Газзә

Газзә (гарәп. غزة‎, яһүд. עזה) — Фәлистыйн автономиясенең Газзә секторында урнашкан шәһәр. Халык саны якынча 410 мең кеше. Фәлистыйн автономиясенең халык саны буенча иң эре шәһәре.

Gaza Strip map
Секторда Газзә шәһәренең урнашуы
Газзә
Ил Фәлистыйн автономиясе
Провинция Газзә
Координатлар 31°31'N, 34°27'E
Нигезләнгән б.э.к. XV гасыр
Мәйдан 45 км²
Халык саны 409 680 кеше
Милли состав гарәпләр
Дини состав мөселманнар

Тарих

Шәһәрнең 5 мең еллык тарихы бар. Б.э.к. XII гасырда шәһәрне Крит утравыннан килгән борынгы фәлистыйнлы халкы яулап ала.

  • Б.э.к. 332 елда шәһәр Александр Македонский тарафыннан яулап алына һәм тора-бара эллинлаша. Соңрак шәһәр римлылар, аннары византиялеләр кулына төшә.
  • VII гасырның беренче яртысында Газзә барлык Фәлистыйн территориясе белән бергә Ислам хәлифәлеге составына керә.
  • 1517 елда шәһәрне Госманлы дәүләте падишаһы Сәлим I яулап ала.
  • 1798 елда шәһәр Наполеон Бонапарт кулына төшә. Озак үтми ул кире төрекләр идарәсе астына кайта.
  • 1832 елда аны Мисыр яулап ала һәм сигез ел дәвамында шәһәр алар кулында була (1841-1917 яңадан төрекләр идарәсе астында).
  • 1917 елда инглизләр төрекләрне Газзә өчен сугышта җиңгәннән соң шәһәр Бөекбританиянең Фәлистыйн мандатына кертелә. 1947-1949 еллардагы гарәп-яһүди сугышы дәвамында Газзә территорияләрен Мисыр яулап ала.
  • 1967 елда Алты көнлек сугыш нәтиҗәсендә шәһәр Исраил тарафыннан тартып алына һәм әлегәчә аларның кулында кала бирә.

Кардәш шәһәрләр

Ариэль Шарон

Ариэ́ль «Арик» Шаро́н (яһүд. אריאל "אריק" שרון) — Исраил хәрбие, дәүләт эшлеклесе, сәясәтче. Исраил премьер-министры (2001—2006). Исраил мәнфәгатьләренә хезмәт иткән иң мәшһүр генералларының берсе.

1928 елда чыгышлары белән Беларусиядән булган яһүд гаиләсендә туган Шарон хәрби карьера ясый. 2001 елда ул сайлауда Әһүд Баракны җиңеп премьер-министр була. Аңарчы Шаронның хөкүмәттә эшләү тәҗрибәсе зур иде, ул тышкы эшләр һәм саклану министры да була. Саклану министры булган чакта хөкүмәт һәм премьер-министрдан яшереп Ливан сугышында үз тактикасын алып бара. Исраил өчен ул сугыш уңышлы тәмамлана.

Фәләстиннәр өчен Шарон «ит кисүче» булып танылды. Бу исемне ул Ливандагы Сабра һәм Шатила качаклар лагерьларында 1982 елда күпләп үтерүләргә фәрман биргәне өчен алды. 2002 елда күпләп үтерүләр вакытында исән калган кешеләр һәм мәрхүмнәрнең туганнары Бельгиядә Шаронга каршы җинаять эше ачты, әмма соңырак бу эш ябылды.

2000 елның сентябрендә Шаронның Иерусалимда яһүдләр һәм мөселманнар өчен изге саналган Гыйбәдәт тавына килүен фәләстиннәр үзләрен мыскыл итү дип бәяләде. Аның бу гамәленнән соң фәләстиннәрнең кораллы каршылыгы тагын да артты.

Хөкүмәт башлыгы булуның соңгы елында гына Шарон карьерасының чыннан да тарихка кереп калачак бер карарын кабул итте. 2005 елда ул Көнбатыш Яр һәм Газзә сызыгындагы хәрби контрольне бетерергә, аннан яһүдләрне чыгарарга дигән карар кабул итте. Шаронның бу адымы аның Ликуд партиясендә зур каршылыклар тудырды. Шарон фиркадән чыкты, үзенең Кадима партиясен төзеде.

