Бразилия

Брази́лия, рәсми атамасы Брази́лия Федерати́в Респу́бликасы (порт. República Federativa do Brasil) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләтләр арасында өслек мәйданы һәм халык саны буенча беренче урында торучы дәүләт. Кыйтганың көнчыгыш һәм үзәк өлешләрен алып тора.

Башкаласы – Бразилиа шәһәре.

Француз Гвианасы, Суринам, Гайана, Венесуэла, Колумбия, Перу, Боливия, Парагвай, Аргентина һәм Уругвай белән чиктәш. Коры җирдәге чикләренең озынлыгы якынча 16 мең км. Көнчыгыштан берничә утравы (иң мөһиме – Фернанду-ди-Норонья) Бразилиянеке булган Атлантик океан белән юыла. Яр сызыгы озынлыгы – 7,4 мең км.

Брәзил
Flag of Brazil
Байрак
Coat of arms of Brazil
Илтамга
Башкала Бразилиа
Сәгать кушагы UTC−02:00
Рәсми тел партугал теленең брәзил варианты, Брәзил ишарәләр теле, партугал теле
Җәгърафия
Мәйдан 8,515,767 дүрткел киламитер
Сәясәт
Канун чыгару органы Брәзил милли кәнгрисе
Дәүләт башлыгы Жаир Болсонару
Хөкүмәт башлыгы Жаир Болсонару
Икътисад
Акча берәмлеге Брәзил риялы
Инфеләсә 6.3% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 7% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.74 (2015)[2]
КПҮИ 0.754 (2015)[3][4]
Яшәү озынлыгы 75.509 ел (2016)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 190 (пүлисә)[6]
  • 192 (ашыгыч тыйб ярдәме)[6]
  • 193 (янгын сакчылары)[6]
  • Электр аергычы төре Europlug,[7] IEC 60906-1[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 127 вольт,[7] 220 вольт[7]
    Телефон коды +55
    ISO 3166-1 коды BR
    ХОК коды BRA
    Интернет домены .br

    Тарих

    Бразилия территориясендә кешенең пәйда булуы неолит дәверенә туры килә. 16 гасыргача Бразилиядә берничә эре индей кабилә яшәгән. Алар күчмә хәят алып барганнар, тупи-гуарани кабиләсе генә утрак яшәгән. Индей кабиләләре аучылык, балыкчылык белән беррәттә игенчелек белән шөгыльләнгән. 1500 елның апрельдә Португалия диңгезчесе Педру Кабрал Бразилия ярларына барып җитә һәм кәшеф иткән җирне Португалия биләмәсе итеп игълан итә.

    География

    Brazil topo
    Бразилиянең топографик картасы

    Бразилия – Латин Америкасының иң зур дәүләте, континентның яртысын диярлек биләп тора. Башкаласы – Бразилиа. Территориясе коры җир өслегенең 5,7 %ын тәшкил итә (8 514 215,3 км²). Бразилия – зурлык буенча дәүләтләр арасында бишенче урында тора (Русия, Канада, Кытай һәм Америка Кушма Штатларыннан соң).

    Илнең төньгында Амазония үзәнлеге урнашкан. Төньякта ул Гвиана яссы таулыгының төньяк өлешенең калкулыклы тигезлегенә күчә. Калган территория исә тулысынча диярлек Бразилия яссы таулыгында урнашкан.

    Бразилиянең иң югары ноктасы – Неблин тау түбәсе (2 994 м).

    Сәясәт

    Дәүләт башында халык тарафыннан 4 елга сайланучы президент тора.

    Югары закон чыгаручы орган булып ике палаталы (федераль Сенат (81 урын) һәм Депутатлар Палатасы (513 урын)) Милли кәнгрис тора.

    Югары мәхкәмә хакимияте Бразилия Конституциясенең дөрес шәрехләнүе һәм кулланылуы өчен җавап бирүче Югары Федераль Суд тарафыннан чынлыкка ашырыла.

    Халык

    Халык саны – 198,7 млн (2009 елның июль бәяләмәсе, дөньяда 6нчы урын).

    Еллык арту – 1,2% (фертильлек – бер хатын-кызга 2,2 тудыру).

    Уртача гомер озынлыгы – ирләрдә 68 ел, хатын-кызларда 76 ел.

    Телләр – португалча (рәсми һәм иң таралган), шулай ук испанча, немецча, итальянча, японча, инглизчә һәм индеец телләре.

    Диннәр – католицизм (номиналь рәвештә) 73,6%, протестантизм 15,4%, спиритуалим 1,3%, банту/вуду 0,3%, башкалар 2%, атеистлар 7,4% (2004 елгы исәп буенча).

    Укый-яза белү – 89% (2004 елгы бәяләмә).

    Икътисад

    Бразилия — куәтле аграр җи­тештерүгә ия, продукцияне күпләп читкә сатучы ил. Кытай борчагы һәм терлекчелек продук­цияләре белән бергә экспорт күләме 100 миллиард доллардан арта. Тимер рудасына бай. Русия кебек үк, Бразилия дә күпләп чимал сатуны арттырырга сәләтле.[8]

    Искәрмәләр

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data.
    4. https://g1.globo.com/mundo/noticia/em-79-lugar-brasil-estaciona-no-ranking-de-desenvolvimento-humano-da-onu.ghtml.
    5. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    6. 6,0 6,1 6,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 7,2 7,3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. Башкортстан — инвестицияләр мәйданы
    .br

    .br — Бразилиянең югары дәрәҗәле милли домены.

