Бронза гасыр

Бро́нза гасы́р – энеолитны алыштырган тарихи дәвер; бу дәвердә бронза металлургиясе барлыкка килә, барлык эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре бронзадан җитештерелә башлый. Бронза гасыр якынча б.э.к. 4 нче меңьеллык ахыры – 1 нче меңьеллык башын үз эченә ала.

Әүвәлге, урта һәм соңгы бронза дәверләргә бүленә. Евразиянең төп территориясендә бронза гасырның әүвәлге дәвере – б.э.к. 3 нче меңьеллыкка; урта дәвере – б.э.к. 3 нче меңьеллык ахыры – 2 нче меңьеллыкның 2 нче чирегенә; соңгы дәвере – б.э.к. 2 нче меңъеллыкның 3 нче чиреге – 1 нче меңьеллык башларына туры килә.

Бронза гасыр төшенчәсен фәнни әйләнешкә беренче булып Дания тарихчысы В. Симонсен (1813) кертә, соңрак шул ук ил галимнәре К. Томсен белән Й.-Я. Ворсо (1830-50 еллар) бронза гасыр төшенчәсен шактый тирәнәйтү һәм детальләштерүгә ирешәләр. 20 йөздә бронза гасыр истәлекләре киң планда тикшерелә, бүгенге көндә билгеле булган археологик культураларның күбесе бүлеп чыгарыла.

Әүвәл зур булмаган бер аралык чор – бакыр дәвере, фәндәгечә итеп әйткәндә, энеолит яшәп ала, латинчадан тәрҗемә иткәндә, ул бакыр-таш дигәнне («энеус» – бакыр) аңлата. Бу чорда, көнкүрештә кулланыла торган таш кораллар белән бергә, аларны саф бакырдан да ясый башлаганнар. Тик бакыр пычаклар һәм сөңгеләрнең файдасы аз тигән, алар тиз бөгелгән, үтмәсләнгән. Вакытлар үтү белән аларны катырак итеп ясарга да өйрәнгәннәр – бакырга аккургаш куша башлаганнар.

Metallurgical diffusion
Аурупа һәм Азия буйлап бронза гасырның таралуы. Куерак төс белән искерәк төбәкләр билгеләнгән. Яшел нокталар – бакыр, зәңгәр нокталар – аккургаш, кызыл нокталар белән алтын чыганаклары күрсәтелгән.

Бронза әйберләрен җитештерү технологиясе

Бронза – тугыз өлеш бакырның бер өлеш аккургаш, мышаяк, кургаш, сөрмә белән катнашкан эретмәсен тәшкил итә, ул тиз эрүчән металл (700-900°С). Бронза үзенең эрү, тутыгу, механик һәм технологик үзенчәлекләре белән саф бакырдан гаять өстен тора. Салкын килеш чүкелгән бронзаның катылыгы исә чыныктырылмаган корыч катылыгына якынлаша (200-250 кг/мм²).

Татарстанның кайбер районнарында, бигрәк тә Ык, Минзәлә, Зәй елгалары буйларында, Сарман, Әлмәт, Шөгер, Бөгелмә, Азнакай якларындагы тауларда әле дә бакыр базлары сакланып калганнар.[1]

Бронза корал эшләү процесы бер ничә баскычтан торган: руда ятмасын эзләү, руда чыгару, эретү, чүкү, формаларга кою. Башта руда баетылган (бакыр эретү өчен файдаланылган бакырташ һәм азуритны сайлап, чыгарылган руда кисәкләрен таш чүкечләр белән ваклаганнар). Беренчел эретү 1083 °C артык температурада эзбизташ плитәләр белән түшәлгән чокырда яки балчык нигезгә утыртылган савытта (тигелләрдә), күмер һәм флюс (шлак бүленүен һәм эрүне тизләтүче минерал) салып башкарылган. Алынган металл коелмалары (1,5—4 кг) вакланган һәм тазартылган (“чиста” эретү). Эретмә балчык яки таш калыпларда коелган.