Шул карарыннан соң берничә атна да узмый, Шаронның башына кан савып ул мәрткә китә. 2008 елда Исраил үзенә каршы ракета һөҗүмнәренә җавап итеп Фәләстин җирләрен кире яулап ала.

Сигез ел мәрттә ятканнан соң Ариэль Шарон 85 яшендә вафат була.

Барселона

Барсело́на (кат. Barcelona [bəɾsəˈɫonə], исп. Barcelona [baɾθeˈlona]) — Испаниядә кеше саны буенча икенче шәһәр, Каталония вилаяте башкаласы. Урта диңгездә порт, Франция чигенә кадәр 120 км. Испаниянең иң көчле сәнәгать һәм сәүдәгәрлек үзәге. Аурупа маршрутларында иң мөһим туристик нокталарның берсе. Шәһәр безнең эрага кадәр нигезләнгән.

Барселона халкы саны — 1 615 908 кеше (2008). Барселона — халык саны буенча Испаниядә Мадридтан соң икенче, Аурупа берлегендә – унынчы урында тора. Барселона яншәһәрләрендә тагын 3 186 461 кеше яши.

1992 елда Барселона Җәйге Олимпия уеннарын кабул итә.

Дюнкерк

Дюнкерк (Дөңкерк, фр. Dunkerque) — Франциянең Нор-па-де-Кале-Пикардия төбәгендә урнашкан шәһәр.

Халык саны — 89882 кеше (2013).

Иван Дуке Маркес

Иван Дуке Маркес (исп. Iván Duque Márquez, 1976 елның 1 августы, Колумбия, Богота) — Колумбия сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, 2014—2018 елларда сенатор. 2018 елның 7 августынннан Колумбия президенты.

Имам Шәфигый

Әбү Габдуллаһ Мөхәммәт ибне Идрис әш-Шәфигый (гарәп. أبو عبد الله محمد بن إدريس الشافعيّ‎‎) (767—820) — Исламдагы дүрт сөнни мәзһәбнең берсенә нигез салучы, бөек ислам галиме.

Касерес

Касерес (исп. Cáceres) — Испаниянең Эстремадура автономияле төбәгендә урнашкан шәһәр.

Салих Баттал

Салих Баттал, чын исеме Салихҗан Вазыйх улы Батталов (1905 елның 5 августы — 1995 елның 12 марты) — татар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург.

Сен-Дени

Сен-Дени (Сең-Дени, фр. Saint-Denis) — Франсаның Ил-де-Франс төбәгендә урнашкан шәһәр.

Халык саны — 109343 кеше (2013).

Торино

Торино (итал. Torino) — Италиянең Пьемонт төбәгендә урнашкан шәһәр.

Халык саны — 889,600 кеше (31 июнь 2016).

Падан тигезлегендә Көнбатыш Альп таулары итәгендә, Дора-Рипария елгасының По елгасына койган урынында урнашкан.

Халык саны буенча Италиянең Рум, Милан һәм Неапольдан соң дүртенче урында тора. 2012 елда 911 мең кеше булган, бистә халкы белән бергә 1,7 миллион кеше исәпләнә.

Бай тарихы һәм мәдәнияте булган шәһәр, үзенең арт-галереялары, сарайлары, театрлары, музейлары, парклары белән билгеле. Шулай ук Торино үзенең барокко, рококо, неоклассицизм, модерн стилендәге архитектурасы белән танылган.

XVI-XVIII гасырларда Савой герцоглыгы (соңрак Сардина кыйраллыгы) башкаласын Шамберидан (хәзерге Франция) Туринга күчерү процесында, сарайларның (Палаццо Мадам), мәйданнарның һәм бакчаларның күпчелек өлеше төзелә.

Италияне берләштерүгә зур өлеш кертүче сәясмәннәр һәм билгеле кешеләрнең (мәсәлән, Камилло Бенс ди Кавур) туган шәһәре булуы аркасында, Ториноны кайчакта «Италия азатлыгының бишеге» дип атыйлар.

