ук элеккеге ССРБ илләре халыклары арасында да таралган.

    Рәсми тел

    Рәсми тел ул ил, дәүләт яки башка җирләр кануннамәсендә махсус белдереп куелган тел. (Кануннамасыз илләрдә тел “рәсми” булып аталса да ул рәсми түгел.)

    Дөньяда булган илләрнең яртысында рәсми телләре бар. Берәүләрдә бер генә рәсми тел бар, мәсәлән Албания, Франция, Алмания вә Литвада. Башкаларда берничә рәсми тел була: Беларусь, Бельгия, Канада, Финляндия, Әфганстан, Парагвай, Боливия, Һиндстан вә Көньяк Африка.

    Гыйрак, Италия, Рәсәй вә Испания күк кайбер илләрдә бер генә тел рәсми итеп беркетелгән, әмма аларның аерым өлешләрендә башка өстәмә телләр дә рәсми булып йөриләр. Кушма Штатлар кебек берничә илләрдә рәсми телләр юк, аларның аерым төбәкләрендә булса да. һәм инде Австралия, Эритрея, Люксембург, Швейцария вә Тувалу күк берничә илдә рәсми телләр бөтенләй юк.

    Колонизацияне күргән Филипин белән Африканың берничә илендә рәсми вә укыту теле итеп беркетелгән телләр җирле дә түгел, киң кулланыла торган да түгел. Капма каршы мисал итеп Ирландияне китерергә була, монда Ирланд телендә бик әз кеше сөйләшсә дә ул беренче рәсми тел булып аталган, Инглиз теле исә иң киң кулланыла торган булса да ул икенче рәсми тел булып кына аталган (Ирландия Кануннамасы, 8. мәтдә).

    Төньяк Атлантик килешү оешмасы

    Төньяк Атлантик килешү оешмасы, НА́ТО, Төньяк-Атлантик Альянс (ингл. North Atlantic Treaty Organization, NATO; фр. Organisation du traité de l'Atlantique Nord, OTAN) – хәрби-сәяси оешма. 1949 елның 4 апрелендә АКШда барлыкка килә. Шул вакытта НАТОга АКШ, Канада, Исландия, Бөек Британия, Франция, Бельгия, Нидерландлар, Люксембург, Норвегия, Дания, Италия һәм Португалия керәләр.

    1954 елда ССРБ да НАТОга әгъза ил буларак керергә теләген белдерә, тик аның дипломатик нотасы кире кагыла һәм ул үз иминлеген саклау өчен Варшау килешүе оешмасын булдырырга мәҗбүр була.

    Украиннар

    Украиннар (укр. украї́нці) — күбесенчә Украина җирендә яшәгән көнчыгыш славян халкы. Славян халыклары арасында урыслар һәм поляклардан соң халык саны буенча өченче урында.

    Утрау

    Утрау – бөтен яктан су белән чикләнгән һәм һәрвакыт су өстендә булучы коры җир өлеше.

    Француз теле

    Француз теле яки франсуз теле (le français, la langue française) – французлар теле (Франциядә рәсми рәвештә). Шулай ук, Бельгия, Швейцария, Канада дәүләтләрендә рәсми буларак кабул ителгән. Франсуз теле Африканың күп илләрендә, Кариб утрауларында (Һаити һ.б.), Француз Гвианасында рәсми теле буларак кулланыла.

    Франсуз теле телләрнең һинд-аурупа гаиләлеге, роман төркеме, галло-роман астөркеменә карый.

    Француз теле халык латин теленнән килеп чыккан һәм аннан бүтән роман телләренә караганда иң ерак киткән.

    БМОның 6 рәсми һәм эш теленең берсе.

    Француз теле күп кенә халыкара оешмаларның рәсми теле булып тора һәм чит тел буларак иң укытыла торган телләрнең берсе санала.

    Франкофония оешмасы буенча француз телендә 274 миллион кеше сөйләшә ала.

    1960-1970 елларга кадәр Себердә татар уку йортларында нәкъ француз теле чит тел буларак укытыла, чөнки француз һәм татар махсус авазлары арасында охшашлык бар (ә, ү, ң, ө). Мәсәлән: maison - мезоң (йорт), rue - рү (урам), coeur - көр (йөрәк), la situation - лә ситүәсьоң (хәл).

    Хоккей

    Хокке́й (ингл. Hockey) — такымлы уен төрләренең бер вәкиле. Уенда ике такым каты, түгәрәк тупны яки алканы көндәш такымның капкасына кәшәкә ярдәмендә кертергә тиеш. Һәрбер такымда капканы туптан яки алкадан саклап торган капкачы була.

    Җәйге Олимпия уеннары 1976

    Монреаль 1976 (1976 Summer Olympics, Jeux olympiques d'été de 1976) — 1976 елның 17 июленнән 1 августына кадәр Канаданең Монреаль шәһәрендә узган халыкара спорт чарасы.

    Монреаль шәһәрендә үткән спорт бәйрәмендә Татарстаннан җиде кеше катнашкан. Ул вакытта штангачы Николай Колесников, фехтованиече кызлары Наилә Гыйләҗева, Ольга Князева һәм Валентина Никоновалар алтын медаль алып кайттылар. Мәскәүле көрәшче Фәрхәт Мостафин бронза медаль алып кайтты.

    Төньяк Америка дәүләтләре
    Бәйсез дәүләтләр:
    Буйсынган территорияләр:

    Башка телләрдә

    This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
    Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
    Images, videos and audio are available under their respective licenses.