Аурупа берлеге

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Аурупа Берлеге
Flag of Europe
Байрак
Башкала Брүсил
Сәгать кушагы Үзәк Аурупа вакыты, Үзәк Аурупа җәйге вакыты, Көнчыгыш Аурупа вакыты, Көнчыгыш Аурупа җәй вакыты
Рәсми тел инглиз теле, франсуз теле, нидирлан теле, дан теле, эстон теле, фин теле, алман теле, юнан теле, маҗар теле, ирлан теле, итальян теле, литва теле, пәләк теле, партугал теле, испан теле, шевит теле, болгар теле, ыславин теле, ыславак теле, румын теле, латыш теле, мальта теле, харват теле, чех теле
География
Мәйдан 4,475,757 дүрткел киламитер
Сәясәт
Башкарма орган Аурупа кәмисиясе
Канун чыгару органы Аурупа Берлеге Шурасы
Башлык исеме Аурупа кәмисиясе рәисе
Нигезләүче Италия, Франса, Лүксимбур, Билгия, Нидирлан кыйраллыгы, Федератив Алмания Җөмһүрияте
Икътисад
Акча берәмлеге евра́
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • Автомобил хәрәкәте ягы сул, уң
    Челтәр көчәнеше 230 вольт
    Телефон коды none
    Интернет домены .eu


    Аурупа берлеге (АБ)Аурупа килешүен имзалаган 28 Аурупа дәүләтенең берлеге. АБ – үникәл халыкара оешма, ул формаль рәвештә дәүләт тә, оешма да түгел, ләкин икесенең дә сыйфатларына ия. Берлек халыкара хокукның субъекты түгел, ләкин аның халыкара мөнәсәбәтләрдә катнашырга хокукы бар, һәм ул аларда бик әһәмиятле роль уйный. 2012 елда Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була.

    Аурупа берлеге әгъзалары

    2009 елның 1 январендә Аурупа берлеге әгъзалары һәм кандидатлары:

    Au B upd
    Аурупа берлеге әгъзалары һәм кандидатлар

    Документлар

    • Дублин регламенты (The Dublin Regulation, Regulation No. 604/2013) кайчакта Дублин 3-чө регламенты (the Dublin III Regulation) элегрәк Дублин 2-че регламенты (Dublin II Regulation, Dublin Convention) –Женева Конвенция нигезендә сыену эзләүче Аурупа берлеге кануны.

    Lua хатасы: not enough memory. Lua хатасы: not enough memory.

    .eu

    .eu — Аурупа Берлегенең югары дәрәҗәле милли домены.

    Австрия

    Австрия – Аурупада урнашкан ил. Аурупа берлегенә керә.

    Бельгия

    Бе́льгия (нид. België, ХФА: [ˈbɛlɣijə]; фр. Belgique, алман. Belgien), Бе́льгия Корольлеге́ (нид. Koninkrijk België, фр. Royaume de Belgique, алман. Königreich Belgien) — Көнбатыш Аурупада урнашкан федератив дәүләт. Аурупа Берлеге әгъзасы һәм шул оешмадагы күп структураларның штаб-фатирлар урнашу урыны. Шулай ук НАТО штаб-фатиры да Бельгиядә урын тота. БМО әгъзасы.

    Бельгия мәйданы — 30,528 км². Халык саны — якынча 11 миллион кеше. Башкаласы — Брүссел каласы.

    Тарихи процесслар нәтиҗәсендә Бельгия ике милли регионга бүленә. Илнең төньягында нидерландтелле фламаннар яшәгән Фландрия урнаша. Көньякта французтелле Валлония урын тота. Әлеге милли һәм тел бүленеше күпсанлы конфликтларга сәбәп булып чыга.

    Бельгиядә татарларның яшәве мәгълүм. Ләкин күпме һәм ничек яшәүләре турында мәгълүматлар юк.

    Дания

    Дания (дан. Danmark) – Төньяк Аурупада урнашкан дәүләт. Балтыйк һәм Төньяк диңгезләре белән юыла. Алманиядән төньякта урнашкан Ютландия ярымутравында һәм шулай ук берничә кече утрауларда урнаша. Ил исеме алман кабиләнен исеменнән килә – даннар.

    Аурупа берлегенә керә.

    Испания

    Испа́ния, рәсми исем – Испа́ния Патшалыгы (исп. һәм галис. Reino de España, кат. Regne d'Espanya, баскча Espainiako Erresuma) — Көньяк Аурупаның көнбатышында урнашкан зур булмаган дәүләт. Пиреней ярымутравының зур өлешен алып тора. Илнең исеме «и-шпаним» — «куяннар яры» сүзеннән килеп чыга.