Гади ачык учакта эретү мөмкинлеге биргән түбән эрү температурасы бронза әйберләрнең киң таралуына булышлык иткән. Бронза бизәнү әйберләре ясаган вакытта шулай ук алтын, көмеш, кургаш кулланылган (балдаклар, чуклар һ.б. әйберләр алтын яки көмеш фольга белән капланган). Һәнҗәр, сөңге очлары, пычак, урак, балта, бизәкләнү һ.б. бронза әйберләр киң кулланылыш тапкан һәм сәүдә яки алмашу объекты булган.[2]

Баштагырак чорда бронза тиз генә киң кулланылышка кереп китмәгән; кешеләр һаман да таш корал ясауларын дәвам иткәннәр, коралның йөзен үткенләү белән генә чикләнмичә, аны бөтенләе белән шомартып, уңайлы итеп эшләү ысулларын тагын да камилләштергәннәр. Әмма металл ташны торган саен ныграк кысрыклаган, кешеләр аның өстенлегенә тиз арада ышанып алганнар. Элек таш балта ватылса, аны ташлап кына калдырганнар, хәзер исә яраксыз хәлгә килгән бронза коралны чыгарып ыргытмаганнар, ә яңадан эретеп, аннан башка корал ясаганнар. Бронзадан шулай ук төрле көнкүреш кирәк-ярагы һәм бизәнү әйберләре эшли башлаганнар.

Бронза безнең эрага кадәр III меңъеллыкта ук табылган булса да, ул бары II меңъеллыкта гына киң кулланышка кергән, һәм шуңа күрә бу чор бронза гасыры дип атала. Бронза гасыры – төрле континентлардагы күп кабиләләр тормышында бик зур капма-каршылыклар туган дәвер ул. Шушы чорда кешелек цивилизациясенең беренче учаклары булып көньякта – Мисырда, Грециядә һәм Якын Көнчыгышта, шулай ук Кытай һәм Һиндстанда югары үсешкә ирешкән антик һәм көнчыгыш мәдәнияте булган колбиләүчелек дәүләтләре барлыкка килгән, ә Евразиянең төньяк өлешендә, шул исәптән безнең төбәкләрдә, борынгы ыруглык җәмгыяте өстенлек иткән.

Prehistoric Times of Bohemia, Moravia and Slovakia - NM Prague 18

Чынаяк

Bronze cuirass 2900g Grenoble end of 7th early 6th century BCE

Көбә

Mycenaean sword and Wietenberg culture axes at National Museum of Transylvanian History 2007

Кылыч (Румыния)

Bronze age weapons Romania

Корал орнаменты

Идел-Урал буенда бронза гасыры

Русиядәге әүвәлге һәм урта бронза гасыр культуралары истәлекләрендә табылган беренче ясалма эретмә мышаяк катнаш бронза була. Бронза гасырның соңгы дәверендә ул күпкомпонентлы һәм ике составлы бакыр-аккургаш эретмәләре белән инде ярыша алмый. Идел-Урал төбәкләрендә бронза кою өчен чимал булып җирле бакыр катнаш комташлар кулланыла. Бронза гасырда һәм аннан соңрак чорларда бакырның хәзерге Кукмара, Лениногорск һ.б. районнарда, Ырынбур өлкәсенең Татар Каргалысы авылы янәшәсендә, Кама буеның Көңгер төбәгендә һ.б. җирләрдә чыгарылуы билгеле.

Бронза гасыр терлекчелекнең үсүе, примитив игенчелек барлыкка килү, җәмгыятьнең социаль яктан катлаулана баруы, ыруг-кабилә инанулары булган тотемизм, кояш, ут, баба культларының таралуы, миграция процессларының көчәюе, сугыш коралларының камилләшүе белән үзенчәлекле. Бу дәвердә мөстәкыйль җитештерү өлкәсе буларак һөнәрчелек тармагы аерылып чыга (металлургия, савыт-сабалар җитештерү һ.б.), сугыш һәм эш кораллары эшләү технологиясе катлаулана.

Татарстанда бронза гасыр истәлекләре якынча б.э.к. 3 нче меңьеллыкның 2 нче яртысы – 2 нче меңьеллык аралыгы белән билгеләнә. Татарстанда мондый тикшеренүләрне О.Н. Бадер, В.Ф. Генинг, Н.Ф. Калинин, А.П. Смирнов, В.Ф. Смолин, А.Х. Халиков, Е.П. Казаков һ.б. башкара.

