Аккургаш

Аккургаш (лат. Stannum, Sn) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 14 төркем элементы. Тәртип номеры - 50.

Аккургаш
Cín
Масса 118,7 ± 0,1 м.а.б.[1]
Илиминт симвылы Sn[2]
Химик фурмула Sn[3]
Атым саны 50[4]
Иликтер кирелеге 1,96
Тыгызлык 7,28 ± 0,01 кубик смга ... грамм[1]
Эрү хәрарәте 449 ± 1 Фаренһейт градысы[1] һәм 231,9 Силси градысы[5]
Кайнау ноктасы 4545 ± 1 Фаренһейт градысы[1] һәм 2507 Силси градысы
Бу басымы 0 ± 1 мм.рт.ст.[1]
Мөмкин булган тәэсирнең уртача вакыт чиге 2 ± 1 м³/мг[1]
SMILES фурмуласы [Sn][3]
PGCH куды 0613

Символы

Аккургаш элементының символы - Sn (Станнум дип укыла).

Тарих

Аккургаш тарих булмаган чорда ачыла.

Чыганаклар

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 http://www.cdc.gov/niosh/npg/npgd0613.html
  2. Wieser M. E., Coplen T. B. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryInternational Union of Pure and Applied Chemistry, 2010. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
  3. 3,0 3,1 Tin powder
  4. Менделеевның периодик таблицасы — 1869.
  5. The Merck Index - An Encyclopedia of Chemicals, Drugs, and Biologicals (English)Whitehouse Station: Merck & Co., 1996.
  6. https://chem.libretexts.org/Bookshelves/General_Chemistry/Book%3A_ChemPRIME_(Moore_et_al.)/16%3A_Entropy_and_Spontaneous_Reactions/16.06%3A_Standard_Molar_Entropies
  7. https://www.cns11643.gov.tw/wordView.jsp?ID=94822
«Мастеровые» рус драма театры

«Мастеровые» рус драма театры, рус. Русский драматический театр «Мастеровые» — Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче дәүләт театры, муниципаль мөхтәриятле мәдәният оешмасы. Спектакльләрен рус телендә уйный.

Баш режиссер (2015 елдан) — Денис Хөснияров.

Баш рәссам — Елена Сорочайкина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001).

Театр директоры — Армандо Диамантэ.

Боливия

Боли́вия (исп. Bolivia), рәсми атама Күпмилләтле́ Боли́вия Дәүләте́ (исп. Estado Plurinacional de Bolivia) – Көньяк Американың үзәгендә урнашкан дәүләт.

Бронза гасыр

Бро́нза гасы́р – энеолитны алыштырган тарихи дәвер; бу дәвердә бронза металлургиясе барлыкка килә, барлык эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре бронзадан җитештерелә башлый. Бронза гасыр якынча б.э.к. 4 нче меңьеллык ахыры – 1 нче меңьеллык башын үз эченә ала.

Әүвәлге, урта һәм соңгы бронза дәверләргә бүленә. Евразиянең төп территориясендә бронза гасырның әүвәлге дәвере – б.э.к. 3 нче меңьеллыкка; урта дәвере – б.э.к. 3 нче меңьеллык ахыры – 2 нче меңьеллыкның 2 нче чирегенә; соңгы дәвере – б.э.к. 2 нче меңъеллыкның 3 нче чиреге – 1 нче меңьеллык башларына туры килә.

Бронза гасыр төшенчәсен фәнни әйләнешкә беренче булып Дания тарихчысы В. Симонсен (1813) кертә, соңрак шул ук ил галимнәре К. Томсен белән Й.-Я. Ворсо (1830-50 еллар) бронза гасыр төшенчәсен шактый тирәнәйтү һәм детальләштерүгә ирешәләр. 20 йөздә бронза гасыр истәлекләре киң планда тикшерелә, бүгенге көндә билгеле булган археологик культураларның күбесе бүлеп чыгарыла.

Әүвәл зур булмаган бер аралык чор – бакыр дәвере, фәндәгечә итеп әйткәндә, энеолит яшәп ала, латинчадан тәрҗемә иткәндә, ул бакыр-таш дигәнне («энеус» – бакыр) аңлата. Бу чорда, көнкүрештә кулланыла торган таш кораллар белән бергә, аларны саф бакырдан да ясый башлаганнар. Тик бакыр пычаклар һәм сөңгеләрнең файдасы аз тигән, алар тиз бөгелгән, үтмәсләнгән. Вакытлар үтү белән аларны катырак итеп ясарга да өйрәнгәннәр – бакырга аккургаш куша башлаганнар.