    Көнбатышта Португалия, көньякта Бөекбритания биләмәсе — Гибралтар, төньякта Франция, Андорра белән, һәм Африкадагы Сеута һәм Мелилья биләмәләре Марокко белән чиктәш.

    Испания ярлары Атлантик океан һәм Урта диңгез белән юыла.

    Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.

    Италия

    Ита́лия (итал. Italia [iˈtaːlja]), рәсми атамасы Ита́лия Җөмһүрияте (итал. Repubblica Italiana) — Көньяк Аурупада урнашкан дәүләт.

    Төньяк-көнбатышта Франция белән, төньякта Швейцария һәм Австрия белән, һәм төньяк-көнчыгышта Словения белән чикләнә. Шулай ук эчендә Ватикан һәм Сан-Марино белән чикләнә.

    Италия үзенә Аппенин ярымутравын, Балкан ярымутравын, Падан тигезлеген, Альп тауларының көньяк битләүләрен, Сардиния һәм Сицилия утравларын алган.

    Кипр Республикасы

    Бу терминның башка аңламнары да бар, Кипр (мәгънәләр) битен карагыз.Кипр Җөмһүрияте – (грек. Κυπριακή Δημοκρατία төр. Kıbrıs Cumhuriyeti) - Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә урнашкан утрау-дәүләт. 2004 елның 1 маеннан Аурупа берлеге әгъзасы.

    Рәсми рәвештә Кипр Җөмһүрияте территориясе үз эченә Кипр утравының 98% (калган 2%ында британ хәрби базалары – Акротири һәм Декелия) территориясен һәм якында урнашучы Агиос Георгиос, Гернисос, Глюкиотисса, Кила, Киедес, Кордилия һәм Мазаки утрауларын алып тора. Чынлыкта исә 1974 елдан соң утрау ике өлешкә бүленгән, 60% территория Кипр Җөмһүрияте идарәсе астында булса (күбесенчә греклар яши), калган өлеш Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятенә карый (ул якта күбесенчә төрекләр яши). Ул дәүләтне Төркия һәм Абхазия бәйсез дәүләт буларак таныйлар.

    Илдә 793 963 кеше яши. Башкаласы: Никосия шәһәре.

    Латвия

    Латвия, Латвия Җөмһүрияте (лтш. Latvija, Latvijas Republika) – Төньяк Аурупада урнашкан дәүләт. Башкала – Рига шәһәре.

    Аурупа берлеге һәм НАТОга керә.

    Люксембург

    Бу сүзнең башка аңламларын карар өчен монда күч: Люксембург (мәгънәләр)

    Люксембург – Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. 1957 елдан бирле Аурупа берлеге әгъзасы. Бельгия, Алмания һәм Франция белән чиктәш. Дәүләт исеме «lucilinburch» сүзеннән килә – ул "кече шәһәр" сүзен аңлата.

    Аурупа берлегенә керә.

    Мальта

    Ма́льта – Урта диңгездәге утрау-дәүләт. Исеме финикия телендәге malat (һаван) сүзеннән килеп чыккан.

    Аурупа берлеге әгъзасы.

    Маҗарстан

    Маҗарстан Җөмһүрияте (венгр. Magyarország) – Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Австрия, Словакия, Украина, Румыния, Сербия, Хорватия һәм Словения белән чиктәш.

    Португалия

    Португа́лия (порт. Portugal), тулы рәсми исем Португа́лия Җөмһүрияте́ (порт. República Portuguesa) – Аурупа кыйтгасының иң көнбатышында урнашкан дәүләт.

    Аурупа берлегенә һәм Еврозонага керә.

    Румыния

    Румы́ния (рум. România) – Аурупаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Конституция буенча, ул демократик җөмһүрият. Башкала – Бухарест (Бүкрәш) шәһәре.

    Аурупа берлегенә керә.

    Финляндия

    Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

    Финля́ндия, рәсми исеме Финля́ндия Җөмһүрияте (фин. Suomen tasavalta, шевит. Republiken Finland) — Аурупаның төньягында урнашкан дәүләт. Финляндиянең башкаласы — Һелсинки шәһәре. Көнчыгышта Русия, төньяк-көнбатышта Швеция, төньякта Норвегия белән чиктәш. Балтыйк диңгезе тарафыннан юыла. Илнең мәйданы 338 145 км², ягъни Татарстан Республикасына караганда 5 мәртәбә зуррак. Барлык мәйданның 7 проценты гына эшкәртелә, ә калганы урманнар, күлләр һәм сарыкташлар. Ил тоташ урман белән капланган, аның төньяк өлешен генә тундра били.