Шәһәрдә бик күп университетлар, көллиятләр, академиялар, гимназия һәм лицейлар бар. Алар арасында XV гасырда нигез салынган — Турин университеты.

Туринның иң билгеле истәлекле урыннары булып Мисыр музее һәм шәһәр символы булган Моле Антонеллиана санала.

Шушы һәм башка истәлекле урыннары бөтендөнья туристларын үзенә җәлеп итә, Турин Италиянең кеше иң күп йөргән шәһәрләр унлыгына керә.

XIX гасырда кала Аурупаның мөһим сәяси үзәге булып тора. 1861 елда Турин берләшкән Италиянең беренче башкаласы булу белән беррәттән, Италия кыйраллыгында хакимлек иткән династия — Савой йортының да башкаласы булып тора.

Италияда монархия бетерелгәннән соң, Туринның сәяси әһәмияте кимүенә карамастан, кала Аурупа һәм Италиянең мөһим сәнәгать, икътисад һәм сәүдә үзәге булып исәпләнә.

Турин — Милан һәм Румнан соң, икътисади күрсәткечләр буенча илдә өченче кала.

Шулай ук Турин Италиянең автомобильләр төзү буенча башкаласы, дип санала. Шәһәрдә FIAT, Lancia, Iveco компанияләренең штаб-фатирлары урнашкан.

Кала христианнарның истәлеге — Турин япмасы белән, шулай ук «Ювентус» һәм «Торино» футбол командалары белән дөньяга билгеле. Турин — 2006 елның Кышкы Олимпия уеннарының башкаласы.

Каланың саклаучысы булып Изге Иоанн Креститель (итал. San Giovanni Battista) санала. Кала бәйрәме көне — 24 июнь.

Тәбриз

Тәбриз (фар. تبریز, әзери. Təbriz, تبریز) — халык саны буенча Иранның өченче шәһәре, Көнбатыш Әзербайҗан останының администртив үзәге.

Фәлистыйн

Фәлистин яки Фәләстыйн (татар китапларында ике язылыш кулланыла) (гар. Ал-Филәстиния) - Газзә Секторы, Исраил, Голан биеклекләре, Иордан елгасының Көнбатыш яры, Үрдүн, Лөбнан өлеше һәм Сүрия өлешендә урнашкан Якын Көнчыгыш тарихи төбәге. Гадәттә Синай ярымутравы аерым географик өлкә булып санала.

Иордан елгасының көнбатыш ярында һәм Газа секторында урнашкан административ оешма.

“Вахитов” күмәк хуҗалыгы

1.Илебездә күмәк хуҗалыкларның оешу тарихы

Күмәкләштерү , коллективлаштыру яки Колхо́з (коллективное хозяйство - күмәк хуҗалык сүзеннән) — җитештерү әйберләре (җир, җайланмалар, терлек, орлык һ.б.) уртак, анда катнашучылар җәмгыяте идарәсе астында булган һәм хезмәт нәтиҗәсе дә катнашучыларның уртак фикере ярдәмендә бүленгән, яңа эшкә җигелгән хуҗалык итү төре.Күмәк хуҗалыклар 1918 елдан барлыкка килә башлый, ләкин 1929 елдан гына массакүләм коллективлаштыру башлана. Тарихчылар фикеренчә, коллективлаштыру сәясәтен башлап җибәрүгә 1927-1928 нче еллардагы икмәк җитештерү кризисы этәргеч ясаган.

2. Кыр Шонталы авылында беренче күмәк хуҗалык оешу.

Безнең Кыр Шонталы авылын да колхозлашу (күмәк хуҗалыкка берләштерү) җилләре читләтеп үтми. Беренче чорда ялгыш ирексезләп, куркытып кертү методлары кулланыла.. 1929 нчы елның көзендә коллективлаштыру башлана. Авылның 167 хуҗалыгы күмәк хуҗалыкка керергә карар бирәләр. Авыл халкы үзенең Болгар җирләреннән чыгуын истә тотып,күмәк хуҗалыкны “Кызыл Болгар” дип исемлиләр.