Индий

Индий (лат. Indium, In) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 13 төркем элементы. Тәртип номеры - 49.

Ионлаштыручы нурланыш

Ионлаштыручы нурланыш (еш кына төгәл булмаган термин "радиация" кулланыла) — матдәне ионлаштырырлык фотоннар, элементар кисәкчекләр яки атом төшләре агымнары.

Күренмә яктылык яки ультрашәмәхә нурланыш та кайбер очракларда мәтдәне ионлаштыра алалар, ләкин ионлаштыручы нурланышка карамаган.

Кече энергияле инфракызыл һәм радио нурланышлар атомнар һәм молекулалар ионлаштыра алмый.

Корея Халык Демократик Җөмһүрияте

Корея Халык Демократик Җөмһүрияте (кор. 조선 민주주의 인민 공화국) КХДҖ, Төньяк Корея – көнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта Кытай белән, төньяк-көнчыгышта Русия белән чиктәш. Көньякта Корея Җөмһүрияте белән чикләшә һәм аннан хәрбиләшсездерелгән зона белән аерылып тора. Көнбатышта аны Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе сулары юа. Башкаласы – Пхеньян шәһәре.

КХДҖ 1948 елның 9 сентябрендә, 1948 елның 15 августында Корея Җөмһүрияте игълан ителгәч, халык демократик җөмһүрияте буларак төзелә. Рәсми идеология булып чучхе идеялары тора, аны төзүчеләре – Ким Ир Сен һәм Ким Чен Ир - «игътибар фокусында кеше торучы фәлсәфи идеология» дип билгелиләр. Хакимият Бөек Җитәкче (рәсми титул) Ким Чен Ын җитәкчелегендәге Корея хезмәт фиркасы кулында.

Магмалы тау токымнары

Магмалы тау токымнары, магматитлар (рус. Магматические горные породы, магматиты) — Җир өстенә агып чыккан магма суынып кату нәтиҗәсендә барлыкка килгән тау токымнары. Магмалы тау токымнары, гадәттә, силикат составлы була. Магмалы тау токымнарына гранит, базальт, кыр шпаты, кварц, амфибол, пироксен, слюда, оливин, нефелин, лейцит, магнетит, апатит һәм башка минераллар керә.

Нигер

Нигер (фр. Niger [niˈʒɛʁ]), рәсми атамасы - Нигер Җөмһүрияте - Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Ил аша ага торган Нигер елгасы буенча аталган. Нигер тамашек телендә "Бөек елга" дигән сүз.

Певек

Певек (рус. Певек, чук. Пээкин) — Русиянең иң төньяк шәһәре, Чукотка автономияле округының Чаун районының административ үзәге.

Халык саны — 4 162 кеше.

Сөрмә

Сөрмә (лат. Stibium, Sb) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 15 төркем элементы. Тәртип номеры - 51.

Тайказан (Төркистан)

Тайказан, тай-казан (каз. тайқазан) — 1399 елның 25 июнендә (801 хиҗри елның 20 шәүвәлендә) коелган казан, төрки мәдәнияте истәлеге.

Тибет

Тибет (тибетчә བོད་, Вайли bod, бө, кытайча 西藏 Сиҗан) — Тибет таулыгында урнашкан Үзәк Азиянең төбәге. Тибет теленә һәм Тибет буддизмына хас булган мәдәни һәм дини уртаклык булып тора.

Асаба халык - тибетлылар.

1950 елдан Тибет мохтари районы һәм Юньнань, Сычуань, Цинхай һәм Ганьсу вилаятләрендәге мохтари бүлгеләр буларак Кытай Халык Җөмһүриятенә керә. Әлеге төбәкләр арасында Тибетның тарихи өлкәләре - У-Цанг, Кам һәм Амдо бүленгән.

Лхаса - Тибетның тарихи башкаласы һәм Тибет мохтари районының мәркәзе булып тора.

1950 елда Чамдос хәрби операциясе нәтиҗәсендә Тибет төбәге Кытай гаскәре тарафыннан яулап алынган, бу факт әлегә катлаулы һәм каршылыклы мәсьәлә булып кала бирә.

Һиндстанның Дарамсала шәһәрендә Тибет сөргендәге хөкүмәте урнашкан, 2002 елга кадәр аның җитәкчесе дөньяда танылган һәм хөрмәтле шәхес Далай-лама XIV булды.

