Белем

Беле́м (яки Гыйлем) түбәндәге мәгънәләргә туры килә ала:

Kharkov116SSchoolBookSculpture
Белем символы

Белем рәвешләрнең күпчелеге

« Кешеләр! Белем анарга ашкыну нәтиҗәсендә (генә) үзләштерелә.[1]

Кемдә-кем белем эзләү юлында вафат булса — пәйгамбәрләрдән фәкать бер басамак түбәнрәк дәрәҗәдә генә Аллаһ Тәгалә белән очраша.[2]

Аллаһ Тәгалә күзләрендә, белем үзләштерүгә ашкыну намаз, ураза, хаҗ һәм җиһадка карата өстенрәк.[3]

Белем иясенең йокысы наданның намазыннан хәерлерәк.[4]

Белем —Исламның җаны һәм диннең нигезе.[5]

»

Белем алу фән өлкәсе белән чикләнми, белем теге яки бу рәвештә фән чиге тышында да бар. Җәмгыяви аң-фәһемнең һәр рәвешенә: фән, фәлсәфә, мифология, сәясәт, дин һ.б. — үзенең махсус белем рәвешләре туры килә. Шулай ук төшенчә, символик һәм сәнгәти үрнәк нигезе булган белем рәвешләрен аералар[9].

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. (рус.) «О, люди, знания приобретаются в результате стремления к ним» (Ат-Табарани).
  2. (рус.) «Кто умрет, будучи в поисках знаний, тот встречается с Аллахом на таком уровне, при котором между ним и пророками остается лишь одна ступень» (Ат-Табарани в книге «Авсат»).
  3. (рус.) «Стремление к знаниям перед Аллахом ценнее намаза, поста, хаджа и джихада на пути Аллаха» (Ат-Табарани, Ибну Абдул Барри/ комментарии к Муватта имама Малика).
  4. (рус.)«Сон обладающего знаниями лучше намаза невежды» (Абу Нуайм).
  5. (рус.)«Знания – это душа Ислама и опора религии» (хадис передал Абу Шайх)
  6. (рус.) Важность и ценность знаний. Как получить самое большое счастье?
  7. (рус.) Важность и ценность религиозных знаний.
  8. (рус.) Важность знаний
  9. Философия для аспирантов : учебное пособие / В. П. Кохановский [и др.]. — 2-е изд. — Ростов н/Д. : Феникс, 2003. — 448 с. — (Высшее образование). — ISBN 5-222-03544-1

Тышкы сылтамалар

Александр Прохоров

Александр Прохоров (рус. Александр Прохоров, 11 июль 1916(1916-07-11), Атертон (Квинсленд)[d] — 8 гыйнвар 2002(2002-01-08) (85 яшь), Мәскәү, Русия) — физик, университет профессоры, мөхәррир (Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге, Русия). Физика өлкәсендә Нобель премиясе иясе (1964).

Баймак районы

Баймак районы – Башкортстан эчендәге муниципаль район.

Биология

Биология (биялугия, юнанча Βìο – яшәү һәм Λoγος – өйрәнү) – тере тормыш турында белем тармагын өйрәнүче фәнне белдерүче термин. Биология тормышның бөтен якларын, барлык тере организмнарны өйрәнә. Тере табигатьнең оешу катларын биологик классификация нигезендә аералар.

Благовещен районы

Благовещен районы (рус. Благовещенский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Благовещенск шәһәре Өфәнең үзәгеннән 42 км төньяграк ята (шәһәр аралары 10 гына км).

Район җиренең 21%ын урманнар били.

Бәләбәй

Бәләбәй (рус. Белебей, баш. Бәләбәй, чуаш. Пелепей) шәһәре — Башкортостандагы Бәләбәй районының үзәге.

Викимедиа Фонды

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Викиме́диа Фонды (ингл. Wikimedia Foundation, Inc.) — Викимедиа проектларын берләштерүче һәм аларны тикшереп торучы американ табышсыз фонды.

Баш фатиры АКШның Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәрендә урнашкан. Төп проекты булган Википедия дөньяда иң күп зыярәт ителә торган 10 веб-сәхифә исемлегенә керә.

Казан дәүләт медицина университеты

Казан дәүләт медицина университеты (КДМУ) — Казанның медицина югары уку йорты.

Казан дәүләт медицина университеты — Русиядәге югары медицина уку йортларының иң зур һәм иң борынгыларыннан берсе. Аның нигезе 1814 елның маенда, Казан университетында медицина факультеты оештырылган вакытта ук салына. Белем бирү урыс һәм инглиз телләрендә алып барыла. Медицинада татар телен куллану буенча дәресләр укытыла.

Казан университетының педагогик белем бирү тарихы музее

Казан университетының педагогик белем бирү тарихы музее (рус. Музей истории педагогического образования КФУ) — Казанда 1977 елда ачылып, 1980-елларда эшчәнлеген туктаткан, яңадан 2003 елда торгызылган музей. КФУның Психология һәм мәгариф институты бинасында (элекке КДПИ бинасы) урнашкан.

Калтасы районы

Калтасы районы (рус. Калтасинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Калтасы авылы Уфадан 202 км еракта ята. Кызыл Кама, Яңавыл, Борай, Дүртөйле районнары белән чиктәш. Күпчелек халыкны чирмешләр һәм татарлар тәшкил итә.

