Идеология

Идеология (грек. ιδεολογία, грек. ιδεα — рәвеш, идея; и λογος — сүз, аң, белем) ул — теге яки бу социаль төркемнең яисә милли берлекнең идеяләр системасы. Идеология иҗтимагый психологиягә (чынбарлыкның реальлегенә) нигезләнә, аның югары (теоретик) басмасын тәшкил итә. Идеология, иҗтимагый психологиядән аермалы буларак, стихияле түгел, максатчан рәвештә формалаша. Идеология иҗтимагый психологиягә нигезләнеп формалашса да, аңа үзенең йогынтысын ирештерә тора, аны билгеле бер юнәлешкә буйсындыра ала. Мәсәлән, революцион идеология үз йогынтысындагы ке-шеләрнең психологиясен дә шушы юнәлештә тәрбияли. Ьәм киресенчә, шәфкатьсезлек, үтерүләр һәм башка җинаятьчел маҗаралардан торган телевизион тапшырулар кешеләрнең, бигрәк тә яшь буынның, психологиясендә нәкъ шушы юнәлештәге принципларны тәрбияли.

«Идеология» термины фәнни кулланышка XVIII гасыр азагында француз философы һәм икътисадчысы Дестют де Траси (1754—1836) тарафыннан кертелә. Ул бу термин астында уңай мәгънәне, аерым алганда, җәмгыять өлкәсендәге уй-фикерләрне күздә тота. Ләкин Дестют исән вакытта ук бу терминга тискәре, кимсетүле мәгънә бирә башлыйлар. Бу караш XIX гасыр уртасында да хакимлек итә әле. Мәсәлән, K. Маркс белән Ф. Энгельс үзләренең «Немец идеологиясе» (1846) дигән хезмәтләрендә «идеология» терминын «иллюзия» мәгънәсендә кулланалар. Ләкин XX гасырда «идеология» үзенең тәүге мәгънәсенә кайта, һәм ул аерып карауга (дифференцациягә) дучар була.

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.
Александр Петров (1933)

Александр Петров (13 декабрь 1933(19331213), Байморза, Муркаш районы, ЧАССР, ССРБ) — чуаш совет дәүләт эшлеклесе.

БЛКЯБ ҮК каршындагы үзәк комсомол мәктәбен (1955), Чуаш дәүләт педагогика институтын (1963), СБКФ ҮК каршындагы җәмгыять фәннәре академиясен (1971) бетергән. БЛКЯБ Чуаш өлкә комитетында инструктор, комсомол оешмалары бүлеге мөдире урынбасары, сәркәтип, икенче сәркәтип һәм беренче сәркәтип (1956-1963), СБКФ Чуаш өлкә комитеты идеология бүлеге мөдире урынбасары, СБКФ Епрәч район комитеты беренче сәркәтибе (1963-1968), СБКФ Чуаш өлкә комитеты фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире урынбасары (1971-1985), ЧАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1985-1988), СБКФ Чуаш өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1988-1990), Чуашстан Үзәк дәүләт архивы документлар публиклау бүлеге мөдире (1992-2002). ССРБ халык депутаты.

Банан республикасы

Банан республикасы (ингл. Banana republic, исп. República bananera) — сәяси тотрыксызлыкка ия һәм чикле авыл хуҗалыгына бәйле Латин Америкасы илләрен чагылдыручы термин.

Банан республикасының төп билгеләре: милли продуктның тигез бүленмәве, артта калган инфраструктура, мәгариф һәм икътисад, чит ил капиталына нык бәйлелек, бюджет дефициты һәм милли валютаның түбән курсы.

«Банан республиксыа» термина беренче тапкыр 1904 елда О. Генриның «Корольләр һәм кәбестә» хикәяләре җыелмасында кулланыла.

Бердәм Русия

Бердә́м Руси́я (рус. Единая Россия) — Русиянең сәяси фиркәсе.Татарстандагы регион бүлегенең адресы: 420015 Казан, Горький урамы, 9

Сайты: http://tatarstan.er.ru/

Регион бүлегенең басма органы — «Наша республика» газетасы.

Ваһһабичылык

Ваһһабичылык - Ислам динендәге бер агым.

