Беренче Рәсәй инкыйлабы

Беренче Рәсәй инкыйлабы яки 1905 елгы Рәсәй инкыйлабы1905 елның гыйнварыннан бирле 1907 елның июненә кадәр Рәсәй империясендә узган иҗтимагый-сәяси вакыйгалар.

"Канлы якшәмбе": 1905 елның 9 гыйнварында рухани Георгий Гапон җитәкләгән эшчеләр тыныч демонстрациясен Питырбурда император гаскәрләре тарафыннан ату - массакүләм ризасызлык һәм сәяси шигарьләр астындагы чуалышларның сәбәбе була.

Шул чорда стачка-чуалышлар хәрәкәте киң колач ала, ризасызлыклар, баш күтәрүләр әрмедә һәм флотта урын ала, монархиягә каршы массакүләм чыгышлар уза.

Demonstration Pietarsaari 1905
Якобстадта чуалышлар, 1905

Нәтиҗәләр

Repin 17October
1905 елның 17 октябре, Илья Репин

Инкыйлаб нәтиҗәсендә 1905 елның 17 октябрендәге Манифест (бирелгән конституция) кабул ителә.

Әлеге манифест шәхес иминлеге нигезендәге ватандашлар азатлыгы, вөҗдан, сүз, җыелышлар, берлекләр иреген бирә.

Дәүләт Шурасыннан һәм Дәүләт думасыннан торган Парламент оеша.

1907 елның 3 июнендә инкыйлабтан соң реакция башлана - "3 июньдәге түнтәрелеш" уза: Дәүләт думасына сайлау кагыйдәләре монархия көчләре файдасына үзгәртелә, төбәкләрдә бирелгән ирекләр үтәлми, аграр мәсьәләсе чишелми.

Шулай итеп, Беренче Рәсәй инкыйлабына китерелгән проблемалар, каршылыклар хәл ителмәгән һәм 1917 елгы инкыйлабына китерә.

Сылтамалар

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.