Вулкан

Вулкан (яисә Янартау) — Җир шарының өслегендә барлыкка килгән табигый геологик җисем. Вулканнар аша җир өслегенә магма чыга. Җир кабыгында чатнаган урыннар бар, алар тирәсендә мантия матдәсе — магманың басымы кечерәк була.

Мантия матдәсе эретелеп, магма учагы барлыкка килә.

Магмада эрегән газлар аны учактан вулкан каналы буенча өскә, кратерга этеп чыгара. Җир өстенә агып чыккан магманы лава дип атыйлар. Яңа агып чыккан лаваның температурасы 1000 °С ка җитә. Сыек лава тыныч кына ага; ә үзлерәк лавадан шартлап газлар чыга; бик үзле лава кратердан вак кисәкчекләр — вулкан көле һәм көчле атыш вакытында эре кисәкләр — вулкан бомбалары рәвешендә атылып чыга.

Destructive plate margin
Вулкан механизмы
Aa large
Лава

Вулкан төрләре

Атыла торган һәм сүнгән вулканнар.

Кешелек тарихында атышы күзәтелгән вулканнар — ата торган яки хәрәкәттәге вулканнар дип атала.

Җирдә атыла торган вулканнарның күпчелеге Тын океан ярлары буенда урнашкан.

Океан төпләрендә дә вулканнар бик күп. Әгәр вулкан конусы океан өстенә чыгып тора икән, бу очракта вулкан утравы барлыкка килә. Мәсәлән, Һавай утраулары — вулканнар атылудан хасил булган утраулар. Һавай утрауларының кайбер вулканнары, мәсәлән Мауна-Лоа, Килауэа, шартлаусыз гына атыла.

Бу вулканнарның кратерларында сыек лава күлләре бар; алар вулкан атылганда бик биеккә (280 м га кадәр) атыла, ә аннан соң авышлыклар буйлап агып төшә. Агып чыккан лава катканнан соң, мондый вулканнар җирдә яткан зур калканнарга охшый, һәм алар калкансыман вулканнар дип атала.
Янартауларның стратовулкан дип аталган төре дә бар. Аларның авышлыклары конуссыман, текә һәм шактый биек була. Стратовулканнарның күбесе, лава астында җыелган газларның көчле басым астында булуы һәм үзлегеннән өскә чыга алмавы аркасында, гадәттә шартлап атыла. Стратовулканнар өслеге тау итәгенә кадәр төшеп җитмичә катып калган лава һәм көл (тефра) хисабына атылган саен яңартылып тора һәм гел үсә бара. Шуңа күрә аларны вулканология фәнендә күпкатламлы янартаулар дип тә атыйлар.

Дөньяның иң зур сүнгән вулканы - Индонезиянең Суматра утравындагы Тоба күле.

1963 ел

1963 (бер мең тугыз йөз алтмыш өченче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча сишәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1963 елы, II меңьеллыкның 963 елы, XX гасырның 63 елы, XX гасырның 7 унъеллыгының 3 елы, 1960 елларның 4 елы. 1963 елдан бирле 56 ел үтте.

Каллисто (иярчен)

Каллисто́ (бор. грек. Καλλιστώ) — Юпитерның иярчене. Дүрт Галилей иярченнәренең берсе. Зурлыгы буенча Кояш системасында өченче урында тора һәм Меркурийгә тигез (әмма масса буенча өч тапкыр кимрәк).

Канар утраулары

Канар Утраулары, шулай ук "Кәнәриләр" буларак билгеле - ул Марокконың көньяк яры янында аның көньяк чигеннән 100 км га көнбатышта урнашкан архипелаг һәм Испаниянең автоном җәмгыяте. Кәнәриләр Аурупа Берлегенең ерак урнашкан регионнары арасында. Алар шулай ук Испания хөкүмәте тарафыннан таныглган тарихи милләт буларак танылган сигез регионнарның берсе.

Төп утраулар (зурдан кечкенәгә кадәр): Тенерифе, Фуэртевентура, Гран Канария, Ланзароте, Ла Пальма, Ла Гомера һәм Эль Һиерро. Архипелагка шулай ук берникадәр утраулар һәм утраучыклар керә: Ла Грациоза, Альграница, Лобос утравы, Монтанья Клара, Рокве дел Оесте һәм Рокве дель Эсте. Борынгы вакытларда утраулар чылбырын еш "Бәхетле утраулар" дип атаганнар. Географик урнашуга карап, Кәнәри утраулары Испаниянең иң көньяк регионы. Кәнәри утраулары Макаронезия регионының иң зур һәм халык саны иң зур булган архипелагы.