XVIII гасырда Гарәбстанда ваһһабичылык агымы барлыкка килә. Аңа нигез салучы булып Шәех Мөхәммәд Ибн Абдел-Ваһһаб (1703—1787) санала. Ваһһабичыларның төп принцибы бер Аллаһыны гына тану. Ваһһабичылар исламга төрле «яңалыклар» кертүгә каршы чыгалар. Алар фикеренчә, изгеләр культы да, дәрвишлек тә, шулай ук гарәпләрнең мәҗүсилек дәвереннән килгән кагыйдә, йолалары да ислам диненә чит.

Ваһһабичыларның сәяси программасы — Гарәбстандагы вак кенәзлекләрне бергә җыю, төрле ызгыш-талашларны, феодаль анархияне бетерү. XIX гасыр башында Гарәбстан ярымутравы бер дәүләт территориясенә әверелә. Ләкин шуннан соң берничә мәртәбә таркала һәм яңадан оеша. XX гасырда Ибн Согуд (1880—1953) җитәкчелегендә Согуд Гарәбстаны чикләре белән оешкан мәмләкәт барлыкка килә. Согуд Гарәбстанында ваһһабичылык рәсми идеология дәрәҗәсенә күтәрелә.

КПССның Татарстан өлкә комитеты

СБКФнең Татарстан өлкә комитеты (рус. Татарский областной комитет КПСС) – 1920–91 елларда ТАССРда иң югары фирка башкарма учреждениесе. РК(б)Ф ҮК Политбюросының ТАССР төзелү турындагы Декретны гамәлгә ашыру хакында 1920 нең 8 июнендә чыгарылган махсус карары нигезендә оештырыла. Карарда Татарстан республикасында барлык җаваплы хезмәткәрләрне билгеләү һәм аларны төрле урыннарга күчерү, шулай ук органнардагы вазифаларга кандидатлар күрсәтү РК(б)Ф өлкә комитетының гадәттән тыш хокукы дип билгеләп үтелә. Өлкә комитеты үзенең эшчәнлегендә СБКФ Программасына һәм Уставына, фирка җыеннары һәм конференцияләре карарларына таяна, фирка ҮК каршында хисап тота, аның карарларын башкара. КТӨК конференцияләр арасында фирка оешмасының агымдагы барлык эшләре белән җитәкчелек итә, фирка сәясәтен гамәлгә ашыра, аның югары органнары күрсәтмәләрен үтәүне оештыра һәм башкара; аңа фирка һәм сов. органнары эшчәнлеге, сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары, мәдәният, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, коммуналь һәм торак хуҗалыгы, сәүдә, төзелеш учреждениеләре эше белән җитәкчелек итү; өлкә фирка һәм сов. органнарында җитәкче вазифаларда эшләү өчен хезмәткәрләр сайлап алу, бүлү һәм билгеләү йөкләнә. фирка конференциясендә яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана, өлкә комитетының бюросына һәм пленумына аерым сайлаулар уздырыла (соңгысының тәркибенә бюроның барлык әгъзалары да керә). Барлык фирка ком-тлары әгъзаларын сайлагандагы кебек үк, өлкә комитеты әгъзаларын сайлаулар вакытында аның тәркибен системалы рәвештә яңарту һәм җитәкчелекнең дәвамчанлыгы принцибы сакланырга тиеш була. фирка эшчәнлегенең төрле өлкәләре белән идарә итү өчен өлкә комитетында секретариат, махсус бүлекләр һәм секторлар оештырыла. Аларда штаттагы хезмәткәрләр даими эш алып баралар. Өлкә комитеты пленумнары 4 айга 1 тапкырдан да сирәк булмаган тәртиптә чакырыла. Беренче елларда өлкә комитеты бюросында секретариат һәм өлкә комитетының бюро утырышларында хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия булган 1 нче секретаре сайлана. Өлкә комитеты бюросының 1 нче тәркибенә А.И.Бочков, Б.И.Гольдберг, А.И.Догадов, И.М.Казаков, С.С.Сәетгалиев, А.С.Самохвалов, А.П.Таняев (1 нче сәркатиб), И.И.Ходоровский керә.