Татарстанда бронза гасыр культуралары

Соңгы бронза гасыр дәверендә Татарстанның бөтен җирендә диярлек кешеләр яшәгән. Камадан көньяктарак борынгы Көнчыгыш Европаның иң зур археологик культурасы булган Буралы культура кабиләләре көн иткәннәр. (Әлеге кабиләләр, кеше үлгәч, аны кабер эченә кертеп ясалган кечкенә бураларда күмә торган булганнар. Культурага исем дә шартлы рәвештә шул йолага нисбәтле бирелгән.) Бу культураның көньяк чикләре Каспий һәм Кара диңгезгә кадәр диярлек барып җиткән. Галимнәр фикеренчә, читтән күчеп килгән терлек асраучы күчмә һәм ярымкүчмә кабиләләр күп кенә археологик культура истәлекләре калдыра, алар тарафыннан мәетләрне курганга күмү йоласы, торакларны яңача төзү, үзгә ысул белән керамика әйберләре әзерләү, бронза, сөяк, таштан әйберләр эшкәртү һөнәрләре кертелә.

Иделнең уң ягындагы көнбатыш районнарда һәм Зөя елгасы тирәсендә Абашево, ә аларга кадәр Баланово культурасы кабиләләре яшәгән; алар Чуашиянең шул исемдәге авылларына бәйле рәвештә аталганнар, чөнки шунда иң әһәмиятле археологик истәлекләр тикшереп өйрәнелгән. Ә Камадан төньякка таба Казан яны культурасы кабиләләре көн күргән. (Бу кабиләләрнең яшәгән урыннары иң әүвәл Казан тирәсендә табылган.) Баланово культурасы кабиләләре дә металлургия өлкәсендә сизелерлек уңышка ирешә: оста һөнәрчеләр металл эретә, аннан балта, сөңге очлары, беләзекләр коя. Идел буе һәм Урал төбәгендәге урман-дала зонасында Абашево культурасы кабиләләре яшәгән. Алар да металл җитештерү осталары була, Урал-Идел буе төбәкләрендә табылган бакыр чыганакларыннан файдаланганнар. Һөнәрчеләр төрледән-төрле эш-сугыш кораллары, бизәнү, йола үткәрү әйберләре җитештерә. Урта Иделдә һәм Чулман буенда Чиркәскүл культурасы белән Казан яны культурасы кабиләләре яшәгән, алар калдырган торулыкларда шулай ук югары үсеш алган металл эретү-кою эзләре табыла. Татарстанда Андроново культурасы истәлекләре дә бар. Терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгән бу кабиләләр Уралдан алып Янәсәйгә, тайгадан Урта Азиягә кадәр җәелгән мәйданда яшәгән. Аларда да җирле металл эретү-кою һөнәре үсеш алган, аккургашлы бронзадан балталар, сөңге башлары, хәнҗәрләр, ураклар һ.б. кирәк-яраклар җитештерелә.

Бронза дәверендә Казан яны кабиләләренең 400 дән артык торулыгы билгеле. Кайбер зурракакларында 500 гә якын кеше яшәгән. Кайсы гына торулыкны казып карама, һәрберсендә йорт хайваннарының сөякләрен, игенчелек белән бәйле эш коралларын – бронза китмәннәр, ураклар, ургычлар табарга мөмкин.

Буралы культура әйберләре, б.э. кадәр XVI—XII гасырлар

Srubna culture01
Srubna culture02
Srubna culture03
Srubna culture04
Srubna culture05
Srubna culture06
Srubna hut

Тимер гасырга күчеш

Бронза дәвере чагыштырмача озакка бармый – б.э.к. II меңъеллыкка гына туры килә. Металл әйберләр куллану төсле металлургияне үстерүгә, алардан затлырак булган алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясауны көйгә салып җибәрүгә юл ачкан. Тиздән, б. э. к. I меңъеллык башында, беренче тимер әйберләр күренгән һәм тиз арада тимер металлургиясе барлыкка килү, тимердән көнкүреш һәм сугыш кораллары җитештерү бронза әйберләрне кысрыклап чыгарган. Тимердән ясалган эш коралларының бронза кораллардан өстенлеге бәхәссез, чөнки тимер бронзага караганда каты, чыдам һәм ул табигатьтә күбрәк тә очрый. Шуның өстенә, тимерне эретеп алуы да артык кыен түгел, мәшәкате дә азрак, чөнки сирәк табыла торган аккургашны өстәмә кушылдык чимал буларак куллануның кирәге калмый.

