Аурупа

Аурупа (ингл. Europe) — Көнбатыш Ауразия, Ауразия кыйтгасында урнашкан дөнья кисәге. Азия белән Ауразия кыйтгасын төзи. Аурупа мәйданы 10 млн км² һәм халык саны якынча 733 млн кеше.

Standard map of Europe (blank)
Аурупа харитасы
Europe countries map local lang
Аурупа сәясәт харитасы
Europe satellite globe
Космостан Аурупа күренеше

Этимология

Кыйтга аталышы кебек «Аурупа» (бор. грек. Εὐρώπη) безгә грек мифологиясеннән кергән. Миф буенча, Аурупа финикия дәүләтенең патша кызы булган, аны Зевс урлаган һәм Крит утравына алып киткән.

Чикләр

Борынгы греклар Аурупа белән Азия аерым кыйтгалар дип уйлаганнар иде. Аларның фикеренчә Азия белән Аурупа арасын Эгей һәм Кара диңгезләр аердылар. Аурупа зур кыйтганың кечкенә өлеше булуын белгәч, борынгы авторлар Аурупа чикләрен Дон елгасы белән аердылар.

1720 елда Татищев исемле урыс галиме Аурупаның Көнчыгыш чикләрен Уралга кадәр озынайтырга тәкъдим итте. Яңа чикләрне башта Рәсәйдә, соңарак барлык Аурупада кабул иттеләр.

Хәзерге вакытта Аурупаның чикләре:

Аурупага шулай ук якында яткан утраулар керә.

Географик мәгълүмат

Аурупа Төньяк Боз океаны белән Атлантик океан юыла.

Утрау мәйданы 730 км² артык. Ярымутраулар кыйтганың ¼ кисәген ала.

Урта биеклеге — 300 м, югары нокта — Эльбрус: 5642 м, хәзерге вакыттагы түбән нокта — Каспий ягында төше: -27 м.

Халык

Аурупа татарлары

Аурупа дәүләтләре

Аурупа территориясендә иң зур (Русия) һәм иң кечкенә (Ватикан) дәүләтләр урнашкан.

Аурупа бүленеше

Europe (orthographic projection)
Аурупа дөнья харитасында

Сылтамалар

Австрия

Австрия – Аурупада урнашкан ил. Аурупа берлегенә керә.

Алмания

Алмания (шулай ук: Германия, алман. Deutschland), рәсми исеме белән Алмания Федератив Җөмһүрияте (алман. Bundesrepublik Deutschland, тыңлау ) — Үзәк һәм Көнбатыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. Төньякта Төньяк диңгез, Балтыйк диңгезе һәм Дания белән, көнчыгышта Польша һәм Чехия республикалары белән, көньяк-көнчыгышта Австрия һәм көньякта Швейцария белән, көнбатышта Франция, Люксембург белән, төньяк-көнбатышта Бельгия һәм Нидерланд белән чиктәш. Җирнең уртача климатлы өлкәсендә урнашкан.

Алмания — федератив парламент җөмһүрияте, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы — 357 386 км², су өлеше — 2,42 %. Якынча 82 миллион халкы белән Аурупа берлегендә халык саны буенча беренче урында. Башкаласы һәм иң эре шәһәре — Берлин. Иң эре конурбациясе исә (берничә үзәкле шәһәр агломерациясе) — мәркәзләре Дортмунд һәм Эссен шәһәрләре булган Рур өлкәсе. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: Һамбург, Мюнхен, Кёльн, Майндагы Франкфурт, Штутгарт, Дүссельдорф, Лейпциг, Бремен, Дрезден, Һанновер һәм Нүрнберг.

Хәзерге Алманиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдә классик антик дәвердән, ягъни Борынгы Грек һәм Борынгы Рим дәүләтләре чорыннан башлап төрле алман (герман) кабиләләре яшәгәнлеге билгеле. Германия (лат. Germania) исемле өлкә б. э. к. 100 нче гасырдан әүвәл язылган чыганакта телгә алына. Халыкларның Бөек күченеше вакытында алман кабиләләре көньякка таба «киңәя». X гасырдан башлап, алман җирләре Изге Рим империясенең үзәк өлешен тәшкил итә. XVI гасырда төньяк алман өлкәләре протестант реформациясенең мәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң, 1815 елда Алман конфедерациясе оеша. 1848—1849 елгы Алман инкыйлабы нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булган Франкфурт парламенты сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.