ССРБ Конституцияләре буенча Коммунистлар фиркасе «хезмәт ияләренең коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәшендә аларның алдынгы отряды» һәм хезмәт ияләренең барлык иҗтимагый һәм дәүләт оешмаларының җитәкчелек итүче үзәге (ССРБның 1936 елгы Конституциясе), Совет дәүләтенең «җитәкчелек итүче һәм юнәлеш бирүче көче» (ССРБның 1977 елгы Конституциясе) дип игълан ителә. ТАССРның 1937 елгы Конституциясе буенча республиканың иң югары закон чыгаручы органы — ЮШ, иң югары башкарма органы — ХКШ булса да, республикадагы барлык принципиаль мәсьәләләрне хәл итү хокукына фирка өлкә комитеты гына ия була. Дәүләт органнары җаваплы хезмәткәрләренең төп тәркибе, сәнәгать предприятиеләре, кадрларны сәяси һәм һөнәри әзерләү оешмалары җитәкчелеге өлкә комитеты, шәһәр һәм район ком-тлары номенклатурасына кертелә. Өлкә комитетының аппараты зур булмый, шуңа күрә ул агымдагы эшне, башлыча, башкарма хакимиятнең тиешле органнары аша алып бара. Өлкә комитетының 1 нче секретаре фирка өлкә комитеты һәм республика тормышында гаять мөһим роль уйный, ул фирка ҮК органнары белән турыдан-туры элемтәдә тора. Бу вазифа сайланулы санала (1 нче сәркатибны республика фирка конференцияләрендә сайлыйлар), чынлыкта 1 нче сәркатибны ҮК билгели. Эшчәнлегенең беренче елларында Татарстан өлкә комитеты 9 кешедән тора, ул чорда аның бюросында нибары 2–3 татар була, 1944 кә кадәр фирканең Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре вазифасына татар милләте вәкилләре тәгаенләнми. 1920 елларда өлкә комитеты структурасына 5 бүлек — оештыру-инструкторлык (инструкторлык, мәгълүмат, хисап-башкару, транспорт бүлекчәләре һәм хәрби бюро), агитация һәм пропаганда (матбугат һәм тәркибендә керәшен, чуаш, мари, яһүд, латыш, поляк, немец, венгр һәм югослав секцияләре булган милли азчылыклар бүлекчәләре, өмәләр бюросы), хатын-кызлар арасында эш алып бару, авылда эш башкару бүлекләре, шулай ук гомуми бүлек керә. 1923 тә РК(б)Фнең Татарстан өлкә комитетына 12 кантком, Казандагы 4 райком, 282 башлангыч фирка оешмасы буйсына. Республика территориясенең районнарга бүленешенә бәйле рәвештә, өлкә комитетына буйсынулы шәһәр һәм район оешмаларының исәбе даими үзгәреш кичерә: 1977 дә 9 шәһәр комитеты, 36 райком, 3775 башлангыч фирка оешмасы була.