Архипелагның пляжлары, климаты һәм әһәмиятле табигый манзаралары, бигрәк тә Гран Канарияда Маспаломас һәм Тенерифеда Тейде Тавы (океан төбеннән үлчәгәндә дөньяда өченче иң биек вулкан) һәм Тейде Милли Паркы аны туристларның төп максаты итә, елына 12 миллион зиярәт кылучы килә, бигрәк тә Тенерифе, Фуэртевентура, Гран Канария һәм Ланзаротега. Явым-төшемнәр дәрәҗәсе урнашуга һәм күтәрелүгә карап төрле була. Архипелагта яшел өлкәләр һәм сахра да бар. Температура инверсиясе дәрәҗәсеннән өстән булу сәбәпле утрауның биек таулары астрономик күзәтүләр өчен идеаль. Шул сәбәпле, утрауларда ике профессиональ күзәтүханә төзелгән булган: Тенерифе утравында Тейде күзәтүханәсе һәм Ла Пальма утравында Рокве де лос Мучачос күзәтүханәсе.

Автоном Җәмгыятьнең башкаласы Санта Круз де Тенерифе һәм Лас Пальмас де Гран Канария көндәш шәһәрләре арасында бүленгән, алар үз чиратында Испаниянең Санта Круз де Тенерифе провинциясе һәм Лас Пальмас провинциясе башкалалары булып тора. Лас Пальмас де Гран Канария 1768 елдан бирле, 1910-ынчы елларда кыска периодтан кала, Кәнәриләрнең иң зур шәһәре булып торган. 1833 ел Испания территориаль бүленеше белән 1927 ел арасында Санта Круз де Тенерифе Кәнәриләрнең бердәнбер башкаласы булган. 1927 елда дикрит Кәнәриләрнең башкаласы бүленергә тиеш дип кушкан һәм бу хәзергәчә сакланып калган. Канар утрауларының зурлык буенча өченче шәһәре Сан Кристобаль де ля Лагунa Тенерифеда Дөнья Мирасы урыны. Шәһәр шулай ук Канар Утрауларының иң югары киңәшмә органы булган Consejo Consultivo de Canarias өчен өй булып тора.Испания Империясе вакытларында Кәнәриләр Америкаларга баручы испан галеоннары өчен төп тукталыш булган, алар көньякка хөкем сөрүче төньяк-көнчыгыш юнәләш җилләрне тотар өчен килгән.

Комета

Коме́та (бор. грек. κομήτης, komḗtēs — «чәчле») — Кояш тирәли әйләнгән томанлы күк җисеме.

Кометаларның массасы уртача 100 миллионнан алып 100 триллион тоннага, үзәк зурлыгы якынча 10 чакрым һәм койрыгы 10 миллион чакрымга җитә. Тизлеге секундына 10 чакрымнан ким түгел. Ко­металар, күбрәк металл яки тау токымыннан торган астероидлардан аермалы буларак, боз һәм тау токымнарыннан тора.

Астрономнар, кометаларның Җир һәм Ай арасындагы киңлекләрдә һәр 100 ел саен очып үтүен һәм 100 мең елга бер тапкыр Җиргә төшүен исәпләп чыгарган. Җиргә иң якын ераклыктагы комета “Лексель” 1770 елның июлендә 2,3 миллион чакрым читтән узып китә. Алдагы унъеллыкларда Җиргә якын арада өч кометаның үтәчәге билгеле. Аның иң якыны да бездән 9 миллион чакрым ераклыкта булачак.

Кояш системасы

Кояш системасы — Кояш йолдызы һәм аның тирәсендә әйләнә торган табигый галәми объектлар белән планеталар системасы.

Кояш системасының Кояштан тыш объектларының төп массасы сигез аерым планетада була. Алар эклиптика яссылыкта түгәрәккә якын орбиталар буенча хәрәкәт итәләр. Дүрт кечерәк эчке планета: Меркурий, Чулпан, Җир һәм Марс (җирсыман планеталар) гомумән силикатлардан һәм металлардан гыйбарәт була. Дүрт зуррак тышкы планета: Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун (зур газлы планеталар) төп өлешендә водородтан һәм гелийдан гыйбарәт була һәм җирсыман планеталардан күпкә авыррак.