Күмәк хуҗалыкка керүче барлык хуҗалыклар атларын, сбруйларын, җир эшкәртү коралларын тапшыралар. Ләкин 1930 нче елда газетада “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкалә чыга. Анда халыкны ирексезләп колхозга кертү бик нык тәнкыйтьләнгән була. Шулай итеп күмәк хуҗалыкка таралу куркынычы яный. Ләкин 18 кеше колхоздан чыкмыйлар.Болар киләчәк колхозның төше булып калалар.

Алар барысы да колхоз төзүдә актив катнашалар һәм бар кешегә үрнәк күрсәтәләр.

1930 нчы елның язында күмәк хуҗалыкның исемен югары органнар тәкъдиме буенча, бөек революционер истәлеген мәңгеләштерү максатында, “Мулланур Вахитов” исеменә алыштыралар.

3.1930-1940 еллар тарихы

Колхоз оешкан елларда барлык хуҗалык эшләре дә ат һәм кул көче белән башкарылган. 1930нчы елда Фордзон-Путиловец дип аталган беренче трактор кайта. Аның тракторчысы итеп Хәмидуллин Кәлим була. 1934нче елда СТЗ, ХТЗ тракторлары кайтарыла.

1930-32 нче елларда күмәк хуҗалыкта бер генә бригада булса, 1932 нче елда -2, ә инде 1935 нче елның башына 6 бригада оеша. Бу вакытта бригадирлар булып Тазеев Нуретдин, Ахметзянов Закир, Гилязов Фәттахлар хезмәт итә.

1936 елдагы отчетта колхозга кермәгән аерым хуҗалыклар 22, аларда 55 кеше тора (шуларның 30ы эшкә яраклы), 8 хуҗалык 1 елдан артык читтә яши диелгән. Димәк, авылда 22 хуҗалык колхозга кермәгән, 8 хуҗалык читтә булган. Колхоз эшендә 618 кеше катнашкан, аларның хезмәт көннәре шушы тәртиптә бүленгән .

Кушымта №1:

1937 ел хисабы документларында 3 кырчылык, 2 терлекчелек, 1 яшелчәчелек бригадалары, 1 каз, 1 сарык фермалары, умартачылык, аларда эшләүчеләр күрсәтелгән.

Кушымта №2. 1931 елдан 1941 елга кадәрге дәвердә колхозда булган яки алынган эш кораллары, инвентарьлар үзгәрешен түбәндәгечә тасвирларга мөмкин .

Кушымта №3. 1933 нче елда колхоз рәисе ГатинХалик, хисапчы Низамов Абдуллаҗан, 1933 елдатикшерүкомиссиясерәисеВәлиев, 1937 елда күмәк хуҗалык рәисебулып Закиров Шакир, соңрак (1938 елда) Вәлиев Гали Вәлиулыторган.

Кушымта № 4

1940 елда хезмәт көннәре түбәндәгечә бүленгән .

Кушымта №5

1939 нчы елда Хөсәенов Гайса урынына колхоз рәисе итеп Кутуев Габдрахман абзый билгеләнгән. Кушымта № 6 .Ул да күмәк хуҗалыкта озак тормаган. Колхоз белән җитәкчелек итәргә Вәлиев Гали бабай куелган. Шулай итеп, җитәкчеләр еш алышынып торган

4.Бөек Ватан сугышы елларында“Вахитов” күмәк хуҗалыгы.

Озакка сузылган каты сугыш колхоз экономикасына да зыян китермичә калмый. Күмәк хуҗалык нык какшый. 1945 елның ахырына нибары 3 ат ( 1940 нчы елда 180 баш ат исәпләнгән була), күрше Сахаровка белән ике авылга 2 трактор кала. Алар да запчасть булмаганлыктан эшли алмыйлар. Җирне эшкәртү өчен халык сыер җигәргә мәҗбүр була. Колхозның күп җирләре чәчелми кала, 1945 елда бары 180 гектар җир эшкәртелә. Колхозчыларның көнкүреш дәрәҗәсе бик түбән төшә, хезмәт көненә бик аз күләмдә генә икмәк бирелә. Сугыш вакытында рәисләр булып Зәйнуллин Галимулла, Вәлиев Гали абыйлар эшли. Тракторист һөнәренә хатын-кызлар төшенә. Алар арасыннан Сахапова Фатыйма, Ахметова Газзә игътибарга лаек.

