Васыятьнамә

Васыятьнамәгражданның үзе исән вакытта милкен мирас итеп тапшыру турында язып калдырган теләге, үтенече.

Васыятьнамә — язу урыны һәм вакыты күрсәтелеп төзелергә һәм васыятьнамә язучының үз кулы белән имза куелып, нотариус тарафыннан расланырга тиеш. РФ ГКның 541 нче статьясында васыятьнамәнең нотариус тарафыннан түгел, ә башка хезмәт урынындагы затлар тарафыннан раслану мөмкинлеге очраклары да каралган: хәрби часть командиры, судно капитаны, хастаханәнең баш табибы, экспедиция башлыгы һ. б.

Мисал

Васыятьнамә
Алабуга шәһәре, ике мең бишенче ел, җиденче апрель.
Мин, Әхмәтшин Гариф Закир улы (адресым: Алабуга шәһәре, Тынычлык урамы, 15 нче йорт, 61 нче фатир), бу васыятьнамә белән түбәндәге күрсәтмәне бирәм:
1. Үлгән көнемә минеке булган барлык мөлкәтемне, ул нәрсәләрдән генә торса да, кайда гына булса да, мин Гарипов Ирек Габдулла улына васыять итеп калдырам.
2. Русия Федерациясе Граждан кодексының 527 нче статьясы эчтәлеге миңа аңлатылды.
3. Васыятьнамәнең бер нөсхәсе_______ дәүләт нотариаль конторасында (нотариаль контораның адресы) саклана, бер нөсхәсе васыять язучы Әхмәтшин Гариф Закир улына бирелә.
                                                                                          _______________
                                                                                                           (имза)               
Бу васыятьнамә 2005 нче елның егерменче апрелендә дәүләт нотариаль конторасы нотариусы И. А. Моратов тара­фыннан расланды.
Васыятьнамәгә Әхмәтшин Гариф Закир улы тарафыннан мин барында имза куелды. Васыять калдыручының шәхесе ачыкланган, хокуктан файдалану сәләте тикшерелгән.
Дәүләт нотариусы _____________ И.А.Моратов
                                       (имза)
Мөһер

Чыганаклар

«Болгар» номерлары

«Болгар» номерлары» кунакханәсе, яки И.И. Апаковның (1897 елдан Ә.Г. Хөсәенов, 1907 елдан М.-Ш.М. Казаковның) табыш китерүче йорты, XX гасыр башыннан «Болгар» номерлары — XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Казанда эшләгән кунакханә. Казан шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле (Габдулла Тукай 1907-1913 елларда биредә яшәгән) мемориаль урыннарның берсе. Татар архитектурасы истәлеге. Инкыйлабка кадәр кунакханәдә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре яшәгән яки тукталган. 1906-1911 елларда бинада бертуган Шәрәфләрнең «Үрнәк» басмаханәсе эшли. 1908 елдан «Әл-ислах» газетасы мөхәрририяте урнаша.

Владимир Ленин

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Владимир Илья улы Ленин (чын фамилиясе Ульянов; рус. Влади́мир Ильи́ч Ле́нин) — Русия империясе һәм СССР сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, инкыйлабчы, бәлшәвикләр фиркасен нигезләүче. 1917 елның Бөек Октябрь инкыйлабын оештыручылардан берсе. Фәлсәфәче, марксист, публицист, Өченче коммунистик интернационалны оештыручы, ССРБга нигез салучы. Фәлсәфә һәм икътисад өлкәсенә карый торган фәнни хезмәтләре бар.

В. Ленин җитәкчелегендәге Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә:

Русия беренче Бөтендөнья сугышыннан чыга (Солых декреты);

алпавыт җирләре фәкыйрь крестьяннарга бүлеп бирелә (Җир декреты);

зур ширкәтләр милләтләштерелә;

дин дәүләттән аерыла;

ил патша хакимияте бурычларын түләүдән баш тарта;

милләтләрнең үзбилгеләнү сәясәте үткәрелә башлый (Польша, Балтыйк илләре, Финләндия, Молдавия, Төркия, Кытайның Манҗуриясе, Монголия, АТССР һ.б.);

сәнәгый электрлаштыру эшләре тормышка ашырыла (ГОЭЛРО планы);

дөнья тарихында иң зур күләмле Наданлыкны бетерү сәясәте үткәрелә;

бөтен милләтләрнең хокуклары тигез дип игълан ителә;

дөнья тарихында беренче тапкыр хатын-кызларга сайлау хокукы бирелә;

В. Ленин башлаган Яңа Икътисади Сәясәт вакытында икътисадый үсеш кайбер елларда 30 процентка җитә;

Габдрахман Тайсугани

Габдрахман Тайсугани (тәхәллүсе, тулы исеме Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин) – татар язучысы, мәгърифәтче, хаттат.

Габдрәшит бине Гает Казани

Габдрәшит бине Гает Казани (билгесез — 1796 елдан иртә түгел) — дин эшлеклесе, язучы. Яңа бистәнең Алтынчы мәчете каршындагы мәдрәсәдә дини фәннәрне укыткан. Хатлар төрендәге жанрында язылган «Васыятьнамә» (1769) әсәре авторы, шул әсәрдән өзекләр Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар» китабында басылган.

Диана Рәхимова

Диана Рәхимова (Диана Фидай кызы Рәхимова) – Русия театр һәм кино артисты. К.С. Станиславский исемендәге театрда (Мәскәү) эшли. «Актёр осталыгы һәм телевидение мәктәбе» (Мәскәү) педагогы.

Яхъя бине Сәфәргали

Яхъя бине Сәфәргали, Яхъя бине Сәфәргали бине Арслан әл-Бәрәзәви (1758 ел, РИ, Казан губернасы, Зөя провинциясе, Чар өязе, Олы Бәрәзә — 1838 ел, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Шекә) — мәгърифәтче, XVIII гасырның соңгы чирегендә әдәбият мәйданына чыккан шагыйрь, фәлсәфәче, табиб-гипнозчы. Яхъя бине Сәфәргалинең исемен татар тарихына башлап Шиһабетдин Мәрҗани кайтарган. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында аның фәлсәфә галиме булуын расларлык мәгълүматлар язып калдырган.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.