1871 елда алман дәүләтләренең күпчелеге, Пруссия җитәкчелеге астында, бер милли дәүләткә — Алман империясенә берләшә. Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1918—1919 елларда булып узган инкыйлабтан соң империя парламентлы Веймар җөмһүрияте белән алышына. 1933 елда нацистларның хакимияткә килүе Алманиядә диктаторлык урнашуга, һолокостка һәм Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерә. Аурупада икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасына бүлә. Моңардан соң АКШ, Британия һәм Франция оккупацияләгән җирләрдә Көнбатыш Алмания, ә Советлар Берлеге контролендә булган өлкәләрдә Көнчыгыш Алмания исемле ике дәүләт төзелә. Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупада 1989 елда булып узган антикоммунистик инкыйлаблардан соң, 1990 елның 3 октябрендә Алмания янәдән берләшә.

XXI гасырда Алмания — көчле икътисадка ия кодрәтле дәүләт (ингл. great power). Тулаем милли продуктларның номиналына карасак, Алманиянең икътисады дөньяда дүртенче, сатып алу мөмкинлеге паритеты белән исәпләнгән милли продуктларга карасак, дөньядә бишенче урында тора. Алмания берничә сәнәгый һәм технологик секторда дөньякүләм лидер булып тора, һәм башка илләр белән актив сәүдә итә — тауарларны экспортлау буенча да, импортлау буенча да Алмания дөньяда өченче урында. Бик югары яшәү стандартына ия алга киткән ил; социаль иминиятләштерү, мәҗбүри иминиятләштерүле сәләмәтлек саклау, тирәлекне саклау һәм барча кешеләр өчен дә (шул исәптән чит ил гражданнары өчен дә) бушлай югары белем системаларын тота.

Алмания Федератив Җөмһүрияте 1957 елда Аурупа Икътисадый Берлегенә, 1993 елда Аурупа Берлегенә һәм 1999 елда еврозонага нигез салучы илләрнең берсе. Шенген зонасына керә. БМО, Аурупа берлеге, НАТО, G7, G20 һәм ИХҮО әгъзасы. Бай тарихлы мәдәнияткә ия Алманиядә бер-бер артлы дөньяда танылу алган һәм тирән эз калдырган рәссамнар, фәлсәфәчеләр, музыкантлар, спортчылар, эшмәкәрләр, галимнәр, мөһәндисләр һәм уйлап табучылар туган.

Архангил өлкәсе

Арха́нгельск өлкәсе — Русиянең төньяк Аурупа өлешендә урнашкан өлкә. Өлкә составына Ненец автономияле округы керә.

Өлкә үзәге – Архангельск каласы.

Бельгия

Бе́льгия (нид. België, ХФА: [ˈbɛlɣijə]; фр. Belgique, алман. Belgien), Бе́льгия Корольлеге́ (нид. Koninkrijk België, фр. Royaume de Belgique, алман. Königreich Belgien) — Көнбатыш Аурупада урнашкан федератив дәүләт. Аурупа Берлеге әгъзасы һәм шул оешмадагы күп структураларның штаб-фатирлар урнашу урыны. Шулай ук НАТО штаб-фатиры да Бельгиядә урын тота. БМО әгъзасы.

Бельгия мәйданы — 30,528 км². Халык саны — якынча 11 миллион кеше. Башкаласы — Брүссел каласы.

Тарихи процесслар нәтиҗәсендә Бельгия ике милли регионга бүленә. Илнең төньягында нидерландтелле фламаннар яшәгән Фландрия урнаша. Көньякта французтелле Валлония урын тота. Әлеге милли һәм тел бүленеше күпсанлы конфликтларга сәбәп булып чыга.

Бельгиядә татарларның яшәве мәгълүм. Ләкин күпме һәм ничек яшәүләре турында мәгълүматлар юк.

Бөекбритания

Бөекбрита́ния (ингл. Great Britain), тулы исеме Бөекбрита́ния һәм Төнья́к Ирла́ндия Берләшкә́н Патшалыгы́ (ингл. United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland), еш кына Берләшкән Патшалык дип кыскартыла (ингл. United Kingdom) — Көнбатыш Аурупада урнашкан утрау-дәүләт. Бөекбритания һәм Ирландия утрауларында урнаша. Башкаласы — Лондон шәһәре.

Бөекбритания — Аурупаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза. Атом-төш коралына ия. XIX гасырда — XX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналган Британ империясе варисы. Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.

Бөекбританиянең дәүләт төзелеше — парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештән тора: Англия, Төньяк Ирландия, Шотландия һәм Велс. Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар. Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.