Бу исә бронза гасырның тимер белән алышынуына китерә. Тимер гасырга күчү акрынлап бара, бу күчеш б.э.к. 2 нче меңьеллык ахыры – 1 нче меңьеллык башында төгәлләнә.

Искәрмәләр

  1. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Дәүәтшин Г.М., Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
  2. Башкорт энциклопедиясе (башк.)

Чыганаклар

Сылтамалар

  • Черных Е. Н., Авилова Л. И., Орловская Л. Б. Металлургические провинции и радиоуглеродная хронология. М., 2000
  • Черных Е. Н., Кузьминых С. В. Древняя металлургия Северной Евразии (сейминско-турбинский феномен). М., 1989
  • A.F. Harding. European Societies in the Bronze Age. Camb., 2000
  • Chernykh E.N. Ancient Metallurgy in the USSR. The Early Metal Age. Cambridge, 1992
  • Metallurgy in Ancient Eastern Eurasia from the Urals to the Yellow River. Linduff (ed.). K., The Edwin Mellen Press, Ltd. 2004.
  • The Bronze Age Civilization in Central Asia. Armonk. Kohl F.L. (ed.). N.Y., 1981
  • Figueiredo, Elin (2010) "Smelting and Recycling Evidences from the Late Bronze Age habitat site of Baioes," Journal of Archaeological Science, Volume 37, Issue 7, p. 1623–1634
  • Eogan, George (1983) The hoards of the Irish later Bronze Age, Dublin : University College, 331p., ISBN 0-901120-77-4
  • Hall, David and Coles, John (1994) Fenland survey : an essay in landscape and persistence, Archaeological report 1, London : English Heritage, 170 p., ISBN 1-85074-477-7
  • Pernicka, E., Eibner, C., Öztunah, Ö., Wagener, G.A. (2003) "Early Bronze Age Metallurgy in the Northeast Aegean", In: Wagner, G.A., Pernicka, E. and Uerpmann, H-P. (eds), Troia and the Troad : scientific approaches, Natural science in archaeology, Berlin; London : Springer, ISBN 3-540-43711-8, p. 143–172
  • Waddell, John (1998) The prehistoric archaeology of Ireland, Galway University Press, 433 p., ISBN 1-901421-10-4
  • Siklosy et al. (2009): Bronze Age volcanic event recorded in stalagmites by combined isotope and trace element studies. Rapid Communications in Mass Spectrometry, 23/6, 801-808. Калып:Doi
  • Roberts, B.W., Thornton, C.P. and Pigott, V.C. 2009. Development of Metallurgy in Eurasia. Antiquity 83, 112-122.
Ананьино каберлеге

Ананьино каберлеге - Ананьино мәдәниятенең беренче тикшеренелгән һәйкәле, федераль әһәмияттәге һәйкәл. Безнең эрага кадәр VIII/VII—IV гасырлар белән даталана; Ананьино каберлеген ачу "Ананьино мәдәнияте" термины барлыкка килүгә сәбәп була. Бу каберлекнең нинди халык тарафыннан корылуы билгеле түгел.

Каберлекнең 1858 елда сәүдәгәр Иван Иванович Шишкин — рәссам Иван Иванович Шишкинның әтисе, шулай ук язучы һәм журналист Петр Владимирович Алабин тарафыннан ачыла. Кама кушылдыгының уң як ярында Ананьинодан (Татарстан, Алабуга районы) 3 км ераклыкта урнашкан. Каберлек урынында неолит чоры һәм соң бронза гасыр җирлекләре, шулай ук бронза гасыр азагы каберлеге (маклашеев мәдәнияте) урнашкан. Маклашеев мәдәниятенең иртә тимер гасыры (9/8-7/6 г.к. э. к.) белән скифларга тиклемге һәм иртә скиф әйберләре бәйле. Кәберләрнең күп өлеше Ананьино мәдәниятенең чыбыркы керамикасына карый (безнең эрага кадәр VII/VI-IV гасыр).