    Табигать үз хәлендә сакланган, күлләр исәпсез (60 000 чамасы).

    Финляндия Аурупа берлеге һәм Шенген килешүе әгъзасы.

    Финляндия дөньяда беренче ил булып һәрбер гади ватандашның тиз интернетка кануни хокукын игълан иткән ил. Дөньяның иң мул һәм яшәү өчен кулай илләрен билгеләүче Legatum институты яңа хисабында яшәү өчен иң яхшы ил дип Финляндияне билгеләде. Шулай ук “Newsweek” журналы “дөньяның иң яхшы илләре” исемлегендә беренче урынга Финляндияне билгеләде.

    Франция

    Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.Франция (фр. France [fʁɑ̃s], иске тат. فرانسە/فرانسا, Франсә/Франса, Фәрәнсә), рәсми атамасы Франция Җөмһүрияте (République française) — Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Башкала — Париж каласы. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә — франклар. Зурлыгы буенча Аурупада өченче ил, Аурупадан башка Франциянең диңгез арты җирләре Көньяк Америкада һәм Африкада урын алган.

    Франция атом-төш коралына ия булган ил, Аурупа берлеген оештырган илләрнең берсе, НАТО әгъзасы. БМОның Иминлек шурасының биш даими әгъзаларның берсе. Дөнья сәясәтендә Франция иң актив илләрнең берсе. Биредә ЮНЕСКО, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Интерпол кебек оешмаларның штаб-фатирлары урнаша.

    Франция халкының саны — 65 595 620 кеше (2017 елга фараз), диңгез арты җирләре белән бергә исәпләгәндә — 66 991 000 кеше. Аларның 90 %-ы — Франция ватандашлары. Халыкның 45 %-ы теге яки бу дин тарафдары булмавын белдерә, 45 %-ы — католиклар. Илдә мөселманнар саны арта бара, 2015 елда "Le Monde" басмасы исәпләве буенча, Франция халкының 8 %-ы — мөселманнар.

    Франция — президентлы унитар республика. Илнең төп кануны — 1958 елда кабул ителгән конституция. Канун чыгару органы — икепалаталы парламент (Сенат һәм Милли җыен).

    Хорватия

    Хорва́тия Җөмһүрияте́ (хорв. Republika Hrvatska) — Балкан ярымутравының көнбатышында урнашкан дәүләт. Элек Югославия составына кергән.

    Идарә итү формасы — демократик җөмһүрият.

    Хорватия ул Үзәк Аурупа, Көньяк-көнчыгыш Аурупа һәм Урта диңгез кислешендә суверен дәүләт. Аның башкаласы Загреб илнең административ бүлеге булып тора, Хорватиянең 20 графлыгы белән беррәттән. Хорватиянең мәйданы 56594 кв. км һәм төрле күбесенчә континенталь һәм Урта Диңгез климатына ия. Хорватиянең Әдрән Диңгез яры янында бер меңнән артык утрау бар. Илнең халык саны 4,28 млн кеше, шуларның күбесе хорватлар, шул ук вакытта иң таралган дини деноминация булып Рим Католицизмы тора.

    Хорватлар хәзерге Хорватия территориясенә безнең эраның 7-нче гасырында килеп урнаша. Алар дәүләтне 9-ынчы гасырда ике герцоглык итеп оештыра. Беренче патша булып 925 елда Томислав була, ул Хорватияне корольлек статусына кадәр күтәрә. Хорватия Корольлеге (925-1102) үзенең суверенлыгын ике гасыр буена саклап кала һәм аның пигы Петар Крешимир IV короле һәм Деметриус Звонимир короле хөкемдарлыклары вакытында була. Хорватия Маҗарстан белән шәхси шурага 1102 елда керә. 1527 елда Госманлы яулап алуын каршы алып, Хорват парламенты Габсбурглар династиясеннән Фердинанд I-не Хорват тәхетенә сайлый. 1918-енче елда, Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, Хорватия Австрия-Маҗарстаннан аерылып чыккан Словеннар, Хорватлар һәм Серблар дәүләте эченә кертелә һәм соңыннан Югославия корольлеге булып китә. Фашист Италиясе һәм нацист Германиясе тарафыннан тәэмин ителгән фашист Хорват курчак дәүләте Икенче бөтендөнья сугышы дәвамында булган. Сугыштан соң, Хорватия Конституция буенча социалист дәүләт булган Социалист Федератив Югославия Җөмһүриятенең нигезләүче әгъзасы була. 1991 елның 25 июненда Хорватия бәйсезлек игълан итә, ул гамәлгә бөтенләе белән шул ук елның 8 октябренда керә. Игълан итүдән соң уңышлы рәвештә Хорватия Бәйсезлек Сугышы алып барылган.