Испан теле

Испа́н яки касти́лия теле (исп. español, castellano) – Кастилия урта гасырлар корольлегендә туган ибер-роман теле. Һинд-Аурупа телләре гаиләсенә керә (роман телләре төркеме). Язуы латин алфавитына нигезләнгән.

Испания

Испа́ния, рәсми исем – Испа́ния Патшалыгы (исп. һәм галис. Reino de España, кат. Regne d'Espanya, баскча Espainiako Erresuma) — Көньяк Аурупаның көнбатышында урнашкан зур булмаган дәүләт. Пиреней ярымутравының зур өлешен алып тора. Илнең исеме «и-шпаним» — «куяннар яры» сүзеннән килеп чыга.

Көнбатышта Португалия, көньякта Бөекбритания биләмәсе — Гибралтар, төньякта Франция, Андорра белән, һәм Африкадагы Сеута һәм Мелилья биләмәләре Марокко белән чиктәш.

Испания ярлары Атлантик океан һәм Урта диңгез белән юыла.

Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.

Италия

Ита́лия (итал. Italia [iˈtaːlja]), рәсми атамасы Ита́лия Җөмһүрияте (итал. Repubblica Italiana) — Көньяк Аурупада урнашкан дәүләт.

Төньяк-көнбатышта Франция белән, төньякта Швейцария һәм Австрия белән, һәм төньяк-көнчыгышта Словения белән чикләнә. Шулай ук эчендә Ватикан һәм Сан-Марино белән чикләнә.

Италия үзенә Аппенин ярымутравын, Балкан ярымутравын, Падан тигезлеген, Альп тауларының көньяк битләүләрен, Сардиния һәм Сицилия утравларын алган.

Каспий диңгезе

Хәзәр диңгезе яки Каспий диңгезе (каз. Kaspıı tengizi, Каспий теңізі, төрекм. Hazar deňzi, фар. دریای خزر — Daryâ-ye Xazar, әзери. Xəzər dənizi) — Җир шарындагы иң зур күл. Аурупа белән Азия берләшкән җирдә урнашкан. Зурлыгы өчен диңгез дип атала. Су өслеге дәрәҗәсе һәм мәйданы үзгәрүчән, хәзерге вакытта мәйданы 371 000 км², Дөнья океанына карата биеклеге −28 м тәшкил итә.

Маҗарстан

Маҗарстан Җөмһүрияте (венгр. Magyarország) – Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Австрия, Словакия, Украина, Румыния, Сербия, Хорватия һәм Словения белән чиктәш.

Нидерланд

Нидерла́нд Патшалыгы́ (Нидерла́нд, нидерл. Koninkrijk der Nederlanden) – Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Нидерланд Төньяк диңгез белән юыла (451 км). Нидерланд күршеләре – Алмания (577 км) һәм Бельгия (450 км).

Илнең башкаласы булып Амстердам санала, ләкин дәүләтнең парламенты һәм хөкүмәте Һаага шәһәрендә урнашкан. Роттердам – илнең иң зур порты, шулай ук ул дөньяның иң зур портлары арасында тора, ә Утрехт – ил тимер юлларының үзәге. Һаага, Амстердам, Утрехт һәм Роттердам шәһәрләре Рандстад дип исемләнгән агломерацияне төзиләр, анда якынча 7,5 млн. кеше яши.

Кариб диңгезендә урнашкан Аруба утравы һәм Нидерландның Антиль утраулары белән берлектә Нидерланд Нидерланд Патшалыгы дип исемләнгән дәүләтне төзиләр. Патшалык әгъзалары арасында мөнәсәбәтләр Нидерланд Патшалыгы Хартиясе (нидерл. Statuut voor het Koninkrijk der Nederlanden) белән көйләнә. Бу Хартия 1954нче елда кабул ителде.

Нидерландны еш кына Голландия дип атыйлар, ләкин бу исем дөрес түгел, чөнки Төньяк һәм Көньяк Голландия бары тик Нидерландарның 12 провинциясеннең икесен генә тәшкил итә, ләкин бу өлкәләр иң алга киткән провинцияләр булу сәбәпле, Голландия исеме гадәткә төште.

Аурупа берлегенә керә.

Польша

Полония яки Польша, Ләхстан (ләхчә. Polska, рәсми исеме Польша Җөмһүрияте́, ләхчә. Rzeczpospolita Polska — Жечпосполита Польска, лат. Polonia) — Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Польша башкаласы — Варшау.

Португалия

Португа́лия (порт. Portugal), тулы рәсми исем Португа́лия Җөмһүрияте́ (порт. República Portuguesa) – Аурупа кыйтгасының иң көнбатышында урнашкан дәүләт.