5. 1945-1960 нче еллар.

Бөек Ватан сугышыннан соң, сугыш елларында артта калган авыл хуҗалыгын торгызу һәм үстерү өчен колхозчыларга бик зур көч куярга туры килә. “Вахитов” колхозында чәчелми яткан җирләрне эшкәтергә, терлекләр санын арттырырга кирәк була. Шулай итеп, 1945 елның сентябрендә Зәйнуллин Г. эшеннән алынган, аның урынына колхоз рәисе итеп Гатин Нуретдин(1911 елгы, 4 кл. белемле) куелган . Ул да җимерелеп, таркалып, хәлсезләнеп беткән колхозны аякка бастыра алмаган.1947 нчеелның 12 нче февраленнән күмәк хуҗалыкның рәисе итеп Хөсәенов Шириязалыштырылган. Язгы чәчү аның җитәкчелегендә башкарылган. Ләкин икмәк тапшыру планы үтәлмәү сәбәпле ул да 1948 нче елның башында эшеннән алына.

1947-51 елларда төп бурыч итеп чәчелми калган җирләрне чәчү бурычы куела. Алар орлык алу хисабына күрше “Тельман” күмәк хуҗалыгына барып эшлиләр һәм эш хакы итеп 300 центер орлык алуга ирешәләр. 1948 нче елда “Вахитов” күмәк хуҗалыгының 500 гектар җире эшкәртелеп чәчелә ( 1947 нче елда бары 180 га гына чәчелгән була). 1949 нчы елда хөкүмәттән ссуда алып, орлыкны төрле районнардан күтәреп һәм кечкенә чаналар белән ташып, 930 гектар җирне чәчү бәхетенә ирешәләр, 1019 га җир буш кала. Җирләр чәчелсә дә, терлек үсеше әкрен бара. 1945- 50 нче елларда бер генә дә терлек асрау объекты төзелми. Бу вакытта күмәк хуҗалыкта 158 хуҗалык, 702 кеше исәпләнгән. Эшкә сәләтле 110 ир-ат, 181 хатын-кыз булган.

1941-1949 нче елларда колхоз хезмәт көненә тиешенчә ашлык бирә алмый, ләкин 1951 елда 1,5 исәбеннән рассчет ясала.

Галиев Гали рәислек ( 1951 нче елның июлендә рәис итеп билгеләнә) иткән 1951-1960 нчы елларда күмәк хуҗалыгының үсешекызу темплар белән алга китә. Моңа бер яктан дөрес җитәкчелек итү сәбәп булса , икенче яктан бу чорда хөкумәтнең авыл хуҗалыгын ныгыту һәм үстерү өчен чыгарган карарлары, булышлыгы ярдәм иткән. Авыл хуҗалыгы машиналары бурычка колхозларга тапшырыла. Натурлата түләү бетерелә. Колхозлардан авыл хуҗалыгы товарлары сатып алына башлый. Төзү материаллары алу өчен делянкалар бүлеп бирелә.

1953 нче елдан хөкүмәт тарафыннан да ташламалар ясала. Ит, сөт, йомырка, бәрәңге салымнары түләү бөтенләй бетә. Авыл хуҗалыгы налогы кими.

Колхозда елдан-ел терлек саны арттырыла, алардан алган керем дә арта. Мондый нәтиҗәләр 1959 елдагы район күрсәткечләрендә дә яхшы чагыла. Шул елдагы «Доска почета» дигән рубрикада һәр сыердан көненә 8 л һәм күбрәк сөт савып алучыларны район Мактау тактасына кертү турындагы КПСС РК бюросы һәм райсовет БК карары игълан ителгән. Анда безнең авылның савымчылары да күрсәтелгән . 1959 елның 20нче маена бирелгән сводкада да Вахитов исемендәге хуҗалыкның дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктлары тапшыру күрсәткечләре күрсәтелә .