    Унитар дәүләтп булып, Хорватия парламент системасы астында хөкемдарлык ителә. Халыкара Валюта Фонды Хорватияне калкып чыгучы һәм үсүче икътисадларга кертә, ә Дөнья Банкы аны югары керемле икътисадларга кертә. Хорватия Аурупа Берлеге, НАТО, Дөнья Сәүдә Оешмасы, Берләшкән Милләтләр, Аурупа Шурасы әгъзасы һәм Урта Диңгез өчен Берлегенең нигезләүче әгъзасы булып тора. Берләшкән Милләтләрнең тынычлык саклаучы көчләренең актив катнашучысы буларак, Хорватия НАТОның Әфганстандагы миссиясенә гаскәрләр кертеме ясаган һәм 2008-2009 елларда Берләшкән Милләтләрнең Иминлек Шурасында даими булмаган урын алып торган.

    Хорватия икътисадында хезмәт күрсәтү секторы хөкем сөрә, аннан соң сәнәгый сектор һәм авыл хуҗалыгы бара. Туризм җәй көне керемнәрнең әһәмиятле чыганагы булып тора, шул ук вакытта Хорватия дөньяда турист максталары арасында популярлык буенча 18-енче урында тора. Дәүләт икътисадның өлешен контрольдә тора һәм шактый дәүләт чыгымнары бар. Аурупа Шурасы Хорватиянең иң әһәмиятле сәүдә партнёры. 2000-енче елдан бирле, Хорват хөкүмәте даими рәвештә инфрастуктурага инвестицияләр ясый, бигрәк тә Пан-Европа коридорлары буйлап транспорт юллары һәм уңайлыкларына. Эчке чыганаклар Хорватиядәге энергиянең шактый өлешен чыгара; калганы импорт аша кертелә. Хорватия гомуми сәламәтләндерү системасын һәм бушлай башлангыч һәм икенчел белем бирүне тәэмин итә, шул ук вакытта Хорват мәдәният күпсанлы иҗтимагый оешмалар аша һәм Хорват әдәбиятына һәм массакүләм чараларына инвестицияләр аша тәэмин ителә.

    Чехия

    Че́хия (чех. Česko), рәсми атамасы Че́х Җөмһүрияте (чех. Česká republika) — Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Төньякта Ләхстан, төньяк-көнбатыш һәм көнбатышта Алмания, көньякта Аустрия, көнчыгышта исә Словакия белән чиктәш. Чикләрнең гомуми озынлыгы — 1 880 км. Илнең башкаласы — Праһа каласы. Хәзрге Чехия составына түбәндәге тарихи өлкәләр керәләр: Боһемия (чех. Čechy), Моравия (чех. Morava) һәм Чех Силезиясе (чех. české Slezsko). Элек Боһемия Чех кыйраллыгының үзәге булган.

    1999 елдан Чехия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Аурупа Берлегенә керә.

    Швеция

    Шве́ция Патшалыгы́ швед. Konungariket Sverige ) (тат. Эсвәҗ) — Аурупаның төнъягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.

    Аурупа берлегенә керә.

    Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.

    Эстония

    Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

    Эстония (эст. Eesti), рәсми атамасы Эсто́ния Җөмһүрияте (эст. Eesti Vabariik) — Аурупада урнашкан дәүләт.

    Аурупа берлегенә керә.

    Аурупа берлеге
    2001–2025 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары

    Кофи Аннан / БМО (2001) • Джимми Картер (2002) • Ширин Эбади (2003) • Вангари Маатаи (2004) • МАГАТЭ / Мөхәммәт әл-Барадеи (2005) • Гремин–Банк / Мөхәммәт Юныс (2006) • Альберт Гор (2007) • Мартти Ахтисаари (2008) • Барак Обама (2009) • Лю Сяобо (2010) • Эллен Серлиф, Лейма Гбоуэ, Тәвәккүл Карман (2011) • Аурупа берлеге (2012) • Химик коралны тыю буенча оешма (2013) • Кайлаш Сатьяртхи / Мәләлә Юсәфзәи (2014) • Тунис милли сөйләшү дүртлеге (2015) • Хуан Мануэль Сантос (2016) • Атом-төш коралын тыю өчен халыкара хәрәкәт (2017) • Дени Муквеге / Надия Мурад (2018) • Абий Әхмәт Али (2019) •


    Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025)

    Башка телләрдә

    This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
    Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
    Images, videos and audio are available under their respective licenses.