1934 нең 27 мартында, БК(б)Фнең 17 нче җыенының (1934 нең 26 гыйнвары — 10 феврале) фирка органнарын җитештерү-тармак принцибы буенча төзү турындагы карарыннан чыгып, өлкә комитеты бюросы өлкә комитеты аппаратында сәнәгать-транспорт, , сов. сәүдәсе, мәдәният һәм марксизм-ленинизмны пропагандалау, җитәкче фирка органнары бүлекләре һәм махсус сектор оештыру турында карар кабул итә. БК(б)Фнең 18 нче җыены (1939 ның марты) күрсәтмәләре, ҮК Политбюросының союздаш республикаларның ҮКлары, крайкомнар, өлкә ком-тлары һәм шәһәр ком-тлары тәркибендә сәнәгать тармаклары буенча бүлекләр оештыру турындагы карары (1939 ның 29 ноябре) нигезендә, Татарстан өлкә комитеты тәркибендә саклану сәнәгате, транспорт (1939), алга таба — җиңел сәнәгать һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате (1940 ның 21 мае), авиация сәнәгате (1941), сәүдә һәм җәмәгать туклануы (1942), электр станцияләре, җирле ягулык сәнәгате, совхозлар, терлекчелек (1943), мәктәпләр, азык-төлек сәнәгате (1944) бүлекләре булдырыла. Бөек Ватан сугышы елларында, барлык көчләрне дошманга каршы көрәшкә юнәлтеп, фирка өлкә комитеты үз эшен тулысынча үзгәртеп кора. Өлкә комитеты үзгәртеп корыла, яңа бүлекләр оештырыла, пропаганда, саклану, авиация сәнәгатьләре, җиңел һәм җирле сәнәгатьләр, транспорт һәм элемтә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы буенча БК(б)Ф өлкә комитеты сәркатиблары вазифалары кертелә. 1943 нең августында БК(б)Ф ҮКның «Шәһәр комитетлары, өлкә комитетлары, крайкомнар һәм союздаш республикалар ҮКлары эшен оештыруны тәртипкә китерү турында» карары белән тармак сәркатиблары ин-ты бетерелә, бары тик 1 нче, 2 нче һәм 3 нче сәркатиблар, шулай ук пропаганда һәм кадрлар буенча сәркатиблар вазифалары гына гамәлдә калдырыла; сәркатибларның урынбасарлары вазифалары булдырыла, алар бер үк вакытта тармак бүлекләре белән җитәкчелек итәләр. БК(б)Фнең шәһәр һәм район ком-тларында да тармак бүлекләре оештырыла. БК(б)Фнең 1948 нең 25 октябрендә кабул ителгән «Өлкә комитетлары, крайкомнар һәм республикалар комфиркаләре ҮКлары аппаратларын үзгәртеп кору турында» карарыннан чыгып, 1948 нең 29 октябрендә өлкә комитеты алга таба үзгәртелә. Пропаганда һәм агитация, фирка, профсоюз, комсомол органнары, авыр сәнәгать, җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, адм., план-финанс-сәүдә, партколлегия бүлекләре, махсус сектор, финанс-хуҗалык секторы, нефть сәнәгате секторы (1949 дан) оештырыла. 1952 нең апрелендә Татарстан крайкомы төзелә, аның тәркибенә оештырылган Казан һәм Чистай өлкәләренең фирка оешмалары керә. 1953 нең апрелендә өлкәләр бетерелгәннән соң, крайком СБКФнең Татарстан өлкә комитеты итеп үзгәртелә. 1962 дә СБКФ ҮК карары белән илдә җитештерү принцибы нигезендә фирка оешмаларын чираттагы үзгәртеп кору уздырыла. Өлкә комитеты бюросының 1962 ел 6 декабрь карарыннан чыгып Татарстан өлкә комитеты сәнәгать җитештерүе белән җитәкчелек итү (3 партком буйсынуында) һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе белән җитәкчелек итү (17 партком) буенча 2 өлешкә бүленә. СБКФ ҮКның 1965 ел 4 гыйнвар карары нигезендә колхоз-совхоз җитештерү идарәләре үзгәртеп корылганнан соң, Татарстан өлкә комитеты тәркибенә оештыру-фирка эше, пропаганда һәм агитация, фән һәм уку йортлары, сәнәгать-транспорт, саклану сәнәгате, нефть һәм химия сәнәгате, җиңел сәнәгать, азык-төлек җитештерү сәнәгате һәм сәүдә, төзелеш. авыл хуҗалыгы, адм. органнар бүлекләре, махсус сектор, финанс-хуҗалык секторы һәм фирка комиссиясе кергән яңа структурасы раслана. Алга таба өлкә комитеты структурасы аз үзгәрешләр кичерә: 1966 да махсус сектор гомуми бүлек итеп үзгәртелә, 1969 да мәдәният бүлеге, 1983 тә икътисад бүлеге оештырыла, сәнәгать-транспорт бүлеге 2 бүлеккә — сәнәгать, транспорт һәм элемтә бүлекләренә аерыла; 1981 дә җиңел сәнәгать, азык-төлек җитештерү сәнәгате һәм сәүдә бүлегеннән сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге аерылып чыга.