Күренгәнчә, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык районда дәүләткә ит тапшыру буенча 2 нче, сөт тапшыру буенча 1нче, йомырка тапшыру буенча 2 (колхозлар арасында – 1нче) урынны алып торган. Бу инде аның тотрыклы икътисадый хәлен чагылдырган.

1959 елның 2нче июнендә Кыр Шонталасы авылында зур вакыйга – район терлекчеләренең семинары уздырылган. Бу вакыйга «Животноводам есть чему поучиться» дигән мәкаләдә бәян ителгән.

6. 1960-1970 еллар авазы

1960 нчы елда колхозның акча креме 2 500 000 була. “Вахитов” күмәк хуҗалыгы миллионер колхозлар сафына баса. Бу вакытта колхозның 9 тракторы, 8 комбайны, 7 йөк машинасы, 1 ГАЗ-69 һәм 1 Москвичы була. Алдынгылар сафына баскан еллар

1961-77 нче елларда күмәк хуҗалыкның җитәкчесе итеп Ахметов Нургали эшли. Бу чорда колхоз экономикасы туктаусыз үсеш алуын дәвам итә.

1961-65 нче елларда тракторлар саны да арта. 1960 нчы елда 9 трактор булса, 1965 нче елда 15 кә җитә.

1964 нче елда колзоз проекты буенча кирпичтән зур мәдәният йорты салуга ирешә.

7. 1971-2004 еллар авазы

1977-2004 еллар аралыгында “Вахитов” күмәк хуҗалыгының рәисе итеп Киямов Нургазиз Вәгыйзь улы билгеләнә. 1979-80 дә колхоз берничә мәртәбә КПСС Үзәк Комитет, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк Комитетның Мактау грамоталары, СССР һәм ТАССР ВДНХлары дипломнары белән бүләкләнә.

“2004 нче елдан Рамил Гайсин җитәкли. Болгавыр заман республикабызның төрле төбәкләрендә күмәк хуҗалыкларны тезләндереп, авыл кешесенең иң кадерле байлыгын- җирне яңа хуҗалар иркенә калдырды. Меңләгән гектарларны инвесторлар үзләштерә башлады. Бу елларда да “Вахитов” күмәк хуҗалыгы нык яшәгән еллардагыдан ким куймады: мул уңыш үстерелде, фермада терлекләр саны кимемәде. Шулай да, чор агымына каршы калу мөмкин түгел иде. 2006 да хуҗалык «Кыр Шонталысы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп үзгәртелде һәм соңында, бернәрсә булмагандай , юкка чыкты.

Бүгенге көндә авылыбыз халкы югалып калмады. Киредән аерым хуҗалыклар калкып чыкты. Хаматвалеевлар, Камаловлар, Ахметзяновлар, Киямовлар шәхси фермерлык белән шөгыльләнә.

Йомгаклап шуны әйтергә була : эш барышында алдыма куйган максат һәм барлык бурычлар да чишелде. Мин фәнни - тикшеренү эшем буенча әдәбият кулландым, өлкән буын кешеләреннән , Казанда яшәүче , туган ягыбыз тарихы белән кызыксынучы Галим абый Хисамиев белән очраштым, мәгълүмат тупладым, массакүләм информация чараларын файдаландым, фотоматериаллар җыйдым. Архив материаллары кушымта рәвешендә урнаштырылды. Анда шулай ук “Вахитов” күмәк хуҗалыгынң паспорты куелды.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була : без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Тарихны белү , тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә. Без дә “Вахитов” күмәк хуҗалыгының тормышын әле тагын да тирәнрәк өйрәнербез. Аның аерым күренекле кешеләре турында да күбрәк мәгълүмат тупларбыз.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Гатин Х.Х. “ Тал-тирәкле Шонтлалым”. Казан, 2007 .

2. Татарстан Республикасы Милли архивы материаллары

3.“Туган якны өйрәнү” музее материаллары.

4. Хисмиев Г.Г. “Кыр Шонталы авылы тарихы: мәчетләр һәм дин әһелләре.Казан, 2015

5. Хисмиев Г.Г. “Кыр Шонталы авылы тарихы: михнәтле еллар”. Казан,2016

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.