Мәгариф

Мәгариф (яки белем бирү) — оештырылган мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

Гади мәгънәдә, кешеләрнең бер буыннан башка буынга укыту, өйрәтү, тикшеренү юлы белән белем, сәләтләр һәм гадәтләрне тапшыру өчен белем алуны оештыру формасы һәм аны белдерүче термин. Гадәттә, кешенең уйлау, хис яки кылануына тәэсир итүче барлык тәҗрибәләр аркылы урын ала.

Мәгълүмат

Бүгенге татар телендә мәгълүмат сүзе астагы төшенчәләрне белдерер өчен кулланыла:

Берәр эшчәнлек өчен файдалы белем-хәбәр (en:Information, ru:Информация, tr:Enformasyon)

Берәр карар кабул итү өчен кулланылган белем-хәбәрнең берәмлеген аерым микъдир/сан яки сыйфат ягыннан билгеләүче күрсәткечләр. (en:Data, ru:Данные, tr:Veri)

Санак ярдәме белән төрлечә эшкәртелүче, электрик сигналлар рәвешендә сакланган яки тапшырылган һәм магнетик, оптик яки механик рәвештә язу ташучы мохитләрендә урнаштырыла алган саннар, тамгалар яки символлар. (en:Data (computing), ru:Данные (вычислительная техника), fr:Donnée (informatique))

Мәдрәсә

Мәдрәсә (гарәп. مدرسة‎, «белем алу урыны») — урта белем бирүче мәктәп һәм мөселман дини белем бирүче уку йорты. Мәдрәсәләрдә уку бушлай. Мәдрәсә тәмамлаучыларның университетка керү хокукы бар.

Су ресурсларының федераль агентлыгы

Су ресурсларының федераль агентлыгы (Росводресурсы) — Русия Федерациясенең табигать ресурслар һәм экология министрлыгына буйсынган Русиянең Су ресурсларын файдалану буенча дәүләт органы. Су ресурслары даирәсендә федераль милек белән идарә итү һәм дәүләт хезмәте күрсәтү эшләрен башкара.

Татар Википедиясе

Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла. Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы

Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1940 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 1717 кеше (1997).Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан белгечлекләре буенча кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ укытучыларга, мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең, барлык төрдәге гомуми белем бирү учреждениеләренең, өстәмә (мәктәптән тыш) белем бирү учреждениеләренең, балалар йортларының, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең, югары педагогик белем бирү учреждениеләренең, мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтларының, мәгариф идарәсе органнарының, мәгариф системасы фәнни-тикшеренү институтларының башка хезмәткәрләренә укучылар һәм тәрбияләнүчеләр тарафыннан тирән белем алуны, аларның иҗат куәтен үстерүне һәм камилләштерүне тәэмин итә торган педагогик һәм тәрбияви эшчәнлектәге, инновацион укыту-методик ярдәмлекләр, программалар, автор методикалары булдырудагы, белем бирү процессын фәнни-методик тәэмин итүдә катнашудагы казанышлары өчен бирелә.

Укытучы

Укытучы (яки мәктәп укытучысы, мөгаллим) — укучыларга (балалар) һәм студентларга (олылар)га белем бирүче кеше. Укытучы роле еш рәсми һәм дәвамлы, мәктәп яки башка бер рәсми уку урынында башкарылган роле булып кабул ителә. Күп илләрдә, укытучыларның ролләренә хөрмәт йөзеннән укытучылар көннәре билгеләнә.

Уфа районы

Уфа районы (баш. Өфө районы, рус. Уфимский район) — Башкортстанның муниципаль районы. Благовещен, Иглин, Кырмыскалы, Чишмә, Кушнарин районнары белән чиктәш. Район биләмәләрендә 19 авыл советы урнашкан, торак пунктлар саны — 89. Уфа шәһәре үзе районга керми, шуңа карамастан район җитәкчеләре Уфаның үзәгендә, Цюрупа ур, 6нчы йортта утыра.

Биредә рәсми рәвештә 67 мең кеше теркәлгән. Районның үзенчәлеге шунда, яз-җәй айларында бакча сезоны башлангач, монда яшәүчеләр саны тагын кимендә 100 мең кешегә арта. Күпчелек халкы – урыслар, татарлар.

Физика

Гыйльме әшья яки Фи́зика (tat. lat. Ğilme əşya, иске имлә ﻋﻠﻡ ﺍﺷﻴﺎ, юнанча φύσις – табигать, лат. phýsica) - матди дөньяның төзелешен һәм үсешен билгеләүче тирән һәм гомуми канунчалыклар турында белем тармагын өйрәнүче фәнне белдерүче истилах.

"Физика" атамасы беренче тапкыр, б.э.к. IV гасырда яшәгән, борынгы юнан фикер иясе – Аристотельның хезмәтләрендә кулланыла.

Фән

Фән:

табигать серләренә үтеп керүне, аны объектив рәвештә сурәтләүгә һәм закончалыкларын билгеләүгә һәм яңа белем тудыруга юнәлдерелгән кеше эшчәнлегенең аерым төре,

Белем икътисадының нигезе булган фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә билгеле булган белем (фактлар, аларның системалаштырылуы, гипотезалар һәм гөманнар).

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.