1990 ның 30 августында ТАССР ЮШ тарафыннан ТССРның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң, 1990 ның 12 сентябрендә 42 нче өлкә фирка конференциясендә фирка өлкә комитеты СБКФнең Татарстан республика комитеты (рескомы) итеп үзгәртелә. СБКФ рескомының 1990 ел 1 декабрь карары нигезендә өлкә комитетының структурасы үзгәрә — бүлекләр урынына оештыру-фирка эше һәм башлангыч фирка оешмаларын яңарту, идеология, иҗтимагый-сәяси берләшмәләр һәм хәрәкәтләр белән эшләү, социаль-икътисади сәясәт, аграр сәясәт мәсьәләләре буенча комиссияләр, эшләр идарәсе оештырыла. РФ Президенты Б.Н.Ельцинның РСФСР Коммунистлар фиркасенең тыелуы турындагы 1991 ел 6 ноябрь Указы чыкканнан соң, СБКФнең Татарстан рескомы үз эшчәнлеген туктата. Татарстан өлкә комитеты эшчәнлеге дәверендә 42 өлкә фирка конференциясе уздырыла.

Комсомол

Комсомол яки Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (tat.lat.Komsomol, рус. Всесоюзный ленинский коммунистический союз молодёжи, ВЛКСМ) — ССРБда 1918—1991 елларда гамәлдә булган яшьләр иҗтимагый-сәяси оешмасы.

Корея Халык Демократик Җөмһүрияте

Корея Халык Демократик Җөмһүрияте (кор. 조선 민주주의 인민 공화국) КХДҖ, Төньяк Корея – көнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта Кытай белән, төньяк-көнчыгышта Русия белән чиктәш. Көньякта Корея Җөмһүрияте белән чикләшә һәм аннан хәрбиләшсездерелгән зона белән аерылып тора. Көнбатышта аны Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе сулары юа. Башкаласы – Пхеньян шәһәре.

КХДҖ 1948 елның 9 сентябрендә, 1948 елның 15 августында Корея Җөмһүрияте игълан ителгәч, халык демократик җөмһүрияте буларак төзелә. Рәсми идеология булып чучхе идеялары тора, аны төзүчеләре – Ким Ир Сен һәм Ким Чен Ир - «игътибар фокусында кеше торучы фәлсәфи идеология» дип билгелиләр. Хакимият Бөек Җитәкче (рәсми титул) Ким Чен Ын җитәкчелегендәге Корея хезмәт фиркасы кулында.

Милләтчелек

Милләтчелек — милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә хәрәкәт итә торган катлаулы күренеш. Бу күренешне төрлечә (шул исәптән берьяклы, хаталы) аңлату очраклары да булгалый. Зур совет энциклопедиясендә һәм философик энциклопедиядә — ул бер үк сүзләр һәм җөмләләр белән берьяклы гына аңлатыла.

Милләтчелек — «буржуаз һәм вак буржуаз идеология, сәясәт, шулай ук милли мәсьәләдәге психология. ...Милләтчелек өчен теге яки бу милләтне башка милләтләрдән өстен кую хас» . Кайбер авторлар «милләтчелек», «милләтче» дигән тамгаларны кешеләр үз милләтләре турында ниндидер кайгыртучанлык күрсәтеп гамәл иткәндә дә кулланалар.

Аянычлысы шул: татар милләте вәкилләренең милли мәдәниятне үстерүгә, аны төзекләндерүгә, камилләштерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге урыс милләте («старший брат») вәкилләре тарафыннан «милләтчелек» дип бәяләнә. Моны урыс милләте кешеләренең аңында гасырлар дәвамында державачылык принципларының, гомумән, милли мәсьәләне хәл итү эшендә урнашкан державачыл фикерләү ысулының шәкелләнүе белән аңлатырга кирәк.

«Милләтләрнең үзбилгеләнү» принцибының соңгы елларда «ул концепция модадан чыкты инде» дигән карашларның фәнни матбугатта ешрак чагыла башлавы шул ук сәбәп белән аңлатыла.