Кояш системасында кече җисемнәр белән ике өлкә бар. Марс һәм Юпитер арасындагы астероидлар поясы составы буенча җирсыман планеталарга охшаш, чөнки силикатлардан һәм металлардан тора. Астероидлар поясы иң эре объектлары Церера, Паллада һәм Юнона була. Нептун арты объектлары каткан су, аммиак һәм метаннан гыйбарәт. Иң эреләре — Плутон, Седна, Хаумеа, Макемаке һәм Эрида. Меңнәрчә кече җисемнәр өстенә бу ике өлкәдә башка төрле кече җисемнәр төркемнәре (кометалар, метеороидлар һәм галәми тузан) Кояш системасында урын алмаштыралар.

Сигездән алты планетада һәм өч кәрлә планетада иярченнәр бар. Һәрбер тышкы планетада тузанлы һәм кисәкчәләрле боҗралар бар.

Кояш системасы Киек Каз Юлы галактикасы эченә керә.

Кратер

Кратер (борынгы юнан теленнән κρατήρ — «зур савыт») — вулканик активлык белән бәйле җирдә, гадәттә шар формасындагы, иңкүлек, хәрәкәттәге яки сүнгән вулкан авызы (тишеге).

Макемаке (кәрлә планета)

Макемаке - Кояш системасының зурлыгы буйлап өченче кәрлә планетасы. Плутоидлар, транснептун объектларына карый.

Койпер билбавында иң зур классик объект.

Марс иярченнәре

Фобос һәм Деймос (грек. φόβος — «куркыныч», грек. δείμος — «имәнеч») — Марс планетасының ике иярчене.

Һәр ике иярчен үз күчәләре һәм Марс тирәсендә бер периодта әйләнәләр, шуңа күрә алар планетага һәрвакыт бер яклары белән карыйлар. Марс үзенең тартылышы белән Фобосның хәрәкәтене акрынайта; бу киләчләктә аның Марс өслегенә төшүенә китерәчәк. Деймос, киресенчә, Марстан ераклаша.

Һәр ике иярчен өч күчәрле эллипсоид рәвешендә, Фобос (26,6×22,2×18,6 км) Деймостан (15×12,2×10,4 км) бераз зуррак.

Нептун (планета)

Непту́н — Кояш системасының Кояштан сигезенче планета. Зурлыгы буенча дүртенче урында тора, масса буенча — өченче урында. Нептунның массасы Җирнең 17,2 тапкыр зуррак, экватор диаметры — 3,9 тапкыр зуррак. Планета үзенең исеме римлылар мифларындагы Нептун исеменә карап алды. Планетаның билгесе — .

Планетаны 1846 елның 23 сентябрьдә тәртипле күзәтүләр түгел, математик исәпләр сәбәпле ачтылар. Уран орбитасының үзенчәлекләре Кояш системасында тагын бер планета булуыны күрсәттеләр. Нептунны алдан әйткән урында табып ачтылар. Тиздән аның иярчене Тритонны ачтылар, башка бүгенгесе көнгә мәгълүм 12 иярчен исә тик XX гасырда ачтылар. 1989 елның 25 августта Нептун тирәсендә «Вояҗер-2» галәми аппараты очып үтте.

Составы буенча Нептун Уранга якын һәм бу ике планета зур Юпитер һәм Сатурн планеталарыннан аерып торалар. Астрономия белгечләре кайвакыт Уран һәм Нептунны аерым «зур бозлы планеталар» төркеменә чыгаралар. Нептунның атмосферасы, Юпитер һәм Сатурнның кебек, нигездә су тудыргыч һәм гелийдән гыйбарәт. Нептунның төше, Уранның кебек, нигездә су, аммиак, метан бозлары һәм тау токымнарыннан гыйбарәт. Нептун атмосферасында көчле җилләр дулыйлар.

Пасха утравы

Пасха утравы (исп. Isla de Pascua, рап. Rapa Nui) — Тын океанның көнчыгыш өлешендәге вулканик утрау. Көньяк Америкадан 3000 км ераклыкта, Чили территориясе.

Мәйданы 165,5 км². Утрау өчпочмак шәкеленә ия, аның һәр очында бер вулкан бар: Рано-Арои (539 м, утрауның иң биек ноктасы), Катики (377 м) вә Рано-Као (324 м). Ярлары кыялы.