    1958 ел

    1958 (бер мең тугыз йөз илле сигезенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1958 елы, II меңьеллыкның 958 елы, XX гасырның 58 елы, XX гасырның 6 унъеллыгының 8 елы, 1950 елларның 9 елы. 1958 елдан бирле 61 ел үтте.

    Алманнар

    Алманнар яки немецлар (алман. Deutsche, рус. Немцы, франц. Allemand) — герман халкы, Алманиянең төп милләте. Телләре — алман теле.

    Алманиядән башка Австрия, Швейцария, Лихтенштейн, Люксембург, Бельгия, Дания, Франция, Италия, Польша, Чехия, Словакия, Маҗарстан, Румыния, Русия, Казакъстан, Бразилия, Намибия, АКШ илләрендә күпләп яшиләр.

    Аргентина

    Аргенти́на (исп. Argentina), рәсми атама Аргенти́на Җөмһүрияте́ (исп. República Argentina) – мәйданы буенча Көньяк Америкада Бразилиядән соң икенче урында торган дәүләт.

    Башкаласы – Буйныс-Айрыс шәһәре.

    Бразилия, Парагвай, Боливия, Чили һәм Уругвай белән чиктәш. Мәйдан 2 791 810 км². Шуннан тыш, Аргентина Фолкленд утрауларына, Көньяк Георгия һәм Көньяк Сандвич утрауларына һәм Антарктиданың өлешенә (969 464 км²) дәгъва итә.

    Испан теле

    Испа́н яки касти́лия теле (исп. español, castellano) – Кастилия урта гасырлар корольлегендә туган ибер-роман теле. Һинд-Аурупа телләре гаиләсенә керә (роман телләре төркеме). Язуы латин алфавитына нигезләнгән.

    Перу

    Перу́ (Пәру, исп. Perú, кечуа Piruw, аймара Piruw), рәсми атамасы Перу́ Җөмһүрияте (исп. República del Perú, кечуа Piruw Mama Llaqta, аймара Piruw Suyu) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләт. Төньяк-көнбатышта Эквадор белән, төньякта Колумбия белән, көнчыгышта Бразилия белән, көньяк-көнчыгышта Боливия һәм Чили белән чиктәш. Көнбатышта Тын океан сулары белән юыла.

    Португал теле

    Португал теле (порт. língua portuguesa) — Индоауруп телләр гаиләсенең Роман төркеменә кергән тел. Урта гасырлардагы галисий-португаль теленнән килеп чыккан. Язу латин әлифбасына нигезләнгән. Сөйләшүчеләр саны буенча Испан теленнән соң икенче роман теле, дөньяда күп таралган телләрнең берсе (6-8 урын). Португаль телендә сөйләшүчеләр гомумиләштереп лузофон (Лузитан рим провинциясе исеменнән) дип аталалар.

    Португалия, Бразилия, Ангола, Мозамбик, Кабо-Верде, Гвинея-Бисау, Сан-Томе һәм Принсипи, Көнчыгыш Тимор һәм Макао илләренда рәсми тел булып тора.

    Рио-де-Жанейро

    Рио-де-Жанейро яки гади Рио (порт. Rio de Janeiro, тәрҗемә — Гыйнвар Елгасы) - Бразилиянең шәһәре, исемдәш штатының башкаласы.

    Халык саны — 6 323 037 кеше (2010). Халык саны буенча Бразилиянең икенче шәһәре (Сан-Паулу дан соң).

    Яр буе сызыгы Копакабана пляжы белән, Шикәр Башы тавы белән Христос-Йолучы һәйкәле - Бөтендөнья мирасы һәйкәле.

    1763-1960 елларда, ике гасыр дәвамында башкала вазифаларына ия.

    Португалия, Бразилия һәм Алгарве Бердәм Патшалыгы башкаласы 1815-1821 елларда булган. 1822-1960 елларда дәүләтнең милли башкаласы.

    Сан-Паулу

    Сан-Паулу (порт. São Paulo) – Бразилиядә урнашкан шәһәр. Дөньяның иң зур мегаполисларының берсе.

    Бразилиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан исемдәш штатының башкаласы.

    Көньяк ярымшарында иң зур шәһәре.

    Атлантик океанныннан 70 км аралыгында урнаша.

    Шәһәр мәйданы - 1523 км².

    Халык саны 11 037 593 кеше (2009).

    Сан-Паулу (штат)

    Сан-Паулу (порт. São Paulo) — Брәзил штатларының берсе.

    Башкаласы — Сан-Паулу шәһәре.

    Украиннар

    Украиннар (укр. украї́нці) — күбесенчә Украина җирендә яшәгән көнчыгыш славян халкы. Славян халыклары арасында урыслар һәм поляклардан соң халык саны буенча өченче урында.

    Җәйге Олимпия уеннары 2016

    XXXI Җәйге Олимпия уеннары (ингл. Games of the XXXI Olympiad, фр. Jeux de la XXXIe Olympiade, порт. Jogos da XXXI Olimpíadae) — 2016 елның 5 августыннан 21 августына кадәр Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә үтәчәк Олимпия уеннары. Бу Көньяк Америкада узачак беренче Олимпия уеннары булачак.

    Башка телләрдә

    This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
    Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
    Images, videos and audio are available under their respective licenses.