Билгеле, бу — теоретик проблема гына түгел, аның практик әһәмияте дә гаять зур. Әгәр дә күпмилләтле федератив дәүләт үз структурасындагы милли берәмлекләргә киң планда һәм үзләре төзегән программалар буенча үсәргә, камилләшергә мөмкинлек бирә икән, ул шушы берәмлекләрнең зур таяныч булачагына ышана ала. Әгәр дә бу өлкәдәге мөмкинлекләр киселә икән, күпмилләтле дәүләт үзе көчсезләнә дигән сүз, чөнки милләтләр бергә оеша алмаса, аларның һәркайсы үз ягын каерачак. Димәк, эчке каршылыклар куера, үзәк көчсезләнә бара.

Нәкый Исәнбәт

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Нәкый Исәнбәт, чын исеме Нәкый Сираҗетдин улы Закиров (

29 декабрь (10 гыйнвар) 1899 — 1992 елның 12 сентябре) — күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы.

Рафаил Хәким

Рафаил Сибгат улы Хәкимов – язучы, сәясәтче, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире.

Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Советлар Берлеге Коммунистик Партиясе яки Советлар Союзы Коммунистик Фиркасе (tat.lat. Sovetlar Berlege kommunistik firqäse, рус. Коммунистическая партия Советского Союза, КПСС, сөйләү телендә — па́ртия) — Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлегендә хакимлек итүче фирка, 1920-еллардан 1990 елга кадәр — ССҖБның бердәнбер фиркасе. Хакимлек итүгә монополия хокукына ия булган, шул статус ССҖБ конституцияләрендә беркетелә. Фирканең генерали секретаре Совет дәүләтенең Илбашы булып торган.

1991 елның 6 ноябрендә таратыла.

Согуд Гарәбстаны

Согуд Гарәбстаны Патшалыгы (гарәп. المملكة العربية السعودية‎‎‎ әл-Мәмлә́кә әл-Әрәби́я әс-Сәуди́я) – Гарәбстан ярымутравындагы иң зур дәүләт. Үрдүн, Гыйрак, Катар, Күвәйт, БГӘ, Оман һәм Йәмән белән чиктәш.

Согуд Гарәбстанын кайвакыт «Ике мәчет иле» дип атыйлар, күз уңында Мәккә һәм Мәдинә, Ислам дине өчен төп ике шәһәрен күздә тотып. Гарәп телендәге илнең кыскача атамасы — әс-Саудия (араб. السعودية‎‎). Төп дини идеология — ислам (cөнничелек юнәлеше).

Социология

Социоло́гия (лат. socius — иҗтимагый; бор. грек. λόγος — фән) — җәмгыять, аның системалары, социаль институтлары турында фән.

Татарстан (журнал)

Татарстан (журнал) («Татарстан» журналы) — Татарстанда 1920 елның декабреннан нәшер ителүче айлык иҗтимагый-сәяси hәм әдәби-нәфис басма. Татар һәм урыс телләрендә басыла.

Тәгълимат

Тәгълимат (лат. Доктрина) - белем яки ышанулар системалары өйрәткән кыйммәтләр, төшенчәләр, карашлар һәм позицияләр берлеге, яки кодификациясе.

Фёдор Навозов

Фёдор Навозов (19 июнь 1910(19100619), Елшанка, Сарытау губернасы, Рәсәй империясе—18 август 1986, Смоленск, РСФСР, ССРБ) — совет дәүләт эшлеклесе.

Сарытаудагы агорномнар курсларныда, Сембер авыл хуҗалыгы институтында укыган. Сарытау губернасында камсамул эшендә (1927-?), БЛКЯБ Краснохолм район комитеты сәркәтибе (Ырынбур өлкәсе, 1935-1937), БК(б)Ф Краснохолм район комитеты икенче сәркәтибе (1937-?), БК(б)Ф Краснохолм район комитеты беренче сәркәтибе (?-1939), БК(б)Ф Свердлау өлкә комитеты икенче сәркәтибе (1939-1942), БК(б)Ф Мари өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1942-1945), БК(б)Ф Пугачөв район комитеты беренче сәркәтибе (1945-?), Печора тимер юлы сәяси, уку йортлар бүлекләре башлыгы (Котлас) (1949-1959), Калинин тимер юлы уку йортлары бүлеге мөдире (Смоленск) (1959-1961), Смоленск өлкәне өйрәнү фәнни-тикшеренү институты дириктыры (1961-1963), СБКФ Смоленск өлкә комитетының идеология бүлегендә (1963-1966).