Субтропик дымлы климат. Уртача еллык термпература +16…+23°С. Елга 1300 мм явым төшә. Нигездә, үләнчел үсемлекләр үсә.

Административ мәркәз — Һангароа.

Утрауны 1722 елда һолланд диңгез сәхәтчесе Якоб Роггевен пасха (олы көн) бәйрәме көнне кәшеф иткән. 1888 елдан Чили составында. Утрауда пасхалыларның борынгы мәдәният калдыклары — таш һәйкәлләр (моаи), иероглифик язулар язылган тактачыклар сакланган.

Планета

Планета (грек. πλανήτης — «илгизәр») — йолдыз яки йолдыз калдыгы тирәсендә әйләнүче, үз орбитасының әйләнә-тирәсен планетезимальләрдән бушата алган һәм үз гравитациясе тәэсирендә йомры форма алу өчен җитәрлек, әмма термик төш реакциясе башлану өчен җитмәслек массага ия күк җисеме.

Планеталарны ике төп төркемгә бүлергә мөмкин: түбән тыгызлыклы зур планеталар, һәм эре булмаган каты кабыклы җирсыман планеталар. Халыкара астрономия берлеге билгеләмәсе буенча, Кояш системасында 8 планета бар. Кояштан ераклашу тәртибендә дүрт җирсыман: Меркурий, Чулпан, Җир, Марс, аннары дүрт зур планета: Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун. Шулай ук, Кояш системасында ким дигәндә 5 кәрлә планета бар: Плутон (2006 елгача тугызынчы планета дип исәпләнде), Макемаке, Хаумеа, Эрида һәм Церера. Меркурий һәм Венерадан тыш, һәрбер планета тирәсендә ким дигәндә бер иярчен әйләнә.

1992 елдан башка йолдызлар тирәсендә әйләнүче йөзләрчә планета (экзопланеталар) ачышларыннан башлап, галимнәр Галактикада һәрбер урында планеталарны табып булганны аңлыйлар. 2010 елның декабрь ае башына зур планеталардан алып җирсыман планеталарга хәтле 505 экзопланета мәгълүм була.

Тын океан

Тын океан (Бөек Океан) – Җир шарында мәйданы ягыннан иң зур, иң тирән һәм иң борынгы океан. Аның төп үзенчәлекләре — зур тирәнлекләр, Җир кабыгының бик еш хәрәкәткә килүе, төптә бик күп вулканнар булу, суларында бик күп җылылык саклавы, органик дөньясының гаҗәеп күптөрлелеге.

Уран (планета)

Уран – Кояш системасында урнашкан Кояштан җиденче планета. Кояш системасында диаметры буенча өченче.

Чулпан (планета)

Чулпан яки Венера, Зөһрә (лат. Venus) — Кояш системасының икенче эчке планетасы. Кояш тирәсендә 224,7 җирдәге тәүлек эчендә әйләнеп чыга. Көнбатыш Аурупада планетаның исеме Борынгы Рим мифологиясендәге матурлык һәм мәхәббәт Венера алиһәсе хөрмәтенә кушылган.

Чулпан — Җирнең күк йөзендә яктырыш буенча Кояш һәм Ай соңыннан өченче объект, аның күренмә йолдызча зурлыгы −4,6m җитә. Венера Җиргә караганда Кояшка якынрак булуы сәбәпле, җирдәге күзәтүче өчен Кояштан беркайчан да 47,8° ка артыграк ераклашмый. Аның иң югары яктырышы Кояш чыгу алдыннан гына яки Кояш бату озак вакыт үтмәстән була, шуңа күрә аны шулай ук Таң йолдызы һәм Шәфәкъ йолдызы дип атыйлар.

Юпитер (планета)

Юпитер (борынгы төркичә oñğay, оңгай) — Кояш системасында урнашкан, Кояштан бишенче планета. Кояш системасында иң зур планета. Сатурн, Уран һәм Нептун планеталары белән зур газлы планеталар исәбенә керә. Планетаның исеме Борынгы Рим мифологиясендәге күк йөзе һәм күкрәү Юпитер югары алласы хөрмәтенә кушылган.

Юпитерның экватордагы радиусы 71,4 мең км тәшкил итә. Бу җирнең радиусыннан 11,2 тапкыр зуррак.