Аурупа берлегенә һәм Еврозонага керә.

Румыния

Румы́ния (рум. România) – Аурупаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Конституция буенча, ул демократик җөмһүрият. Башкала – Бухарест (Бүкрәш) шәһәре.

Аурупа берлегенә керә.

Русия

Русия, шулай ук Рәсәй (рус. Россия), рәсми исеме Русия Федерациясе (рус. Российская Федерация, РФ) — Ауразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт; федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Русия Империясе җирлегендә барлыкка килгән җөмһүриятләрнең иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Русия Җөмһүрияте, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.

Русиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Русия империясе җимерелә һәм Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килә. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.

Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Русия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Аурупа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5% алып тора. Халык исәбе 142 914 мең кеше (2010). Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Русиядәге халык саны кими бара. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9% шәһәрләрдә торалар. Иң күп санлы халык — урыслар (79,8 %), башка күп санлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) (2002). Диннәре христиан (православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — урыс теле. Дәүләт башлыгы — президент.

Украина

Украи́на (укр. Україна - Украйина) – Көнчыгыш Аурупада урнашкан дәүләт. Тулысынча Аурупада урнашкан иң зур дәүләт. Украинада 350 000 татар яши.

Украинаны төньяктан көньякка якынча икегә бүлеп Днепр елгасы ага.

2001 елның җанисәбе буенча, халык саны — 48,457 миллион кеше, 2012 елда халык саны — 45 559 235 кеше.Дәүләт теле — украин теле, кайбер регионнарда рус, румын/молдав, һәм венгр телләрнең рәсми статусы бар.

Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, Парламент-президент республикасы. 2014 елның 22 февралендә дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Евромәйдан көчләре хакимиятне басып ала, президент булып сайланган Виктор Янукович Киевтан кача, Югары Рада 23 февральдә президент вазифаларына Александр Турчиновны вакытлыча билгели. 25 майда узган сайлауларда Пётр Порошенко беренче турда яңа президент булып сайлана, ләкин Яңарусия танылмаган дәүләтенә кергән Донецк һәм Луганск Халык Җөмһүриятләре сайлауларда катнашмый диярлек.

27 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 25 өлкә, 2014 елга кадәр 2 дәүләт буйсынудагы шәһәр (Акъяр һәм Киев) һәм Кырым Автономияле Җөмһүрияте, әмма Акъяр шәһәре һәм Кырым АҖ Кырым кризисыннан соң Русия эченә керде.

Украина бәйсезлек көне — 24 август 1991.

Урал таулары

Ура́л таулары — Көнбатыш Себер һәм Көнчыгыш Аурупа үзәнлекләре арасында урнашкан таулык. Иң биек ноктасы – Народная тавы (1875 м). Русия һәм Казахстан территорияләрендә урнашкан. Шулай ук Аурупа белән Азия кыйтгаларын бүлүче табигый чик булып тора.

Франция

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.Франция (фр. France [fʁɑ̃s], иске тат. فرانسە/فرانسا, Франсә/Франса, Фәрәнсә), рәсми атамасы Франция Җөмһүрияте (République française) — Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Башкала — Париж каласы. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә — франклар. Зурлыгы буенча Аурупада өченче ил, Аурупадан башка Франциянең диңгез арты җирләре Көньяк Америкада һәм Африкада урын алган.

Франция атом-төш коралына ия булган ил, Аурупа берлеген оештырган илләрнең берсе, НАТО әгъзасы. БМОның Иминлек шурасының биш даими әгъзаларның берсе. Дөнья сәясәтендә Франция иң актив илләрнең берсе. Биредә ЮНЕСКО, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Интерпол кебек оешмаларның штаб-фатирлары урнаша.

Франция халкының саны — 65 595 620 кеше (2017 елга фараз), диңгез арты җирләре белән бергә исәпләгәндә — 66 991 000 кеше. Аларның 90 %-ы — Франция ватандашлары. Халыкның 45 %-ы теге яки бу дин тарафдары булмавын белдерә, 45 %-ы — католиклар. Илдә мөселманнар саны арта бара, 2015 елда "Le Monde" басмасы исәпләве буенча, Франция халкының 8 %-ы — мөселманнар.

Франция — президентлы унитар республика. Илнең төп кануны — 1958 елда кабул ителгән конституция. Канун чыгару органы — икепалаталы парламент (Сенат һәм Милли җыен).

Швеция

Шве́ция Патшалыгы́ швед. Konungariket Sverige ) (тат. Эсвәҗ) — Аурупаның төнъягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.

Аурупа берлегенә керә.

Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.