Хыял

Хыял - яхшы теләк, артында бәхет торучы идеаллаштырылган максат, ният. Хыял кешенең хыял көченә бәйле була.

Хыял һәрбер кешедә дә, җәмгыять эчендәге төркемннәрендә дә була ала. Хыял романтик әсәрләрнең, киналарның төп нигезе булып тора. Гадәттә хыялыйлык яшьләргә хас дип санала.

Хыял, шулай ук, идеология максатында да кулланыла ала, мәсәлән «азатлык хыялы», «якты киләчәк хыялы», «имин тормыш хыялы» һ.б. АКШда «америка хыялы» дигән сүзтезмә популяр. Хыяллар, тагын, глобаль яки глобаль булмаган да була ала. Хыялларга, тагын да, кешеләрнең үтәлмәгән, әмма үтәлергә теләгән хыяллары да керә ала.

Өченче рейх

Өченче рейх (алман. Drittes Reich – «Өченче империя», «Өченче падишаһлык»; шулай ук Нацист Алманиясе) – Алман дәүләтенең 1933 елның 24 мартыннан 1945 елның 23 маена кадәр рәсми булмаган атамасы.

Әдәбиятта һәм историографиядә Өченче рейхны нацист Алманиясе, фашист Алманиясе дип тә атыйлар. Соңгы истилах күбрәк совет әдәбиятында кулланыла, ләкин ул төгәл түгел, чөнки Италиядә Бенито Муссолини урнаштырган фашист режимы белән Һитлер режимы арасында сәяси төзелеш өлкәсендә дә, идеология буенча да җитди аермалар бар.

Бу чордагы Алмания бер фиркале системалы һәм өстенлекле идеологиясе (милли социализм) булган тоталитар дәүләт була, җәмгыятьнең барлык өлкәләре контрольдә тотыла, кискен расизм идеологиясе була. Нацист идеологиясе буенча сайланган милләт - арийләр, аларга буйсынган милләтләр, аларның коллары һәм юк итәсе иң түбән кирәксез милләтләр (яһүдләр, чегәннәр, славяннар) бар. Шушы мәрхәмәтсез идеологияне тормышка ашыру өчен нацист Алманиясе буйсындыру сугышларын башлаган. Нацист идеологиясе коммунистик идеологиягә (коммунистларның интернационализм сәясәте сәбәпле) кискен каршы булган һәм дошманнар буларак санаган.

Өченче рейх тышкы сәясәте 1938 елдан башлап территориаль һәм сәяси экспансиягә омтылу белән тасвирлана: 1938 елның мартында Австриянең аншлюсы оештырыла (ул Алмания биләмәләренә кушыла), 1938 ел сентябре – 1939 ел мартында Алманиягә Чехия һәм Клайпеда төбәге кертелә, 1939 елның хәрби кампаниясе нәтиҗәсендә Данциг ирекле каласы һәм Польша җирләренең бер өлеше кушыла.

1940 елның 27 сентябрь — Алмания, Италия һәм Япония дуслык турында пактны имзалыйлар.1941 елда Люксембург басып алына (төрле биләмәләрне кушу соңрак та дәвам ителә).

Икенче бөтендөнья сугышының беренче еллары Алмания өчен бик тә уңышлы бара, 1942 елда аның идарәсе астында кыйтга Аурупасының зур өлеше (Испания, Португалия, Швейцария һәм Швециядән кала) була, территорияләрнең бер өлеше басып алына, бер өлеше де-факто бәйсез булмаган дәүләт берәмлекләре булып яши (мәсәлән, Хорватия). Бары Болгария белән Финләндия генә, Алманиянең берләшмәдәшләре булган хәлдә, өлешчә мөстәкыйль сәясәт үткәрәләр. Ләкин 1943 елда хәрби хәрәкәтләрдә Һитлерга каршы берлек файдасына борылыш килеп чыга, ә 1945 елның гыйнварында бәрелешләр Алманиянең сугышка кадәр булган җирләрендә дәвам итә. Өченче рейх үзенең яшәешен 1945 елның 23 маенда, рейхспрезидент Карл Дёниц җитәкләгән Фленсбург хөкүмәте таратылгач туктата.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.