Ява

Я́ва — Индонезия өлешенә кергән утрау (Индонезия башкаласы – Җакарта, Явада урнашкан). Мәйданы – 132 мең км². Көнбатыштан көнчыгышка 1000 км га кадәр сузылган, аның 30% мәйданын джунглилар алып тора.Ява административ регионына керә.

Ява — дөньядагы иң күп кешеле утрау (124 млн кеше, 2005), халык тыгызлыгы – 979 кеше/км². Иң күп таралган телләр — ява һәм индонезия телләре.

Явада 120 вулкан урнашкан, шуларның 30 эшли торган. [1]

Утрауда кофеның иң билгеле сортларыннан берсе – Копи Лювакны үстерәләр.

Явада Индонезиянең иң истәлекле урыны — Боробудур храмы урнашкан. Буддистларның бу корылмасы буддист космологиясенең моделе булып тора. Храм ЮНЕСКОның иң мөһим архитектур-тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелгән.

Япония

Япо́ния (Япуния, Япунстан, яп. 日本 Ниһоң, Ниппоң) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан утрау-дәүләт. Тын океанда, Япон диңгезеннән көнчыгышта урнашкан. Охот диңгезеннән алып Тайваньгә кадәр территорияләрне ала.

Япония 6 852 утраудан торган Япон архипелагында урнаша. Дүрт эре утрау — Хонсю, Хоккайдо, Кюсю һәм Сикоку — архипелаг мәйданының 97 %ын алалар. Күпчелек утраулар таулы, шактыйлары вулканик. Япониянең иң югары ноктасы, Фудзи тавы — вулкан. Халык саны буенча (127 млн кеше) Япония дөньяда унынчы урында. Үз эченә башкаланы һәм тирә ягындагы префекторияләрне алучы Зур Токио дөньядагы иң зур агломерацияне (30 млн кеше) төзи.

Зур икътисадый мәмләкәт буларак , Япония номиналь ТМП буенча дөньяда икенче урынны ала. Япония дөньяда экспорт буенча дүртенче, ә импорт буенча алтынчы.

Япония — югары яшәү дәрәҗәле алдынгы ил (кеше потенциалы үсеше индексы буенча унынчы). Япониядә иң озын гомерле кешеләр яшиләр, 2009 елда тормыш дәвамлыгы 82,12 яшь тәшкил итә .

Япония Зур сигез һәм APEC илләләре әгъзалыгына керә. Шулай ук ул БМО Иминлек Шурасының даими булмаган әгъзасы. Япония рәсми рәвештә сугышны игълан итү хакыннан баш тартса да, аның зур, заманча армиясе бар. Шул армия үзен яклау һәм тынычлык операцияләре максатында кулланыла.

Япония аңа каршы атом коралы кулланылган бердәнбер ил.

Җир тетрәү

Җир тетрәү яки Зилзилә — Җир кабыгында энергиянең кинәт бүленеп чыгуы нәтиҗәсендә җир өслегенең тибрәнүе. Җир тетрәвенең сәбәпләре я табигый (тектоник процесслар), я кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә (шартлаулар, тауда казылган чокырларның убуы, сусаклагычларны тутыру) булырга мөмкин. Зур булмаган этүләр шулай ук вулкан атканда лаваның күтәрелүе нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин.

Ел саен Җир шарында миллионга якын җир тетрәү була. Ләкин аларның күбесе кеше сизмәслек дәрәҗәдә көчсез була. Зур җимерүләр тудыра алган тетрәүләр якынча ике атнага бер тапкыр була. Бәхеткә каршы, аларның зур өлеше океаннар төбендә була, шул сәбәпле аларның нәтиҗәләре кешелек өчен куркыныч түгел (алар цунами барлыкка китермәгән очракта). Килеп чыгышы буенча тектоник, вулканик, ишелмә һәм техноген җир тетрәүләре аерыла.

Халыкара җир тетрәүләре артыннан карау системасы хәтта иң кечкенәләрен дә теркиләр.

Әстерхан дәүләт татар драма театры

Әстерхан дәүләт татар драма театры (рус. Астраханский государственный татарский драматический театр) — Әстерхан шәһәрендә 1907-1941 елларда (1907 елдан үзешчән, 1918-1921, 1928-1941 елларда һөнәри дәүләт театры) эшләгән татар театры.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.