Хабарау крае

Хабаровск крае (рус. Хабаровский край) — Русия Федерациясенең Азия өлеше субекты. Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә керә.

Административ үзәге — Хабарау шәһәре.

Чукотка автономияле округы

Чуко́тка автоно́мияле о́кругы (рус. Чукотский автономный округ, чук. Чукоткакэн автономныкэн округ) — Русия Федерациясенең Ерак Көнчыгышында урнашкан субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә керә.

Административ үзәге — Анадыр шәһәре.

Чукотка ярымутравы

Чукотка ярымутравы (рус. Чукотский полуостров) — Азиянең төньяк-көнбатышындагы ярымутрау. Русиянең Чукотка автономияле бүлгесендә урнашкан. Мәйдан 49 000 км‌‌‌‌‌‌‍².

Төньяк Америкадан Беринг бугазы белән аерылган. Ярымутраудан Русиянең һәм Ауразиянең иң көнчыгыш ноктасы — Дежнёв борыны урнашкан. Чукотка ярымутравы Көнчыгыш Себер, Беринг һәм Чукотка диңгезләр тарафыннан юыла. Ярлар култыклар белән көчле киселгән. Зур өлешен Чукотка таулыгы биләп тора. Анда күпләп батынкылыклар белән бер-берсеннән аерылган гөмбәзсыман кырлар бар. Җир өслегенең уртача биеклеге — 400—500 метр, иң биек нокта — 1158 метр (Исходная тавы). Чукотка ярымутравның зур өлеше тундра үсемлекләре белән капланган. Файдалы казылмалар — алтын, аккургаш, вольфрам һ.б.

Үзтума алтын

Үзтума алтын - үзтума элементлар сыйнфына караган минерал; көмешнең алтындагы каты эремәсе. Бакыр, тимер, аккургаш, сирәгрәк - висмут, терекөмеш, агалтын, марганец (0,9% ка кадәр) катышмалары бар.

Һанс Христиан Андерсен

Ганс Христиан Андерсен (дат. Hans Christian Andersen, 1805 елның 2 апреле — 1875 елның 4 августы) — мәшһүр Дания язучысы һәм шагыйре. Бөтен дөньяга мәшһүр әкиятләрнең авторы.«Импровизатор» (1835) романында түбән катламнан чыккан хыялый шагыйрь һәм җәмгыять каршылыгы тасвирлана. Андерсенның «Аккургаш солдат» (1838), «Былбыл» (1843), «Шыксыз үрдәк бәпкәсе» (1843), «Кар кыйралбикәсе» (1844), «Ана» (1848) кебек мәшһүр әкиятләре һәм «Сурәтсез сурәт китабы» (1840) шул дәвердә иҗат ителгән. «Мулат» (1840) пьесасын, «Шагыйрь базары» (1842) юл очеркларын язган. «Ике баронесса» (1849) романында катлаулар (сословный) җәмгыятен тәнкыйтьләп чыккан.

2008 елда "Мәгариф" нәшрияты Андерсенның татар теленә тәрҗемә ителгән 17 әкиятен туплап "Унике сәяхәтче" исемле китапны бастырган. Әкиятләрне Люция Гыйззәтуллина тәрҗемә иткән.

Һиндстан

Һиндстан Җөмһүрияте (һинди भारत गणराज्य, ингл. Republic of India) — Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт. Һиндстан мәйдан буенча дөньяда җиденче, халык саны буенча икенче урын алып тора. Һиндстан көнбатышта Пакъстан белән, төньяк-көнчыгышта Кытай, Непал һәм Бутан белән, көнчыгышта Бангладеш һәм Мьянма белән чиктәш. Моннан тыш Һиндстанның Мальдивалар белән көньяк-көнбатышта, Шри-Ланка белән көньякта һәм Индонезия белән көньяк-көнчыгышта диңгез чикләре бар. Җамму һәм Кәшмир бәхәсле штатлары Әфганстан белән чиктәш.

Һиндстан Һинд елгасы үзәне цивилизациясенең ватаны булып тора. Үзенең озын тарихы дәвамында Һиндстан мөһим сәүдә юлларының үзәге булып тора, югары мәдәнияте һәм байлыклары белән дан тоткан була.

Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.

Башка телләрдә

This page is based on a Wikipedia article written by authors (here).
Text is available under the CC BY-SA 3.0 license; additional terms may apply.
Images, videos and audio are available under their respective licenses.