Каберлеккә таш тартмалар һәм агач табутлар, зур санлы кремация, алты кырлы втулкалы кельтлар һәм сугылган, скиф-себерләр килтергән җәнлек стилендәге әйберләр, катлаулы чыбыркы бизәкле савытлар хас.

Баш сөякләре табыла. җирләнүчеләрнең антропологик төре - европа кушылмасы булған үзенчәлекле монголоидлар.

Борынгы Мисыр

Борынгы Мисыр (бор. грек. Калып:Polytonic һәм лат. Aegyptus; үзатамалары Та-кемет, Та-мери, Та-уи) – хәзерге Мисыр республикасы җирләрендә урнашкан тарихи төбәкнең һәм борынгы цивилизацияләр берсенең атамасы.

Борынгы Мисыр дәүләте 4 меңъеллыкка (б. э. к.) туры килә. Шул чорда Өске һәм Аскы Мисыр беренче фиргавеннәр идарәсе астында берләшкәннәр. Борынгы Мисыр үсеше киләсе 3 меңъеллыка туры килә. Рәсми рәвештә Мисырның бетүе датасы буларак 31 ел санала, шул елны аны Рим империясе аны яулап алды.

Месопотамия

Месопота́мия (бор. грек. Μεσοποταμία; гарәп. بین النهرین‎ [bayn-un-nahrayn], арам. ܒܝܬ ܢܗܪܝܢ, әрм. Միջագետք [Mijagetq], көрд. مەزۆپۆتامیا, лат. Mesopotamia, төр. Mezopotamya; бор. грек. μέσος – «урта» сүзенә + ποταμός – «елга» сүзе ялганып ясалган сүз; Икесу), – Тигр һәм Евфрат елгалары урта һәм түбән өлеш үзәнлегендә урнашкан, көньякта Фарсы култыгы, төьнякта әрмәннәр таулыклары белән чикләнгән өлкә. Дөнья цивилизациясе «бишек»ләренең берсе.

Тигр һәм Евфрат елгалары үзәнлегендә халык, Мисырдагы шикелле үк, бик күптәннән тора башлаган. Бу үзәнлек Икесу дип, яки Месопотамия (ягъни ике елга арасындагы үзәнлек) дип атала. Иң борынгы дәүләтләр Фарсы култыгы янәшәсендәге Икесу өлкәсенең көньяк өлешендә төзелгәннәр.

Таганрог

Таганрог (рус. Таганрог) — Русия Федерациясенең Ростов өлкәсендә урнашкан шәһәр.

Халык саны — 253 587 кеше (2014).

Җенси якынлык

Бу мәкалә кешеләрнең һәм, өлешчә, баш мийләре югары үсеш дәрәҗәдә башка имезүчеләрнең җенесара мөнәсәбәтләре дәвамында күзәтелгән җенси мәнфәгатьләре турында. Башка хайваннар өчен Йөгерү (зоология) һәм Җенси үрчү мәкаләләрен карагыз.

Җенси якынлык яки коитус (лат. sexus – җенес) — җенси теләкне канәгәтьләндерүдән ләззәт алу яки, сирәгрәк, җенси үрчү максатлары өчен хатын-кызның аналык җиңсәсесенә ир-атның җенси әгъзасы кертелүе һәм хәрәкәтләре.Кешеләрдә үрчү максаты булмаган аналь, ораль секс һәм башка охшаш җенси кыланышлары шулай ук җенси якынлык төрләренә кертелә.. Биологик сәбәпләр аркасында, соңгылар һәм һомосексуаль җенси якынлык аркылы балага узу мөмкин түгел.

Кешеләрдән тыш, һомосексуаль җенси якынлык шулай ук бонобо, дельфин һәм шимпанзелар җәмгыятьләрендә күзәтелә. Кешеләрдә җенси якынлыкка керүнең төп сәбәбе ләззәт алу булганы кебек үк, югары үсеш дәрәҗәле баш мийләре булган әлеге имезүчеләрнең кыланышлары да әлегә шулай гына аңлатыла ала, иҗтимагый мөнәсәбәтләрен ныгытучы фактор булып санала.Акча яки башка матди каршылыкка күрсәтелгән хезмәт буларак кылынган җенси якынлык фәхишәлек дип билгеле.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.